Яңа ел
материал (10 класс) по теме

Сафина Римма Ришатовна

 югары сыйныф укучылары өчен Яңа ел кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el2012.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Катнашалар :алып баручы кыз, Нуриева Энҗе

                       алып баручы егет, Нигмәтҗанов Илнар

                        Кыш бабай,  Хусаинов Илмаз

                        Кар кызы,   Гайнетдинова Рәзилә

                        Ертлачбай,  Гайнетдинов Илназ

                        Ялганбикә, Шакиров Азамат

                        Убырлы карчык  Хусаенова Энҗе

Сәхнәгә себеркегә атланып Убырлы карчык керә.Ул кергән шәпкә чыршы тирәли әйләнеп чыга,тормоз тотып туктый.Бер күзен кысып залга мыскыллап күз йөртеп чыга.

У.к.Ой,ой,ой!Бу нәрсә?Тагын сезме?Нәрсә күгәрченкәйләрем,Яңа ел концерты карыйсыгыз килдемени?Шоу карарга килдегезмә?Мин ул шоуны 2013ел карыйм инде.Ничек туйдым инде мин аннан...Ә хәзер мин сезгә үземнең биюемне башкарам.(балет бии) Уф,бик картайдым инде мин...Пульт кая әле минем?(ала)Беренче каналда нәрсә бара икән,карыйк әле.(телевизор кабызган рәвеш ясый.Сәхнә ачыла(яки ширма артыннан) Кар кызы чыга.Ул көзге каршында бәйрәмгә барырга әзерләнә.Җырлый.

Кар кызы (җыр башкара)

Карчык телевизорны сүндерә.Кар кызы юкка чыга.Әби Кар кызыннан зарлана.

У.к.Кара син аны киенгән,бизәнгән,төзәнгән.Җитмәсә җырлап маташа.Тьфү!Бәйрәмгә җыена имеш.Ярар,карарбыз әле,алга таба нишләрсез икән.

Бу вакытта 2 алып баручы чыга

Егет.Исәнмесез,кадерле дуслар!Сезне бу бәйрәмдә сәламләвебезгә без бик шатбыз.

У.к.Олы кеше белән исәнләшә дә белмиләр.Дуслар,имеш.

Кыз.Исәнмесез,әбекәй!

У.к.Нинди әби булыйм ди мин сезгә.(дуылдап чыгып китә)

Кыз.Сәер булды әле бу.

Егет.Ярый,бәйрәмнең ямен җибәрмик.Кичәбезне дәвам итәбез.

Кыз.Табигатьтә кыш иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты.Тик без елның бу фасылын яратабыз.Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән бергә куанычлы,бәхетле,күңелле бәйрәм килә.

Егет.Нәкъ менә бу көнне онытылмаслык очрашулар була,иң зур хыяллар чынга аша,безне могҗизалар,тылсымнар көтә.

Кыз.Их,тизрәк җитсен иде инде ул Яңа ел дигән тылсым!Барысыда бөтенләй башкача булыр,дөнья яктырып,матурланып тоела миңа.Ә сиңа ничек?

Егет.Миңа да.Яңа елда математика укытучысы Ләйлә апаның мәсьәләләре үзеннән үзе чишелер дә китәр сыман.

Кыз.Менә күрерсез,тарих укытучысы Радик абый да өй эшен аз-азлап кына бирәчәк.

Егет.Ә бәлки...

Кыз.Нәрсә бәлки?

Егет.Безнең әтиләрнең,әниләрнең хезмәт хакларын да арттырырларәле,бәлки-и-и-и......

Кыз.Кү-ү-үп итеп.

Егет.Менә шәп булачак.Яшәсен Яңа ел.

Кыз.Тизрәк кил Яңа ел.

(Тавыш көчәйткеч аша телефон шалтыраган тавыш ишетелә.)

Кыз.(трубканы алып)Әлү,Күлле Киме  мәктәбе тыңлый.

К.б.тавышы. Күлле Киме дисеңме,кызым?Әһә,димәк,номерны дөрес

җыйганмын.Котыптагы Үзәк резиденциясеннән Кыш бабагыз әле бу.

Кыз.Таныдык,бабакай,таныдык.

К.б.Кызым Яңа ел кичәсен башладыгызмы?

Кыз.Башладык бабакай.

К.б.Алайса без Кар кызы белән көмеш яллы,алмаз тояклы юргаларыбызда юлга чыгабыз.Көтегез.

Кыз.Ур-ра!Тиздән Кар кызы белән Кыш бабай килеп җитәчәк!

Егет.Әйдәгез,алар килеп җиткәнче күңелле уен уйнап алабыз.

әкияттәге геройларны алыштырырлык егетләрне чакырабыз.Кызлар да ярый.Кем ачырак итеп сызгыра ала шуңа приз.

Кыз.Бу тавышларны ишетеп Кыш бабайның юргалары тагын да кызулар әле.

Шулчак “блатной”музыка ишетелә.Ишектә Кыш бабай белән Кар кызы булып киенгән Ертлачбай белән Ялганбикә күренә.Чыршы янына килеп җиткәнче алар берничә тамашачының колагын борып,башларына чәпәп алалар.

Илназ.Привет,братва!

Егет.Исәнмесез,бабакай.Котып чаклы,котыптан бик тиз килеп җиткәнсез.

Илназ.Кара бумерга утырып,кесәгә долларлар тутырып килдек без яныгызга!

Азамат.Кыш бабайны яратсагыз кесәгездәге байлыкларны селкегез барыгызда!

.алгы рәттәге берничә тамашачының бизәнү әйберләрен алып капчыгына тыга.

Кыз.Кыш бабай,былтыр яңа ел бүләкләрен үзегез алып килдегез түгелме соң?

Азамат.Размечталось! Еще чё?Ха-ха-ха!

Илназ.Бетте ул андый тәртип.На халяву бүләк өләшергә әллә миндә әндри казнасы бар дисезме?Хәзер кем ертлач-шул җиңә,кем алдый-шуныкы дөрес!Аңладыңмы?

Егет.Ләкин бит,бабакай,безнең укытучылар башкача сөйли...

Илназ.Намуслы булырга кушалармы?Тырышып укырга кушалармы?Менә мин,пример,икелегә укыганыма ике дә үкенмим.

Азамат.Үкенмибез.Чөнки 1000 “5”лең булганчы,биш мең долларың булсачы!

Кыз.Сез шаярасыз,шулаймы,Кыш бабай.Кар кызы?

Азамат.Борчылма,кызый!Безнең сафларга кушылсаң,обидага бирмәбез!

Илназ.Әй,сез,икеле капчыклары!

Азамат.Әй,сез ялганчылар,ялкаулар.Яңа елда без сезнең белән булырбыз!

Илназ.Мин кыш бабай киләсе елны “Ялган һәм наданлык”елыдип игълан итәм.

(бии башлыйлар)

Алар биегәндә бар ат килгән тавыш ишетелә.Кыңгырау тавышлары.Ишектә чын Кыш бабай һәм Кар кызы пәйдә була.

К.б.Исәнмесез,минем якын дусларым!

К.к.Саумысыз,батыр йөрәкле,тырыш хезмәтле Иске Ашыт кешеләре!

К.б.Ерак араларны араларны якын итеп сезнең белән бергәләп Яңа елны каршыларга ашыгып килдек.

К.к.Сагынып килдек.

Егет.Рәхим итегез,кадерле кунаклар,түрдән узыгыз!Тик............

К.б.Нәрсә,энем,әллә бер борчуың бармы?

К.к.Нидер булган монда,бабакай.

Кыз.Ни бит,безнең кичәгә бер Кыш бабай белән Кар кызы килгән иде бит инде.

Егет.Кыш бабай икәү була микәнни.

Илназ.Булмый.кәнишне.Мин дөньяда бердәнбер Кыш бабай.!

Азамат.Ә болар самозванеслар!Аларны себерке белән куып чыгарырга кирәк.

Илназ.Нәрсә карап торасыз.(тамашачыларга карап әйтә)

К.б.Ничәмә-ничә гасыр яшәп,мондый әкәмәтне күргән юк иде әле.

Егет.Туктагыз,бәхәсләшмәгез.

Кыз.Кыш бабай тылсым иясе булырга тиеш.Кем дә кем тылсым күрсәтә,димәк,шул Кыш бабай.Я кем башлый.

Илназ.Мин,кәнишне!Ырым-шырым,бырым-пырымСихерне мин башладым(кесәсеннән бер төргәк акча чыгара да.башкаларга сиздермәскә тырышып,егеткә төртә)Егет,җаным,әйдә договоримся.күпме сорасаң да бирәм,түлке син куып чыгар бу самозванесларны!

Егет.Бездә чын Кыш бабай гына калачак.

К.б.Хәзер минем чират.Әфсен-төфсен,ялганчы чын йөзен ачсын.(Ертлачбай белән Ялганбикә өстендәге к.б. һәм к.к. киемнәре сүтелеп төшә.Киемнәренә “Ертлачбай”һәм “Ялганбикә”дип язылган)

Кыз.Ах!Сезгә безнең арабызда урын юк!

Егет.Без ялганны,ялкаулыкны.наданлыкны мәңгегә куабыз!

К.б.Бик дөрес.Хәзер мин аларны. Әфсен-төфсен,,бетсен-бетсен(К.б. тылсымлы таягын селтәп ялганчыларны куа.Алар чыгып качалар)

Кыз.Рәхмәт сезгә,кыш бабай.Безне нинди зур ялгыштан саклап калдыгыз.

К.б.Борчылма,кызым.Күлле Киме гына түгел,бөтен илдә эзләре дә калмас аларның.Ә яңа 2013 нче ел бәхет һәм шатлыклар  елы гына булачак.Бу елны бөтен гаиләләрдә татулык,дуслык,ихтирам хөкем сөрәчәк

К.б.Зур өметләр белән каршылыйбыз

2013нең ел башын.

Игелек һәм миһербанлылык кына

Булсын иде синең юлдашың.

К.к.Яңа елда исән-мул тормышка

Аяк бассак иде,я Рабби!

Кил,Яңа ел изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

        Егет.Күкләр аяз.дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул,беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Кыз.Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар!

Икесе бергә:Яңа ел мөбәрәк булсын!