"Гашыйклар көне" сценарий
материал (9 класс) на тему

 Гильфанова Гелюся Каюмовна
  •          Яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү.
  •       Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү.
  • Үзеңнең характер сыйфатларыңны яхшырту өстендә эшләү, үзеңдә башка кешеләр яратырлык яклар булдыру

Скачать:


Предварительный просмотр:

ЧҮТИ УРТА МӘКТӘБЕ

“Гашыйклар көне”

Педагог-оештыручы: Гильфанова Гелүсә Каюм кызы

Гашыйклар көне

        Җиһазлау: конкурс өчен кирәк-яраклар, магнитофон, ноутбук, валентинкалар, сувенирлар, шарлар, плакатлар.

Максатлар:

1.        Яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү.

2.        Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында мәгълүмат бирү.

3.        Үзеңнең характер сыйфатларыңны яхшырту өстендә эшләү, үзеңдә башка кешеләр яратырлык яклар булдыру

  • Катнашалар: 8-11 нче сыйныф укучылары.

Алып баручы: Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? (Мәхәббәт – ул  тәннең, акыл  һәм  хисләрнең  өлгерүе, тулып  ташуы, чынбарлыкта  туган  хыялның  канатланып  күккә  ашуы). Ә Валентин көне кайдан килеп чыккан?(Тамашачыларга сорау)

  • Музыкаль  пауза: җыр “Пар канатлар”

I конкурс: Мәхәббәт турында шигырьләр укыла. Шуларның исемен һәм авторын атарга кирәк булыр. (дөрес җавап бирүчегә жетон бирелә).

  1. Яшьлек,
    Гомрең кыска синең,
    Шундый кыска булып тоела,
    Кичен чәчәк аткан була,
    Ә таңында инде коела... (Һади Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе”)
  2. Өзелеп сөйде егет, Кыяр-кыймас Ачты аңа беркөн йөрәген. — Сөям... — диде, ләкин назлы кызның Ишетмәде: «Мин дә!» — дигәнен. (Муса Җәлил “Сөю”)
  3. Әйткән идең, әгәр сөя калсаң,

Миннән башка берәү бүтәнне.

Сөй бары тик миннән яхшыракны,

Сөймә, ләкин миннән түбәнне. (Хәсән Туфан “Әйткән идең”)

  1. “Үз колына ул Зөләйха гашыйк булган,

 Колы аңа буйсынмаган, рисвай кылган,

 Эшнең нидә икәнлеген газиз белгән,

 - Кол артыннан йөгергәнен күргән имди...” (Кол Гали “Кыйссаи Йосыф”)

    5) Мине утка аткан ул – син,

       Мине суга салган да – син,

       Утка янсам, суга батсам,

      Тартып алган Аллам да – син! (Сәгыйть Рәмиев “Син”)

  1. – Ачуланмагыз, Хаят, мин сезне сөям... Минем күңелемдә сез генә... – ди башлаган иде, Хаятның кулының үз кулыннан ычкынган икәнен сизде. Хәят болай итеп әйтелгән “сөям” дигән сүзне әүвәл мәртәбә ишетә иде.  (Фатих Әмирхан “Хәят”)
  2. Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә, —

Ул шулайтеп халәте рухын яшермәкче була.

Белмичә, «уйный» диләр, эчтән ниләр уйлаганын;

Сизмиләр — чыкмый төтен тышка — мәхәббәт янганын! (Габдулла Тукай “Гашыйк”)

  1. Үзе усал,

Үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле...

Ул дәрескә бүген бик соң килде,

Әллә кайда йөреп кичеккән.

Үзе соңга калган,

Үзе әле

Көлә-көлә керә ишеткән... (Һади Такташ “Алсу” поэмасы)

  • Музыкаль пауза: җыр “Саф хисләр”

II конкурс:  уен: “Әдәби геройларның парларын табу”.

        Йосыф – ... (Зөләйха)

        Хәят -... (Михаил)

        Таһир - ...(Зөһрә)

        Хәлил - ... (Галиябану)

        Ләйлә - ... (Мәҗнүн)

        Иван - ...(Марья)

        Ромео - ...(Джульетта)

        Булат - …(Мәйсәрә)

        Сөһәил - ... (Гөлдерсен)

        Тристан - ...(Изольда)

        Отелло - ... (Дездемона)

Лаура - ... (Петрарка)

Фәрһат - ... (Ширин)

Адәм - ... (Һава)

Галия - ... (Закир)

Лойко Зобар – ...(Радда)

Алеко - ...(Земфира)

Музыкаль пауза:  җыр “Галия һәм Закир”

Алып баручы: - “Әйтегез әле миңа, Изге Валентин көнендә гашыйклар бер-берсенә нәрсә бүләк итәләр? (конфетлар өләшәләр)

  • Музыкаль пауза: җыр “Мәхәббәт җимешләре”

III конкурс: “Яраланган йөрәк” уены.

  1. Мифларда мәхәббәт алласы кем? (Афродита)
  2. Джульеттага кем гашыйк булган? (Ромео).
  3. Тукайның мәхәббәте кем? (Зәйтүнә)
  4. Такташның хатынының исеме ничек? (Гөлчәһрә)
  5. “Йөзек кашы” әсәрендә Айдарның мәхәббәте кем? (Вәсилә)
  6. Валентин көненә нинди чәчәк бүләк итәләр? (роза)
  7. Джультта  һәм Ромеога ничә яшь булган? (13 һәм 14)
  8. Кайсы агачны туй агачы дип атыйлар? (балан)
  • Музыкаль пауза: парлы бию.

IV конкурс: Ә хәзер конкурсыбыз кызлар өчен “Урланган йөрәк”. (валентинканы ике өлешкә бүлеп тамашачы егетләргә таратасың һәм кызлар үзләренең парларын тамашачылар арасыннан эзлиләр).

  • Музыкаль пауза: җыр “Бәхет өчен күп кирәкми”.

V конкурс: Мин сезгә сораулар бирәм, сез шуларга җавап бирергә тиеш.

  1. Валентин Катаев кем ул? (язучы)
  2. Валентин Серов кем ул? (художник)
  3. Валентина Легкостунова  (эстрадная певица)
  4. Валентина Терешкова (летчик-космонавт)
  5. Валентина Толкунова (җырчы)
  6. Валентин Юдашкин (модельер)
  • Музыкаль пауза. Җыр “Парлы чыршылар”

Йомгаклау.

Алып баручы:

Яшьлек...

Гомерең  кыска  синең,

Шундый  кыска  булып  тоела,

Кичен  чәчәк  аткан  кебек  була,

Ә  таңында  инде  коела.

Мәхәббәт

Ул  үзе  иске  нәрсә,

Ләкин  һәрбер  йөрәк  аны  яңарта,

Тиле  яшьлек  ярты  гомерен  бирә

Аның  хисе  белән  янарга...

- Ә хәзер кичәбез ахырына якынлашты, алга  таба  сезгә  бәхет-шатлык, саф  мәхәббәт  телим. Үзегезгә  тиң  яр  белән  үрнәк  гаиләләр  төзеп  яшәрсез  дип ышанам. Ә бу кичә  күңелләрегездә озак сакланыр дигән  теләктә  калам.

Актив катнашучыларга, жетонны күбрәк җыючыларга бүләкләр һәм сувенирлар бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гашыйклар көне.

Гашыйклар көне. ...