Әнкәйләрнең күңеле- күкләр кадәр тирән hәм җиhанның йолдызларыннан яктырак бер хис йомгагыдыр.
классный час на тему

Умнова Лилия Ивановна

- Әнкәйләрнең күңеле- күкләр кадәр тирән hәм җиhанның йолдызларыннан яктырак бер хис йомгагыдыр. Табигате илаhи әхлак белән уратылган бер шәфкать үрнәгедер.

- Әнкәй – хакыйкатьнең асыл ташы, кешелек дөньясының иң тугры баганасы hәм күзебезнең яктысыдыр.

- Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез, күңелебездәге бар рәхмәтне шушы сүзләргә салабыз. Әнкәйләр күңеле- күкләр кадәр тирән, йолдызлар кебек якты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon analar_beyreme.doc204 КБ

Предварительный просмотр:

1Бәйрәм үткәреләсе зал бәйрәмчә бизәлгән.

2 Гаилә альбомыннан фотолар.

- Әниләрнең фотолары«Әниләребезең  яшь чаклары»

- Балаларның фотолары «Без менә нинди идек….» һәм «Менә хәзер нинди булдык….».

3 Балалар язмаларыннан өзекләр: «Мин телим…»

Кичә талгын гына классик көй белән башланып китә ( Бетховен «Лунная соната»)

- Әнкәйләрнең күңеле- күкләр кадәр тирән hәм җиhанның йолдызларыннан яктырак бер хис йомгагыдыр. Табигате илаhи әхлак белән уратылган бер шәфкать үрнәгедер.

- Әнкәй – хакыйкатьнең асыл ташы, кешелек дөньясының иң тугры баганасы hәм күзебезнең яктысыдыр.

- Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез, күңелебездәге бар рәхмәтне шушы сүзләргә салабыз. Әнкәйләр күңеле- күкләр кадәр тирән, йолдызлар кебек якты.

-Син әйтәсең әни: « Күз нурым », - дип,

Хәтеремдә калыр бу сүзең;

Гомер буе якты кояш булып,

Нур сибәрмен сиңа мин үзем.

- Син әйтәсең  миңа : « Аппагым!»- дип,

Ап-ак булмасам да булуын ;

Йөзем белән бик ак булмасам да ,

 Эшем белән мин ак булырмын.

- Тормышымның гүзәл чәчәге!-дип,

Иркәлисең мине тагын да;

Бер дә шиңмәс чәчәк булырга да

Хәзер торам синең алдыңда.

- Ватаныңа тугрылыклы бул!- дип,

Кечкенәдән акыл бирәсең;

( Бергә)

hәммә сүзең өчен сиңа, әни,

Килә мең кат РӘХМӘТ диясем

( Ә Бикчәнтәева)

 - Балагызның берәве сез,

  Гаиләнең йөрәге , сез,

  Иминлекнең терәге сез,

   Һәркемнең кирәге сез.

- Мама, мамочка, мамити! Самые первые и вечные слова. Не зря же мы в самую трудную минуту говорим  «мама». Есть на свете прекраснейшие существа , у которого  всегда мы в долгу- это мать.

  - Что в сердце  нашем самое святое?

      Навряд ли надо думать и гадать.

      Есть в мире слово самое простое

      И самое возвышенное – мать.

- Әнкәй, мине нинди көйләр

Көйләп тибрәттең икән?

Күңелемне моңланырга

Ничек өйрәттең икән?

- Мин әле дә , Әнкәй, синең

Моңнарыңа елышам,

Асыл бишек җырларыңны

Хәтерләргә тырышам

Сәхнәдән күп балалы яшь әниләрнең исемнәре атала.

Сезнең өчен әниләр сәхнәдә гасырлар дәвамында телләрдә төшмәгән, милләтне милләт, нәнине кеше иткән – бишек җыры.

1Концерт номеры ( Сәхнәдә бишек  hәм аның янында ана  Бишек җыры башкара)

-Нигә бүген мәктәптә

Бик күңелле, бик якты.

Чөнки бүген кунакка

Әниләр безең килде.

-Күңелегез матур

Түземлек мулдан

Ә йөрәктә тулы сабырлык,

Әниләрне бөтен тормышыңа

Якты үрнәк итеп алырлык.

2Концерт номеры

«Өч ул» инсценировка. ( талгын гына татар көе астында, әниләр матур татар кызлары костюмыннан.)

Катнаша:  кое буенда өч хатын, өч малай һәм карт

- Өч ана коедан су алдылар. Алар янына  бер карт килде һәм аналар сүзенә колак салды.

 1 ана

- Минем улым шундый көчле , җитез аның белән беркем дә сынаша алмый.

2 ана:

-Ә минем улым көннәр буе сандугач кебек сайрый . Беркемдә дә андый моң юк.

Ә өченче ана эндәшми,

- Ник син улыңны мактамыйсың ,- диләр.

- Нәрсә әйтим соң искитәрлек берни дә юк аның .

-Аналар суларын алдылар да юлга кузгалдылар.  Алар каршына балалары йөгереп килә иде. Беренчесе баш аркылы да сикерә, мәтәлчек тә ата- әллә ниләр кыландыра.Моңа барысы да сокланды. Икенчесе сандугач кебек сайрый. Аналар таң калдылар.

Ә өченчесе йөгереп килде дә, әнисенең чиләген алды.

Шуннан  соң 1һәм 2 нче ана карттан :

- Я күрдеңме инде  нинди безнең улларыбыз?

Карт :

- Кая соң алар , мин монда бер генә ул күрәм .

-М. Горький писал « Без солнца не цветут цветы, без любви нет счастья, без женщины нет любви, без матери нет поэта, ни героя. Вся радость мира – от матерей!.»

- Кадерле дуслар, әгәр дә сез үзегезең әниләрегезне иң бәхетле кеше итеп күрергә телисез икән, алар сезең белән горурланырлык эшләр генә эшләгез. Тик эшләгән эшегез буш куык булып калмасын, ә файдалы гамәл булсын.

-Иң матур юллар-

Син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар-

Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар-

Син йөргән куллар.

Иң якты моңнар-

Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр-

Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр-

Син баккан күзләр.

Иң тугры сүзләр-

Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк-

Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк-

Синең беләгең.

Иң изге теләк –

Синең теләгең .

Иң бөгелгән бил-

Ул синең билең.

Гөл сибелгән тел-

Ул синең телең.

Үч тотмас күңел-

Синең күңелең,

Әни!

- Солнце ярче для меня – мама!

Мир и счастье для меня- мама!

Шум ветвей, цветы полей- мама!

 Зов летящих журавлей- мама!

В небе яркая звезда – мама!

Пусть звенят повсюду песни

Про любимых наших мам.

Мы за все, за все родные

Говорим «Спасибо Вам!»

3   Концерт номеры.

- Көнгә ничә тапкыр «Әни» дибез,

Рәхәт тә соң әни диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик

Бүләк итик мтур биюләр.

-Шатлык бөркелә йөзләргә

Сабыр тыйнак үзләре

Һәммәбезгә бәхет тели

Әниләрнең күзләре.

  1. Концерт номер

- Иң –иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

5  Концерт номеры.

-Айдан, кояштан кадерле

Син ул , әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле,

Син ул ,әнием.

- Люблю тебя мама , за что не знаю.

Наверно за то, что дышу и мечтаю.

И радуюсь солнцу и светлому дню,

За это тебя, я родная люблю.

6  Концерт номеры.

- Мама- первое слово,

Главное слово в каждой судьбе.

Мама жизнь подарила,

Мир подарила мне и тебе.

-Киңәшләрең һәрчак юлдаш булыр

Күңелемдә һәрбер әйткәнең

Киләчәгең инде тыныч булсын

Аяз булсын газиз әнкәем.

7  Концерт номеры.

-Биючеләр ,биегез,

Матур безең көебез;

Биегез, биегез,

Матур безнең көебез.

- Җепсез орчык эрлисез

Әрле-бирле йөрисез,

Бигрәк оста биисез,

Күз тияр дип белмисез.

8      Концерт номеры бию.

-Ә хәзер әниләр сезнең белән  «Нишләргә» уены уйнап алык. Дөрес җавап биргән кешегә конфет бирелә.

- тоз дымланса-( савытка дөге салырга)

-Шулпа тәмле булсын өчен – ( итне салкын суга салырга кирәк)

-Камыр кулга ябышмасын өчен- ( кулны көнбагыш мае белән сөртергә )

- Бавыр тәмле булсын өчен – ( сөттә тотарга кирәк)

-Сөт көймәсен өчен -( савытта су кайнаты аларга )

- Балык исен бетере өчен – (лимон белән ышкырга)

- Пешкәндә кәбестә исе чыкмасын өчен – (шикәр комы салырга0

- камыр җәйгәндә тоз салу ник кирәк. ( тизрәк кипсен өчен)

-Еллар үтү белән әниләрнең чәчләренә көмеш куна

Ә инде йөзләрендәге нурлар һаман арта төшә.

Әнкәйләр инде балаларының балаларын багалар.

Дәү әни, кадерле әби булалар.

- Так бывает – станешь взрослее ты

И, как птица, ввысь улетишь,

Кем бы нибыл, знай, что для мамы ты-

Как и прежде , милый малыш.

9  Концерт номеры.

-Әни безгә гомер бүләк иткән,

Бүләк иткән безгә тормышны.

Әниләрнең кылган изгелеген кайтарырга

Кайтарырга һәркем бурычлы.

-Нас за проказы не строго судите

И за обиды простите сейчас:

Как Вам к лицу этот праздник, мамы,

Мы все любуемся глядя на Вас!

10   Концерт номеры.

-Ана- гүя дала-

Колачы киң , йөзе кояшлы,

Ана җирдә бөтен игелекнең,

Изгелекнең тугры юлдашы.

 

-Ана безне тудырган

Ана безне үстергән

Ана сөте гөмер буе

Җитә торган көч биргән

11  Концерт номеры.

-Уен «Рифма тап». ( Уенда җиңгән кешеләргә конфет бирелә)

1                                            Әнисен Ләйлә

Шундый ярата;

Елап каршылый

Елап ……(озата)

 2  Җиткән егет  - ачы бал,

Әйбәт чакта эчеп кал.

Озак тотсаң мичкәдә,

әйләнә ул …. (серкәгә)

3Җиткән кыз ул- сауган сөт,

Саклап булмый аны күп.

Өйдә тотсаң ачый ул,

Утка куйсаң -….. (ташый ул)

4Берәү юлдан алтын тапты,

Йөгерә-йөгерә өенә кайтты,

Яшерде дә садыгына-

Ул…….. ( тынычлыгын югалтты)

5 Бу дөньяда һәрбер кеше

Кемнеңдер бердәнбере

Тик бердәнберенә генә

Сыя ………(кешенең сере)

6Язмыш бит ул кәләш түгел,

Сайлап алып булмый.

Сайлап алган кәләштән дә

Һәр ……(кешедә уңмый)

7Тиз сизәбез, борчылабыз

Кәшилүк югалганда;

Сизмибез, пошынмыйбыз без

…..(Кешелек югалганда)

8-Кешегә кайчан акыл керә башлый?

- ……(Үзенең акылсызлыгын аңлаган көннән)

-Кешедән кайчан акыл чыга башлый?

-……(Үзен иң- иң акыллыга санаган көннән)

- Бөтен тирә-якта

Бүген әйлән-бәйлән

Якты безнең бәйрәм,

 Якты безнең бәйрәм.

-Пусть день твой будет

Солнечным, прекрасным.

И розами твой будет устлан путь.

И каждый вечер – звездным,

Чистым, ясным.

О, мама !

Всегда счастлива будь.

Тормышка без сабый чактан туган

Саф мәхәббәт аша киләбез.

Әй, аналар!.. Йөрәк назыгызны

Сабый тавышы белән биләгез?!.

Бишектәге сабый сагышланса,

Кояш керфекләрен чык баса…

Сабый бала- җан Кояшы бит ул!

Тормыш сүнә Кояш чыкмаса.

12 Концерт номеры

 

- Дорогие мамы !

Поздравляем вас с Днем Матери.

Без сна ночей прошло немало,

Забот, тревог не перечесть.

Земной поклон вам все родные мамы

За то, что вы на свете есть.

- Әниләрне ,әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

-  ( Финал барлык катнашучылар башкаруында )«hәрвакыт булсын җирдә кояш» hәм «Солнечный круг» җырларының  берәр куплеты җырлана .

- Бәхетләре булсын җирдә

                                        һәммәбезнең,

 Күге аяз , җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә сезгә,

                              безгә,

                                       илгә

Без телибез якты киләчәк.( Ике алып баручы бергә)