Праздник военной песни
методическая разработка на тему

Альмухаметова Венера Рафгатовна

Сценарий общешкольного праздника военной песни.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon scenariy_pesni_voennyh_let.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Бөек Ватан сугышыннан соң ничәмә дистә еллар узды инде. Бер уйласаң, ул онытылырга, тарихи хакыйкать булып кына калырга тиештер кебек. Ләкин юк, калган сугыш һәм тыл ветераннарының тән һәм күңел яраларында, имгәтелгән язмышларында, хәтта сугышны күрмәгән миллионнарча кешеләрнең дә кичерешләрендә дәвам итә. Ватан сугышы ил хәтерендә саклана, әдәбият хәтерендә.

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Бүген без Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган, сугыш еллары җырларын искә алу кичәсенә җыелдык.

Сугыш еллары җырлары... Сугыш тынган арада сугышчылар шушы җырларны башкарганнар һәм алардан үзләренә көч алган. Бу җырларның мәгънәсе һаман да бетми. Аларны җырлыйбыз, тыңлыйбыз. Алар һаманда йөрәккә якын. Ул җырларда патриотик рух, сугыш ачысы, туган илгә булган мәхәббәт, сагыну, җиңү шатлыгы...

  • Әйтегез әле, нинди җырларны беләсез?

Җырларда  кешеләр кебек: үз язмышы, үз тарихы. Кайсыдыр язылмас килеш үлә. Икенчесе киресенчә ялкын булып кабына, ләкин тиздән сүнә. Бик азы гына ,  гомерлеккә балкыйлар.

Бүгенге кичәдә шушы җырларны искә алырбыз, җырларбыз.

Туган якның бар моңнары

Безнең күңелдә...

Җырлыйк әле, җырлыйк мәңге,

Җырлыйк бүген дә.

Хәзерге яңгыраячак җырның сүзләре сугышның өченче көнендә үк языла. Бу җыр Бөек Ватан сугышының гимнына әйләнә.

5 класс башкаруында җыр “Священная война” (В.Н.Лебедев-Кумач сүз., А.Б.Александров муз.)

Җырларның җырлыйк матурын –

Җиңүгә илткәннәрен.

Вәгъдә биреп көткәннәрен

Күз яшен сөрткәннәрен.

7 класс башкаруында җыр “Солдатлар”

Еракта калган туганнарының образлары солдатларга авыр фронт сызыгында көч һәм батырлык биргән. Бу турыда “Катюша” җырында җырлана.

8 класс башкаруында “Катюша” биюе.

Хәзер башкарылачак җыр сугыш елларының беренче лирик җыры. Җырның сүзләрен корреспондент Алексей Сурков 1941 елны яза. Бу шигырьнең сүзләре үзеннән-үзе чыга. Сурков авыр чолганыштан чыкканнан соң төне буе землянкада тимер мич кырыенда хатынына хат яза. Бу 16 юллык композитор К. Листовка көй язырга этәрә. Җыр беренче тапкыр “Комсомольская правда” газетасында 1942 нче елның 25 мартында бастырыла һәм шул көннән башлап фронтта, тылда популяр җырларның берсенә әйләнә.

9 класс кызлары башкаруында җыр “В землянке” (А.А.Сурков сүз.. К.Я.Листов муз.)

2,4 класс башкаруында җыр “Три танкиста”

Җырлар авыр минутларда солдатларга ярдәм иткәннәр. Аларны тагында рухландырганнар.

6 класс укучылары башкаруында җыр “Ак каеннар шаулый”.

Ә хәзер сүзне ветеран укытучыбыз Кузьмина Т.Е.га бирәбез.

Җиңү көне! Бу сүз һәркайсыбыз өчен дә чиксез кадерле. Җиңү! Ул кешелеккә җирдәге тормышны саклау өчен кирәк иде. Шуңа да 45 нче ел истәлеге тормышның үзе кебек мәңгелек. Бөек Җиңүгә 65 ел, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү, шушы җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр!

1,3 класс малайлары башкаруында җыр “Солдатта булган диләр” һәм “матрос” биюе.

Бу җыр 1975 нче елны Бөек Җиңүнең 30 еллыгына языла. Беренче тапкыр ул “Голубой огонек” телевизион тапшыруында башкарыла. Ләкин бу вакытта аңа игътибар итмиләр. Ярты елдан соң бу җырны милиция көненә Лев Лещенко башкара һәм шушы көннән ул Бөек Җиңүнең гимнына әверелә.

“День Победы” җыры башкарыла.

Бүгенге кичәдә сугыш һәм сугыштан соң елларда композитор, шагыйрьләр иҗат иткән җырлар башкарылды. Бу җырлар сугышта катнашучыларның соңгылары белән китәргә тиеш түгел һәм алар китмиячәк тә, чөнки без – яшьләр, буынан-буынга аларны тапшырырбыз.

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Борды урта мәктәбе

Тәрбия чарасын әзерләде:

тәрбия эшләре буенча директор

 урынбасары Альмухаметова В.Р.

6 май

2010 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника, посвященного Дню Победы "Фестиваль военной песни"

Традиционно  к Дню Победы в школе проводится Фестиваль военной песни. Уч-ся готовят презентации об истории песен, под руководством учителя музыки разучиваются песни и инсценируются....

Сценарий конкурса инсценированной военной песни "Песня в военной шинели"

1. Добрый день, дорогие друзья, дорогие родители и гости нашего зала!2. Зала, который в очередной раз гостеприимно распахнув свои двери, собрал всех нас на традиционный конкурс патриотической песни, п...

Конкурс военной песни: "Песня в военной шинели"

Разработка является канвой для конурса военной песни в образовательном учреждении. Может использоваться как музыкальная композиция. Данная разработка может быть полезна во время проведения месячника п...

Фестиваль военной песни «Песня в солдатской шинели» в рамках проекта "Песня года"

Авторы-составители: Манзык М.В., классный руководитель 6а классаСивцова Т.И., педагог орагнизатор Цели: воспитывать чувства патриотизма, гордости за свою страну, за русских людей на примерах...

Праздник военной песни

Сценарий, праздника военной песни написан по книге депутата Московской областной  Думы – Андрей Алексеевич Голубев «Южные рубежи Подмосковья», в рамках проекта  «Исто...