Орчык өмәсе
материал на тему

Хабирова Майсара Фаисовна

Татарстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасы июль аенда Актаныш районында булды. Теләкәй җирлегендә үткәрелгән җыенда тәкъдим ителгән “Орчык өмәсе” сценариесе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл orchyk_omse.folklor_kich.docx29.36 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасының "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасы июль аенда Актаныш районында булды. Теләкәй җирлегендә үткәрелгән җыенда тәкъдим ителгән “Орчык өмәсе”нең сценариесе.

1 а.б.(Мәйсәрә Хәбирова): Хәерле көн, хөрмәтле авылдашлар!

2 а.б.(Айдар Шәйхин): Әссәламүгәләйкүм, килгән кунаклар! Татар халкының тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган, буыннан – буынга күчеп бара торган йола - бәйрәмнәре, гореф- гадәтләре бар. Тирән эзләр булып халкым үткән юл, аның яшәеше тарихта урын алган. Ләкин аларның кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган. Бер - беребез белән очрашып күрешүләр, кич утырулар сирәгәя. Шуңа күрә дә изге сәхифәләрне барлау эше йөкләнә үзебезгә.

1 а.б.: Кичке уеннар элек - электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь - яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелсә; көзге эшләр бетеп, көннәр кыскаргач, яшьләр аулак өйләрдә кул эшләре башкарганнар. Кичке уеннарда җыр - бию, уен - көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы - биюле түгәрәк уеннары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйналган. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер -берсе белән танышкан - кавышканнар, күрешкән - сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

2 а.б.: Бүген без әнә шул онытылып бара торган бәйрәмнәребезнең берсе булган “Орчык” бәйрәмен хәтердә яңарту уңаеннан бирегә җыйналдык. Шулай итеп, бүгенге кичәбезне башлыйбыз һәм кичке уенга чакырабыз. Бәйрәмебез мөбәрәк булсын!..

Күмәк җыр (“Шәл бәйләдем”)

Әби (Фидәния апа): И-и-и  күрше, син гомер буе шулай тигез итеп, гәрәбәдәй йон эрләдең, кулың ятып тора шул эшкә, син эрләгән җептән бәйләнгән оекбаш- биялиләр дә матур, җылы һәм чыдам була.

Фәнҗия апа: И-и-и күршекәем, аның бөтен сере - синең картың ясаган орчыкларда. Үзләре шундый җайлы, кулга ятып торалар.

(бер-берсенең эшләрен макташалар, кызларның җырлаган тавышы ишетелә)

Илгинә: Карагыз әле, урамда яшьләр тавышы ишетелә, өйгә якынлашалар түгелме?!

Илсөяр:  Килсеннәр, килсеннәр эшләгәннәре кеше өчен булса, өйрәнүләре үзләре өчен булыр.

Альмира: Шулай,шулай.

(кызлар керә)

Рәсилә: Хәерле кичләр! Өегезгә бәрәкәт иңсен. Бүген сездә “Орчык өмәсе” була дип ишетеп килдек. Без дә ярдәм итсәк ярыймы?

Апалар: (бергәләп)  Әйдәгез, кызлар, әйдәгез, Түрдән узыгыз!

(бергәләшеп җырлый-җырлый эшли башлыйлар)

“Ал, Зәйнәбем”

(ерактан гармун тавышы ишетелә, егетләрнең җырлаган тавышы өйгә якынлаша)

Кыз (Инзилә): Үләм, егетләр дә килә түгелме?.. Без бит кызларны гына чакырган идек.

Әби: Алай димә, кызым, мин бабаңа аларга да дәшергә куштым. Килүләре бик шәп булган, бабаң янында орчык ясарга өйрәнерләр. Бар, килен, чәй куй. Эштән соң чәйләп алырбыз. (Килен(Альмира) самовар күтәреп беседкага уза)

Бабай (Әслах): Әйдәгез оланнар,түргә узыгыз, уз. (бабай егетләрне ияртеп килеп җитә.)

Апалар: Никадәр булышчы. Сөбханалла. Болай булгач, язылмаган бер йон да калмый инде.

Инзилә: Әбекәй, ә “Орчык өмәсе” нәрсә соң ул? Аны кайчан бәйрәм итәләр?

Бабай: Менә бит ничек, яшьләр бу бәйрәмнәрнең чын мәгънәсен дә аңлап бетермиләр икән... Карчык, сөйлә әле шул турыда.

Әби: Хәзер бит заманалар башка, кибетләрдән җаның ни тели шуны алырга була. Алар йонны кайдан алуларын да, ничек эшкәртүләрен дә белмиләр шул. Яшьләрне гаепләп булмый. Заманасы шул. “Орчык өмәсе” – безгә әби - бабаларбыздан калган мирас ул, балалар. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырыла. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерләп куя. Кичтән тәм - томнар көйли. Өмәгә күрше - күлән, дус - ишләр чакырыла. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башлана: кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, кемдер бәйли. Эшне бүлешеп эшлиләр. Ә инде күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен - көлке, җыр – бию белән үрелеп бара. Эшләр тәмамлангач, хуҗа эшчеләрен тәмле ризыклар белән сыйлый. Менә бүген бездә шундый бәйрәм инде. Өмәгә килгәч сез дә эшсез тормагыз. (эш бүлеп бирә)

Бабай: Егетләр, әйдәгез сез минем янгарак җыелыгыз.

(күмәк җыр)

Уйна тальян гармуныңны

Телләре лә батмасын шул,

Уят үзәкләрен өзеп,

Кызлар йоклап ятмасын.

Уят үзәкләрен өзеп,

Кызлар йоклап ятмасын.

Филиза: Эшкә бирелеп китеп, телдән язмыйк тагын. Әйдәгез бер уен уйнап алабыз.

 “Башы телемдә, ахыры төендә” дип атала уен. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә ахырын әйтү - сездән.

•        Кем эшләми - шул ашамый.

•        Оста кулда һөнәр бар.

•        Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар

•        Эш сөйгәнне ил сөйгән.        

•        Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.

•        Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Яшьләр:   Безгә табышмаклар да әйтегез инде.

•Үрә - үрә үрмәли, ятьмә - тозак үрәм, ди.(Үрмәкүч)

•Бар бер матур агач сарай,

Әйләнәсе  суккан калай.(Сандык)

•Зыр-зыр әйләнә, үзе килеп бәйләнә.(Орчык)

•Әйләнгән саен калыная.(Йомгак)

Рушания: Әйдәгез,  “Орчык бөтерү” уенын уйнап алыйк. Уйныйбызмы?

Барысы бергә: Әйдәгез, әйдә.

 (Әкрен генә музыка уйный. “Орчык бөтерү” уены башлана. Орчык кемгә карап, туктап кала, шуңа җәза бирелә).

Альмира: Әһә, бу кешегә нинди җәза бирәбез?(Һәр катнашучы бер һөнәр әзерләсен)

—  Җырласын.

(уен дәвам итә)

Филиза: Бу кешегә нинди җәза бирәбез?

  • Биесен
  • Биетәбез, биетәбез.Һ.б

Рәсилә: Кызык. Бәйрәм бик күңелләнә бара. Гомер буе шушында яшәсәк тә, күп нәрсәләрне белмибез икән әле. Ә Теләкәй тарихы мине чынлап кызыксындыра. Әбекәй, бу җирлекнең үткәне турында сөйлә әле.

Әби: Әй, балалар... тыңлагыз алайса... Безнең авылыбыз бай тарихлы. Уңган - булган егет - кызларга бай авыл. Безнең авылыбызда Галимҗан атлы кеше яшәгән. Колхозлашу чорында ул колхозга кермәгән: аерым хуҗалык булып яшәгән.Тимер остасы булган: тирә – юньдә үзенең ясаган комганнары, чиләкләре, калай мичләре белән дан тоткан. Ә аның улы Шакир абыегыз авылыбызның оста тимерчесе иде.

Илгинә: Теләкәй җирлегендә аерым телгә алырлык шәхесләр аз түгел. Мәсәлән, Иске Җияш авылыннан Гайнетдинов Сәйфи, аталы – уллы Әхтәм һәм Әзһәм  Хуҗиннар орчык - көянтә ясаучы буларак билгеле. Бүгенге көндә бу һөнәрне Айдар Галиев дәвам итә. Аның ясаган орчыклары бик күп күргәзмәләрдә урын алды.

Альмира: Ә Теләкәйдән Әнҗәп һәм Фарис Хабировлар орчык ясау остасы булган. Ачлык елларында орчык сатып, тормышларын җайлаганнар.

Розалия апа: Аларның дәвамчылары булып Теләкәй авылында яшәүче Вильдан белән Алгиз абыйларыгыз тора. Вильдан абыегыз үз кулы белән тимер күчәрләре, печән җыя торган җайланмалар ясавын, Алгиз абыегызның тракторга кундисит, ат арбалары ясавын барыгыз да ишетеп беләдер.

Фәнҗия апа: Иске Җияш турында сөйли башлаганны дәвам итим, Розалия ахирәт бүлдерде шул. Авылда оста куллы кешеләр яши. Агач, тимергә җан өреп, төрле  эшләнмәләр  ясаучы Фаил һәм Фәрит Хуҗиннар, Рөстәм Могътабаров, Рәдис Минһаҗевларны оста куллы дип беләләр.

Ильнур: Чыннан да, авыл тарихы бай. Без бүген барысын да сөйләтеп бетерми китмәсбез, мөгаен.

- Әйе, әйе..

Филиза апа: Әйдәгез  шаулатып, бер «Сигезле» биюен биеп алыйк.

Әби: Менә бит нинди матур уеннар, биюләр беләсез, әйтерсең лә гомер буе “Орчык өмәсенә” йөргәнсез кебек, шомарып беткәнсез.

Бию барышында алып баручылар сөйли

Алып баручы: Элек- электән оста куллы хатын- кызларыбыз бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән үзләренә һәм туганнарына өс киемнәре теккәннәр. Алъяпкычлар, өстәл япмалары, мендәр тышлары чиккәннәр. Бүген дә кул эшләрен авылыбызда яратып башкаралар. Оста куллы Резедабыз бик күп төрле бәйгеләрдә катнаша, Рәзилә апа белән икесенең кул эшләре белән күргәзмә барышында танышкансыздыр, кемнәр күрергә өлгермәгән җыен бетүгә кереп таныша аласыз. Шулай ук Сәхия апаның оныклары Илфинә белән Зәйнәп  матур картиналар ясыйлар. Адилә Саматова, Назлыгөл Гыйздәтуллина, Резеда Гәрәева,  Рушания Закирҗановалар да хач чигүен яратып башкаручы, төрле конкурслар да катнашучы мәктәп укучылары.

1 а. б: Лаеклы ялдагы  укытучыбыз Мәгъфия апа Низамованы да искә алып китми мөмкин түгел. 9 дистәне тәмамласа да, һич эшсез утырмый.  Төсле йон җепләрдән төрле эшләнмәләрне яратып башкара ул.

2 а. б: Авылыбызда бакыйлыкка күчкән Наҗия апа Җиһангирова турында да җылы фикерләр яши. Ул авылда туган һәр сабыйга нәзек җептән бәйләнгән оекбаш, биялиләр бүләк итә. Шул оекбашларны киеп үскән балалар үзләре дә әти –әниләр инде. Наҗия апаның күңел җылысын  саклаган оекбашларын, телгә алган  осталарыбызның  эшләрен, әлбәттә, күргәзмәдә күрә аласыз.

Илгинә:  Без кечкенә чакта, колхозларның бай чорында, Җияш авылында 6 төркем сарык көтүе чыга торган булган. Харисова Рәзилә, Миңнегалиева Әсфирә, Галиева Бания, Галиева Рауза, Гарифуллина Инсия, Миңнегулова Энҗе, Ямалова Кифая, Гараева Гөлфинә, Фәтхиева Гөлфинә, Минһаҗева Фәйдәрия апалар сарык көтүе көткәннәр. Аларның бер кулларында шалтыравык булса, икенче кулларында бәйләм, чигү булган. Табигатьнең матурлыгын барлык чынбарлыгы белән ак тукымага төшергәннәр алар.

Альмира: Сәхия апаның әнисе Кафия әбидән килгән үрү осталыгы – оныгы Сәйдәргә күчкән. Хәертдинов Сәйдәр абыйны районда белмәгән кеше юктыр. Талдан үрелгән кәрзиннәр, читәннәр дисеңме, чабата барысы да кулыннан килә. Шулай ук ул курайда да моңлы көйләр башкара. Әйдәгез әле, сүзне үзенә бирик. ( Сәйдәр абый курайда уйный) 

(Чабата биюе) Инзилә Фәтхиева һәм Рушания Закирҗанова башкара.

1 а.б.: Мөнәҗәтләр – татар халкы өчен традицион булган җыр жанры. Бүгенге көндә безнең авылда Фәнҗия апа бик матур, моңлы итеп мөнәҗәтләр укый. Әйдәгез әле сүзне үзенә бирик.

Алмазия: Искиткеч, бүген килми калган булсак, бу моңлы көйләрне кайчан ишетер идек әле. Яшьләр, әйдәгез без дә үзебезнең талантларны күрсәтик. Безнең арада да җырчылар бар бит. Бергәләшеп башкарабызмы? Рияз, әйдә син башлап җибәр, без кушылырбыз. (җыр)

1 а.б.: Тальян гармунда моңлы көйләр сыздырып уйнаучыларыбыз да бар. Бу сәләт тә буыннан буынга күчеп килә. Хәмит абыйдан килгән сәләт уллары Рәсүл абый белән Хәнәфи абыйга күчкән. Бүгенге көндә оста гармунчыларыбыз арасында Әнәс абыйны, Вильдан абыйны, Әсләх абыйларны атап китәргә кирәк. Сүзне аларга бирик.

(Гармунчылар чыгышы)

Алсу апа: әйдәгез «Карабай» биюен биибез.

Яшьләр: Ярый әле килгәнбез. Никадәр мәгълүмат алдык. Онытылып барган уен, җырларны белдек.

Әби: Менә, балалар,  “Орчык өмәсе” шулай үтә иде. Эшен дә эшләдек, күңелне дә ачтык. Без сөйлибез дә сөйлибез, сез арып беткәнсездер инде, балалар. Бүгенгә җитеп торыр. Әйдәгез бер җырлап алыйк та, табынга үтеп, чәйләп алыйк. (җыр)

Җырлый –җырлый, гөрли – гөрли

Өмәләрдә күңел ачабыз;

Ай –һай, дусларым,

Дусларым, дус – ишләрем.

Аңламыйсыз йөрәгемнең

Нигә ярсып типкәнен;

Аңламыйсыз күңелем тәрәзәсен

Кемнең килеп чирткәнен.

1 а.б.: Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Үткәннәребезгә ихтирам – киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла.

2а.б.: Халкыбызның гүзәл бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре бүген дә авылыбызның даны булсын, һөнәр ияләренең юлларын яктыртсын. Үткәннәрне киләчәккә бәйләп, авылыбызның борынгы сәнгатьләрен, “Һөнәрчеләр авылы” дигән данлы исемен саклыйк. Ил - көннәребез имин, күгебез аяз, бәхетләребез тулы, уңышларыбыз мул булсын!..


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное занятие "Орчык өмәсе"

Борын - борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр дә бар бит әле. Ул бәйрәмнәрнең һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе бар....