Белем бәйрәме.
методическая разработка (11 класс) по теме

11 нче сыйныфлар белән уздырылган белем бәйрәме сценарие. Сыйныф җитәкчеләренә кулланма материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_byrme.doc479 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бәйрәме!!!

Сыйныф җитәкчесе : Бикушева Л.М.

2012-2013 нче уку елы

Җыр: “Мәктәбем”.

Рәҗәп: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?

Эльвира: Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Розалия: Һәр җирдә бер хикмәт көтә

                Бүген гади көн түгел.

                Бүген – 1 сентябрь

                Шуңа шатлана күңел.

Рәҗәп Хөрмәтле укытучылар, укучылар, мәгариф ветераннары, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм – “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз.

Эльвира Сезгә җан һәм тән сихәтлеге, зиһен ныклыгы, букчаларыгызга байлык, бала кайгысы күрмичә озын, бәхетле гомер кичерүегезне телибез.

Ләйсән Кеше гомере мәктәп юлы аша,

           Моңлы бер җыр кебек сузыла.

           Белем сукмакларын яра-яра

           Киләчәккә юлы сызыла.

Г.Җәмил Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

           Белем ишекләрен ачтың син.

           Юлыбызны гүзәл итәр өчен

           Якты маяк булып балкыйсың.

М. Рузилә Укытучым, безнең йөрәктә

           Син тормышка сөю уяттың:

           Күңелемдә тулы яктылык

           Әйтерсең лә яңа таң атты.

Ильяс Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

          Кабат Сезне күргән чагында,

          Күңелемне сабый бала иткән

          Хисләр кабатланды тагын да.

Альбина Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

           Ялкын алган сезнең күңелдән

           Бер-бер артлы якты йолдыз булып

           Кабына алар илем күгеңдә..

Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.

Муса Мәктәп бусагасын атлап керү белән безне кулыбыздан тотып, белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы, керсез күңелле укытучыларыбыз Руфия апа һәм Фәйрүзә апалар: Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып, йокысыз төннәр үткәрәсез, һәрберебезне үз балагыздай күреп, олы тормыш юлына озатып каласыз.

Х. Рузилә:  Туган телнең моңын, бар тылсымын,

                    Җир йөзендә ниләр барлыгын,

                    Ни өчен кояш батуын,

                    Якты йолдызларның балкуын,

                    Диңгез-океаннарны, күлләрне,

                    Иксез-чиксез галәм серләрен,

                    Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

                    Африканың кайнар чүлләрен,

                    Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

                    Сандугачлы җылы җәйләрне,

                    Укытучым, сездән өйрәндек.

                    Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

                    Хисләремнең иң-иң изгесен.

                    Әниемдәй якын укытучым,

                    Тормышымның якты көзгесе.

Музыка. Чәчәк бирәләр.

Ләйлә Мәктәп елларыбыз бик күңелле вакыйга-шатлыкларга, төрле мавыктыргыч чараларга, кызыклы дәресләргә бай булганга, без аның үтүен сизмибез дә. Безгә укып белем алу өчен тиешле шартлар булсын дип, күпме кеше хезмәт куя. Шушы матур бәйрәмебездә безне тәбрикләргә килгән барлык кунакларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Розалия Үзебезгә карата игътибарлы һәм ачык йөзле булган директорыбыз Ислам Исмагиловичка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бех үзебезне ышанычлы саклаучы, яклаучы канатлары астында итеп тоябыз. Сез безне үз балаларыгыздай якын күрәсез, кирәк чакта ярдәм кулы сузасыз. Сезгә сәламәтлек, һәрвакыт яшь булып, ихтирамга һәм хөрмәткә лаек кеше булып калуыгызны, бәхет һәм сәләтле балаларның күбрәк булуын телибез.

(Директорга чәчәк бирү)

Ильнур Безгә белем алуда уңайлы шартлар тудырырга тырышып йөрүче мөлаем директор урынбасарларыбыз Руфия һәм Айсылу апалар, сезгә дә үзебезнең олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

Эльвира Безне якын күреп, бәйрәм белән тәбрикләргә килүче кунакларыбыз _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ га зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Айдар Хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз!

          Сезнең тормыш юлы олы тарих

          Күпләр өчен үрнәк булырлык.

          Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән

          Сезнең гомер – безнең горурлык.

Х. Рузилә Без олы рәхмәтебезне бездән дә ныграк борчылган, уңышларыбызга бездән дә ныграк сөенгән төрле елларда сыйныф җитәкчеләребез Ләйсән Минәхмәтовна, Кирамутдин Шәйхетдинович, Флёра, Минсалиховна, Рәис Харисовичка әйтәбез. Сезгә түземлек, сабырлык, исәнлек-саулык телибез.

Рәҗәп Иң олы рәхмәтебезне сыйныф җитәкчебез Бикушева Лилия апага әйтәсебез килә. Сез безнең өчен терәк тә, дус та, ярдәмче дә, кирәк булганда кырыс җитәкче дә була белдегез. Сезнең алдагы хезмәт юлыгызда уңышлар, исәнлек-саулык, шатлыклы, имин тормыш телибез.

Рәфис Укытучым!

       Син тудырган җылы матур хисләр

       Сакланалар мәңге күңелдә.

       Син башкарган хезмәт авырлыгын

       Улчи алыр үлчәү юк җирдә!

М. Ләйлә Бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

Халил Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

Альбина Аллы-гөлле букет кулларымда

             Остазыма бүләк итәргә

             Ә ул миңа мәңге шиңми торган

             Гөл орлыгын бирер чәчәргә.

             Алыгыз сез бүген бүләк итеп

             Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

             Каршылагыз тагын бик күп еллар

             Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

Җыр: “Кыңгыраулы мәктәп еллары”.

1нче сыйныфларны котлау

Х. Җәмил Истә әле кайчан гына

          Чәчәкләр тотып кулга.

          Беренче тапкыр шатланып

          Әй, мәктәбем килдем сиңа.

Ләйсән Ә бүген без ун ел элек кичергән, әле һаман да истә калган балачакның иң матур мизгелләрен безнең дусларыбыз 1-нче сыйныфлар кичерә. Без аларны белем иленә аяк басулары белән котлыйбыз.

Айдар Ашкына да, талпына да бүген

           Леп-леп иткән нәни йөрәгең.

           Озатасың изгеләрдән изге

           Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Ш. Җәлил Җуелмаслык хатирәләр калып

           Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

           Иңбашына күрә йөгең дә бар

           Син җаваплы кеше бүгеннән.

Әлифба

З. Ләйлә Җир йөзендә төрле телдә

Никадәрле китап бар!

Безнең өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?

Беләмсез, ул нинди китап?

Ул – “Әлифба” китабы.

Эльвира Кеше өчен иң изге сүзләр әти-әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти-әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.

Ш. Җәлил Бүген безнең әти-әниләребез бездән дә ныграк дулкынланалардыр. Чөнки безнең бу мәктәптә соңгы уку елыбыз, соңгы 1-сентябрь.

Рәҗәп Кадерле әти-әниләребез! Без һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт! Соңгы уку елында без аеруча яхшы укырга, тәртипле булырга, йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышырбыз.

М. Ләйлә Көмеш кыңгыраулы сентябрем,

               Ачып җибәр серләр дөньясын

               Без бәхетле: йөрәк җырын,

               Яшьлек җырын дөнья тыңласын.

Халил Чакыра, тагын чакыра

               Кыңгырау классларга.

               Бүгеннән – Белем көненнән

               Уку елын башларга!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...