Гаиләм – җылы учагым
методическая разработка на тему
15 май – Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 158.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тукай муниципаль районы
Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе
Гаиләм – җылы учагым
(15 май – Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән
әдәби-музыкаль кичә)
Тукай муниципаль районы Калмаш урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
I квалификацион категорияле укытучылары
Кашапова Роза Дамир кызы һәм
Шайхутова Сәкинә Муса кызының эше
Зал бәйрәмчә бизәлә. Гаилә белән төшкән фотолар стенды. Китаплар күргәзмәсе оештырыла. Мәкаль-әйтемнәр, “канатлы сүзләр” язылган плакатлар эленә. Кичә барышында экранда гаиләләрнең язмышларын чагылдырган презентация күрсәтелә.
“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”
(В.А. Сухомлинский)
1 нче алып баручы.
Рухың төшсә, күңелеңә
Канат куючы кирәк.
Уй-хисеңне карашыңнан
Аңлап торучы кирәк.
Җаның назга сусаганда,
Назлап сөюче кирәк.
«Ашың бүген бигрәк тәмле
Пешкән», - диюче кирәк.
2 нче алып баручы.
Киңәшерлек, гөрләшерлек
Синең кешең булсын ул.
Канатны канатка куеп,
Яшәр кешең булсын ул.
Бар яктан да килеп беткән
Булыр фәрештә генә.
Бу тормышны аңлап яши,
Кем гафу итә белә.
1 нче алып баручы.
Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.
2 нче алып баручы.
Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Гаилә учагы җылырак булган саен дәүләт тә, җәмгыять тә нык була. Әти-әни – гаиләнең тоткасы, ә балалар – көзгесе.
1 нче алып баручы.
Ата-ана дигән
Кануннар эшләп калсын,
Гаиләләр һичкайчан да
Кыйбласын югалтмасын.
2 нче алып баручы.
Гаилә - бәхет ачкычы,
Ир белән хатын – терәк.
Тату гаиләдә һәрчак
Ачык йөз, тыныч йөрәк.
Ата-анадан башка
Бар нәрсә дә табыла.
Һәр бала ата-анага
Изге итеп табына.
1 нче алып баручы.
Син килгәнсең, әни, бу дөньяга
Йөрер өчен таңнар аттырып:
Елмайганда син үтәдән-үтә
Күренәсең безгә яктырып.
Син килгәнсең кебек бу дөньяга
Былбыл булып таңда сайрарга,
Һәм әйтергә - гөлне, чәчәкләрне
Кайда, ничек, кайчан сакларга?
Син килгәнсең кебек бу дөньяга
Очыртырга безне биеккә:
- Гел кояшка карап мен син! – дип тә, -
Егыла күрмә, җаным! – диеп тә…
Син килгәнсең… үзең ауганда да
Күтәрергә безнең күңелне.
Бу дөньяда син булганга күрә,
Яшәү матур, яшәү күңелле.
Җыр «Әнкәй җирдә иң зур кеше»
2 нче алып баручы.
Әтиләребез дә бик газиз безгә. Чын ирләр – асыл ирләр – ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да. «Ата хакы – Алла хакы» дию һәммәсен аңлатып бирә шикелле. Атаны хаклауга карата борын-борыннан әйтә килгәннәр: «Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер», «Бәла өстенә бәлагә тарысаң атаңны сагынырсың». Бәлаләрдән, авырлыклардан йолучы, коткаручы, чарасыз чакта юлын табучы атаң булыр, дигән сүз бу.
1 нче алып баручы.
Әрләмәгез берүк баланы,
Мең-мең төрле уе бар аның,
Ялгышса да читкә какмагыз,
Һәр эшеннән гаеп тапмагыз.
Әрләмәгез берүк баланы,
Шуклык белән үтә балалык.
Үткән балалыкның нәрсәседер,
Булсын сагынып искә алырлык.
Әрләмәгез берүк баланы,
Балачаклар – фәкать гүзәллек.
Нәкъ әнә шул гүзәллеген аның
Мәрҗән итеп җепкә тезәрлек.
Хәтер дистәләрен чүпли-чүпли,
Бала чакта тезгән шул мәрҗән
Олыгайгач була олы тәсбих
Балачакта йөргән эзләрдән.
Бию. «Татар халык биюе»
1 нче бала.
Мин бәхетле, чөнки пар канатлы
Җылы безнең гаилә учагы.
Ул учакны сүндермичә тота
Әниемнең җылы кочагы.
Әтиемнең гадел киңәшләре
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә.
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик тә җитә.
2 нче бала.
Шигырь. «Кайнар коймаклар». Шәүкәт Галиев
2 нче алып баручы.
Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да күрдең: яхшысын да, яманын да. Ләкин син барыбер татар әбисе булып калдың. Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме, синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бүген намаз укыганыңны күрәм дә сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, намаз укыйсың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе!
1 нче алып баручы.
Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Әби дигән изге кешегә.
Җыр. “Гөлләр” ансамбле башкаруында «Әбиемә хат»
2 нче алып баручы.
Без бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен яраткан ак сакаллы бабайларыбызга да бурычлы.Сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен, якты киләчәгебез, аяз күгебез, гаиләбез тынычлыгы өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә хөрмәтле дәү әтиләребезгә.
3 нче бала.
Безгә тәрбия биргән әби-бабайларны
Искә алыйк һәрбер адымда
Исән-саулыкларын белер өчен ,
Ешрак барыйк алар янына.
Бабай янымда булганда-
Бернәрсәдән курыкмыйм.
Аның сүзе миңа закон,
Бабамны гел тыңлыйм мин.
Яшәсен безнең бабайлар,
Сәламәт һәм шат булып.
Балаларының , оныкларының
Кадерлеләре булып.
Җыр. «Уяталар». Р.Вәлиева сүзләренә М.Минһаҗев көе
1 нче алып баручы.
Чиккән сөлге – яшьлек истәлегем,
Яз гөлләре, моңлы гөрләвек.
Чиккән сөлге – минем гомер юлым,
Кышкы буран, җәйге күлләвек.
Чиккән сөлге – яшел урман юлы,
Көзге сагыш, кышкы бозлавык.
Чиккән төсләремә карыймын да
Эндәшалмый торам беравык.
Чиккән сөлге – бүләк балаларга –
Күзләремнән күчкән нурларым.
Ничәмә төс, ничәмә җыр анда –
Һәр төсендә минем кулларым.
Чиккән сөлге – әниләре төсе,
Сагынганда искә алырлар.
Янып торган яз бизәге чиктем,
Гомер үтәр, гөлләр калырлар.
Бию. «Сөлге чигәм»
2 нче алып баручы.
Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле тормыш юлы ул. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык-куанычларын уртаклашып, бер-берсеннән башка яши алмаучы, гомер юлын бергә атлаучы гаиләләр – безнең куанычларыбыз. Мондый тату гаиләләрдә балалар сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.
Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында «Бәхетле балачак» әдәби-музыкаль композициясе
1 нче алып баручы.
Тормыш бураннарын, давылларын
Ераклардан күрә белдегез.
Гомер буе безгә - балаларга
Зур бәйрәмнәр бирә белдегез.
2 нче алып баручы.
Кадерле әти-әниләр, нарасыйларның дөньяга килүе сезнең гаиләгә искиткеч мәшәкать тудыргандыр. Чөнки нәни баланы кеше итеп үстерү өчен гаҗәеп күп көч түгәргә туры килә. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дип халык юкка гына әйтми бит. Сез дә баланың ак кәгазь кебек күңеленә бары тик яхшылыклар гына чәчегез. Киләчәктә кызларыгыз, үзегез кебек, акыллы һәм чибәр егетләргә кияүгә чыксыннар, улларыгыз – кыю, батыр булып үсеп, Ватаныбызның да, гаиләләрегезнең дә иминлеген сакласыннар!
1 нче алып баручы.
Татулыкта - көч һәм бәрәкәт
Гашыйк җаннар лаек хөрмәткә.
Тату гаиләгезгә баш иям –
Дәүләт эчендәге дәүләткә!
Тигезлектә чәчәк атсын гамәлләр,
Иминлектә, туган җирләрдә.
Дан һәм хөрмәт хисе мәңге
ӘТИЛӘРГӘ, ӘНИЛӘРГӘ
Яңгырасын сүнмәс җырларда!
2 нче алып баручы.
Йөрәкләрдә - бәйрәм дәрте,
Күңелләрдә - иң саф теләкләр.
Сугыш уты янмасын!
Сабый кайгы белмәсен!
Анабыз – Җир еламасын!
Эшләр уңсын бар җирдә!
Муллык булсын,
Бәхет тулсын һәр җиргә!
1 нче алып баручы.
Ә балалар шул тормышны
Кадерләп саклый белсен!
Һәрберебез зур бәхеткә лаек,
Һәрберебез кеше, ләбаса!
Яшәү шундый җиңел булыр иде,
Һәркем әгәр башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа.
2 нче алып баручы.
Без бәхетле җирдә сез барга,
Яшәгез сез бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшәгез сез җирдә, язгы гөлләр булып,
Терәк булып, безнең иңнәргә.
Җыр. “Әти-әни – пар канат”
Гаиләләр чәй өстәле янына чакырыла. Шуның белән бәйрәмнең күңел ачу өлеше тәмамлана.
Кулланылган әдәбият:
1. Г.П.Разумихина. Гаилә дөньясы.- Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1990.
2. Резеда Вәлиева. Шиңмәс чәчәкләр.- Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1983.
3. Сухомлинский В.А. Йөрәгемне балаларга бирәм. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1976.
4. Төрле елларда чыккан газета-журналлар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"
Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү. Җыелышның бурычлары: Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Учагыңда утың сүнмәсен.
Әмирхан Еникинең" Әйтелмәгән васыять” хикәясе буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"
Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...
Дөрләсен гаилә учагы.
Ачык тәрбия сәгате эшкәртмәсе...
Статья на тему "Тел биргән дә гаилә, моң биргән дә гаилә"
2024 нче ел Россия Федерациясе тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан һәм 21 нче февраль - Халыкара Туган телләр көне уңаеннан Бәрәскә урта мәктәбендә “Тел биргән дә гаилә,...
