День пожилых
материал по теме

Мавлиева Гульшан Факиловна

 Хезмәт ветераннары, укытучы пенсионерлар, мәктәп хезмәткәрләренә бәйрәм концерты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunakka_chakyru.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Өлкәннәр көне-2012

1 а.б. Хәерле көн, кадерле өлкәннәребез , дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

  Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

2 а.б. 2.Алып баручы: Бөтен  кешелек  дөньясына  ямь   бирүче,  елмаюларыгыз  белән  безне  иркәләүче,  җылы  карашларыгыз   белән  назлаучы, акыллы  фикерләрегез  белән  безгә  ак  юл  күрсәтүче   сөекле   әбиләребез,  дәү   әниләребез!

1 а.б.   Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Ашыкмагыз картаерга.
Йөрәккәегез тынмасын
Картлык шатлык түгел диеп,
Гел моңаеп тормыйк әле.
Сагыш-моңнарны таратып,
Елмаешыйк, көлик әле.
Картаябыз димик әле, -

           

2 А.баручы:

Хәтердән   уела  күп  нәрсә

Онытыла  иң  гүзәл  яз,  кышлар. 

Онытылмый  үзенең  иңендә

Ил  данын  күтәргән  язмышлар.

Вакытлар  үтүгә  сүрелеп,

Сүнәләр  иң якты  балкышлар.

Сүнмиләр,  яктылык  сибәләр

Өлкәннәр  кичергән  язмышлар!

     Кадерле   әбиләребез!  Сезгә  үзенең  җырын  бүләк  итә

Җыр:Гиздуллина Алия              .

2 а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

 Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

1.Лилия-4б

Мәктәп  бүген  гөрләп  тора,

Шаулап  тора  күрегез.

Без  бит  бәйрәмгә  җыелдык,

Әллә  шуны  белмисез?

2.Зиля-4б

Кояш  көлеп  уянды  да

Нурларын  сипте   мулдан.

Әбиләр  килде  мәктәпкә

Көзге  кояшлы  юлдан.

3.Айдар-5б

Һәр  җирдә  бер  хикмәт  көтә:

Бүген  гади  көн  түгел.

Бүген  өлкәннәр  көне

Шуңа  шатлана  күңел.

4.Чулпан-5а

Әбием  булганга,  өйләр  ямьле,

Нурлы  һәрбер  иртәләр.

Син  өйрәткән  догалар  да

Уңышларга  илтәләр.

5.Гузэл Усманова

Ашыгып     йөгереп  кайтам өйгә,

Тәмамлангач  дәресләр.

Мине  көтә  син  пешергән

Өчпочмаклар,  бәлешләр.

6.Адилэ-5а

.Җылы  сүзләр,изге  теләк

Синең  өчен  уемда.

Сәламәт  һәм  көр   күңелле

Бул  син  гомерең   буена!

7.Зиля-4б

Әби  күзлеген  эзли,

Кайда  икәнен  белми,

Әби  күзлеген  эзли.

Күзлеге  бит  кулында,

Әмма  ул  аны  сизми.

-Әби,әби,- дим  аңа,

Каршысына  ук  килеп,

Җайлы  булыр  эзләргә,

Күзлегеңне  ки  элек.

Әби  күзлеген  кия,

Үзе  елмаеп  көлә.

-Рәхмәт,  табып  бирдең, -ди,

Аркамнан  сөя-сөя.

8.Адилэ-5а

Әби  кеше  гел  яхшылык  тели,

Гаебебез  булса,  кичерә

Гомер  буе  калыйк  тугрылыклы

Әби  дигән  изге  кешегә.

9.Лилия-4б

Яшәгез  сез  мәңге  яшь  булып,

Туган  йортыгызга  ямь  булып.

Сез  булсагыз  таза-сәламәт,

Оныкларга  булыр  бик  рәхәт.

10.Чулпан-5а

Оныкларга  терәк  булып,

Яшәгез  сез  шатлыкта.

Сәламәтлек,  ак  бәхетләр  

Юлдаш  булсын  картлыкта.

11.Айдар-5б

Картаймыйча  шулай  кояш  кебек

Балкып  торыгыз  сез  иртә-кич.

Яхшылыкны   җирдә  ятмый  диләр

Онытмабыз  сезне  һич  тә  без.

12.Айрат-6б

Сәламәтлек  ташламасын  сезне,

Һәр  көнегез  үтсен  шатлыкта.

Яшәү  яме,  дөнья   иминлеге

Юлдаш  булсын   сезгә  картлыкта

(укучылар чыгып китәләр)

2 а.б.

Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

 

        Безнең әбиләргә, дуслар,

        Хөрмәтем бик зур минем.

        Шундый кешеләр булганга

        Шатланам, туган җирем.

Сезнең өчен җырлый: Галеев Алмаз

1 а.б.

Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

Концерт номеры _________________________________________________

________________________________

1 а.б.

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

     Без телибез якты киләчәк.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп

2 а.б. 

Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән;

Кара, болар чәчрәп тора,

Бигрәк уңганнар икән

Җилсез орчык эрлисең,

Әрле-бирле йөрисең;

Бигрәк оста биисең,

Күз тияр дип белмисең.


Бии:Аделина Егорова


 

1 А.баручы:

Әбием!  Нинди  ягымлы,  нинди  җылысүз!

     Аны  әйтү  белән   күз  алдыбызга  мөлаем  бер  илаһи  зат  килеп  баса. Яше  сиксәнгә  җитсә  дә,  илледә  генә  булса  да,  ул – безнең  өчен  изгелек  чыганагы.  Гомернең   сикәлтәле  юллары  артта  калды. Маңгайларга  сырлар  төшкән,  чәчләргә  кырау  кунган. Күңелегезгә  тормышның   барлык  хатирәләре  сыйган.  Ә  киләчәккә  ышаныч   барыбер  сүнмәгән.  Тормыш  авырлыклары  да  бу  ышанычны   сүндерә  алмаган. Ак  яулыклы  татар  әбисе!   Син  барын  да  күрдең:  яхшысын  да,  яманын  да. Ләкин  син  барыбер  татар  әбисе  булып  кала  алдың.  Ак  яулыгыңны  башыңнан   төшермәдең. Ә  иң  мөһиме – синең  Ходай  тәгаләгә   ышанычың   саф  булып  калды. Тәсбих  тотып, илнең  иминлеген  теләп, балаларның   саулыгын  сорап, намаз  укыйсың,  дога  кыласың.  Теләгең  кабул  булсын, и  мәрхәмәтле,  саф  күңелле  татар  әбисе!

2.Алып баручы:

Хөрмәткә   лаеклы  әбиләребез -  безнең  өлкән  буыныбыз. Алар  безне  әдәпкә, әхлакка  өйрәтәләр; халкыбызның   йолалары,  гореф-гадәтләре,  хәдисләр  белән  таныштыралар,  догалар  өйрәтәләр,  күңелгә   сеңеп  калырлык  киңәшләрен  бирәләр.  Әйдәгез,  менә  шундый   кадерле  әбиләребез   хөрмәтенә  бер  бию  бүләк  итик  әле.

1 а.баручы

Халкыбыз:  “Әбиләрне-бабайларны   түр  башында  вәзир  ит,  ата-баба   йолаларын  алар   безгә  җиткерә  бит”,- дигән.   Аларга  рәхмәт  әйтик,  үзебезнең  матур  сүзләребез,   теләкләребез  белән  күңелләрен  җылытыйк,  үзебезнең   матур  җырларыбызны  бүләк  итик.

Җырлый :

     

 1 а.б.

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

2 а.б.Хөрмәтле, кунаклар. Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам.

 Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПРАЗДНИК "День пожилого человека"

Сценарий праздника«День пожилого человека» Тихо звучит песня "Как молоды мы были..."Ученик 1.Люди пожилые, Сердцем молодые, Сколько повидали Вы путей, дорог.Горячо люби...

СЦЕНАРИЙ ДЕНЬ ПОЖИЛОГО ЧЕЛОВЕКА "КАК МОЛОДЫ ВЫ БЫЛИ"

1 октября отмечается Международный день пожилых людей. Решение об этом было принято Генеральной Ассамблеей ООН в 1990 году, а в России - в 1992 году. И теперь ежегодно, в золотую осеннюю пору мы честв...

День Пожилого человека. Конкурс "А ну-ка, бабушки!"

1 октября   - международный День Пожилого Человека. И теперь ежегодно, в золотую пору мы чествуем тех людей, кто отдает свою жизнь труду, воспитанию детей, кто отдает здоровье и молодость мо...

Сценарий посвященный празднику"День пожилого человека"

Праздник проходит под названием "Предань старины глубокой"Сцена оформлена в стиле русской избы. Дети в русских костюмах сидят на лавках. На протяжении всего праздника используются элементы русского фо...

"День пожилого человека"

Сценарий праздника на "День пожилых людей""День пожилого человека"...

сценарий "День пожилого человека."

Сценарий праздника "День пожилого человека"...

"День пожилого человека - день добра и уважения"

Данный материал представляет собой разработку внеклассного мероприятия, посвященного Дню пожилого человека....