Муса Җәлил
материал (5, 6, 7 класс) по теме

Мавлиханова Миляуша Шаукетовна

Муса Җәлилнен туган көненә багышланган әдәби - музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Муса Җәлил24.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бизәлеше.  Уртада Муса Җәлилнең зур портреты. Портретның ике ягында зур форматка  язып  эпиграф эленгән. Портрет астында мәңгелек ут (имитация)

Эпиграф.

        ...Сынаулары белән сыный тормыш,

          Моабитлар аша үткәрә...

        Рух вә җаны көчле булганнарны

           Йолдыз итеп күккә күтәрә!

                                (Шаһинур Әхмәтсафа) 

1 нче а.б.“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләренә каршы сугыштагы үлемсез үлеме белән дә мәңгеләштерә алганнар.

2 нче алып баручы.

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.

Җырың белән дусны иркәли бел

Җырың белән җиң син дошманны.

Шул максатың алга куеп, Муса,

Үтәдең син намус кушканны.

( көй дәвам итә.)

1 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Бүген  мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән “Гомрем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңрар җыр булып” дигән әдәби-музыкаль кичә карарсыз.

      Музыка

 

1 нче алып баручы. Иксез-чиксез Оренбург далаларында, Нит елгасы Саелмышка кушылган урында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.

2 нче алып баручы. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә. Киндер ыштан киеп, кызыл сатин күлмәген җилфердәтеп, җәйнең – җәйләр буе ул авыл урамында чабып йөри. Гәүдәгә артык зур түгел, шомырт кара күзләрендә ниндидер мутлык белән шаян очкыннар чәчелә.

1нче алып баручы. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән.

Укытучы чыга:

 ...Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде... Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар, ә Муса инде шактый шома итеп укый һәм яза... Бер ай да узмады,үз ишләрен нык узып китте. Шунан аны икенче класска күчерергә туры килде.

 ...Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Биргән эшләрне тиз генә эшләп куя да минем өченче класска сөйләгән сүзләргә колак салып утыра. Берәр укучы мәсьәләсен чишә алмый утырса, Муса аңа ярдәм кулы сузарга тырыша. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.

 Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмим...

2 нче алып баручы.  Җыр дәресләрендә Муса һич тә тартынусыз беренче булып җыр башлый торган була.

“Сарман көе” башкарыла

1 нче алып баручы. Шулай бервакыт Муса әнисенә ияреп туганнарына кунакка килә. Хәл-әхвәл сорашып, чәйләп алгач, әнисе Мусаны кунарга калдырып кайтып китә. Туганнан туган сеңлесе Мәрьям белән икәү генә бүлмәдә калгач, алар өстәл астына кереп посалар. Өстәл кырларына иске одеал элеп чыбылдык ясыйлар.

(Инсценировка.

Муса. (колагына пышылдап) Беләсеңме, үскәч, мин кем булам?

Мәрьям.        Кем?

Муса. Шагыйрь. Габдулла Тукай кебек зур шагыйрь!!!!!

(Сөй гомерне”шиг.сөйләнелә)

Мәрьям ышанырга да, ошанмаска да белмичә, сүзсез кала. Муса куен кесәсеннән урталай бөкләнгән ике кәгазь кисәге чыгара, яктылык төшсен өчен чыбылдык читеп бераз җыерып куя да, шигырьләрен укый башлый. Аларның берсе Мостафа авылының киң кырлары, алтын басулары, күз яшедәй саф сулы Нит елгасы турында, икенчесе – ягымлы яз кояшына багышланган була. Мәрьям таң калып тыңлап утыра.

Мәрьям. (гаҗәпләнеп). Әллә үзең уйлап чыгардыңмы боларны?

Муса. (горур). Үзем булмыйча, кем булсын? Ошадымы соң?

Мәрьям. Искиткеч матур!

2 нче алып баручы. Болар Мусаның иң беренче иҗат җимешләре була. Ләкин, кызганычка каршы, аның беренче шигырьләре сакланмый.

  1. А.б Муса Җәлил балалар өчен бик күп шигырьләр язган. (шиг.”Ишек төбендә”)

  1. а.б. Ә хәзер М.Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сөйләү һәм сәхнәләштерү өчен сүзне укучыларга бирәбез.

“Кызыл ромашка”сәхнәләштерелә.

  1. а.б.  алып баручы.

 Муса Җәлил жирдә аз яшәде,

Күпне күрде, күпне кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде

2.а. б.

Унөч яшьтә комсомолда иде,

Ә егерме яше тулганда

Партиядә иде. Инде бүген

Иң дәһшәтле минут туганда,

Шагыйрь иде сугыш кырында.

1нче алып баручы. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.

                  Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса

                 Әкрен генә поезд кузгалды

                 Калды Казан, киттең син сугышка

                  Ерак иде солдат юллары.

 Җыр. «Солдатлар».

(Малайлар хәрби киемнән, кулларында овтоматлар, сугышка китүләре күрсәтелә. Ана озатып кала, солдатлар яу кырында ятып калалар. һәйкәлә Ана џәм бала тере чәчәкләр сала.)

 2.нче алып баручы. ..........(сугыш тур.)

“Вәхшәт”шиг.сөйләнелә,cәхнәләштерелә.

Муса.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

1нче алып баручы

Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр

Көннәрегез авыр булды,

Юлларыгыз чокыр, тигезсез...

Ә шулай да, борчылмагыз,

Ватан өчен җанын биргәннәр

Мәңге яши,алар үлемсез!

2 нче алып баручы. 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

2 нче алып баручы. Әйе, Муса Җәлил Советлар Союзы Герое, татар халкының каһарман улы. Аның белән әле киләчәктә татарның бик күп буыны горурланыр.

2нче алып баручы.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

“Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Муса Җәлилгә багышлана...

Муса Җәлил.Хәтер кичәсе

Җәлил турында уйланулар...

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

« Жизнь свою народу отдаю». (Урок памяти Героя Советского Союза татарского поэта Мусы Джалиля).

Расширить и углубить знания учащихся о жизни и творчестве великого татарского поэта М. Джалиля; формировать  понимание сущности единого процесса развития многонациональной литературы народов наше...