Солдат хатлары уку кичәсе 2007 ел
план-конспект урока (9 класс) по теме

 

Максат:тарихи һәм әдәби-музыкаль  кичә укучыларда патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү һәм Әфганстан-Чечня җирләрендә хезмәт иткән егетләрне олылап искә алу, хәрби хезмәттә булган авылдашларыбыз  белән горурлану, гаиләләренә карата ихтирам,  хөрмәтне арттыру    максатыннан үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soldat_haty-07.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Апас районы Чури-Бураш төп белем бирү мәктәбе

Тема:    Солдат күңеле- авыр чорыбызның

              Ышанычы, көче терәге.

              Күз яшьләре тамган аналарның

              Өметләре, керсез йөрәге.

Максат:тарихи һәм әдәби-музыкаль  кичә укучыларда патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү һәм Әфганстан-Чечня җирләрендә хезмәт иткән егетләрне олылап искә алу, хәрби хезмәттә булган авылдашларыбыз  белән горурлану, гаиләләренә карата ихтирам,  хөрмәтне арттыру    максатыннан үткәрелә.

Алып баручы:

Безнең бүгенге кичәбез ерак Әфганстан, Чечня жирендә  хәрби бурычын үтәгән солдатлар һәм ул дәхшәтле көннәрнең шаһиты булып  яшәүче исәннәр, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган авылдашлар, әле генә парта артларында утырган укучыларыбыз  хакында.

     Укучы В.Һадиуллинның “Әфганстан” шигырен сөйли.

Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, таш-тауларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым...

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда калды якташларым.

Алып баручы: Афганистан. Каян гына килеп керде соң безнең телебезгә бер үк вакытта сихри дә ят та, дәһшәтле дә булган бү сүз? Килеп керде дә, барыбызны да сискәндереп, сагаерга мәҗбүр итте, аналарның төн йокысын качырды, илгә кургаш табутлар кайтарылды.

Әфган сугышын безнең онытырга хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралароы алып кайтучыларның саны да бихисап.

“ Әфган кызалаклары” ның кара таҗы Чури-Бураш җиренә дә килеп кунды. Әлеге сугыштан исән кайткан егетләрнең исемнәре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. (Укучылар һәр егет турында сөйләп китәләр.)

   Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы бу кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

          Алар хәтер, алар бик кадерле

          Ерак  калды андый  вакытлар.

          Үз халкымның чын йөрәге булып

          Күңелләрдә яши авылдашлар.  Аларның гаиләләре өчен бәйрәм бүләге булып җыр яңгырый.        

 “Юк, үкенеп яшәмәм мин,

Табигатьнең кочагында.

 Дусларым һәм туганнарым

 Кунак булыр табынымда...”- дип кабатларга  тулы хокукы бар бүген безнең  тыныч тормышны яклаучы авылдашыбыз Мингазов Талиярның.  Киләчәген хәрби хезмәткә багышлаган бердәнбер егетебез ул безнең. Әмма киләчәктә бу юлдан китәрлек батыр йөрәкле балалар безнең мәктәптә дә булыр.

    Хәзер яңгыраучы җыр  Миңгазов Талиярга бәйрәм бүләге булып җиткерелсә, аңың туганнары өчен Талиярдан зур  бүләк итеп кабул ителсен.

   Солдат күңеле-янар хыяллар ул,

  Үтелмәгән авыр юллар ул.

  Постта торган һәрбер минутларда

  Туган ягын сагыныр, уйлар ул.

Бүгенге көндә армия хезмәтендә булучы егетләребез безнең зур горурлыгыбыз 

Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар!

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, Җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләрнең гаебе җелән кабына. Алар шуны белеп торсын: без – тынычлык яклы!

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Програмированный тест по теме "ЕГЭ демоверсия 2007 часть "А""

Для корректной работы необходим PowerPoint 2007, после прохождения теста автоматически выставляется оценка,время прохождения теста ограничено, создан на основе шаблонов учителя информатики Комаровског...

Интерактивный тест по теме "Проценты".Вариант 3. Подготовка к ГИА-9. Excel 2007

Интерактивный тест в программе Excel-2007 с выставлением оценки и выводом результатов. Подготовка к ГИА в 9 классе....

Интерактивный тест по теме "Проценты" 1 вариант. ГИА - 9. PowerPoint 2007

В разработке представлен 1 вариант теста в программе PowerPoint 2007 с поддержкой макросов, с учетом времени, затраченного на прохождение теста, созданный по шаблону; пояснительная записка с рекоменда...

Интерактивный тест по теме "Проценты" 2 вариант. ГИА - 9. PP-2007

В разработке представлен 2 вариант теста в программе PowerPoint 2007 с поддержкой макросов, с учетом времени, затраченного на прохождение теста, созданный по шаблону; пояснительная записка с рекоменда...

Практическая работа "Настройка анимации объектов слайда в прикладной среде MS PowerPoint 2007", 11 класс

Практическая работа к уроку информатики и ИКТ в 11 классе по теме "Настройка анимации объектов слайда в прикладной среде MS PowerPoint 2007". Практическая работа обучающего характера с подробным описа...

Создание управляющих кнопок в презентации, выполненной в прикладной программе MS PowerPoint 2007. Практическая работа

Практическая работа обучающего характера с подробным описанием действий, направленных на создание управляющих кнопок, вставки графических объектов. Для создания презентации используются графические об...

Создание анимированного изображения в среде прикладной программы MS PowerPoint 2007. Практическая работа к уроку информатики и ИКТ

Практическая работа обучающего характера с подробным описанием действий, направленных на создание слайда с графическими объектами и применения к ним эффектов анимации....