Праздник чая
методическая разработка (5 класс) по теме

Габдуллина Гульсина Демухаметовна

Разработка внеклассного мероприятия "Праздник чая" на татарском языке для 5 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chay.b-ka.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Чәй бәйрәме.

       Сәхнә уртасында зур самовар ясалган, янында өстәл, өстәл өстендә чынаяклар, татар        халык ашлары.Мәкальләр язып эленгән: “Чәй туйдырмый, ләкин җанны юа, сусауны         кайтара”, “Чәй яны – гаилә җаны” , “Чәй эчсәң ,ятмассың чирләп”.

        Музыка астында алып баручы чыга:

                                      “Хәерле” дип, эш башлаган халкым ,

                                       Зур юлларга сәфәр чыкканда,

                                       Кызу урак өсте башланганда

                                       Мәйданнарда бәйге тотканда.

                                       “Хәерле” дип, бала битен юган,

                                       “Хәерле” дип,туйлар уздырган.

                                       Шуңа күрә йөзе Иман нурлы ,

                                       Ә эшләре һәрчак уң булган.

                                       Ата-баба гадәте буенча,      

                                       “Хәерле” дип башлыйк эшләрне

                                       Хәерле көн, хәерле тән телим,

                                       Хәерле дип көтик кичләрне.

Исәнмесез кадерле кунаклар!

Чәй... Күңелне күтәреп җибәрүче,җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы. Халкыбыз гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч-шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. Без дә сезне чәй бәйрәменә чакырабыз.  

       Бию көе уйнала самовар һәм итек тотып бик булдыклы кыяфәттә татар хатын - кыз

биеп чыга .

      “Самовар кую күренеше”. Бию.

        Җыр “Асия”.

       Алып баручы:

       Халкыбыз гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Элекке татар өйләрен җырлап утыручы самовардан башка күз алдына китереп булмаган.Баштарак чәйне бакыр тартмадан эчкәннәр, аның як-ягында тоткалары булган. Су эчтәге утлыкка ягып кайнатылган.Ә беренче безгә мәгълүм самовар фабрикасына  1778 елда нигез салына.Самовар татар халкы күңеленә дә хуш килә.Бүгенге бәйрәмдә өстәл түрендә тарихи ядкәр булып 9 медальгә ия булган самовар тора.Аны Тулада абыйлы-энеле Баваевлар ясаган.Аның иң беренче алган медале1898 елга туры килә.  

      Карл Фуксның әйтүенә караганда, фарфор чынаяклар тезеп куелган өстәл һәм мич каршында балкып утырган самовар шул елларлдагы татар кешесенең өендә гадәти күренеш була.Ул татарларның  чәй белән сыйлау гадәтен:”Бик күркәм йола-кунакчылык билгесе”,-дип бәяли.

Шигырь:”Самовар концерты”.

Алып баручы:

Чәйләү гаиләне бер-берсенә якынайткан, берләштергән.Юкка гына чәй яны-гаилә җаны

димәгән халкым.Юкка гына “утыр әле, яннарыма, ял булсын җаннарыма”,-дип җырламаганнар бит.

Җыр “Утыр әле яннарыма “.

Алып баручы.

 Чәй дибез дә  чәй дибез, көненә без ничә чынаяк чәй эчәбез, ә чәйнең  кайчан һәм кайсы илдә барлыкка килүен беләбез микән?

 Әби: Беләбез нишдәп бедмәскә. Бу хакта галимнәр әле дә бәхәсләшәләр. Борыгы Кытайның

     Фантазиягә бай кайбер ривоятьләре эчемлекнең туу көнен бик тогәл итеп, безнең эрага кадәр 1737 ел дип атый. Танылган һинд тикшерүчеләре исә, нык ышаныч белән, беренче тапкыр чәйне  Гималайдагы куактан җыеп алганнар да будда гыйбадәтчеләре аны Кытайга китергәннәр дип белдерә.

   Алып баручы.

     Татарларда чәй эчү кайчан башланган соң?

 Әби:  Ә моның өчен әйдәгез, күренекле мәгърифәтче К. Насыйрии китергән борынгы бер риваятькә мөрәҗәгать итик.

    Бик тә диндар суфыи яшәгән, ди.  Ул гомеренең куп өлешен юлда уздырган,халыкны дингә өндәгән. Бервакыт Төрекстанга барып чыга бу. Бик озак юл узып, тәмам хәлсезләнеп әлсерәгән  суфый   Кытай  чигендэ  урнашкан авылдагы  бер өортка керә. Хуҗа бик куңелле адәм булып чыга: кунакны бик әйбәт кабул итә, аңа кайнар эчемлек бирә.

       Юлчы бер чынаяк эчә ,икенчене...һәм менә могҗиза, шунда ук ару-талулар оытыла. Ул, маңгаена бәреп чыккан тирен сөртә-сөртә, хуш исле эчемлекне мактый:

      - Менә бу эчемлек ичмаса! Аның урыныоҗмахта!. Бу Ходай бүләге! Бу могҗизалы эчемлек турында кешеләргә сөйләргә дип, яңадан юлга ашыга.  

        Бу суйфый Казан татарларының ата-бабалары янына барып чыккандырмы-юкмы,мәгълүм тугел,лэкин 922 елда Болгар дәүләтенә килгән һәмбу тңбәкнең тарихы хакында иң борынгы истәлеклэр калдырган гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибне Фадлан Алмыш хан сараенда кулланыла торган эчемлек сычуг диләр,”-дип яза.

Алып баручы:Сез чәйнең нинди төрләре һәм сортларын беләсез?(Залдан җаваплар).(“Ирладский завтрак”,”Лисма”,”Гранд”,”Ахмад”)

Шушы без санаган чәйләр арасында иң тәмлесе,иң затлысы һинд чәе.Ә ни өчен иң тәмле,затлы?Шундый чибәр һинд кызлары җыйгандыр.

“Һинд кызы”.Бию.

“Таркан” музыкасы яңгырый.Хуҗа Насретдин ишәге белән керә.Кулында чыбык,бау.Ишәкнең аркасында капчык.

Хуҗа Насретдин.Чәй сатам,чәй сатам,ишәк сатам,ишәк сатам!

Түтәй.(Башында француз яулык).Чәй сатам дисеңме?Нинди чәйләрең бар?Бөртекле чәең бармы?Такта чәең,һинд чәең бардыр әле!

Хуҗа Насретдин.Мин каян белим бу ахмак хайван аркасында асылган капчыкта нинди чәйләр барын,чәй кирәк булса,хайваннан үзең сора!

Әби капчыкны ала,идәңгә утырып,капчыкны ачып чәйләрне исни башлый.

Х.Н.Тәмле,хуш исле бу үсемлек безнең илдә 17 гасыр башында ук була.1638 елда алтын ханы рус патшасы Михаил Фёдоровичка 4 пот китерелгән чәй яфрагы җибәрә.Патша илчеләре бу яфрак турында Голландия сәүүдәгәрләреннән бик мактау сүзе ишеткән булганнар.Патша һәм аның якыннары чәйне бик яраталар.4 пот кына озакка бармый һәм тиздән Көнчыгышка тулы бер карван җибәрәләр.Чәй киң тарала башлый.Башта аны дворян һәм сәүдәгәрләр генә алган,аннары ярлы халык та сатып ала башлаган.Ләкин чәй бик кыйммзт торган,гади халыкның аңа хәле җитмәгән.”Җанга җәй иңдерә чәй,ләкин бикрәк кйммәт,әй-яй!-диеләр халык мәкалендә.

 

 Әби.Чәй куагы зур тугел,ләкин гаҗәеп матур.Аның бик куп вак ботаклары куе киң ябалдаш хасил итә.Яфраклары куе яшел төстә,ялтырап тора.Бу купьеллык куак 50-70 ел яши,уңыш бирә.Кешеләр аны “илаһи үлән” дип атаганнар.Җәйге челләдә чәй яңа көч бирә,салкыннарда җылыта.Болардан тыш чәй дәвалый да.Аңарда кофеин бар,ул кешене уятып,аңа яшәү дәрте өстәп җибәрә.Чәйдә хуш ис бирүче эфир мае,организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын күтәрүче С һәм Р витаминнары кебек,бик кыйммәтле берничә матдә бар.

 

Хуҗа Насретдин. (балаларга) балалар, кем дә кем минем кесәмдә әрсә барлыгын белә,шуңа алманың иң зурын бирә (залдан балалар җавап бирәләр: алма).

 

Хуҗа Насретдин.Һай,кайсы ахмак әйтеп өлгерде әле аны сезгә?
Алып баручы.Хуҗа әфәнде,сезгә ничә яшь?

Х.Н. 40 яшь.

А.б.4-5 ел элек сорагач та шулай дигән идегез.Ничк инде ул гел һаман 40.

Х.Н. Егет сүзе бер була,кырык тел кырык.

А.б. Сезгә 73 яшь.

Түтәй.Салкын чәй эчә,Салават

   Без салкынны эчмибез.

   Шуңадыр да күпме гомер

   Тарихтан гел төшмибез.

   Чәй эчегез,чәй эчегез,

   Чәй эчегез,бал белән

   Иртә кичен,көндез-төнен

   Чәй эчү дәва диләр.

Әби.Хуҗа әфәнде,син бай икән.Шушы чәйләргә үлән дә кушып кайнатсан иллә дә чәй эчеп туйгысыз була.Шуңа әфәнде,чәйне бик күп эчәсеңдер,шулай булгач син үлән чәйләренең серләрен дә беләсендер.

Х.Н. Мин бит ойдә ашыйм.Шулай булгач мин чәй эчмим.Минә син ул турыда үзең сөйлә,мин дә кайткач үлән чәе пешереп эчеп карармын.

А.б. Хуҗа әфәнде,син ул үлән чәйләрен менә буген бездә эчеп кайта аласын.

Түтәй.Әйдәгез. (өстәл артында чәй эчерә)

Әби.Балалар,сез нинди шифалы чәйләр беләсез? (Мәтрүшкә,мөтлек,карлыган һ.б) менә бит күп чәйләр беләсез икән.

Җыр.”Чәегез тәмле булсын”

Түтәй.Чәй эчү кагыйдәләрн сөйләп үтим әле:

            1.Кулларны юу.

            2.Бисмиллаһ әйтү,

            3.Кулларда кәсә-иснибез,”аһ тәмле!”

            4.Эчеп җибәрәбез.”Бигрәк кайнар!”

            5.Тирләрне сөртәбез.

А.б. Чәйләрегез тәмле булсын!

         Ачык чырай-такта чәй

         Татарларның әхлак билгесе

         Кунакчыллык якты чырай

         Халкыбызның күңел көзгесе

         “Хәерле” дип эш башлаган идек

          “Хәерле” дип тәмам итәбез.

           Шушы залда кабат очрашуны

           Түземсезлек белән көтәбез.

 

                                           

                                                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника-концерта" Новогодний праздник"

Цель: поздравить ребят с успешным завершением первого полугодия;          организовать праздник-концерт для класса и их родителей...

Cценарии праздников "Цветок для мамы" и Праздник Урожая

Сценарии Праздника Урожая и Дня матери "Цветок для мамы" разработаны для детей разновозрастной группы от 4 до 15 лет....

Разработка урока по ОПК в 4 классе по теме: "Праздник праздников. Торжество торжеств".

В разработке урока  особое  внимание уделяется  знакомству учащихся с  обычаями  и традициями празднования главного православного праздника –  Светлого Христова Воск...

Всякая душа празднику рада. Сценарий рождественского праздника СВЯТКИ

Формирование качеств гражданина - патриота Отечества - одно из важнейших и актуальных направлений деятельности педагога - воспитателя. Источниками для национально - регионально...

сценарий внеклассного мероприятия (праздник праздников Пасха)

мероприятие было проведено в 3 классе . материал был опубликован в "Учительской газете " продолжительность 1 урок ,дети дарили открытки нарисованные зарание....

Сценарий праздника "С праздником, любимые!"

Сценарий общешкольного праздника 8 марта....

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...