Яна ел тонендэ
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9 класс) на тему

Альмухаметова Венера Рафгатовна

Сценарий нового года для 5-9 классов на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сценарий84 КБ
Microsoft Office document icon сценарий91 КБ
Microsoft Office document icon сценарий36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

МГБУ “Борды урта гомумбелем бирү мәктәбе”

Сценарийны әзерләде: география һәм

биология укытучысы Альмухаметова В.Р.

Шахерезада. Исәнмесез, дуслар! Төньяк чәчәкләре, салкын кышның, караңгы төннең, бураннарның балалары. Мин – Шахерезада. Мең дә бер төн инде күзләремне йомганым юк, солтанга әкиятләр сойлим.

1 куренеш

Багдад.Солтан сарае. Солтан коверда үзенең 9 хатыны белән утыра. Артында хезмәтчеләре веер белән селкеп тора.

Солтан. Вәзир!

Вәзир солтан алдында иелә.

Солтан. Вәзир, перекличка ясап ал әле (кулы белән ишәрә ясый-хатыннары буй буенча тезелеп басалар)

Вәзир.Смирно! Покорно! (Сыбызгы ала): Зәринә! Җәмилә! Гүзәл! Сәидә! Хәфизә! Зөхрә! Ләйлә! Зөлфия! Гөлчәтәй!  Гөлчәтәй!!

Солтан. Гөлчәтәй кайда? (барысыда гырылдауга борылалар)

Гөлчәтәй.(уянып пәрәнҗәсен төшерергә онытып калганнар янына килеп баса) Гөлчәтәй биредә!

Солтан.(куркып) Ой! Битеңне яп!

Вәзир. Вольно! Таралырга!

Хатыннар урыннарына таралалар.

Солтан. Вәзир, Яңа ел программасы дәвамында ни көтә? Тагын аз керемле гаиләләргә бүләкләр өләшүме?

Вәзир.Юк, бөек солтан Әкиятче Шахерезада мең дә беренче әкиятен сөйләргә килде.

Солтан. Ә, алайса ярар. Керсен һәм үзенең урынын алсын!

Шахерезада.Исәнме, бөек солтан!

Солтан. Бүген безгә нинди әкият әзерләдең?

Шахерезада. Яңа ел әкиятен, о солтаным.

Солтан.(хатыннарына) Барыгыз йокларга!

Хатыннары мескенләнеп ана карыйлар.

Шахерезада Солтаным, аларга калырга рөхсәт бирегезче! Бүгенге төндә алар безгә кирәк булачаклар.

Солтан Син нәрсә, аларны нәрсәгә дә яраклы дип уйлыйсынмы? Ярар , алайса. Калыгыз. Ә вәзир?

Шахерезада Ул да безгә кирәк , бөек солтан.

Солтан.Син шулай уйлагач… Вәзир син кала аласың. Без бөтенебез игътибар белән тыңлыйбыз.

Шахерезада.Яшәгән ди булган ди дөньяда

Бер карт бабай.

Кыш бабай диләр аны

Ак кыш-аның бишеге,

Котып-аның ишеге

Жиргә кыш китерәм дип,

Үзе дә бик өши…

Ак бураннар уйната, урамнарны буйлата

Бураны,кары белән

Бар дөньяны дулата.

Кыш бабайның бик борынгы заманнардан ук килүче ышанычлы ярдәмчесе, таянычы - яраткан оныгы Кар кызы бар. Кыш бабай белән Кар кызын дөньяның төрле урынында яңа ел төнендә көтәләр.

Солтан. Бу Кыш бабай - ул чын ир - атмы соң?

Шахерезада Ничек инде? Ни өчен алай дип сорыйсыз , бөек солтаным?

Солтан Әгәр дә ул чын ир-ат икән, нигә алайса аның бер генә Кар кызы? Алар бит ин аз дигәндә дуртәү булырга тиеш. Аннан да ким булса кеше көләр.

Вәзир.Без аны кабул итмибез.

Шахерезада Ә Кыш бабай сезгә үзе килми. Чөнки Багдадта Яңа елны каршыламыйлар. Монда Кыш бабай белән Кар кызы өчен бик кызу : Кар юк, чыршылар юк.

Солтан.Ә нәрсәгә ул безгә Кыш бабай бер Кар кызы белән .Халкым өчен мин үзем Кыш бабай булам һәм минем дүрт Кар кызым булачак.

Вәзир Солтаным , без дүрт Яңа ел каршылый алабыз.

Солтан Вәзир, боерык яз. Мин, бөек солтан боерык бирәм. Минем гаремга чын дүрт Кар кызын алып килергә. Вакыты – хәзер үк.

Вәзир Язып алдым. Ә үтәүчеләре кем соң?

Солтан Чакырыгыз монда Алладин белән Джинны.

Чыгып китәләр

2 күренеш

Гарем .Солтан хатыннары сөйләшеп утыралар.

  1. Гөлчәтәй, син бердә безнең хужабызны тыңламыйсың.
  2. Аның алдында биимисең.
  3. Мин олы хатын булганда, безнең иребез көн саен килә иде.
  4. Бөтенесе синең аркада.
  5. Ә хәзер ул һәр төн шул Шахерезаданы тыңлый.
  6. Безгә аның вакыты калмый.
  7. Теләге дә.
  8. Ә хәзер аңа Кар кызлары китер. Сразу дүртне!

Гөлчәтәй.Әнә ул килә бугай.

Солтан белән вәзир керә.

Солтан. Гөлчәтәй битеңне яп! Хатыннар тезелегез һәм рассчитайсь.

1.Зәринә

2.Җәмилә

3.Гүзәл

4.Сәидә

5.Хафизә

6.Зөхрә

7.Лэйлэ

8.Зөлфия

9 Гөлчәтәй

Вәзир.Бөек солтан сезгә индивидуаль номерлар тапшырырга кушты.

Солтан. Сезнең исемнәрне барыбер мин истә калдыра алмыйм. Төрек исемнәре ниндидер… Ә хәзер номерлар белән- гүзәлләр конкурсындагы сыман.

Вәзир.Урыннарга таралырга!Кичке намаз! Дөресрәге – кичке макияж.

Солтан.Вәзир мин чакырган кешеләр килдеме әле?

Вәзир Килделәр, бөек солтан.

Аладдин керә. Кулдына настольная лампа һәм радио тоткан.

Аладдин.(иелеп) Исәнме, солтаным.

Солтан. Исәнме , Аладдин. Ә синенң борыңгы лампаң кая соң?

Аладдин.Мин аны саттым һәм яңаны алдым – менә «Багдад радиосы».Ул иртән уята. Минем Джинн радио тыңларга ярата.(лампаны ышкый)

Джин керә

Джинн Исәнме,солтан

Вәзир.Бөек солтан,сезгә гаремга дүрт Кар кызын алып килергә боерык бирә. Вакыты – хәзер үк.

Джинн Кемне?

Вәзир Кар кызын

Аладдин.Кемнәр соң ул?

Вәзир Минем аңлавым буенча, кардан ясалган кыз.

Солтан Чибәрләр! Салкыннар! Һәм иң аз дигәндә дүртне! Сез аңладыгызмы минем боерыкны?

Аладдин һәм Джинн Аңладык, бөек солтан.

Чыгып китәләр.

3 күренеш

Гарем. Хатыннар чыгалар, утыралар,сөйләшәләр.

1.Кызык, нинди икән ул Кар кызы?

2.Синнән матуррак инде.

3.Ул ак, безнең сыман түгел…

4.Ул пәрәнҗә дә киеп йөрми диләр бит. Оятыңны кая куярсың?

5.Ирләргә шундыйларны гына бир инде, төньяк оятсызларын.

Гөлчәтәй (пәрәнҗәсен ачып) Тагын шул боз кызы турында сөйләшәсезме?

Солтан белән Вәзир керәләр

Солтан Гөлчәтәй, битеңне капла!

Вәзир. ЗәринәҖәмиләГүзәлСәидәХафизәЗөхрәЛәйләЗөлфия Гөлчәтәй! Бөек солтанны сәламләгез! Бер-ике!

Хатыннар Исәнме, бөек солтан!

Солтан Хәерле иртә,хатыннарым. Бүген минем иртәдән үк кәеф күтәренке.Тиздән минем Кар кызларым монда булачак.

Җырлый-җырлый чыгып китәләр.

4 күренеш

Шахерезада керә.

Шахерезада Бөек солтаныбызның боерыгын Аладдин белән Джинн Кар кызларын бөтен дөнья буенча эзләделәр . Һәм менә хәзер алар безнең янда. Сылулар рәхим итегез, Багдадка. Бөек солтан алдында күренер алдыннан без сездән чын Кар патшабикәләре ясарга тиешбез. Алдан ук урыннарны билгеләргә кирәк :кем иң яраткан Кар патшабикәсе, кайсыгыз иң төпчек Кар патшабикәсе һәм башкалар. Моның өчен сез төрле сынауларда катнашырсыз.

Шахерезада беренче сынавыбызда Кар патшабикәләре үзләренең матур киемнәре һәм үзләре белән таныштырырлар.

 1конкурс «Визитка»

Шахерезада Беренче сынауда патшабикәләребез бердә үзләрен сынатмадылар. Алда да шулай булыр дип ышанасы килә. Икенче конкурс Серенада конкурсы. Бөек солтаныбыз ял иткән вакытта җыр тыңларга ярата. Әйдәгез сезнең осталыкны тыңлап карыйк.

2 конкурс «Җыр»

Шахерезада Һәрбер бәйрәмдә бүләк бирү традициягә кертелгән . Кар патшабикәләре, бөек солтаныбызга үз кулларыгыз белән ясалган бүләк ясап китерегез әле.

3 конкурс «Сувенир»

Шахерезада Карагыз , нинди матур сувенирлар. Бу бүләкләр чын Кар патшабикәләренең тылсымы ярдәме белән ясалган.

Ә хәзер сынауларыбызны дәвам итәбез солтан сараенда бер генә бәйрәмдә биюләрсез үтми. Менә хәзер бездә солтан сараенда булырбыз һәм патшабикәләрнең биюләрен карап китәрбез.

4 конкурс «Бию»

Шахерезада Солтан сараенда барлык нәрсәләр дә бар: биюләр, бүләкләр, һичшиксез татлы ризыклар. Ә солтан сараенда нинди татлы ризык булмаска мөмкин? Бу әлбәттә «туңдырма». Кар патшабикәләре туңдырманың төрле төрләре белән таныш.Һәр патшабикә үзенең яраткан туңдырмасын алып килгән. Ни өчен шушы туңдырманы алып килгәнен ул үзе әйтеп китәр?

5 конкурс «Реклама»

Шахерезада Менә безнең Кар кызлары әзер.  Ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп уеннар уйнап алыйк.

Уеннар . 

  1. «Көтүчеләр»

Уенда 2 уенчы катнаша. Уен өчен 2 урындык (аралары 10 м), шарлар 10 шт 2 төстэ ( 5 кызыл, 5 зәңгәр), 2 буш пластмасс бутылкалар . Сигнал буенча 2 «көтүче» үзләренең «сарыкларын» (үз шарларын) «сарайларына» (урындыкларга) пластмасс бутылкалар белән ябырга тиешләр.

2.Бу уенны үткәрү өчен ике егет кирәк булачак. Рәхим итегез! Яле, кара-каршы килеп басыгыз. Кул бирешегез, танашыгыз. Шушы минуттан сез мәңгелек дуслар булып калырсыз. Хәзер мин сезнең аркагызга плакатлар беркетәм, анда ясалган рәсемгә карап , сез аның исемен атарга тырышыгыз. Тик бер шартым бар – сез бер – берегездән алданрак әйтеп бирергә тырышырга тиеш. Кайсыгыз алдан әйтә – приз шуңа була. Әмма сез язуны үз аркагыздан түгел, дустыгыз аркасыннан укыгыз, шул ук вакытта үз аркагызга язылганны күрсәтмәскә тырышыгыз. Бер-берегезгә кул белән кагылу тыела. Я, башладыкмы?

3.Прищепкалар белән уен. 4 кеше катнаша. Икесенә төрле җирләренә прищепкалар эләктерелә. Икесенең  күзен бәйлиләр. Аларның максаты прищепкаларны бирелгән вакытта  табып бетерү.

4. Салфеткадан кем тизрәк кар бөртеге кисә.

5. 2 уенчы катнаша. Бәйрәмнән соң бик күп чүп-чар кала. Менә шул чүп-чарны җыештырырга кирәк. Бөкләнгән газеталарны пластмасс бутылкаларга тутырырга кирәк. Кем беренче тутыра.

                    6 Уенда  ике команда катнаша. Сигнал буенча һәр уенчы үзенең өстеннән нәрсә  булсада сала һәм идәнгә куя. Киемнәрдән сызык барлыкка килә.Кайсы команданыкы озынрак, шул җинүче.

        7.Уенда ике команда катнаша. 2 шар кирәк. Шарны ике аяк арасына куеп бер-берсенә бирергә тиешләр. Кайсы команда беренче бетерә.

        8. Уен өчен киемнәр белән коробка кирәк. Һәр команда үзенең командасында «жертва» сайлый. Сигнал буенча команда членнары коробкадагы киемнәрне тиз арада «жертвага» кидерергә тиешләр.Җинүче булып кимнәрне алып бетереп киендерүче яки вакыт бетүгә әзер булган команда санала.

Солтан белән Вәзир керә

Солтан Кая минем Кар кызлары?

Шахерезада.Менә алар.

Солтан Бигрәк матур алар.

Кыш бабай керә

Кыш бабай.Исәнмесез, дуслар. Яңа ел белән сезне! Яңа шатлыклар белән. Менә монда Кар патшабикәләре ярышы икәнен белдем дә шуна ашыгып килеп җиттем.

Солтан. Нигә Кыш бабай? Мин Кыш бабайны чакырмадым.

Кыш бабай. Син чакырмасан, башкалар мине чакырдылар.

Солтан Мин сине куам

Кыш бабай ачуы чыгып

Кыш бабай Мин сине катырам.(солтанга кизәнә)

Гөлчәтәй.(Солтанны каплый) Тимәгез аңа.

Солтан. Шахерезада, миңа нишләргә инде.

Шахерезада. Үзегезгә язган кеше кырыегызда, бөек солтан. Ул сезне бүген үлемнән саклап калды. Әкият буенча Кыш бабайга- Кар кызы, сиңа – Гөлчәтәй.

Солтан .Юк,юк, вәзир!

Йөгереп чыгып китә.

Кыш бабай Сездә бик күңелле, җылы. Мөгаен сезнең хыялларыгыз бардыр? Шул турыда уйлагыз, ә мин исә таягым белән шакылдатырмын һәм Яңа елда барлык хыялларыгыз чынга  ашар. Инде мине башка урыннарда көтә торганнардыр. Мин сезгә күңелле бәйрәмнәр телим. Алдагы Яңа елда очрашканга кадәр.

Чыгып китә.

Шахерезада Менә саубуллашыр вакытлар да килеп җитте. Бәйрәмнең шулай тиз тәмамлануы бик кызганыч әлбәттә. Тик без бәйрәмчә кәеф, шатлык хисләрен ел буена саклап калырсыз дип ышанабыз. Без саубуллашмыйбыз бары: «Киләсе очрашуларга кадәр»- дибез.



Предварительный просмотр:

Алып баручы:

Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз да, кечегез, яшегез,

картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса. Яңа ел диюгә - уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.

Алып баручы:

 Ә хәзер, дуслар, планетабызның башка почмакларында Яңа елны ничек каршылыйлар, шуңа күз салыйк әле. Италиядә Яңа елда өйдәге барлык иске әйберләрне чыгарып ташлыйлар икән.

Алып баручы:

 Ә Венгрия, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына кечкенә дуңгыз кыздырып куялар. Ул илләрдә дуңгыз иң бәхетле хайван санала. Ә өстәлгә кош ите кую тыела – бәхетебез очып китмәсен, янәсе.

Алып баручы:

Болгария – розалар иле. Бу илдә Яңа ел төнендә кешеләр бер-берсенә ачылыр - ачылмас роза чәчәге бүләк итәләр. Бу – мәхәббәтегез ел буе тулып торсын дигәнне аңлата. Бирмада Яңа ел – елның иң кызу чагына туры килә. Анда Яңа елда бер-берсен котлап су сибешәләр.

ААлып баручы:

Ә менә Япониядә табынга нык игътибар итәләр икән. Өстәлгә муллык билгесе итеп – дөгедән пешерелгән печенье, озын гомер билгесе – озын макароннар, сәламәтлек билгесе итеп борчак ашы куялар. Көчле рухлылык билгесе итеп карп балыгы белән сыйлыйлар.

Алып баручы:

Нинди генә илдә булса да, Яңа ел символы булып яшел чыршы, нарат, яшел үсемлек, Кыш бабай яки Санта Клаус кала. Һәрбер илдә аерым – аерым теләгән теләкләрне без сезгә бөтенесен берьюлы телибез – Яңа елда бәхетегез тулып торсын, өстәлләрегез сый- хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз.

Алып баручы:

Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

Алып баручы:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

            Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм ? – диеп сорасагыз,

Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Ал    Алып баручы:

Шатлык бүген, һәр тарафта

Нурлар бөркелә.

Яңа ел килә, дусларым,

Яңа ел килә!

Алып баручы:

Дәшә безне Яңа еллар

Яңа юлларга.

Иске ел, моңаеп, безгә

Кул изәп кала.

Алып баручы:

Чү, туктале, Артур. Ничек инде иске ел булсын бу ел?! Безгә никадәр шатлык – сөенечләр алып килде бит ул. Без шушы елда никадәр белем алдык, яңа һөнәрләргә өйрәндек.

Алып баручы:

Әйе, шул, Лена. Ялгыш әйткәнмен. Иске ел түгел. Узып баручы 2006 нчы ел тиздән тарихта өр-яңа сәхифә булып калачак.

Алып баручы:

Их, тизрәк җитсен иде Яңа ел!

Алып баручы:

Күп калмады, Лена. Озакламый Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитәр. Сәгать телләренең олысы да, кечесе дә «12» өстендә очрашкач, безне Яңа ел үз кочагына алачак!

 Алып баручы:

Һәм шул мизгелдә Президентыбыз Минтимер абый Шәймиев игълан иткән Шәфкатьлелек елы башланып китәчәк!

Алып баручы:

Әйе. Ә шуңа чаклы без бөтен мәктәп белән җырлап – биеп бәйрәм итә торыйк.

Бергә:               Яңа ел кичәсен башладык!

        Әләкче, Башкисәр, Мәкерле, Ялкау, Ялагай керә.

Ялкау:

                Уф, арыдым. Син, Әләкче, эх-рәхәтләнеп йоклап ятканда ете борчып   йөрисең.

Әләкче:

                   Йокы, имеш! Безнең башка җитәргә йөриләр монда!

Башкисәр:

                   Кем безгә каршы? Әйт! Мин ете момент «кых-х» итәм!

Ялагай:

                  Дөрес, Башкисәр! Син бит иң көчле малай!

Әләкче:

             Торып тор әле, Ялагай. Син дә кызма, Башкисәр. Тиздән Кыш бабай килеп җитәчәк, белдегезме?

Ялкау:

                 Ничек иренмичә йөри ул картлач?

Әләкче:

                  Мин монда Лена белән Артурның лыгырдаганын ишетеп тордым: Кыш бабай бу         юлы Шәфкатьлелек елы алып киләчәк, ди.

Ялкау (урыныннан сикереп тора)

                  ете баш, калды муен тырпаеп…

Ялагай:

                   Каравыл! Шәфкатьлелек белән агулыйлар!

Әләкче:

Яңа елда бөтен Кеше  итагатьле, игелекле булырга тиеш икән.

Башкисәр:

                     Мин дәме?

Ялкау:

Куркытма әле, Әләкче!

Башкисәр:

Менә, тотсыннар, йәме! Мин аларны момент «кых-х» итәм.

Әләкче:

Акырышмагыз әле! Уйларга кирәк. Эх, ичмасам берәрсенә барып әләкләп тә булмый бит. Мәкерле, син нигә дәшмисең?

Мәкерле:

Мәкер белән эш итәргә кирәк монда. Башкисәр, син Кыш бабайны аяк чалып егарсың. Ә мин …, мин, террорчылар мәктәпкә бомба куйганнар дип, Валентина Николаевнага шалтыратам. Хи-хи-хи, вәйт тамаша булачак!

 Ялагай:

Маладис, Мәкерле. Синнән дә башлырак малай юк мәктәптә.

Әләкче:

Ә сәгатьне нишләтәбез?

Ялкау:

Ниткән сәгать тагын? Иренмичә… (исни)

Әләкче:

Үзем тыңлап тордым: менә шушы сәгатьнең ике теле дә «12» гә җиткәч, Яңа ел киләчәк диделәр.

Башкисәр:

Немедленно «кых-х» итәргә кирәк бу сәгатьне!

Мәкерле:

Тукта, хәйлә һәм мәкерне эшкә жигик. Әйдә, сәгатькә аяк чалабыз.

Ялкау:

                           Иренмичәме?

Ялагай:

Шәп әйттең, Мәкерле! Син безнең мәктәптәге иң хәйләкәр малай!

Башкисәр:

                      Мин аны бер тибүдә аударам (аяк чала).

Мәкерле:

                    Көчең бар, Башкисәр. Түлке мәкернең рәтен белмисең. Менә болай итәләр аны!

Ялагай:

Ур-ра! Без җиңдек!

Башкисәр:

                          Шәфкатьлелек елын «кых-х» иттек!

Әләкче:

Мин - әләкче!

Ялкау:

Мин – Ялкау!

Башкисәр:

Мин – Башкисәр!

Мәкерле:

Мин – Мәкерле!

Ялагай:

Мин – Ялагай!

Әләкче:

Безне танып калыгыз!

Ялагай:

                      Бездән үрнәк алыгыз!

Бергә: (җырлыйлар)

Яшибез күрми нужа,

Без бит мәктәптә хуҗа!

Бездә гайрәт, бездә - көч,

Бездә мәкер, бездә - үч!

Чом, чом, чом, чом,

Безгә тәртип нипочем!

Биклә дә куй бүлмәсен,

Кыш бабайлар кермәсен.

Шәфкатьлелек елы диеп

Нервы бозып йөрмәсен.

Чом, чом, чом, чом,

Безгә тәртип нипочем!

Алып баручы:

Хөрмәтле, дуслар! Яңа ел бәйрәме кичәсен дәвам итәбез.

Җиребез юмарт, халкыбыз

Кунакчыл һәм олы җанлылар.

Сүзгә бераз саран булса да,

Җырга оста, эштә данлылар.

Алып баручы:

Ишетәсезме, дуслар, кар-бураннар туздырып, кыңгыраулы пар атларда үзенең мәңге яшь Кар кызы белән Кыш бабай килә.

         Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән Шүрәле һәм Убырлы керәләр.

Алып баручы:

Менә килделәр! Исәнмесез, Кыш бабай!

Алып баручы:

                             Исәнмесез, Кар кызы!

Шүрәле:

Исәнмесез, пәри балалары!

Убырлы:

Исәнмесез, нәни дусларым. Исегез китмәсен, шулай шаяртырга ярата инде ул безнең Кыш бабай.

Алып баручы:

Хуш килдегез, Кыш бабай!

Хуш килдегез, Кар кызы!

Сезне озак көттек без,

Бик сагынып беттек без.

Шүрәле:

Сезнең янга килгәндә

Тарыдык без бәлага. –

Убырлы һәм Шүрәле

Корган явыз хәйләгә.

Убырлы:

Сезгә, дуслар, зур рәхмәт!

Бик тапкырлар икәнсез.

Бөтен табышмакларга

Дөрес җавап биргәнсез.

Алып баручы:

Балалар тырыштылар инде, Кар кызы. Сездән башка нинди Яңа ел бәйрәме булсын ди инде!?

Шүрәле:

                    Нәрсә, әллә сез белмисезме?

Алып баручы:

                    Нәрсәне?

Убырлы:

Ничек нәрсәне? Быел Яңа ел булмый ди бит. Сезгә шуны әйтергә ашыкканда Шүрәле белән Убырлы эләктерде бит инде безне.

Алып баручы:

Ничек Инде булмасын? Иске елның көннәре бетеп бара бит.

Шүрәле:

Иртәгә утыз бере! Шулаймы? Шулай. Аннары 32, 33, 34.

Алып баручы:

Алай булмый ул, Кыш бабай. Декабрь ае 31 еннән генә килә. Аннары гыйнвар ае башлана. Ә беренче гыйнвар – Яңа елның беренче көне! Әйе бит, балалар!?

Алып баручы:

Лена, карале, болар әллә Кыш бабай белән Кар кызы түгел микән? Кыш бабайның итәк астында койрыгы күренә.

Алып баручы:

Кар кызының да борыны кәп-кәкре. Нәкъ Убырлыныкы кебек.

Алып баручы:

                 Эчтән билен буган билбавы бит ул аның.

Алып баручы:

                  Кызык.

Алып баручы:

                        Ә синең борының нидән кәкре. Убырлыныкы кебек?

Шүрәле:

                   Грузиядә туган Кар кызы ул. Грузин кызларының борыннары шундый була.

Алып баручы:

            Алай икән… Балалар, ә сез ни дисез? Чын Кыш бабай белән Кар кызымы сон болар?

Балалар:

                            Чын түгел! Шүрәле белән Убырлы.

Алып баручы:

                     Шулай бугай шул. Әйдәгез без аларны тикшереп карыйк.

Алып баручы:

Ничек итеп?

Алып баручы:

Ничекме? Менә чыршыбызның утларын кабызып күрсәтсеннәр.

Алып баручы:

              Әйе шул. Кыш бабай, яле,күрсәт һөнәреңне. Кабыз әле яшел чыршыдагы җем-җем утларны.

Шүрәле:

                      Утларнымы? Карале, кызым, ничек кабызырга икән моның утларын?

Убырлы:

                     Ничек булсын, шырпы сызып! Балалар, кайсыгызда шырпы бар?

Балалар:

                              Беребездә дә юк.

Алып баручы:

      Чыршы утларын кабызыр өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк бит! Әллә белмисезме, бабакай?

Шүрәле:

                        Онытканмын шул. Картлык галәмәте, склероз. Әйтеп җибәр әле.

Алып баручы:

Аңлашылды, бернинди дә Кыш бабай да, Кар кызы да түгел, Шүрәле белән Убырлы икән болар! Балалар, тотыгыз үзләрен, җибәрмәгез.

Куян:

Убырлы белән Шүрәле шул алар. Мине куркытып, сезгә әйтмәскә куштылар. Ә аларны Убырлы өендә бикләп калдырдылар.

Шүрәле белән Убырлыны тотып чишендәрәләр.

Алып баручы:

Аһ, әле сез шундый явызлармени?

Шүрәле:

Тимәгез миңа. Минем гаебем юк, әнә ул котыртты.

Убырлы:

Алдашма. Үзең гаепле. Син алдап керттең Кыш бабайны минем өйгә

Алып баручы:

Ярар, дуслар, бу ике алдакчы үзара сугыша торсыннар, ә без Кыш бабай белән Кар кызын коткарырга кеше җибәрик.

Куян:

              Үзем барам. Үзем алып киләм мин аларны. Убырлының өе кайда икәнен мин яхшы беләм.

Алып баручы:

                         Ярар, бар, йөгер,куянкай. Сак бул, төлке белән бүрегә юлыга күрмә.

Куян:

Ярар.

Алып баручы:

Ә бу ике явызга җәза бирергә кирәк. Нинди җәза бирик икән соң?

Алып баручы:

Биетергә кирәк аларны. Яңа ел килми дип Кеше алдап йөрмәсеннәр. Бу Яңа ел бәйрәме хәтерләрендә мәңге калырлык булсын. Хәлдән таеп егылганчы биесеннәр.

Алып баручы:

Әйе шул!

Шүрәле:

Уф, уф! Арыдым. Кызганыгыз, бүтән алдашмас идем.

Убырлы:

Аякларымның хәле калмады. Кызганыгыз мине дә.

Алып баручы:

Ә-Ә, шулаймыни?! Бүтән алдашмыйсызмы?

Шүрәле:

Кызганыгыз.

Убырлы:

Кызганыгыз

Шүрәле:

Алдашмас идем.

Убырлы:

Берәүгә дә тимәс идем.

Алып баручы:

Балалар, нишлибез? Кызганабызмы үзләрен?

Балалар:

Кызганабыз.

Алып баручы:

Җибәрикме үзләрен?

Балалар:

Китсеннәр.

Алып баручы:

Ишеттегезме? Балалар сезне җибәрик, диләр. Барыгыз Кыш бабай белән Кар кызы күренгәнче китеп котылыгыз. Югыйсә, алар килгәч, сезгә алардан да эләгүе мөмкин.

Шүрәле:

Рәхмәт.

Убырлы:

Рәхмәт.

Алып баручы:

Исән булыгыз. Озак яшәгез.

Алып баручы:

Яңа ел белән сезне! Яңа ел котлы булсын!

Шүрәле:

Сезне дә!

Убырлы:

Яңа ел бәхет алып килсен.

Алып баручы:

Рәхмәт!

Тавыш килә: Кыш бабай килә! Кыш бабай!

Алып баручы:

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире,

Шатланышып, җыр белән,

Каршылыйбыз без сине.

Кыш бабай:

Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, балалар. Яңа ел бәйрәмегез мөбәрәк булсын, сый тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Менә без дә Кар кызы белән тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, сезнең бәйрәмгә килеп җиттек. Ә сезнең бәйрәмегез җырлы икән, мәктәбегез нурлы икән! Нинди матур чыршыгыз, бизәкләре күзнең явын алырлык!

Кар кызы:

Ап – ак карлы аланнарда

Биеп йөрдем мин.

Чыршыларга ак энҗеләр

Сибеп йөрдем мин.

Ак сакаллы, ак күңелле,

Бабам белән без,

Җир өстенә аклык, пакълек

Алып киләбез.

Кыш бабай:

Менә шушы якты, гүзәл белем йортына Яңа – Шәфкатьлелек елын игълан итәргә килдек без. Тукта, кызым, ә сәгатьләре кайда соң боларның? Нигә аның йөргәне ишетелми.  Болары кем тагын? Качышлы уйный идегезме әллә, оланнар?

Ялагай:

Әй, күрмичә дә торабыз икән, килеп тә җиттегезмени? Сез бит дөньяда иң шәп Кыш бабай һәм Кар кызы!

Әләкче:

Ышанмагыз аңа, Кыш бабай! Ул бит ата ялагай. Сәгатьне менә бу Мәкерле туктатты. Ялкау белән Ялагай да шулар шайкасыннан.

Кыш бабай:

                 Бигрәкләр әләкче икән син, олан.

Әләкче:

                   Ә син минем исемемне каян беләсең?

Кар кызы:

Яңа елны мәктәпкә кертмәскә маташканнар болар, бабакай. Биредә укучы тырыш һәм уңганнарның, эшсөяр зирәкләрнең якты уйларына аяк чалмакчы булганнар.

Кыш бабай (таягын төбәп):

Мондый явызларның урыны мәктәптә түгел, менә хәзер тылсымлы таягымны кабызам да, боларны Котыпның иң буранлы почмагына олактырам.

Кар кызы:

Туктале, бабакай, туктале. Укучылар саны кимегәч, бу мәктәп               «оптимизациягә» эләкмәсме соң?

Кыш бабай:

Министр белән үзем сөйләшермен, мәктәпкә кагылдыртмам. Ә боларны – Котыпка… Әфсен – төфсен, әптечи карт песи…

Әләкче ( кулларын күтәрәләр):

                   Биреләбез! Кыш бабай, җәллә инде безне!

Башкисәр:

                     Зинһар «кых-х» итмә, бабакай.

Алып баручы: (йөгереп керәләр)

                       Гафу итегез инде, бабакай. Ялгышлык чыга язды бит.

Алып баручы:

Әле ярый, өлгереп калдык. Югыйсә, классташларны Котыптагы ак аюлар арасыннан эзләп йөрер  идең.

Кар кызы:

                Ни булды соң? Нәрсә булды?

Алып баручы:

Боларның бит барысы да бик әйбәт балалар, безнең классташлар. Бу бит, бабакай, уен гына иде.

Кар кызы:

              Ә сезнең мәктәптә мондый тискәре геройлар юкмы соң?

Алып баручы:

                 Юк, бабакай, һәм булмас та! Без андый сыйфатларны үз арабызга кертмәячәкбез.

Кыш бабай:

Менә рәхмәт. Чын егетләр сүзе бу! Мондый укучылары булган мәктәптә ничек Инде җырламый – биеми түзәсең. Әйдәгез, Яңа елга уйнап – көлеп керик.

Алып баручы:

Ә хәзер, әйдәгез, барыбыз бергә Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли җырлап алыйк.

Алып баручы:

Кыш бабай, сез юлдан килеп арыгансыздыр, утырып ял итегез. Безнең җыр – биюләрне карагыз.

Кар кызы:

Күпме илләр гиздек, күпме мәктәпләрдә булдык, ә шулай да сезнең кебек уңган, тырыш балаларны очратмадык. Сезгә сокланып утырганда Кыш бабайның да биисе килеп китте бит әле.

Алып баручы:

Кыш бабай, Кыш бабай,

Кунакка килдең безгә.

Уйнадык та, җырладык та,

Бәлки биерсең син дә?

Әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызының биюен сорыйбыз.

     

Кыш бабай белән Кар кызы бииләр.

Кыш бабай:

Ярый, балалар, сез бик күңелле ял итәсез икән. Мин дә сезнең белән ял иттем, капчыгым да бушады,китәргә дә вакыт җитте. Киткәнче мин сезне Яңа ел белән таныштырып китәм.

Кар кызы:

Уй – фикергә хаклык төяп,

Теләкләргә пакълек төяп,

Ниятләргә ныклык төяп,

Кил син безгә Яңа ел.

Алып баручы:

Яңа яуган ап-кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел.

Ә иске ел ипи һәм тоз белән

Каршысына чыккан сузып кул.

Яңа ел керә.

Яңа ел:

Исәнмесез, кадерле дуслар. Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр! Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем.

Кыш бабай:

Алай булса, рәхим ит, Яңа ел. Әле кайчан гына мин дә шулай яшь булып килеп кергән идем. Мине дә шулай шатланып каршы алганнар иде. Улым, барлык эшләрне дә мин сиңа тапшырам.

Яңа ел:

Ышанычыгызны аклармын. Ул эшләрне тап төшерми дәвам итәрмен.

Яңа йортның ишеген ачкан кебек

Сезнең янга мин дә килеп кердем.

Нигезләрем минем ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын.

Беләм, миннән һәркем нидер көтә,

Шатлык, сөю, бәхет өмет итә.

Җирдә бәхет һәрчак ныклы булсын,

Котлы булсын бу ел, котлы булсын.

Алып баручы:

Әй, Яңа ел бер дә тартынмыйча

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

Кулларыңа бездән ипи – тоз.

(Ипи – тоз тапшыра.)

Кыш бабай:

                         Ярый, дуслар, безгә китәргә вакыт. Безне башка җирдә дә көтә торганнардыр.

Кар кызы:

                 Хушыгыз, хуш, дусларым! Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

Алып баручы:

Хуш, Кыш бабай! Хуш, Кар кызы! Хөрмәтле балалар, кунаклар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тагын бер кат котлыйбыз.

Яңа бәхет, зур уңышлар,

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне,          Котлы булсын Яңа ел!!!!

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Борды урта мәктәбе

Сценарийны әзерләде: тәрбия эшләре

буенча директор урынбасары

 Альмухаметова В.Р.



Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Яңа ел

Зал бәйрәмчә бизәлә. Залның бер ягы Гавай утрауларының пляжы сыман , икенче ягы кышкы пейзаж итеп бизәлгән.

Катнашучылар:

Кыз

Егет

Гавай Кыш бабае

Гавай Кар кызы

Кыш бабай

Кар кызы

Бәйрәм  Гавай утраулары пляжында башлана. Сәхнәгә кыз белән егет чыга. Алар пляж киеменнән, кулларында сөлгеләр, башларында панама.

Кыз Карале, мин аңламыйм, Яңа ел борын очында, ә без монда Гавайда пешеп ятабыз. Бернинди дә бәйрәм төсе юк.

Егет Ничек инде? Рәхәт! Кояш! Җылы! Пляж! Кызлар! Уа – у!

Кыз Кызлар, кызлар. Безнекеләр яхшырак. Өйгә кайтасы килә! (хыялланып) Яңа ел төнендә нинди генә бүләкләр бирмиләр. Матур итеп бизәлгән чыршы тирәли җыр җырлап әйләнүгә ни җитә! Ә мин монда. Юк! Минем дә башкалар сыман бәйрәмне үткәрәсем килә (Елар дәрәҗәгә җитеп).

Музыка тавышы. Сәхнәгә Гавай Кыш бабае белән Кар кызы керә. Панамкалар , кара күзлекләр кигәннәр. Кыш бабайның муенында фотоаппарат. Кар кызы кулына уенчык юлбарыс тоткан.

Гавай Кыш бабае Исәнмесез, дусларым. Мин сезне күрүемә бик шат. Вери гуд, салам алейкум, бона сера, вас из дас!

Кыз Кем бу?

Гавай Кыш бабае  Мин – Гавайның Кыш бабае, ә бу минем Кар кызым. Без сезгә кышкы могҗизаларга тәйге скидкалар тәкдим итәбез. Бездә генә һәм шушы минутта гына Себергә барырга льготалы тариф. Ләкин моның өчен әзрәк бәйрәм оештырып алу шарты бар.

Кыз Шәп Ну , бабай , мин карыйм син реальный. Ә сүзеңдә торырсыңмы? Безне өйгә кайтарырсыңмы?

Гавай Кыш бабае  Ес, ес.

Кыз  Алайса, эшлибез аны.

Уен

Егет  Кара ничек күңелле. Ә син һаман :”Өйгә кайтасым килә”- дип башымны авырттырасың. Әйдә калабыз!

Кыз  Әле син шулаймени? Тагын шул пластинкаңны куштың. Минем монда каласы килми. Салкынлык, бозлавык, буран... Кар тоясым килә.

Гавай Кыш бабае Кар ни ул?

Кыз Ну бабай, мин карыйм син совсем (чигә өлешендә бармагы белән күрсәтә) Әзрәк җитми бугай сиңа. Кар ул... ну... Хәзер сиңа бөтенесендә аңлатырлар.

Конкурс  “Нәрсә ул кар”

Гавай Кыш бабае  О! Кар - әйбәт! Сыук – начар!

Кыз  Син нәрсә инде! Сыук – это клево. Бигрәктә ул баллы, тәмле булганда. Кара (мороженое тартып чыгара). Иң шәп эсселеккә каршы чара.

Егет  Ул аны салкындада онытмый. Ә монда инде ул мороженое  ашау буенча чемпион.

Кыз  мороженое турында күбрәк беләсегез киләме?

Конкурс “Ода для мороженого”

Егет.  Бабай , карале безне үзеңнең юлбарыс баласы белән фотога төшер әле. Кайткач дусларга кхрсәтербез.

Фотога төшәләр.

Гавай Кар кызы  Юлбарыс – 2010 елның символы. Юлбарыс елында туганнарга ул барлык эшләрендә дә уңышлар, бәхет китерер.

Егет  Ә без ничек? (еларга җитешеп)

Гавай Кар кызы   Кайгырмагыз. Менә сезнең өчен Яңа ел бүләге (кәгаз бирә)

Кыз (укып)  Сезнең иң зур теләгегез чынга ашар. Тиздән сез туган якларыгызны күрерсез. Ура! Мин өйгә кайтам. (Әйберләрен җыя башлый) (Егеткә) син минем белән ме яки?

Егет  Бу бит ялган! Син бик яхшы беләсең, Бордыга билетлар 14 январга гына алынган.

Кыз Ничек инде? Кырыемда  ялганчылар гына.

Гавай Кыш бабае  Күңелсезлек? Теләкне чынга аштырырга. Җәйдән кышка эләгергә!

(сихерли башлый)

Ут сүнә, музыка уйный. Күренеш кышкы пейзаж ягына күчә. Чыршыда утлар яна. Залда ут яндырыла. Чыршы тйбендә Кар кызы утыра.

Кыз Ура! Тормышта бәхет дигән нәрсә бар! Мин өйдә. Без өйдә! (као кызын күреп) Опа! Кар кызы. Син инде монда. Бу могҗиза!

Кар кызы  исәнмесез, исәнмесез, кадерлеләрем. Тазарып киткәнсез. Кызынганнар.

Егет  Ничек кызындык, шулай салкыннан зәңгәрләнербез дә. Кайберәүләр киемнәрендә җыярга теләмәделәр (кызга карап). Хәзер теш тешкә тимәс.

Кар кызы  без сезне җылытырбыз.

Уен. “Кем күбрәк киенә”

Уенда 2 уенчы катнаша. Уенның шарты: бирелгән вакыт эчендә кем күбрәк кием кия.

Кыз Ну ничек? Җылындыңмы? Кызык булды.

Егет Бернинди дә кызыклык юк. Кая ул Кыш бабай бүләкләре белән? Ә? Юк? Гавайда калган булсак күңеллерәк булыр иде...

Кар кызы хәзер беләбез кайда икәнен (кесәсеннән кәрәзле телефон тартып чыгара) Кыш бабайга SMS: “Яңа елны каршы алырга әзер. Сине генә көтәбез. Кар кызы”

Кыз Кыш бабай килгәнче, яңа елга ничек әзерләнгәнлекне тыңларбыз”

Конкурс “Новогодний репортаж”

Кыш бабай керә.

Кыш бабай  Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне! Җир шары буйлап атлап килүче Яңа 2010 нчы ел белән.

Кар кызы бәйрәм булгач, уйныйсы да, күңел ачасы, шатланасы килә.

Кыш бабай  дөрес әйтәсең кызым. Шушындый матур бәйрәмдә тик утыру килешми. Әйдәгез уен уйнап алыйк.

Уен “Пришей команду”

Кар кызы  Әллә ниләр вәгдә итеп

Серле Яңа ел килә

әйтерсең лә җир йөзенә,

күктән зур бәхет иңә.

Бәрәкәтле кил , Яңа ел,

Уз әйдә, түргә таба

Сагынып сөйләрдәй булсын

Сине киләчәк заман.

Кыш бабай  Бәрәкәте белән  бу Яңа ел

Һәрбер өйнең ачсын ишеген

Хуш киләсен түргә уз , Яңа ел

өмет тулы күңеле кешенең

котлы булсын Яңа еллар!

Кар кызы, кыз,егет   Котлы булсын Яңа ел!

Барысы да башларын иеп кереп китәләр