Җырлыйк әле.
методическая разработка по теме

Исакаева Рамзиля Фаиловна

Татар теленә кызыксындыру максатыннан җырлар җырлау, биюләр бию

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhyrlyyk_le.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Җырлыйк әле” кичәсе.

Бурычлар: Җырлар, биюләр аша балаларында татар халкының җырларына мәхәббәт,ихтирам тәрбияләү.

Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Кичә барышы.

Алып баручы:Хәерле көн, хөрмәтле дуслар!

Һәммәгезгә, һәммәгезгә,

Олыгызга кечегезгә.

Яшегезгә, картыгызга,

Эштә уңган, хезмәт сөйгән

Кадерле,кунакларга, дусларга!

Без бүген “Җырлыйк әле” кичәсен башлыйбыз.Бүгенге кичәдә моңлы җырчылар,  оста биючеләр, катнаша. Әйдәгез аларны каршы алыгыз.

Йолдызлар бергә җыелган

Сәхнәбезнең түренә.

Рәхәтләнеп күңел ачыйк

Бәйрәм бит бүген бездә.

 Сезнең каршыгызда моңлы тавышлы “ тамчылар ” кызларыбыз “Әйлән-бәйлән” җырын җырлый.

Сез дә безгә кушылыгыз

 Без шатлык таратабыз,        

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән.

Җыр - ул канат, җыр ул - бәйрәм!

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатаып.

Кушымта.

Ягез, сез лә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Кушымта.

Алып баручы:

Без бит нәни балалар

Әйдә, җыелыйк әле.

Кунакларга, дус- ишләргә

Җырлап күрсәтик әле.

Сезнең каршыгызда моңлы тавышлы кызыбыз------ “Әнием-әнекәем”җырын башкара.

Балам, дия-дия безне

Кадерләп үстерәсең,

Әй, матур син, әнекәем,

Күзләр тия күрмәсен!

Әй, әнием, әнекәем,

Кояш кебек күңелең,

Сәламәтлек бирсен Ходай

Озын булсын гомерең.

Өебезнең нуры бит син,

Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетлебез, әнекәем,

Син булган өчен генә.

Алып баручы:

Биюченең итәкләре

Бии -бии кыскара.

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии–бии остара.

Татар халык биюе

Алып баручы:

Ал да булыр чагыбыз

Гөл дә булыр чагыбыз

Без җырламый кем җырласын?

Безнең җырлар чагыбыз.

 “Күңелле сәяхәт” җырын  Камилә җырлый.

Иртәдән үк уянып,

 матур уйлар уйлап.

Сәяхәткә юнәлдек

Туган яклар буйлап.

Кояшлы юлларыбыз,

 Алда күпме кызык.

Очып барасы килә,

 Кошларны да узып.

Әй, рәхәт барулары

Дуслар белән бергә!

Күңелле сәяхәткә сәяхәткә

Әйдә син дә, син дә.

Күл буйларын урадык,

Болыннарда йөрдек,

Җиләк белән сыйландык

Урманнарга кереп.

Күргән шикелле булдым

Бары бүген, бүген.

Нинди матур икән бит

Туган яклар безнең

Алып баручы:

Тыпыр-тыпыр биергә

Беләсезме ни кирәк?

Дәртле көй дә, матур буй-сын,

Һәм дә осталык кирәк.

Каршы алыгыз кызлар башкаруында “Каз канаты” биюе

Алып баручы:

Сезнең каршыгызда “Зоренька” ансамбле чыгыш ясый, алар “ Күбәләк” җырын башкаралар, көчле алкышлар белән каршы алыгыз.

А. Б.  Әйе-әйе, бик осталар

Җыелдылар бу залда.

Ләкин сез дә онытмагыз,

Бик көчле алкышларга.

Алып баручы:

Душа поет, и разговор 
Опять продолжит сводный хор.

Перед вами выступает ансамбль “Зоренька”. Песня “ Виновата ли я...”

Алып баручы:        

Ах, танец! В нем мечта и колдовство фантазий –

И разрывается дыханье!

На сцене детский танцевальный коллектив « Тамчылар  », исполняются танец «Гномики»

Алып баручы:

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.

Сезнең каршыгызда _____________ “Шәл бәйләдем” җырын башкара.

Алып баручы:Бүгенгенең гүзәл мизгелләре

Күңелләрдә калсын уелып.

Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,

Очрашырга язсын җыелып.

Хушлашмыйк без, дуслар,

Бары саубуллашыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аналарга дан җырлыйк без, аналарны гел зурлыйк без.

Дәресебезнең максаты – татар  һәм инглиз әдәбиятларында сурәтләнгән Ана образы аша әниләребезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; укучыларыбыз эшләгән проект  нәтиҗәләре белән...