Внеклассное занятие "Орчык өмәсе"
план-конспект на тему

Зиннатуллина Флера Авхадиевна

Борын - борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр дә бар бит әле. Ул бәйрәмнәрнең һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kl.tysh_chara._orchyk_om.docx34.49 КБ

Предварительный просмотр:

     

 Класстан тыш чара. Фольклор бәйрәме . “ Орчык өмәсе”

Зиннатуллина Флера Авхадиевна,

Бакалы районы Мостафа урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Башкортстан Республикасы Мәгариф отличнигы.

Укытучы: (талгын гына көй ишетелә)

                Кешелекнең үзе шикелле үк,        

                Борынгыдан килә бәйрәмнәр,  

                Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

                Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

     Гадирәк итеп әйтсәк, бәйрәм ул- кеше, яисә ил тормышындагы әһәмиятле бер вакыйгага бәйләнештә үткәрелә торган шатлыклы, тантаналы вакыйга, уен- тамаша. Ә тормышта  бәйрәмнәр итү өчен сәбәпләр җитәрлек- никах мәҗлесләре, туйлар, бәби туйлары, туган көннәр...

      Борын- борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр дә бар бит әле. Ул бәйрәмнәрнең һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе бар.

  • Йә, менә сез, балалар, нинди бәйрәмнәр беләсез? (Җаваплар тыңлана, укытучы өстәп бара.)

     Яңа ел бәйрәмен- яңа елны тәбрикләү, котлау; Нәүрүз бәйрәмен- язны каршы алу; Сөмбелә- көзге уңышны барлау, җыю; Сабантуй- сагынып һәм елның котлы булуын теләп алынган иң хөрмәтле бәйрәм- туй; Каз өмәсе- казлар суелгач, үткәрелә торган өмә; Аулак өй- яшьләр җыелып күңел ачканнар.

     Ә менә сезнең әле бер дә “Орчык өмәсе” дигән бәйрәмне ишеткәнегез булмагандыр диеп уйлыйм. Менә шуңа күрә дә халкыбызның гореф- гадәтләрен, йолаларын онытмыйк әле дип, бүген сезгә бабай- әбиләребез, үзләре дә яшь чагында үткәрелгән бәйрәмгә чакыралар. Рәхим итегез!

                                                       

 Орчык өмәсе

Максат: татар халык йолаларының ,гореф- гадэтлэренең әһәмиятен төшенергә булышлык итү;укучыларның иҗади активлыкларын камилләштерү;балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү;сәнгатькә омтылышларын хуплау;халык йолалары белән кызыксынуга игътибарларын юнәлтү.

Җиһазлау: авыл халкының һәм укучыларның кул эшләре күргәзмәсе,стенд- плакатлар,интерактив такта;презентация;

Катнашалар:  4-10 сыйныф укучылары

Зал бәйрәмчә бизәлгән.       

Бүлмә татар өе шикелле киендерелгән. Тактаның ике ягында әти-әниләрнең чиккән,    бәйләнгән әйберләреннән күргәзмә. Стенаның уртасында “Орчык өмәсе” дигән рәсем; ширмә- ишек;аның янында кровать- чигелгән урын- җирләр белән; тәрәзә янында өстәл- самовар һәм тәм- томнар, чиккән ашъяулыклар белән ябылган.

Балалар стена буйлап түгәрәкләнеп, татар киемнәреннән утыралар, ян- якта килгән кунаклар.

 (“ Ак калфак “көе ишетелә. Әбиләр өйдә утыралар: кайсы бәйли,кайсы йон эрли, кайсы йомгакка җеп чорный, анага бала да ярдәм итә, бабай бер малай белән орчык ясап утыралар)

Алсу:

   -  И, _Шодия апа, син гомер буе шулай тигез итеп, гәрәбәдәй йон эрләдең, кулың ятып тора шул эшкә, син эрләгән җептән бәйләгән оекбаш- бияләй дә нәфис, матур була, күрегез әле сез аның ничек орчык тәгәрәтеп утыруларын!

   ----Шодия  әби (елмаеп):

  • И,Алсу, җепнең тигез булу сере миндә түгел бит, синең картың  ясаган орчыклар үзләре шундый җайлы, кулга ятып торалар, үзеннән- үзе зырылдап әйләнүе генә ни тора.

   Гузэл:

  • Менә мин дә, улым  Айнурны да шул һөнәргә өйрәтергә дип алып килдем бит буген, орчык ясарга өйрәнсә,  бабасы кебек оста орчыкчы булыр әле, алла боерса, әйе бит, улым.

-Наилэ:

И , дуслар,өмәгә килүче кызлар ни өчен күренмиләр эле?

“ Тал бөресе” көенә чыгалар.

      --------

  • Наилэ, сез дэ өмә икәнен ишеттем дә кызларны җыеп килеп җиттек эле.

Наилэ:

    -Рәхмәт инде санга сугып килгәч,Әйдәгез, рәхим итеп урнашыгыз, утырышыгыз.

 Алсу Авзалова:

Әгузе бисмилла. И ходаем эшебез җиңел булсын.Тиз- тиз эшләп алаек.

Диана:

-Ә мин самавыр куеп килим.

Наилә:

-Бар,кызым, бар.

     Алсу Абсалямова:

  • Менә минем дә кызым, җеп тотышып торырга ярый башлады, эшкә шулай өйрәнәләр инде, үзең эшләп ашагач,  тәмле була бит ул. (Малай торып, ширма янына килә һәм иптәшләренә кул изи ).

Н.Айнур:

  • Әй, дусларым, әйдәгез    Наилә  апаларга  керегез, бүген монда күңелле,орчык өмэсе. Әйдәгез!

 ( Ишек шакый, -------- каршы ала )

Алсу Абсалямова:

  • Кунаклар килгән икән монда, кара элә, никадәр булышчы, никадәр өйрэнчек, чакырып та бу кадәр җыя алмассың.

Ләйсән Лотфуллина:

  • Әйдәгез, узыгыз, балалар, ну эшлибез болай булгач, язылмаган бер йон да калмый инде. ( Балалар керәләр, исәнләшәләр ).

  Азалия Хамитова:

  • Исәнмесез, өегезгә бәрәкәт иңсен. (Утыралар, уртада кәрзинәдә йон – шуның янына утырта ---------апа)

Н.Айнур:

  • У-у – Монда  кунаклар да бармени?

Алсу Абсалямова:

  • Юк, улым, кунаклар түгел, өмечеләр болар. Бездә бит бүген Орчык өмәсе. Сез белеп килмәдегезмени?

Н.Айнур:

  • Юк, Алсу  апа. Ә нәрсә соң ул орчык?

Алсу Абсалямова:

-Алай икән, бу бәләкәчләр орчык өмәсенең нәрсә икәнен белмиләр икән бит.

(Әбиләр үзара сөйләшәләр)

Нас. Азалия:

  • Заманалар үзгәрде, бу балаларның белмәве гаеп түгел, җепне бит хәзер кибеттән генә сатып алалар, я булмаса, бәйләнгән, эше беткән аллы-гөлле матур оек, бияләйләр генә алып кияләр, белмәсләр дә шул.

Әйе, шул, балалар, сез белмәсәгез дә гаепләп булмый.

Ленара:

  • Орчык өмәсе – ул безгә әби-бабайлардан мирас булып калган бәйрәм. Ул кара көз җитеп, кешеләр сарык йоннарын алып бетергәч уздырыла. Хуҗа кеше куп итеп сарык йоннарын әзерләп, тәм-томнарын, кәнфит-шикәрләрен әзерләп куя, өмә буласы көнне коймак пешерә. Өмәгә дус-ишләре, туган-тумачалары чакырыла. Анда сарык йоннары эшкәртелә: кемдер йонны яза, кемдер эрли, кайберәүләр йомгакка чорный,  кем бәйли, эшне шулай бүлешәләр.Эш уен-көлке, күңел ачу белән аралаштыра. Эш беткәч, хуҗа өмәчеләрне тәм-томнар белән сыйлый.

 

Нас. Азалия:

-Менә бездә бүген бәйрәм. Өмә булгач, өмә булсын, сезгә дә эш бирик инде, балалар кеше эшләгәнне генә карап утыру килешмәс! Кил әле, кызым ,син монда утыр, менә йон язаргы булышырсыз. ( Эш бирә).

Ленара:

  • Балалар, эшкә бик бирелеп китеп, телдән язмыйк тагын, әйдәгез бер уен уйнап алабыз.

Уенның исеме “Башы телемдә, ахыры төендә”. Мәкаль әйтеш була бу. Мин башын, сез ахырын әйтәсез.

  1. Кем эшләми - шул ашамый.
  2. Тирләп эшләсәң - тәмләп ашарсың.
  3. Тырышкан табар – ташка кадак кагар.
  4. Эш беткәч, уйнарга ярый.
  5. Эш кешене төзәтә – ялкаулык боза.
  6. Эш сөйгәнне- ил сөйгән.
  7. Бүгенге эшне – иртәгегә калдырма.

Ленара:

  • И, бигрәк уңган балалар булдыгыз. Әле сезнең, эшләгәндә, кулыгыз кулга йокмый, сөйләгәндә телегез дә шулай икән.

__________:

  • Ә тагын нинди һөнәрләрегез бар соң? Әйдәгез, мин дә бер уен уйнатыйм әле. “Йомгак” уены – һәрберегәз үз һөнәрләрегезне күрсәтегез әле.

“ Йомгак” тәгәри.

Ә. Рэмил җырлый.

Тагын йомгак тәгәри.

 Татар биюе.  6класс.

 Айнур Насибулли .”Тизәйткеч”

Л.Ләйсән:Уйнадык та, җырладык та.Әйдәгез утырышыйк.Эшебезне дәвам итәбез.

Н.Айнур:

  • Әбием, ә нигә сезгә шулкадәр йон кирәк?

Нас.Азалия:

  • И, балам, без бит инде олы кешеләр, җылы яратабыз, “җылы сөяк сындырмас” ди бит , халык. Шуңа күрә,  күпме җылырак булса,  шулкадәр яхшырак.  Оекбаш,  бияләйләр бәйләрмен, алла боерса. Минем сезнең кебек оекларым да бик күп әле. Менә кайберләренә бәйләдем дә инде. (Сандыгын ачып күрсәтә).
  • Балалар, мин сөйлим дә сөйлим, сез инде тыңлап арып беткәнсездер, әйдәгез әле, бераз ял итеп, бергәләп уйнап алыйк әле.

        

Г.Дилэ: - Балалар, менә нинди матур уеннар беләсез икән сез, бик уңган булып чыктыгыз бит әле сез, болай булгач.

- Сезне орчык өмәсе дип өйрәтеп тә торасы юк, туганнан бирле Орчык өмәсенә йөреп, шомарып беткәннәр, дип белерсең.

Х.Ленара:

-Әйдәгез “Орчык ” дигән уенны уйныйк әле. (уен)

“ Орчык” уены.( Х Ленара орчык әйләндерә)(Орчыкның очы Айнурга туры килә)

Н.Айнур:

-Э мин Орчык турында шигырь дә белэм эле.

Әйләнә орчык ,әйләнә,Әйтерсен лә биюче;

Юк аңа бары,кул чабып:

“Булдырасың !”- диюче.

Мактаганны көтеп тормый,уйламый да туктарга-

Ничек инде ,орчык булып,

Карап торсын юк- барга!

Әйләнә дә биеп китә,

Аннан сикереп куя.

Хәтта очып китәр иде,-

Останың кулын тоя.

Мин сокланып карап торам,

“Ай-һай җитез бу! “-диеп;

Юкка әйтмиләр икән ул:

Орчык кебек бул!- диеп.    ( Гарифҗан Мөхәммәтшин.)

2.Бию .    4  класс кызлары

 

3. “Җыйдым җиләк” җыр.Голшат

Х.Ленара: Рәхмәт, Голшат,молодец. Әле бу балалар җырларга да, биергә дә яраталар, әйдәгез әле җырлап-биеп курсәтсеннәр.

Әйдәгез эле, биеп алыйк.”Дүртле”

Э хәзер инде “ Өчле”.       Бию

“ Дүртле”

 

“ Капка”

    Х .Ленара:- Булдырдыгыз, рәхмәт барыгзга да!

Лэйсән Лотфуллина: - Куңелләр тулып китте. Рәхмәт яусын, балалар!

Н.Азалия:

  - Кеше һәрчак матурлыкка омтылып яши. Кирәкле дә, бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның куңеленә шатлык китерә, кайгы-хәсрәтләрен, мәшәкать-борчуларын онытыра.

     Безнең әби-бабаларыбыз да элек-электән һәрчак матурлыкка омтылганнар.

Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, куңел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, сөлгеләр, кашагалары. Һәм

үзләре бәйләгән кирәк яракларны тою сәләтен чагылдырыла, төснең ямен, гузәллекнең бәһасен тирәнтен аңлый белүен курсәтә. Шуңа күрә без менә бу әйберләрне “Халкыбызның куңел көзгесе” дип атыйбыз икән – бер дә юкка түгел.

  Менә бүген дә без җырга, монга бай булган  “Орчык өмәсен” карап уттек.

Әйдәгез, “ Орчык” такмаклары әйттерик әле.” Баламышкин” коенә.

1.Җеп эрлибез,җеп эрлибез,            

   Орчык өмәләрендә.

Биемичә түзеп булмый,                                                                

Орчык биеп торганда.          

  2.Кошлар да бит очып кайта,

Түгәрәк күлләренә

Биибез дә ,җырлыйбыз да,

“ Орчык” өмәләрендә.

Н.Айнур:

                                Бәйрәмебез бетеп килә.

                                Кунакларга әйтик шуны

                                Сәламәтлек, бәхет телик,

                                Һич белмәсеннәр борчуны.

-   Шушы бәйрәм сезгә ошадымы, балалар?

Нәрсәләр эшләдек без бу бәйрәмдә, нәрсәләр белдек? Нинди уеннар уйнадык?

Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә. Ата-бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң куңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырышыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны җәлләмик. Сезнең барыгызга да изгелек, иминлек, игелек телибез.

   Ә балалар, бу бәйрәмнән үзләренә күп нәрсәләр алырлар: бәйләргә, йон эрләргә, орчык ясарга  өйрәнерләр дип өметләник.

                               

Рәхмәт, безнең бабай-әбиләребезгә, исән-сау булсыннар, һәрвакыт шушындый ярдәмчел, сау-сәламәт булсыннар. Сезгә безгә бик кирәк! Рәхмәт, сезгә!

 ( Бергәләп чәй эчүләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...