Олыларны хөрмәтлик.
материал (8, 9, 10, 11 класс) на тему

Хайруллина Венера Надил кызы

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olknnr_byrme2.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

Өлкәннәр  көненә багышланган сценарий.

1 а.б. Хәерле көн, кадерле әбиләребез , хөрмәтле укытучылар һәм дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

  Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. 

2.а.б.Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен  тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.

1.а.б     Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.

- Ә хәзер сүзне мәктәп директоры Гүзәл Галимулловнага бирәбез.

       (Мәктәп директоры сөйли)

 

           Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә минем кулымнан!

             Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

  Җыр:__________________________________________    

2 а.б.  Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз

     Безнең әбиләргә, дуслар,

        Хөрмәтем бик зур минем.

        Шундый кешеләр булганга

        Шатланам, туган җирем.

1 а.б. Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Бию______________________________________________________

2 а.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә  кешегә  һәрчак җылы сүз кирәк.

 Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

 Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.

Җыр:__________________________________

1 а.б. . Көннәр үткән, тәннәр үткән

      Ни арада картлык җиткән.

      Җилдәй искән гомеркәем

      Газиз әбкәй ялгыз кичкән.

                         Әби кеше гел яхшылык тели

                          Гаебебез булса, кичерә.

                          Гомер буе калыйк тугрылыклы

                          Әби дигән изге кешегә.

Шигырь:

 

 2 а.б.  Заман авырлыкларына бирешмичә, әби-бабаларыбыз алдагы тормышка өмет белән карап яшиләр. Пенсияләре зур булмаса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулларын сузалар.

-Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

-Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

Җыр:_________________________________________________

1.а.б.Бер җырың – бөтен бер тормыш

Җырлап туярлык түгел.

Күңелләрдән моңнарыңны

Чорлап җуярлык түгел.

Әллә инде һәр җырыңа

Чишмәләр салдың микән.

И халкым, дәрьядай моңнар

Кайлардан алдың икән?

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

Өмет белән яшик, тик сынатмыйк,

Ходай гына бирсен сабырлык.

Матур киләчәкне яңартырга

Бардыр әле җирдә саф орлык.

Җыр:___________________________________-

2.а.б.  Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

     Без телибез якты киләчәк.

Яшәгез сез, мәңге яшь булып

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

            Оныкларга терәк булып,

             Яшәгез сез шатлыкта.

             Сәламәтлек , ак бәхетләр

              Юлдаш булсын картлыкта.

1.а.б. Телибез сезгә яшел җәйләр,

Ап-ак карлы кышлар.

Кышларда да, җәйләрдә дә

Бәхетле минутлар.

              Ак төннәр телибез сезгә,

              Матур тыныч төннәр.

               Тагын ниләр телик сезгә

               Безнең Өлкәннәр.

 Хөрмәтле, Өлкәннәрбез. Шуның белән безнең концертыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.