Дөрләсен гаилә учагы.
классный час (9 класс) на тему

Ачык тәрбия сәгате эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dorlsen_gail_uchagy.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

           Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Каразирек урта                        гомуми белем бирү мәктәбе

                  “Дөрләсен гаилә учагы”

( Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында уздырылган  ачык тәрбия сәгате эшкәртмәсе)

                                                       

                                       

                                        Укытучы:Котдусова Гүзәлия Рәсим

                                 

                               

                                     Каразирек, 9 нчы декабрь, 2016

 Чараның максаты:

1. Татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү, аларга карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү;

2. Тормышта гаиләнең мөһим ролен күрсәтүгә ирешү;

3. Укучыларны ныклы гаилә тормышына әзерләү.

Чараның барышы:

  1. Оештыру моменты
  2. Төп өлеш

Укытучы: Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы , үз сукмагы бар.Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, яратылырга, оя корырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.

          Тормыш юллары һай борма-борма,

           Кирәк ышанычлы пар канат.

           Пар мәхәббәт ярларыннан ташсын,

           күңелләрдә ярсып, шаулап аксын,

           Аккошлардай бер-береңне ярат. (Слайд 1)

1 нче укучы:          Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы. Җылы учагың , сагынып көтәр пар канатың , юатучың булса , тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч.

 2 нче укучы:  Гаилә - һәркем өчен кадерле урын.  Монда сине ничек бар, шулай    яраталар , кабул итәләр. Иң беренче булып яхшылык, тәрбиялелек, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрне дә нәкъ менә гаиләдә аласың.  

3 нче укучы:  Безнең йорт -безне саклаучыбыз. Анда һәрвакыт туры юл күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы ялкын булырга тиеш. 

4 нче укучы:  Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала.

5 нче укучы  Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “ сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе. 

Укытучы:  Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче матур гаиләләрне күреп күңел сөенә.

Һәр гаиләнең үзенә генә хас йола-гадәтләре була .Алар буыннан –буынга күчеп,сакланып килә. Шул йолалары, матур гадәтләре белән аерылып тора алар.

Бүген бездә шундый гаиләләр кунакта .(алар белән таныштырам)

Сүз кунакларга бирелә.   (Котловскийлар гаиләсе) Слайд2

      Оныклары Илназ җыр башкара.

Укучы :Безнең гаиләбезнең дә үз йола-гадәтләре бар. Мәсәлән, печән әзерләү, бәрәңге утырту, каз чистарту кебек эшләрне без өмә белән эшлибез.Бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрәбез. Шундый бәйрәмнәрнең берсенә тукталып китәбез.

  Укучы:  Гаиләбезгә  ямь, юаныч, бәхет өстәп, 2010 нчы елның 23 нче маенда энем туды. Аның тууы безгә күңелле мәшәкатъләр дә китерде. Шуларның берсе-аңа исем сайлау иде.  Балага матур исем сайлау-четерекле  һәм бик җаваплы эш,чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә. Һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Һәр кешегә үз исеме туган теленең иң якын,иң газиз,иң кадерле сүзе булып тоела. Күркәм исем белән дәшү кешегә уңай тәэсир итә.

Исем сайлауның җаваплы булуын аңлап, иң беренче без әби- бабаларыбыз белән киңәштек,аларның ризалыгын алдык. Сайлаган исемнәребезнең мәгънәләрен өйрәндек. Беренче энем Айнур исемле булганга, аңарга якынрак исем сайладык һәм Айрат дигән исемгә тукталдык. Айрат исеме кадерле, гаҗәеп дигән  төшенчәне бирә.Русча язылышы да катлаулы түгел.

 Әтиебезнең исеме Марат булып “ат” авазына тәмамлангач, Айрат исемен яңгырашы ягыннан да уңай дип таптык. Фамилиябез Әхмәтов – мактауга, хөрмәткә лаек дигәнне аңлата. Үземнең исемем Зөлфия – матур, назлы мәгънәсендә. Исемем үземә бик ошый.

Үземә һәм туганнарыма шундый матур мәгънәле исемнәр сайлаулары өчен мин әти-әниемә бик рәхмәтле.

Айнур гаиләләре турында бик матур слайд әзерләгән иде, шуны карап үтик әле. (Слайд 4)

Укытучы: Әйе укучылар,Әхмәтовлар гаиләсендәге исемнәр бик уйлап һәм аларны хөрмәт итеп,кадерләп  кушылган. Татар халкында бик күп матур исемнәр бар. Мәсәлән, Алмаз – сафлык, ныклык билгесе. Зөбәрҗәт – мәхәббәт, уңыш, Фирүзә – сәламәтлекне аңлата. 

Соңгы елларда балаларга элекке әби-бабаларыбыз йөрткән исемнәрне куша башладылар. Бу бик күңелле күренеш, чөнки милләтнең үзенчәлеге, исемнәрдә дә саклана бит.(Ислам, Әмир, Мөбәрәк, Фатыйма, Гөлсем, Мәрьям, Йосыф).

   Бу исемнәр – чын гарәп исемнәре, аларның яңгырашы ук матур.

Шигырь укыла:“Исем кирәк”

Бәби туа җиргә аваз салып,

       Кеп-кечкенә, ләкин,  ул – кеше!

        Елау, көйсезләнү, йоклау гына

Әле аның бар белгән эше.

Шул кешегә матур исем кирәк,

Аның булсын тирән мәгънәсе.

Шушы исем аңа гомерлеккә!

Истә тотсын әткә-әнкәсе!

Шушы исем белән яшәп кеше,

Үрләр яулый, таный, таныла,

Исем мөһим кеше язмышында,

Һәркем салсын моны аңына.

Укытучы: Сүз Кашаповлар гаиләсенә бирелә.

Укучы: Гаиләбез ишле булганлыктан, барыбыз бергә җыелуны без олы бәйрәм көткән кебек көтәбез. Туган көннәр, яңа ел бәйрәмнәре гаиләбезнең иң яраткан бәйрәмнәре. Шулай да безнең өчен  иң якыны һәм күңеллесе-Сабантуе.

   Бәйрәмгә әзерлекне алдан ук башлыйбыз .Иң беренче итеп йорт тирәсен,ишегалларын тәртипкә китерәбез.Без,малайлар,әтиебез белән ир-ат эшләрен карасак,апам Алина әнигә булыша.Үзләре генә өлгермәсәләр, күршедән ике әбием,икетуган апам керә.

Иртәгә сабантуе буласы көнне бөтен туганнарыбыз җыела. Чаллыдан апам белән җизнәм, Уруссудан абыем белән җиңги кайта. 

Бер кичәдә генә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бирү мөмкин түгел. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышлау кирәк булыр иде.. Һәр гаилә -үзе бер серле сандык ул. Бүгенге кичәбездә без шул сандыкка ачкыч яратырга тырыштык. Әгәр без ул сандыкны ачып, андагы хәзинәне сезгә күрсәтә алганбыз икән-максатыбызга ирешкән булырбыз.

 Хөрмәтле кунакларыбыз ! Бүгенге кичәбезгә килеп , үзегезнең тормыш тәҗрибәгез белән уртаклашкан өчен, матур киңәшләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.

Шигырь укыла:

Мин бәхетле, чөнки пар канатлы,

Җылы безнең гаилә учагы.

Ул учакны сүндермичә тота,

Әниемнең җылы кочагы.

Әтиемнең гадел киңәшләре,

Гаиләне  итә түгәрәк.

Өйне нурлы, ә безне бәхетле

Итү өчен алар бик кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Учагыңда утың сүнмәсен.

       Әмирхан Еникинең" Әйтелмәгән васыять” хикәясе  буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

Гаиләм – җылы учагым

15 май – Гаилә көне уңаеннан  үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...