"Йөрәктән йөрәккә" (Әниләр көненә багышланган концерт).
методическая разработка (9 класс) по теме

Ибрагимова Роза Вазыховна

Ноябрь аенда үткәрелә торган Әниләр бәйрәме өчен концерт эшкәртмәсе. Бу концертта 9 сыйныф укучылары белән бергә аларның әти-әниләре дә катнашты.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yorktn_yorkk_nilr_konen_bagyshlangan_kontsert.docx33.19 КБ

Предварительный просмотр:

Йөрәктән – йөрәккә.

(Әниләр көненә багышлангланган бәйрәм концерты)

  1. Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган әниләргә  багышланган  “Йөрәктән - йөрәккә”   дип аталган бәйрәм концертыбызны башлыйбыз.
  2. Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән хәят биргән… ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада. Анадан башка шагыйрь дә, анадан башка батыр да булмый. Дан аналарга!
  3. Мәрхәмәтле безнең  әниләр.
    Җиргә  матурлыкны, илгә  батырлыкны
    Сез бирәсез, гүзәл  әниләр.
  4. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - сезнең өчен. Бары тик йөрәктән әйтелгән сүзләр генә йөрәккә барып ирешә. Кабул итеп  алыгыз,  рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.

Концерт номеры_______________________________________________________________

(Сәхнәгә 3 укучы чыга,)

  • Дөньяга кеше дигән олы зат туды. Менә аның беренче авазлары 
    яңгырады. Сабый үзен дөньяга китергән әнисенең күкрәгенә 
    сыенды. Ана сабыена иң татлы, иркә сүзләр әйтеп, яшәү көченә 
    ия булган күкрәк сөтен бирде, ак биләүгә салып бишек җырын 
    җырлады.

Бишек җыры көе. Ана чыга, кулында биләүгә биләгән бала.  Сәхнә алдында урындыкка утырып  җырлый. Калганнар арткы планга күчә.җыр беткәч Ана үз урынында кала. Шигырь сөйләүчеләр алгарак киләләлр)

  • “Әни, ” – диеп телем ачылган, 
    “Балам, ” – диеп кулга алгансың.
    Туган яктан чыгып китсәң дә
    Онытмый шул ана баласын.
    Әнкәйләргә булган мәхәббәт,
    Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.
    Рәнҗетмәгез бер үк, балалар,
    Әнкәйләрнең нечкә күңелен.

  • Көннәр буе йөгерсәм дә, 
    Мин армыймын.
    Уку авыр булса булсын – 
    Зарланмыймын.
    Орышсаң да кайвакытта
    Еламыйм ич.
    Син шат булсаң, тора алмыйм
    Елмаймый һич.
    Исәнлек-саулык сорап,
    Дога кылам:
    Әниемнән аермасын
    Берүк, Ходам.

(Бишек җыры көе астында керәләр алып баручылар чыга)

1.Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кеше кем соң ул? 
Барысы бергә. Ул минем кадерле әнием!


2. Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым ?
Барысы бергә. Ул минем газиз әнием!


3. Өйне – ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә 
Барысы бергә. Ул минем алтын куллы әнием!  

 4. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.                                                                        

1. Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул  24  ноябрь көненә туры килде.

2. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

3.  Балаларыгызга һәрвакыт терәк булып, гомер буе аларның йөрәк җылысын тоеп , кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.

4.  Ана назы – җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз. Без узасы юлда маяк булып гомер буе балкып торыгыз.        

Концерт номерлары. 1.                          

                                     2.

1. Бу залда төрле буын әниләребез  бар: бик яшьләре дә, өлкән яшьтәгеләре дә,  элекке саулыкларын югалтканнары да, йозләрен  җыерчыклар  каплаган әбиләребез дә  бар. Заманында алар кемнәр генә булмаганнар да, нинди генә эшләр башкармаганнар.  

2. Кадерле әниләр, дәү әниләр, яраткан әбиләребез!  Сез  Сезнең бәхет байлык та, муллык та, зиннәтле киемнәр дә булмаган. Бәхетегез – алны-ялны белмичә эшләүче кытыршы , тырыш кулларыгыз.

Шигырь: “Исән чакта белик кадерләрен” (К. Булатова)

Синең дә ул, апам, исеңдәдер

Балачаклар. Сугыш еллары.

Әниемнең үлем тырнагыннан

Алып калган изге куллары.

Күз алдымда һаман авылымның

Солы җире, арыш кырлары

Әниемнең арыш кырларында

Иген урган тырыш куллары.

Какы үскән такыр басулары,

Кузгалаклы чоңгыл буйлары.

Әниемнең шушы басулардан

Үлән җыйган җитез куллары.

Кул сыртыннан укыйм тамырларын,

Шул елларның тормыш язмасын

Исән чакта белик кадерләрен,

Үкенечкә берүк калмасын.

Концерт номерлары. 1.

                                      2.

1. Кайберәүләр: «Кояш – бер генә!» – ди.

Мин килешмим – икәү ул минем

Аның берсе балкый күк йөзендә,

Икенчесе – өйдә әнием.

Бер кояшым бирә тормыш уты,

Икенчесе – йөрәк җылысын.

Бөтен гомерем үтсен шулар белән

Шул бәхетемнең иң-иң олысы.

2. Сездә яши сүрелмәслек хисләр,
Йөзегездә  шәфкать нурлары.
Сезнең  җырлар аша күчә безгә
Туган халкыбызның моңнары.

- Ә хәзер сәхнәгә  кадерле әниләребезне чакырабыз.  Хуснулгатина Гөлфия апаның моңлы тавышы бәйрәмдә нур өстенә нур булыр.

Хуснулгатина Гөлфия  җыр башкара.

Сәхнәгә,  Лилия апаны чакырабыз. Ул язган шигырь юллары һәркемнең йөрәгенә үтеп керә. Рәхим итегез, Лилия апа.                                                                                                 Лилия үзе иҗат иткән  шигырьләрен сөйли.

Бәйрәм белән котлап, үзенең җырын бүләк итә Нуруллина Руфия апа. Рәхим итегез!                                                                                                                                   Нуруллина Руфия  җыр башкара.

1. Сабый дөньяга килгән сәгатеннән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын, мәхәббәтен тоеп яши. Ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп без күпме генә яшькә җитсәк тә, газиз әниләребез өчен кечкенә булып калабыз.

2. Әнкәйләр турында язучылар әсәрләр, шагыйрьләр шигырьләр, композиторлар җырлар язалар.  Әниләр турында язылган  тагын бер  шигырьне  тыңлап үтик. 

Шигырь:  сөйли  Нуруллина Әнисә  

3. Бүген  бәйрәм. Ә бәйрәм сюрпризларга бай була. Сезнең өчен шаян бәйрәм лотереясы.

Уен:  Шаян лотерея.

4. Ә кемнәр бүген лотерея билетлары алырга өлгермәде кайгырмагыз. Чөнки  сез  иң зур бүләк – матур җыр оттыгыз.  Барыгызны да отышларыгыз белән котлыйбыз. Кадерле әниләребез. Сезне бәйрәм белән котлап җырлый Ибрагимов Мәүлет абый.  Рәхим итегез.

Җырлый  Ибрагимова Мәүлет.

  1. Гомер җиле шаулап искән чакта,                                                                                        Форсат табып, уйлап кара син:                                                                                  Ап-ак биләүдәме, ак чәчлеме,                                                                                                      Әнкәң өчен барыбер бала син...
  2. Ул бердәнбер якты  таң йолдызың,                                                                              Кабатланмас татлы төшең ул;                                                                                        Күпме җәфа чиккән, кан-яшь түккән,                                                                               Синең кеше булуың өчен ул.
  1. Ул гүзәллек. Җирдә ярсу көч ул.                                                                                     Эшли ала барсын , барсын да...                                                                                       Без һәрвакыт шуның барсы өчен                                                                       Бурычлыбыз ана каршында        
  2. Аналарның күңеле балаларда,                                                                                                 Бала күңеле,  диләр, далада.                                                                                                   Тик онытмыйк шуны: ике килми                                                                                       Хезмәт итү ата-анага.                                                                                      

Сәхнәләштерелгән күренеш

       Вальс

Ә хәзер сәхнәгә кабат  әниләрне чакырабыз.  Нуртдинова Нәфисә апа сезгә үзенең бәйрәм  сәламен җиткерә

Җырлый  Нуртдинова Нәфисә

    Ә  Исхакова Зөлфия  апа башкарылачак җырын  җир йөзендәге  барлык      әниләргә багышлый. Рәхим итегез, сәхнәбез  түренә.

Җырлый  Исхакова Зөлфия.

Сәхнәдә Ибрагимова  Роза апа.

Җырлый  Ибрагимова Роза

  1. Гаиләне тотучы да, таркатучы да хатын-кыз, ди халык. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Гомер-гомергә хатын-кызга мәдхия җырлана. Ул ана дигән исемне горур йөртүче дә, ул – яшәеш нигезе дә, ул – гүзәл зат та, ул – изге җан да сабыр да, тыйнак та... 
  2. Ләкин  тормышыбызда төрле гыйбрәтле хәлләр ишетелеп тора. Илдә  картлар һәм ятим балалар йортларының саны арта бара. Бу – бик тә  кызганыч хәл. Сабыйларыбызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә  әти - әниләргә - гомер буе балалары янәшәсендә яшәргә язсын. Һәр  ата-ананың  изге  теләге  кабул булсын ! Бер-беребезгә ягымлы булыйк, матур сүзләр  генә  әйтеп  яшик. 

Шигырь:  Нуртдинова Рузилә (үзе иҗат иткән)

Шигырь: “Рәнҗү”  (Э. Шәрифуллина) Хуснулгатина Гөлфинә

  1. Бер ягымда –әтием                                                                                                                 Бер ягымда -әнием.                                                                                                           Уңымда да,сулымда да                                                                                                      Таянычым бар минем.
  2.  Канатлар кирәк түгел                                                                                                              Пар атлар кирәк түгел.                                                                                                       Аякларым җиргә тими                                                                                                                    Очар кош минем күңел.

Татар халык биюе. “Шаяру”

Кадерле әниләребез.  Ә хәзер сезнең  өчен  видеокотлаулар тәкъдим  итәбез.

Видеокотлау

  1. Әнкәй – ул изге зат. Әгәр битләреңнән назлы жилләр иркәләсә, сандугачлар сайраулары, агач яфраклары лепердәткән авазлар, йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел – бу әниең рухы булыр.
  2.  Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң , бел – һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, «балам, бәгырь итем»дип күргән ачы газап – михнәтләреннән. Үкенуләрем кимрәк булсын дисән, алар исән чакта карашларына куләгә төшермә, матур яшәвең, игелекле гамәлләрең белән сөендер».
  3. Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

  1. Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса – кичерә,

Турылыклы калыйк гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.


         Җыр: “Озатасың безне, әнкәй”  (бергәләп)

          - Миңа гомер биргән өчен,

         - Кадерләп үстергән өчен,

         - Назлы карашларың  өчен,

         - Пешергән ашларың  өчен,

         - Йөрәк җылыларың  өчен,

         - Шәфкатьле кулларың  өчен,

         - Барсы, барсы, барсы өчен

           Рәхмәт сиңа, әнекәем,

           Котлы булсын бәйрәмнәрең,

           Рәхмәт сиңа, барсы өчен!








По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Концерт современных композиторов в практике детских музыкальных школ на примере Концерта №1 для фортепиано с оркестром О.Буровой

1. Вводный раздел2.Основной раздела) Методический анализ Концерта №1 для фортепиано с оркестромб)Биография композитора3.Заключительный раздел4. Приложение (нотные примеры)...

Открытый урок Назлымовой Э.А. Тема:"Освоение концертного жанра в младших классах ДШИ и ДМШ. Роль фортепианного концерта в раскрытии творческого потенциала учащихся. Работа над "Легким концертом" Н.И.Сильванского G-dur 1 часть

28 сентября 2017г прошел открытый урок преподавателя Назлымовой Э.А. с уч-ся 3-го класса Чуль Лия-Сарой.Тема: "Освоение концертного жанра в младших классах ДШИ и ДМШ. Роль фортепианного концерта ...

Методическая разработка сценария открытого занятия - концерта класса вокального ансамбля. Концерт-репетиция «Маме дорогой»

Данный материал может быть полезен для педагогов, работающих в областивокала, вокального ансамбля. Представленная методическая разработка может быть взята за основу для подготовки отчетного концерта к...

Методическая разработка сценария открытого занятия - концерт класса вокального ансамбля Концерт «Музыкальный калейдоскоп»

Данный материал может быть полезен для педагогов, работающих в области вокала, вокального ансамбля. Представленная методическая разработка может быть взята за основу для подготовки отчетного конц...

урок в 6 классе "Инструментальный концерт.Духовный концерт", посвящён юбилею итальянского композитора Антонио Вивальди

Музыка,В тебе я раствориться,В твоих октавах и пассажах,В твоей гармонии хочу.Барокко мир чудесный,Мир страстных форм,Мир ярких ощущений.Он не закончен,Весел,Он...Вот шарики,Гирлянды,Вот рокаи,И здесь...

“Әниләр бәйрәме” нә багышланган концерт

ldquo;Әниләр бәйрәме” нә багышланган концертБәйрәмдә катнашалар: 8 һәм 10 класс укучылары, әниләрКичәнең максаты:  укучыларда әниләргә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм аларның м...