Белем бәйрәме-2012
методическая разработка на тему

Үзенчәлекле сценарий, татар телендә язылган, бары тик үзем тарафыннан уйлап чыгарылган, күп укучылар катнашында үткәрелә ала. Хөрмәтле укытучылар, класс җитәкчеләре!  Сезгә бу  сценарий бәйрәм үткәрүдә ярдәм итәр дип ышанып калам!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_sent_2012.docx22.8 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бәйрәме-2012

Сентябрьгә репитиция!

 4 алып баручы катнаша.

1.Җыр-“Маленькая страна”-4 класс

1.Тәк, “Маленькая страна” җырын кабатладык, бик шәп килеп чыга, молодцы балалар.Инде алып баручы сүзләрен кабатларга кирәк.Кая югалды соң болар? Ни  Алия  юк, ни   Илгиз     күренми. Сәг 9 тулды. Бу Чулпан М кая йөридер тагын?

2. (Авыз ачып иснәп чыга)Үләм , бу йокының рәхәтлекләре, соңгы каникул көнен йоклап калыйм дип 9 тулып 1 минутка куйган идем, соңга калмадыммы?

1. Репитицияне башлап җибәрергә кирәк. Хәзер Динар абый да килеп җитәр.

2. Теге малявкалар килдеме соң әле?

1. Илүсә белән Илгизне  әйтәсеңме?

2. Соң шулар инде.Чулпан апайны да әйтер идем инде. 4әү алып барасыз да, 4әү алып барасыз дип үзәккә үтте.

1. Әйе шул, юньләп сүзләре дә чыкмый, авыз эченнән ботка пешерәләр шунда. Әнә күренәләр түгелме соң?

3 һәм 4  алып баручылар чыга.

1. Кая йөрисез соң сез?Иртәгә бәйрәм икәнен оныттыгыз мәллә? Репитицияне башларга кирәк.

3 .Ярар инде...(сузып)

4. Йоклап калганмын.

2. Сүзләрегезне ятладыгызмы?Я әйдәгез,приветствиене кабатлыйбыз.

1. Исәнмесез , кадерле дуслар!

2.Хәерле иртә, яраткан укытучыларыбыз!

1.Юк, юк, болай әйтәләрмени, тантаналы итеп матур итеп әйтергә кирәк. Әйдәгез яңадан.

1. Исәнмесез , кадерле дуслар!

2.Хәерле иртә, яраткан укытучыларыбыз!

3.Исәнмесез, әти-әниләр!

4.Исәнмесез хөрмәтле кунаклар!

1. Белем көненә багышланган бәйрәмебезне ачып җибәрергә рөхсәт итегез!

2.Яңа уку елы сезнең һәркайсыгызга бетмәс-төкәнмәс уңышлар,

3. саулык-сәламәтлек

4.ак бәхетләр алып килсен!

1. Бу өлеше булды бугай.Шуннан соң нәрсә килә?

2 Мәктәп директоры котлый дигән.

3. Бәйрәм тантанасын ачып җибәрү өчен сүз  директорыбыз   Рәзилә Габделнуровнага бирелә.

2. Алга таба киттек. Әлегә әйбәт кенә бара бугай

1. (карыйлар) Ну бу Чулпан апайның язуын! Бернәрсә дә аңлашылмый бит монда.

4. Традиция буенча  Мәктәп Г дигән.(иҗекләп укый)

2. Монысы нәрсә дигән сүз икән инде?

(Уйлыйлар)

3.Бу Г хәрефеннән башланган кеше исеме булырга тиеш минемчә.

1. Тәк, мәктәптә Г хәрефеннән башланган кем бар соң?

4 Таптым, таптым. Мәктәп Габденур абый!

2. Син нәрсә, автобус шоферы Габденур абыйның ни катнашы булсын монда.

1. Әйдә, узган елларда 1 сентябрьдә нәрсәләр була иде соң?

3. Ә мин белдем!Ел саен традиция буенча башкарыла торган Мәктәп Гимны дигән сүздер ул

Бергә: Рәхим итегез, Мәктәп гимны!

Җыр “Мәктәп гимны”

1. Әйдә репитицияне дәвам итик. Хәзер сценарий буенча нәрсә?

2. Сүз килгән кунакларга бирелә дигән.

1.Ә хәзер сүз  Арча....... бирелә.

3.Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүз укыту-тәрбия эшләре буенча  дирек  дирек, әй, сүз завуч Лилия Шамилевнага бирелә.

1.Әйдәгез, җыелыгыз инде

3. Чыгабыз бит(музыка буратино)

2.Үләм, син нишләп Буратино киеменнән.

3. Чулпан апай Буратино булып 1 ләргә белем ачкычы тапшырырсың дигән иде.

1. Соң узган ел сумкаңнан көчкә  эзләп табып тапшырдың түгелме соң ?

3. Быел да: син бик оста итеп сөйлисең, ачкычны син бирерсең,- диде.

2. Я ярар, ул җиргә килеп җитик әле, карарбыз тагын.Киемеңне алыштырып торма инде вакыт үткәреп.

4. Әйдә дәвам итик инде, кайтасы бар! Иртәгә 1 сентябрь!

1. Шулаен шулай да , менә монда сценарий  бетеп китте.

2. Ничек?

1. Менә карагыз.

3. Чулпан апай язып бетермәгән шул. Инде нишлибез?

4. По ходу язабыз инде.

1. Җәмәгать, киләсе ел бездә зур вакыйга-Казанда Универсиада узачак бит!

2. Әйе шул, Моны сценарийда обязательно яктыртырга кирәк!

3. Универсиада уеннарында иң сәламәт һәм көчле спортчылар гына катнаша.

4. Сәламәт һәм көчле булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Без шулай эшлибез дә!

1. Менә карагыз, безнең укучылар универсиадага ничек әзерләнә!

 Сценка “Универсиада”

1.Шәп килеп чыкты бу, име!

2. Әйбәт булды шул. Хәзер нинди номер куябыз?

3. Бу урында Чулпан Миннуловна нишли иде соң?

4. Соң 1 класс укучыларын сәхнәгә чакыра иде.

1. Әйе шул, һаман шул баналь сүзләр: Алкышлап булачак 1 класс укучыларын бәйрәм түренә чакырыйк!- дип әйтә иде ул.

2. Әйдә быел беренчеләрне үзенчәлекле итеп чыгарабыз.

3.Ничек итеп?

1. Әле генә Гөлшат Ринатовна классы чыгыш ясадымы?

3. Әйе, безнең класс (кыланчыкланып)

2.Бигрәк көчле, уңган , булдыклы класс чыгарды Гөлшат  Ринатовна..

3. Без шундый шул!(  Илгиз түшенә сугып)

1. Мин әйтәм, әллә 1 ләрне үзләренә лаеклы алмашчылар итеп 5 нче класс укучылары алып чыксыннармы икән?

2. Әйдә чыннан да шулай эшлибез!

Көчле алкышлар белән бүгенге бәйрәмебезнең сәбәпчеләрен сәхнәгә чакырыйк

(музыка астында 5ләр 1 ләрне җитәкләп алып чыга)

5ләр:

1. Гөлшат Ринатовна безнең

Иң кадерле кешебез

Безнең өчен җан атучы

Беренче укытучыбыз.

2.Борчылмагыз бер дә сез

Классым чыгып китте дип

Менә дигән укучылар

Сезгә тагын килә бит!

3.Гөлшат Ринатовнадан һәм бездән

Дусларым шундый теләк:

Тәртипле, акыллы булып

Тырышып укырга кирәк!

Ә хәзер сүзне 1ләрнең үзләренә бирик:

1 класс укучылары чыгышы

3.Буратино ачкыч тотып чыга.Дусларым минем кулда белем ачкычы. Бу ачкыны  мин класс җитәкчегез Г Р бирәм.

Гөлшат Ринатовна уен уйната.Уен ачкыч белән ишек ачу

Сүз Мәктәп директоры Рәзилә Габделнуровнага бирелә.

Сүз күмәк хуҗалык җитәкчесе     Рөстәм Габдуллаҗановичка

бирелә.

Сүз Шушмабаш җирлеге башлыгы Фуат Фаизовичка бирелә.

Әти-әниләргә сүз

11 ләргә сүз

Чулпан Миннуловна килеп керә.Ах, соңга калдым бугай , почтага килгән отчетларны  эшләп утырып репитиция икәнен онытканмын да. Минем алып баручылар, сез кая?

Бергә:Ә без Белем бәйрәмен үткәрдек инде!(музыка)

Хөрмәтле дуслар! Барыгызны да бүгенге белем бәйрәме белән тагын бер тапкыр  тәбрик итәм!...Һәм уңышлы еллар булсын өчен сүз авылыбызның имам хатибы Рөстәм хәзрәткә бирелә.

Беренче кыңгырауны чылтырату.

Хәерле сәгатьтә! Классларга озату!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...