Шәүкәт Галиевнең 85 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә
методическая разработка (5 класс) по теме

Шәүкәт Галиевнең тормыш һәм иҗат юлын,балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен  укучыларга җиткерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shukt_galievnyn_85_ellyk_yubileena_dbi_-muzykal_kich.doc68.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Шәүкәт Галиевнең 85 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә

    Җиһазлау. Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Шәүкәт Глиевнең потреты,зур хәрефләр белән “Балалар шагыйре Шәүкәт Глиевнең 85 яшь дип язу эленә. Шагыйрьнең китапларыннан һәм газета-журналларда басылган мәкаләләрдән торган күргәзмә оештырыла.

    Максат. Шәүкәт Глиевнең тормыш һәм иҗат юлын,балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен күбрәк укучыларга җиткерү,укучыларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү.

    Кичәгә багышлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп балалары чакырыла.Кичәдә бары тик Шәүкәт Глиевнең шигырьләре генә сөйләнә.

     1 нче алып баручы. Исәнмесез!

     2 нче алып баручы. Хәерле көн!

     1 нче алып баручы. Хөрмәтле укытучылар!

     2 нче алып баручы. Кадерле укучылар!

     1 нче алып баручы. Балалар шагыйре Шәүкәт Глиевнең 85еллык юбилеена багышланган....  

     2 нче алып баручы....әдәби- музыкаль кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

җыр “Утыр әле яннарыма”Шәүкәт Галиев сүзләре

    2 нче алып баручы. Шәүкәт Глиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында дөньяга килә.Үсмер һәм яшьлек еллары Бөек Ватан сугышына туры килгәнлектән,шул чорның авырлыгын үз җилкәсендә татыган шагыйрьләрнең берсе ул.

   1 нче алып баручы.  “Әрнүләр” шигырен(сөйли).

   1 нче алып баручы. Шәүкәт Галиев танылган шагыйрь Муса Җәлилнең чордашы. Сугыш әрнүләре аларның икесендәдә бер төсле чагыла.“Муса Җәлилнең кызы Чулпанга килеп җитмәгән хаты” шигыре....җиңгәч,мин өйгә кайтырмын.Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез.Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем,кайткач бирермен”. Муса Җәлилнең фронтка барганда кызы Чулпанга язган хатыннан (1942ел,28 февраль) Шушы хатка багышлап Шәүкәт Галиев түбәндәге шигырен иҗат итә.

    2нче укучы “Муса Җәлилнең кызы Чулпанга килеп җитмәгән хаты” шигыренең дәвамы (сөйли)

   2 нче алып баручы. Шагыйрьнең 60-70 нче елларда дөнья күргән “Сиңа әйтер сүзем бар”,”Сөенечләрем, көенечләрем”, “Уйларым,серләрем”, “Фикердәшкә”,”Тамчылар тамар чаклар” кебек җыентыклары аны югары зәвыклы,сизгер рухлы шагыйрь итеп таныттылар.Балалар шагыйре буларак, Шәүкәт Глиевнең иң киң таралган персонажлары арасында Шәвәли зур урын алып тора.Әйдәгез әле,зур алкышлар белән Шәвәлине каршы алыйк!

Сәхнәгә берәмләп укучылар чыга. Беренче булып Шәвәли күренә. Битенә эре итеп сипкелләр ясаган, үзе сәхнәдә елмаеп йөри.Аның янына бер кыз чыга.

 3нче укучы(кыз).” Шәвәли ул кем?” шигыре (сөйли)

 4нче укучы. (Шәвәли- малай).”Мин” шигыре (сөйли)

 5нче укучы “Сораулы җавап” шигыре (сөйли)

 6нчы укучы “Сабан туе батыры” шигыре (сөйли)

 4нче укучы (Шәвәли- малай).”Шәвәли сәгате” шигыре (сөйли)

 1 нче алып баручы.”Татар халык биюе”н карагыз

 7нче укучы “Шауламагыз,әти йоклый!” шигыре (сөйли)

 1 нче алып баручы.Шәүкәт Галиев-юмор һәм сатирик остасы.Ул бу өлкәдә иҗатның башлангыч елларыннан башлап бүгенге көнгәчә актив эшләп килә. Шагыйрь “Бүләк”,”Шәвәли”, “Кызык”,”Гаҗәп хәлләр”,”Мәзәк хәлләр” исемле шигырь җыентыклары өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды, ә 1980 елда рус телендә чыккан “Заяц на зарядке” китабы өчен татар балалар язучыларыннан беренче буларак Халыкара бүләк-Ганс Христиан Андерсен исемендәге диплом алу бәхетенә иреште.

8нче укучы .“Физарядка ясый куян” шигыре (сөйли)

8нче укучы.”Пәрәмәч” шигыре (сөйли)

2 нче алып баручы Шәүкәт Галиевнең күп кенә шигырьләре җырга салынган. Хәзер сезнең өчен “Кыңгыраулы мәктәп еллары” (Шәүкәт Галиев сүзләре Р.Хәсәнов көе)

 8нче укучы.”Җылы тигән” шигыре (сөйли)

 2 нче алып баручы. Шәүкәт Галиев-балаларның яраткан шагыйрьләреннән берсе.1962 елда аның балалар өчен махсус язылган шагыйрьләре тупланган “Камырша” исемле беренче җыентыгы басылып чыккан иде.Шуннан соңгы елларда авторның яшь дусларына багышлап язылган егермеләп китабы дөнья күрде.

      Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятында бөек Тукай традицияләрен дәвам итә.Ул балалар күңеленә рәссам булып керә,алар белән яши,табигатьне тоярга,яратырга өйрәтә. Шагыйрь тудырган шигъри дөнья-искиткеч кызыклы,маҗаралы дөнья. Аның Камырша, Шәвәли кебек геройлары, укучыларның шаян дустына әйләнеп, илебезнең төрле почмакларында сәяхәт итәләр.

10нчы укучы.”Җизни әкияте” шигыре (сөйли)

1 нче алып баручы. “Бииләр читекләр” (Ш.Галиев сүз,.И.Якупов муз.)җыры башкарыла.

11нче укучы “Каты салкын” шигыре (сөйли)

12нче укучы “Һай тешем” шигыре (сөйли)

13нче укучы.”Авызга су кабып”  шигыре (сөйли)

1 нче алып баручы. Шәүкәт Галиев-балаларның киңәшчесе,дусты.Улаларны хезмәт сөяргә,гадел,тырыш булырга өйрәтә. Табигать бизәкләре,кеше күңеленең матурлыгы белән бергә күңелгә туган тел аһәңе сеңеп кала.”Телнең тапкырлыгы,матурлыгы,байлыгы бу телдә сөйләшкән халыкка ихтирам уята”,-дип язган иде шагыйрә Саҗидә Сөләйманова Шәүкәт Галиев иҗаты хакында.

    1995 елда Шәүкәт Галиевкә “Татарстанның халык шагыйре”дигән мактаулы исем бирелде.

2 нче алып баручы. Шушының белән кичәбез тәмам. Сезне бүген Шәүкәт Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән” 5-6сыйныф укучылары таныштырды.Әйдәгез әле,аларның барсын да сәхнәгә алкышлар белән чакырып,рәхмәт әйтик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...

Иң кадерле әнием (Әниләр көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә)

Һәркем өчен иң кадерле кеше- ул әни. Мәктәпләрдә, әниләр көненә багышлап, күп чаралар үткәрелә.Мин дә бу бәйрәмгә багышланган әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итәм....

Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”.

     Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп...

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”(М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)

“Гомерем минем моңлы бер җыр иде”  (М.Җәлил иҗатына багышланган әдәби- музыкаль композиция)...

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г....