"Белем бәйрәме"
классный час (7 класс) по теме

Яхина Ләйсән Равилевна

"Белем бәйрәме" сценариесе, автор: Яхина Ләйсән

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_nche_sentyabr.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче сентябрь- белем бәйрәме.

(Бәйрәмне алышынып тора торган алып баручы кыз белән егет алып бара, бәйрәмгә укытучыларның портретлары әзерләнә, ул слайдта яки кулдан әзерләнгән булырга мөмкин. Сүз бер укытучыдан икенчесенә күчкән саен портретлар да алмашына. Бәйрәм күңелле музыка белән бизәлеп бара, укытучыны котлаганнан соң, аңа чәчәкләр бәйләме тапшырыла).

      -  1 нче сентябрь- белем бәйрәме. Бу бәйрәмне 1 нче сыйныфка баручылар гына түгел, бер сыйныфка югарырак үсеп килүчеләр сагынып көтеп ала.Һәм бигрәк тә инде инде укытучылар. Алар өчен яңа уку елы- яңа үрләр яулау, яңа уңышларга ирешү, яңа уй-хыялларын тормышка ашыру да бит әле ул. Бигрәк тә быел, чөнки 2010 ел -Укытучылар елы дип игълан ителгән иде., һәм ул әле бу уку елында да дәвам итәчәк.

       -  Ә хәзер без сезне үзебезнең портретлар галлереясына гаҗәеп күңелле сәяхәткә чакырабыз,. Безнең тәҗрибәле экскурсоводларыбыз сезне һәр портрет белән таныштырып барырлар. Иркенләп утырыгыз һәм ял итегез.

     -  Бу гүзәл ханымны авылыбызда һәркем таный. Ул кемгәдер авылдаш, кемгәдер туган, кемгәдер дус һәм коллега, кемнеңдер газиз әнисе. Ә безнең өчен ул ул мәктәбебезнең хуҗабикәсе- хөрмәтле директорыбыз Гөлсинә Зәкаровна!

       -  Укытучы кеше министрларның төшенә дә кермәгән хакимлеккә ия диләр. Бу сүзләр нәкъ безнең директорыбызга туры килә. Чөнки ул бик оста идарә итә, аның кулы астында 16 хезмәткәр тырышып хезмәт куя һәм 32 укучы тырышып укый.

       -  Гөлсинә Зәкаровна сезне чын күңелдән белем көне белән тәбрик итәбез, эшегездә  гел уңышларга гына ирешүегезне теләп калабыз!

         - Укытучының бөтен горурлыгы укучыларында, үзе сибеп үстергән орлыкларында, ә безнең горурлыгыбыз- Гөлфинә Мирзаевна. Чөнки ул 100 меңлек грант иясе, бик күп  бәйгеләр, конкурслар җиңүчесе, кыскасы бик оста укытучы.

      -  Гөлфинә Мирзаевна сибеп үстергән орлыклар бик яхшы шытымнар бирә, бакчада гына түгел, тормышта да. Ул укучылары белән чын күңелдән горурлана ала. Быел кадерле укытучыбызны тагын бер зур вакыйга көтә- сентябрь аенда Гөлфинә Мирзаевна 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан аны ихлас котлыйбыз һәм сүзне мәктәп директорына бирәбез.

 

Беркөнне Азат әтисенә:

-Әти, сине мәктәпкә чакыралар, ди

-Нигә?, дип аптырый әтисе.

-Исеңдәме, син минем өчен инша язган идең, шул инша укытучыга ошамагандыр инде, дип җавап бирә Азат.

    -  Рус теленнән иншаларны безгә дә кайчак әтиләр язып бирә, ләкин Алена Владимировна әлегә сизмәде бугай, әтиләрне чакыртканы юк.

    - Сизүен сизгәндер дә, вакыты юк иде бит әле, туйга әзерләнде.

    -  Кемнең туе?

     -  Үзенеке инде, сер итеп кенә әйтәм, быел безне рус теленнән былтыргы Иванова Алена Владимировна укытмаячак, ә яңа Фазлиева Алена Владимировна укытачак. Укытучы шул ук, тик уң кулын алтын балдагы бизәп тора, карамый кала күрмә.

      -   Тормышындагы шундый зур вакыйга белән укытучыбызны без дә котлыйбыз һәм сүзне мәктәп директоры Гөлсинә Зәкәровнага тапшырабыз.

  -     Зур вакыйгалар мәктәбебездә күп быел безнең.

     -  Тагын нәрсә булды, каникулда ятып, берни белми калганмын.

    -    Мәктәбебез ишәйде, 1нче сыйныфка 3 укучы килде дип сөенгән идек, 5 нче сыйныфка күрше Краснояр авылыннан берьюлы тагын 3 укучы өстәлде.

     -  Вакыйга дисәң дә вакыйга! Моннан да куанычлы хәл булуы мөмкин түгел, исемнәрен дә беләсеңдер әле, таныштырып кит.

     -  Бу гына түгел әле, тагын бер яңа укучы бар.Ул әле бүген килмәде, нәкъ 7 елдан соң гына киләчәк, ләкин аның әнисен, безнең мәктәптә эшләүче Рәмилә апаны котламый мөмкин түгел.Рәмилә апа , улыгыз туу белән котлыйбыз, Багауов Рафилны 7 елдан соң  1 нче сентябрьда көтеп калабыз, сүз котлау өчен мәктәбебез директорына бирелә.

     -   Укытучыга укытырга җиңелрәк булган саен укучыга укырга авыррак була диләр.

     -  Килешеп була, мәктәптә 26 ел дәверендә осталыгын чарлаган Нәҗибә Зөфәровнага укытуы җиңелдер, безгә авыр башы төшә булып чыга түгелме соң?

      -  Икенче акыллы фикерне дә ишеткәнем бар. Яхшы укытучы булыр өчен үз фәнеңне һәм укыткан укучыларыңны яратырга кирәк диелә.

    -  Монысы белән мин тулысынча килешәм. Нәҗибә Зөфәровна татар теле һәм әдәбиятыннан укыта, бездә туган телебегә мәхәббәт тәрбияли, шул ук вакытта безне үз балаларыдай якын күреп ярата. Укытучыбызны без дә яратабыз һәм аны белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!

     -   Яхшы укытучыны эзләп табуы авыр, яхшы укучыны эзләп табуы тагын да кыенрак диләр. Безгә бәхет елмайгандыр инде, яхшы укытучыларыбыз бик күп, шуларныҗ берсе- Фәния Бәдгетдиновна., укытучы да, укучылары да менә дигәннәр. Уку дисеңме, тәртип дисеңме, аларга тиңнәр юк мәктәптә, балалар апаларын күз карашыннан ук аңлап торалар.

     -  Алма алмагачыннан ерак төшми дигән кебек, яхшы укытучыда гына, яхшы укучылар тәрбияләнә.

    -   Укытучыдан бигрәк үзеңне күбрәк мактый башладың түгелме?.

     - Форсаттан файдаланып калый дигән идем, мин дә Фәния Бәдгетдиновнада укыдым бит, бик күп укучыларның беренче укытучысы кебек ул да минем беренче укытучым.  Укытучым, сезне белем бәйрәме белән сын күңлдән тәбрик итәбез.Уңышлар юлдаш булсын сезгә.

1 нче сентябрь. 1 нче сыйныф.

Укытучы аңлата:

-Балалар, сез мәктәпкә килдегез. Монда бик тыныч утырырга кирәк, берәр нәрсә сорыйсың килсә, кулыңны күтәр, аңлашылдымы?

Марат кулын суза.

-Синең соравың бармы?-дип сорый укытучы

-Юк, мин бу системаны ничек эшләвен генә тикшерәм дип җавап кайтара Марат.

       -  Сүз әлбәттә укучыларының меңләгән соравына җавап бирүче башлангыч класслар укытучылары  турында бара, исемен дә беләм әле- Миләүшә Күшбетдиновна.

     -   Укучылар гына булса иде әле, укытучыларның да меңләгән соравына җавап эзли ул. Чөнки мәктәбебез завучы вазыйфаларын да башкара. Ничек барысына да өлгерәдер?.

     -   Башкача булу да мөмкин түгел. Үз эшләренең чын остазлары эшли бит бездә. Яңа уку елында яңа уңышлар теләп калабыз сезгә, Миләүшә Кәшбетдиновна!

  -  Лет ми интродиюс май  инглиш тиче

   -    Татарча сөйләш.

  -    Гел татарча гына сөйләшер идем мин, инглиз теле укытучыбыз Ләйсән Равилевна, инглизчә сөйләш дип тәңкәгә тия, имеш  стандартлар шулай куша. Ярар мактаганда үз телебездә мактыйк әле. Табиплар һәм укытучылардан могҗиза өмет итәләр, ә могҗиза тормышка аша икән, бер дә аптырамыйлар.

   -    Нәрсә әйтмәкче буласың инде син?

     -   Менә Ләйсән Равилевна безне инглизчә сөйләшергә дә , биергә дә өйрәтте, ләкин безнең мәктәптә бу гадәти хәлгә әйләнеп бара, аптырарлык нәрсә юк дим.

    -  Әллә тагын бер аптыратып карыйкмы? Биибезме?

    -  Биик әйдә!

Математика укытучысы:

-Укучылар, 5 кә 5 не тапкырлагач ничә була дип сорый

-70,- ди бер укучы

Аптыраган укытучы, сез нәрсә укучылар-25, йә 26, йә 27, һич югы 28, ләкин берничек тә 70 түгел ди икән.

    -   Сүзеңне математика укытучыбыз Илдар Фарсович турында дәвам итмәкче буласың инде, шулаймы? Ә мин портретта берәр депутатмы, әллә берәр түрәме дип торам.

    -    Алардан бер дә ким түгел, бик күркәм бу укытучыбыз, һәрчак костюм чалбардан, галстуктан йөрер ул, форма кияргә яратмаучы малайларга менә дигән үрнәк, саный китсәң башка яхшы сыйфатлары да бик күп әле аның.

    -   Илдар Фарсович, сезне белем бәйрәме белән тәбрик итәбе, уңышлар теләп калабыз.

     -   Бу портрет безгә ялгыш эләккән бугай, бер дә танымыйм. Үзе бик яшь, мускуллары уйнап тора, берәр көрәшчедер бу.

      -     Нәкъ шулай, нәкъ эзенә бастың. Сабантулар батыры бу! Мөслим төбәгенең горурлыгы, киләчәктә дә зур өметләр баглыйлар аңа. Ә бүгеннән ул безнең физкультура укытучыбыз да әле - Айдар Мөнәвирович була аның исеме, таныш булыгыз!

  -   Безне дә үзе кебек көчле, җитез малайлар, кызлар итеп тәрбияләр дигән өметтә калыйк, төкле аягың белән, Айдар Мөнәвирович, яңа эштә, яңа уңышлар сезгә!

-Бер мәзәк сөйлим әле. Бер укучыдан, нигә кичә дәрескә килмәдең дип сорыйлар икән.

-Ә мин үзебезнең укытучыга бүләк әзерләдем ди тегесе,

-Нинди бүләк?- дип кызыксынгач,

-Аның кичә туган көне иде, ял итсен миннән , дип җавап биргән укучы.

  -   Син укытучыларны ял иттерәсең килә инде, яңа гына ялдан килделәр бит.

    -  Рәзилә Гимазетдиновнага тагын берәр ай ял өстәр идем, Красноярдан ук килеп укытып йөри бит.

     - Алайга китсә, Красноярдан байтак укчы укый бездә, алар да өстәмә каникул сорамаслармы?

    -Алары бик хитрый бит аның, теге малай кебек ял да итеп алалар, ә укытучы суык дими, яңгыр дими, аңа дәрес калдырырга ярамый.

   -  Белем бәйрәме белән котлыйбыз сезне, Рәзилә Гимазетдиновна! Көннәрегез аяз булсын, юлларыгызда уңыш юлдаш булсын сезгә!

-Укытучыдан эшегезне ни өчен яратуыгызның 3 сәбәбен әйтегез дип сорыйлар.

-Июнь, июль, август!-дип җавап бирә укытучы.

Бу укытучыбыз өендә июнь, июль, август айларын гына утырмады инде. Кечкенә кызы Гөлинәне үстереп килде ул. Без Чулпан Мөбәрәкҗановнаны яңадан шатланып каршы алабыз, быел ул безгә хезмәт һәм рәсем фәненнән белем бирәчәк

      - Чулпан Мөбәрәкҗановна сезне яңа уку елы белән котлап уңышлар теләп калабыз.

-Хөрмәтле укытучыларыбыз, шушының белән безнең портретлар галлереясе буенча күңелле сәяхәтебез тәмам. Укытучылар елында сезгә йә машина , йә яңа йорт , һичбулмаса һәрберегезгә ноутбук бүләк итмәгәннәр икән, борчылмагыз, киләсе елларда сез һичшиксез хыялларыгызга ирешәчәксез, уйларыгыз, планнарыгыз тормышка ашачак.

- Шуңа күрә сезгә йорт-җирләрегезнең имин, үзегезнең сау-сәламәт булуын теләп калабыз.Якыннарыгыз сезгә терәк булсын, балаларыгыз сезгә куанычлар гына алып килсен.Эшегездән тәм-ямь табып, иҗади уңышларга ирешеп яшәгез! Тагын бер тапкыр сезне белем бәйрәме һәм яңа уку елы белән тәбрик итәбез.

                                                                              Яхина Ләйсән, 2010 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...