"Әниләргә гөлләр елмая!"бәйрәм кичәсе.
материал на тему

Фарваева Фируза Мусавировна

Әниләр көне уңаеннан уздырылган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 23_noyabr-eniler_kone_-_kopiya.docx65.36 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Старо Абдуловская СОШ» Тукаевского района РТ

                                      (Әниләр көнен үткәрү өчен кичә сценарие)

                                           

                                                                       Кичәне үткәрде:

                                                                            Сыйныф җитәкчесе

                                                                              Фарваева Фирүзә М.

1А.Б.   Хәрле көн , кадерле әниләр! Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итә. Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!

Бу чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен!

2А.Б.- Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. - Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. - Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!

 Ана – бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә зур горурлык белән

 Без сөйлибез ана турында.

1А.Б- Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше ул.Кечкенә чагыңда татлы йокыларын калдырып сине кем караган? - Әнием! - Елаганда кочагына алып сине кем юаткан? - Әнием! - Тәүге тапкыр тәпи атлап киткәндә сине кем җитәкләгән? - Әнием! - Беренче тапкыр мәктәпкә сине кем алып килгән? - Әнием! –

- Ана! Йөрәкнең ул иң-иң мөкатдәс хисе,

 Күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул – салкында синең җылытучың,

 Юанычың авыр көнеңдә.

 - Тик син генә, әнкәй, тик син генә,

 Сабый чакта мине бакансың.

Төн йокыңны бүлеп уянгансың,

Юрганымны килеп япкансың.

- Син әйтәсең, әни, күз нурым дип,

Хәтеремдә калыр бу сүзең.

Гомер буе якты маяк булып,

Нур сибәрмен сиңа мин үзем!

2А.Б.- Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез. - Безне назлап үстергәнгә, Әниләр, рәхмәт сезгә! Һәрвакыт эшчән булганга, Әниләр, рәхмәт сезгә! Һәрвакыт тырыш булганга, Әниләр, рәхмәт сезгә!

 - Бөтен әниләргә кояш

Тигез өләшсен нурын.

Таңыбыз нурлы булсын!

 Таңыбыз тыныч булсын!

1 укучы. Кем дөньяга кеше бүләк итә,       Луиза

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

2 укучы. Кем күңеле тулган айдай серле,                       Раил

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем , сабырлы?

3 укучы. Кем елмая җәйге таң аткандай,                         Элвина

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

4 укучы. Кем куллары өйне, җирне ямли,                       Рамазан

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Тормыш яме- әнкәй, хатын- кыз!

1.Җыр “Әни кирәк”.

5 Бүген әниләр бәйрәме,                                                 Алинә

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

6.Әниләрнең бәйрәменә                                               Ибраһим

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

7.Без дә котлыйк әниләрне                                          Сөмбел

Теләгебез безнең дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкыгыз күгебездә!

8.Ана! Йөрәгенең иң кадерле хисе                                     Илдар

Күңелеңнең иң түрендә.

Ул салкында җылытучың синең,

Юанычың авыр көнеңдә.

9.Ана кеше гел яхшылык тели.                                           Илвина

Гаебебез булса, кичерә.    

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Ана дигән изге кешегә.

10.Әниләр бәйрәме көнендә                                                Фиркат                                   

Җырламый калырга буламы

Әниләр булмаса, әниләр булмаса

Җылытыр иде кем дөньяны?

2. җыр “Әнием  минем ”

11.  Дан сезгә, дан хөрмәтле хатын-кызлар,                          Луиза

Кешелеккә яшьлек бирүче!

Котлау җыры җырлый яшьлек үзе-

Әнилөрне тиңсез сөюче.

12.Күңел күгең һәрчак аяз булсын,                                       Раил
Килмәсеннәр сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

13. Куанычлар белән шат яшәгез                                       Элвина

Йөзегездә нурлар балкысын.

Таң җилләре таңда бәхет юллап

Әкрен генә тәрәз шакысын.

14. Гомерне бит еллар билгеләми,                                       Рамазан

Яшәү дәрте булса күңелдә.

Без телибез: бәхет сәламәтлек

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

15       Зәңгәр күгемдә ал кояш                      Алинә

       Сүнмәсен балкып янсын.

Әниләрнең нурлы йөзе

Гел көләч булып калсын

16      Иң кадерле кешебез син                        Ибраһим

       Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез

17       Туган җирем ал чәчәкле                                      Сөмбел

 Гүзәл бакчабыз булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын.

Җыр “______________________________”

18.  Әкрен генә карлар ява                           Илдар

Дөнья бик юмарт бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

19 Син әнием минем өчен                                        Луиза

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

20. Бәйрәм бүген бәйрәм диеп                                        Раил

Бар дөнья көлеп торсын

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

21.Иң кадерле кешеләрне                                    Элвина

Кадерлибез , зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

22.Әниләрнең бәйрәме ул                                      Рамазан

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлыйк, биик күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

Җыр  “


23.Зәңгәр күгемдә ал кояш                                           Алинә

Сүнмәсен балкып янсын.

Әниләрнең нулы йөзе

Гел көләч булып калсын.

24.Әйтәсебез килә бүген                                               Ибраһим

Кадерле әниләргә.

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә.

25.Бу бәйрәмдәге җылылык                                         Сөмбел

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

26.Бүген бездә әниләр бәйрәме,                                           Илдар.

Шатлык җыры илем күгендә,

Әниләрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә.

   «Елатмагыз әниләрне» шигыре укыла.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз тебәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп,үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч,бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Концерт номерлары.

1.А.Б.

1. Синең барлыгыңны тоеп яшәү
Бу дөньяда, әни, бик рәхәт.
Кадерленең кадерлесе бит син,
Барысы өчен сиңа зур рәхмәт.

Фаррахова Алинә башкаруында “Әниемә”җыры. 

2.А.Б.

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик

Бүләк итик матур биюләр.

Малайлар башкаруында татар биюе           . 

1А.Б.

3. Бәйрәмегез котлы булсын,
Коннәрегез якты торсын.
Шатлык, бәхет,сәләмәтлек,
Сездән бердә китми торсын.

Харисова Сөмбел башкаруында “Тәрәзәдә әни күзләре” җыры. 

1АБ. Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп.

Илдар белән Алинә башкаруында вальс тәкъдим итәбез      

2.А.Б.

4. Әниләргә назлы сүзләр җитми,
Җитми әле мактау, котлау да!
Ә бит әниләрне гел яратып, 
Зурлау кирәк барыбызга да!

Гафурова Элвина башкаруында “Әнием кочагы” җыры.

1А.Б.

5.Якты көннең һәрбер иртәләре

 Килсен сезгә кояш нур булып

 Сәламәлек бәхет юлдаш булсын                    

 Куанычлар килсен ургылып

Зиатдинов Рамазан башкаруында җыр.

                                                                                                         

2.А.Б.

6.Суза Алинә  моңнарын,

Рамазан җырлый мәктәп залында.

Кирәк түгел безгә артистлар да

Үзебезнең кызлар барында.

Кызлар башкаруышда “Каз канаты” биюе

1.А.Б

Бәйрәм киче бетеп килә

Кунакларга әйтик шуны

Сәламәтлек, бәхет телик

Һич белмәсеннәр борчуны.

2.А.Б.

Кушылыгыз , җырлыйк бергә

Яңа матур җыр тусын.

Җирдә әниләр кояштай

Озын гомерле булсын!

Соңгы җыр

“Бер кыз бала җыр чыгарган..”

Бер кыз бала җыр чыгарган 
Багышлап әнисенә. 
Икәү бергә җырлыйк, диеп. 
Өйрәткән энесенә.

Кушымта:
Кояш, кояш 
Мәңге балкый, 
Мәңге нур сибә; 
Кояш гомере телим мин, 
Әнием, сиңа.

Җырны чишмәләр ишеткән. 
Кошлар отып алганнар. 
Сандугачлар һәм тургайлар 
Матур көйгә салганнар.

Кушымта.

Кушыл син дә, җырлыйк бергә, 
Яңа матур җыр тусын. 
Җирдә әниләр кояштай 
Озын гомерле булсын.

1 җыр

Әни кирәк

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк.

2.Җыр

Әни көне(бергә)

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында

Алар җылый иң матур җыр

минем әни турында.

Нинди уңган, нинди булган

Ул һәр эштә , һәркайда.

Йомшак сүзле, күркәм үзе

Нурлы йөзе елмая.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем әнием

Яхшылыкта, матурлыкта

Үрнәк минем әнием.

3.җыр

Әни бәйрәме (бергә)

Кояш көлә мин елмаям,

8 мартбүген

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

Кайсын юам, кайсын җыям.

Чиста булсын,ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пак булсын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөн я көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

 Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныфта уку дәресе. Әдәпле булу җиңелме?

конспект урока на тему "Әдәпле булу җиңелме?"...

Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .

2 нче сыйныфта уку дәресенә план-конспект....