"Яңа ел"
материал на тему

Набиева (Гумерова) Гульчачак Мунавировна

"Яңа ел".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

         

   Яңа ел бәйрәме

Кыз: Исәнмесез, кадерле дуслар! Сезне бүгенге бәйрәмдә сәламләвебезгә без бик шат!

Егет: Табигатьтә – кыш иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын Яңа ел һәм аның беләр бергә безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә.

Кыз: Нәкъ  менә бу көнне онытылмаслык очрашулар була, иң зур хыяллар тормышка аша. Могҗизалар була. Ышанмыйсызмы? Әгәр бүгенге бәйрәм тамашасында  актив катнашсагыз, сез моңа үзегез ышаначаксыз.

Егет: Без бүгенге бәйрәмгә кызыклы кунаклар чакырдык, мавыктыргыч конкурслар, күңелле музыкаль сюрпризлар әзерләдек, шунлыктан берәүгә дә күңелсез булмас дип ышанабыз.

Егет: Иске елның соңгы сәгатьләре!

Китәсебез килми быелдан.

Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан

Артта калу безгә тыелган.

Узган еллар бигрәк кадерле шул –

Һәр көненә хезмәт куелган.

Тарихның бу данлы елына да

Безнең күпме җиңү уелган.

Ә шулай да шатлырак булсын,

Кадерлерәк булсын яңасы.

Мәхәббәттә, эштә янасы бар,

Шатлыкларга юллар ярасы.

Егет:Хөрмәтле кунаклар, каршы алыгыз: “Шәрык” биюе.

(Сәхнәгә озын халат, башына чалма, кулына тылсымлы таяк тоткан Маг чыга).

Маг: Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне серле, әкияти шәрык дөньясына чакырам. Моның өчен мин сезгә берничә фокус күрсәтәм:

“Ялкын капризы”

Маг шәм кабыза, ялкынга җиңелчә генә өрә, ялкын капма-каршы якка иелә. Аннан соң бүрәнкә алып, шәмгә шуның аша өрә, ялкын бүрәнкә ягына авыша.

“Суы түгелми торган стакан”

“Кулга ияләштерелгән елан”

Маг пластмасса линейканы йонга ышкый һәм кәгазьдән ясалган еланга китерә. Елан башын күтәрә.

Маг: Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Егет: Ә хәзер, балалар, уен уйнап алыйк әле.

1 уен өчен сәхнәгә дүрт укучы чакырыла.

Егет: 2015 ел – кәҗә елы. Безнең бәйрәмгә кәҗә дә килгән икән. Аны булдыру өчен миңа 3 кеше кирәк булачак. Һәм сез кәҗәнең башын, гәүдәсен, койрыгын күрсәтергә тиеш буласыз. Баш гәүдәне, гәүдә койрыкны тотарга тиеш.

Кыз: 2 уен (залдагы бөтен укучылар өчен). 1.Уң кулыгыз белән сул колагыгызны, сул кулыгыз белән борыныгызны тотыгыз, кул чабып алыгыз, тиз генә сул кулыгыз белән уң колагыгызны, уң кулыгыз белән борыныгызны тотыгыз.

Егет: 3 уен. Сәхнәгә 2 кыз һәм 2 малай чакырыла, парлашалар. Балалар, безнең кызларыбыз бик матурлар, әмма аларны тагын да ныграк бизәргә кирәк. Моның өчен сезгә коробкалар куелган , малайлар коробкалардан табасыз, кызларны шуның белән бизәгез. Команда биргәч, эзли башлыйсыз. Бер, ике, өч! Башладык!

Кыз: 4 уен.  Минем фикеремчә, Яңа елның рекордлар китабын тутырыр вакыт җитте. Мин сезгә сорау бирәм, ә сез  шул кешене табарга тиеш буласыз. Сәхнәгә 4 укучы чакырыла.

1.Кемнең биле иң нечкәсе.

2. Кемнең чәче иң озыны?

3. Кем иң көчлесе?

4. Кем башында тупны озаграк тота ала?

5. Кем шарны төшермичә озаграк өреп  тора ала?

Афәрин, укучылар! Уеннар ошадымы?

Егет: Рәхим итеп каршы алыгыз: “Егетләр” төркеме башкаруында “Йолдызлар яңгыры  ” җыры!

(Сәхнәгә озын кеше - марсиан чыга. Ул, төрле хәрәкәтләр ясап, көлдереп ала. Исәнләшә. Кая килеп төшкәнен сораша.

Марсиан: Нужели мин Казанга килеп төштем. Ничекләр китәрмен? Тәлинкәм ватылды, автобуска билет булмас. Туктале, начальство берәр машинасын биреп тормасым? Аларны бик юмарт кеше дип ишектән идем. Монда телефон да бар икән, шылтыратып алыйм әле. Алло, миңа хакимият башлыгы Динар  Загитович  кирәк. Кайда? Клубка китте? Хе, мин клубның нәрсә икәнен каян белим инде...Ашый торган нәрсәме ул? Әәә. Анда нишлиләр соң? Кафемы? Анысы нәрсә тагын? Эшләми бит ул. Анда булдым, кино куя тоган җирме? Заманында ул бик шәпләп ачылган ди үзе, туңдырма да булмагач, нинди кафе була инде ул? Менә безнең Марс планетасында перәме боздан ясыйлар. Кушасың инде, кушасың, анда бит апельсиннар гына үсә. Я ярый, аңлатканыгыз өчен рәхмәт. Яңа ел белән сезне! (телефонны куя). Яңа ел белән сене, Җир кешеләре! Космоста очрашканга кадәр.

 (Җыр беткәч, Шрек белән кот в сапогах җырлый, җырлый керәләр).

(Эй, толстый)

Шрек: Я, балалар , мине сагынып беттегезме? Менә мин килеп тә җиттем!

Кот: Күңелсез булмадымы бездән башка?

Шрек: Ә без сезгә бүләкләр алып килдек.

К.: Менә карагыз әле кипкән бакалар, еланнар. Ай, нинди тәмлеләр! Әчегән сөт.

Кыз: Сез кем буласыз? Монда нишләп йорисез?

Ш.: Безме? Без – атаклы Шрек белән кабатланмас Кот в сапогах!!!!!!!!!!

Кот: Без яңа ел бәйрәменә килдек. Кыш Бабайдан бүләк аласыбыз килә.

Егет: Бүләк алыр өчен җырлап я биеп күрсәтергә кирәк. Сез  нишли беләсез?

Шрек: Без бии беләбез. Әйдә маэстро, музыку!!!

Кыз: Мондый биюне Кыш бабай ошатмас. Җитмәсә, әле күренми дә.

Кот: Ой, онытып торам, карга вконтакте язды бит: Кыш бабай белән Карсылу урманда адашып калганнар. Шуңа күрә без тиз генә аларны эзләп табабыз һәм бүләкләрне алабыз. Бә-бә-бә!Шәп план төзедемме, Шрек?

Шрек: Шәәәәп, мин үземә иң тәмлесен алам!!!!(Сикерешә-сикерешә йөгерәләр).

Егет: Нишлибез инде хәзер? Балалар бит бүләксез, күчтәнәчсез кала. Нишләргә икән? Җитмәсә, тегелеләрне куып та тота алмыйбыз. Эхх!!!

Кыз: Әхә, мин уйлап таптым!!! Урманда бит безнең Омоннар яши. Әйдәгез, шуларга шалтыратып әйтик. Алло, аюмы? Сезне мәскәү авылы мәктәбеннән борчыйлар иде. Шрек белән кот в сапогах кыш бабайны таламакчылар. Сезнең ярдәмегез кирәк. Адрес: Калинин урамы,42  йорт.

(Маша аюны өстерәп, җәфалап, җыр җырлап керәләр).

Маша: Тукта!!! Чемоданны оныттым. Тукта!!!Компос калган (бик кызыклы итеп Мишаны сораулар белән туйдыра).

Маша: (Бик җитди кыяфәт белән, детектив рәвешенә киенеп): нәрсә булды, ни булды? Кайда? (Алып баручылар җавап бирә.). Әхә, Миша, ал әйберләрне! Киттек урманга. (Оча, җимерә). Аю, башын тотып, арттан калмый. Маша көлә. (“Нас не догонят” җыры).

 (Бу вакытта өшеп-туңып Том белән Джерри йөгереп керәләр.)

Том: Нәрсә булды монда? Әллә берәр нәрсә тараталармы? Мин списокка кердем микән?

Джерри: Аннан көлә: Список дигән була тагы!

(сугышмакчы булалар)

Кыз туктата, Кыш бабай белән хәлне сөли. Шуннан Том белән Джерри Кыш Бабайларны котэргә уйлыйлар, укучылар белән исәнләшеп чыгалар.

( Маша Шрек белән Котны бәйләп килеп керә (Никулинда кебек)). Артыннан хәле беткән Миша керә.

Маша: Менә сезгә разбойниклар. Ух сезне!!!!

Шрек, Кот: Без башка алай эшләмәячәкбез.

Кыз: Маша, Ә кыш бабай кайда? Ишетәсезме, балалар? Кыңгыраулы атка утырып Кыш бабай белән Карсылу килә. Әйдәгез, чакырыйк әле үзләрен.

КБ: Исәнмесез, минем дусларым!!!Ниһаять, килеп тә җиттем!Сезне бәйрәм белән котларга, бергә күңел ачарга ашыктым!!Сездә бик күңелле, җылы икән.

Кар кызы: Ак сакаллы, ак күңелле

Бабам белән без

Җир өстенә аклык-пакьлек

Алып киләбез.

Яңа ел белән сезне!

Яңа ел: Исәнмесез, якын дуслар!

Мине каршы алыгыз һәм таныш булып калыгыз!

Исемем минем Яңа ел,

Мин бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Кыз: Карагызчы, балалар, нидер җитми бит чыршыга.

Джерри: Белдем, белдем, утлар янмый.

Том: Нигә янмый соң алар?

Егет: Чыршы балкып торыр иде, ничек кабызыйк аны?

КБ: Хәзер мин үземнең таягымны сорыйм. Тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк:

Чыршы, чыршы, кабын сиң,

Утларыңны балкыт син! (Кабына).

Кыз: Ә хәзер, укучылар һәм безнең кунаклар, әйдәгез чыршы тирәсендә хоровод әйләник!

Егет: Кыш бабай, безнең укучылар бик уңган, акыллы һәм сәләтле балалар. Алар сезгә музыкаль бүләкләр әзерләгәннәр.

КБ: Бик әйбәт, бик әйбәт, җырлаган, биегән балаларны мин яратам.

Кыз: Чыгыш ясый (Класслар)

Егет: Бигрәк күңелле булып китте.

Тыпыр-тыпыр биергә.

Паркет идәннәре кирәк

Шарт-шорт биергә кирәк.

Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?

Ай, булдырдың, бабакай! Укучылар, кул чабыйк әле.

КБ : Афәрин, укучылар! Булдырдыгыз! Арагызда тырыш укучылар бик күп икән. Ләкин арагызда, алардан калышканнар, хәтта “2” эләктерүчеләр дә бар икән. Карагыз аны, киләсе елда тырышып укыгыз.Без сезнең хакта барысын да ишетеп торабыз.

Яңа ел: Сезне өзелеп сөйгәнгә,

Килдем мин яныгызга,

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга!

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне!

2015 нче елның

Имин булсын һәрбер көне!

Көтеп алган очрашулар

Тиз генә үтеп китте.

Инде хәзер саубуллашып

Китәр вакытлар да җитте.

Яңа 2015 нче ел белән сезне!

Карсылу: Бәйрәм үтте, ә яңа ел

Һәрбер өйгә киләчәк.

Яхшы булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.

(Чыгып китәләр).

Егет: Укучылар, сезнең белән хушлашыр вакыт та җитте. Алда әле сихри мизгелләр көтә сезне.

Кыз: Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтә йөрәкләр.

Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте

Күңелләрдә иң саф йөрәкләр.

Бергә:Яңа ел белән!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

(“Җыр керсен күңелгә” җыры башкарыла, артка, шарлар тотып, уйнаучылар чыга).

Үткәрелгән чарага үзанализ

          Мин, Гомәрова Гөлчәчәк Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан “7 нче гимназия”ндә  Яңа елга багышланган чара үткәрдем. Әлеге чараның вакыты – 26 декабрь көне иде. Мин бу чараны урта сыйныфлар өчен үткәрдем.

          Чараны үткәргәндә мин үз алдыма өч максат куйдым:

  1. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;
  2. Янәшәдә булган кешеләргә карата хөрмәт, шәфкатьлелек тәрбияләү;
  3. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

            Чарада  9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Алар үзләрен бары тик яхшы яктан күрсәттеләр, оста актер икәннәренә ышандырдылар. Әзерләгән вакытта үзләрен актив һәм сабыр тоттылар. Реквизитлар да җитәрлек иде. Мәктәп фонды да, үземнән дә алынган кием-салымнар, җиһазлар булды.

          Бәйрәм музыкаль номерлар: җыр-биюләр белән бергә алып барылды.

           Күрсәтмәлелекне киң файдаландым. Яңа елга  багышланган презентация ясадым һәм экранда күрсәттем. Шулай ук аудио- һәм видеоязмалар кулландым. Аудиоязмага килгәндә, кыш, Яңа ел бәйрәме турында якташ шагыйрьләребез сүзләренә язылган җырлар булды. Шулай ук укучылар ясаган рәсем күргәзмәсен оештырдым. Линейкада әлеге рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды һәм укучыларга бүләкләр дә бирелде.

         Планны һәм сценнарийны әзерләгәндә төрле китаплардан, гәзит-журналлардан, укытучының язмаларыннан һәм электрон ресурсларыннан киң файдаландым.

Чараны  үткәрү вакытында максатлар тормышка ашырылды. Өч максатка да ирешелде дип саныйм. Тыныч рухта үткән әлеге чара бар укучыларны да, кунакларны да уйланырга, дулкынланырга мәҗбүр итте.

Туган телебездә меңәрләгән матур, назлы сүзләр яңгырады.  

      Укучылар татар телендә җырладылар, биеделәр, телгә осталыкларын күрсәттеләр. Уңай психологик атмосфера тудырылды, вакыт һәм эчтәлеге ягыннан да балаларны ялыктырырлык булмады, дип саныйм. 

          Алда әйтелгәннәрне истә тотып, чара уңышлы үтте дип әйтергә була.

Директор да, класс җитәкчесе дә, башка укытучылар да, без үзебез дә үткәрелгән чарадан канәгать калдык, куелган максатларыбызга ирештек дип уйлыйбыз.