"Табигатьтә кунакта"
материал по теме

Мансурова Лилия Салимхановна

Көзге табигатькә багышланган кичә. Башлангыч сыйныфлар арасында уздырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigatt_kunakta.docx18.74 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Табигатьтә кунакта

(Кичә башлангыч сыйныф укучылары өчен уздырыла. Уздыру вакыты-көз)

Максат: 1 Туган илебезнең бай  табигатен күрә белү, аңа соклану

                2. Табигатьне белергә, сакларга өндәү.

                3.Табигать турында шигырьләр уку, җырлар җырлау,төрле                                                                                                     уеннар уйнау

Зал матур итеп бизәлгән. Кәрзингә алмалар, яшелчәләр, яфраклар  салынган.

(Бер төркем укучылар гапләшеп килеп керәләр)

1 нче укучы Без бүген табигатьтә кунакта.

2 нче укучы. Табигатьтә? Нәрсә соң ул табигать?

1 нче укучы. (гаҗәпләнеп) Табигатьме? Тирә-якка кара әле! Әнә кояш елмая, күк йөзендә болытлар йөзә. Җирдә үсемлекләр үсә, анда хайваннарны күрәсең. Болар барысы да табигать!

3 нче укучы. (беренче укучыга кушылып дәвам итә) Табигать -ул безнең якын дустыбыз. Кеше бит  үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала,үсемлекләр үстерә, терлекләр үрчетә.

4 нче укучы. (Дәвам итә) Әйе! Ә җир астыннан нефть таба, таулардан руда чагара, елгадан балык тота!

5 нче укучы.  Безнең туган илебезнең  табигате ,урман-кырлары, елгалары искиткеч матур һәм бик бай.

1 нче укучы. Безгә табигатьне өйрәнергә, аңа сокланырга,сакларга кирәк.

(Укучылар урыннарга барып утыралар, алга 3 укучы чыга)

1 нче укучы. Нинди матур минем Туган илем,

                       Җир шарында тиңдәш юк аңар.

                        Киң кырларда үсә мул игеннәр.

                        Шаулап ага озын елгалар.

2 нче укучы. Туган ил ул- алтын арышлар,

                       Туган ил ул-зифа камышлар,

                       Туган ил ул- иркен болыннар,

                       Болыннарда нәни колыннар.

3 нче укучы. Туган ил ул-зәңгәр диңгезләр,

                        Туган ил ул- үскән нигезләр,

                        Туган ил ул була бер генә,

                        Бик кадерле безгә ул шуңа.

Җыр башкарыла: “Кояшлы ил”

(Укучылар урындыкларга утыралар.Сәхнәгә милли киемнән кечкенә чиләк күтәргән  бер кыз чыга)

Безгә якын юл буенда

Бер чишмә чыга,

Җитә аның якты суы

Һәр узучыга.

Узучылар бар да ятып

Салкын су эчә...

Шунда зәңгәр чиләгемне

Калдырдым кичә.

Зәңгәр чиләк үзе җиңел,

Кечкенә, дидем,

Шул чиләккә су тутырып

Эчсеннәр, дидем.

Җыр: Мин үсәм.

Алга 3 кыз чыга.

1.Яратам мин ап-ак төсне,

   Бөтен дөнья ап-ак төсле:

   Куяннар да ак тун кигән

   Каеннар да ак туннан

   Бүреккә дә, керфеккә дә,

   Борынга да ак кунган.

   Биек булып, ап-ак булып

   Урамга ап-ак кар яуган.

   Көне буе шау-гөр килеп

   Шуабыз шул ак таудан.

Бармаклар  уены.

Баш бармагым –кыш була,

Кар-бураннары туза.

Имән бармак яз килә,

Карлары эреп бетә.

Урта бармак җәй җитә,

Җиләк кызарып пешә.

Атсыз бармак көз икән,

Сары яфраклар сипкән.

Чәнти бамак ни икән?

Кыш, яз, җәй, көз үтеп киткән.

2.Яратам мин зәңгәр төсне,

    Бөтен дөнья зәңгәр төсле:

    Басулар, кырлар, үзәннәр

    Зәңгәр кардан арчыла.

    Челтәрләнеп-челтәрләнеп

    Җирдән  һаман пар чыга.

    Зәңгәр елгалардан әнә

    Зәңгәр бозлар агыла.

    Зәңгәрләнеп ага алар

    Зәңгәр Идел ягына.

3.Яратам мин яшел төсне,

Бөтен дөнья яшел төсле:

Дөнья яшел микән әллә

Яшел яңгыр яуганга?

Урман-кырларны  ямь-яшел

Тамчы белән юганга?

Яшел дулкын чаба кырда,

Җил иссә дә чак кына...

Шулай яшел була белә

Безнең туган як кына.

Җыр  

Кыз. Ишетәсезме ? Урман сөйләшә!

Үзең эндәшсәң аңа, ул да эндәшә.

“Син урманмы?”- дисәң,

“Урман... урман!”  ди

“Җиләк уңганмы?” дисәң,

“Уңган... уңган!” ди

“Җиләк җыям чиләккә” җырлы уены башкарыла.

3 Яратам мин сары төсне,

Бөтен дөнья сары төсле:

Арыш ,бодай бөртекләре,

Үләннәр сары төстә.

 Сары белән йөгертелми

Калмагандыр бер төш тә.

Саргайган яфраклар җиргә

Сарыладыр сак кына.

Сары була белә шулай

 Безнең туган як кына.

Укучы малай. Курайларда көз көйләрен уйнап,

                          Агачларны сары төскә буяп,

                         Куакларга җиләк-җимеш элеп,

                         Агач төпләренә гөмбә тезеп,

                         Урман буйлап алтын көз йөри.

(Көз булып киенгән,кәрзин тоткан кыз чыга.

“Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар?” дигән шигырь сүзләре.

Укучылар:  -Көз, көз, әйт әле,

                      Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз:              -Кәрзинемдә алмалар,

                      Помидор һәм кыярлар.

Укучылар:   -Көз, көз, әйт әле,

                        Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз:              -Кәрзинемдә яңгырлар

                       Кызыл сары   яфраклар.

Көз. Сезнең өчен минем кәрзинемдә табышмаклар  да бар. Ягез әле кем өлгер?

(Укучылар берәмләп чыгалар, кәрзиннән табышмак язылган төрле төстәге яфраклар алалар, укыйлар, тамашачылар  җавабын таба, бүләк тапшырыла.)

Табышмаклар:

 Туксан тугыз күзле ул,

 Көн дә сыйлый безне ул.

 Үзе юка чикмәнле,

 Сые исә бик тәмле.(Бәрәңге)

 

Йодрык-йодрык булып үсә

Алма кебек кызарып  пешә

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер? (Помидор)

 Ул җир астына төшкән

Кып-кызылбулып пешкән

Ашка тәм һәм төс бирер

Аны кем белер? (чөгендер)

Катлы-катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә.(кәбестә)

Кечкенә генә йорт

Эче тулы корт (кыяр)

Җир астында алтын казык.  (кишер)

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм (суган)

                           

 Укытучы: Әйе! Әйләнә-тирә дөньяның безне иң таңга калдырган могҗисы- табигать.  Шушы гаҗәеп дөньяга, үзебез өчен беренче ачышлар ясау, табигатьне өйрәнү, ярату, саклау- безнең бурычыбыз.. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

Җыр. Яратыгыз. (1нче куплеты башкарыла)

Кояшлы ил                                                                                

Кояшлы ил, безнең ил

Күге аның гел аяз

Кыш китерсә кыш бабай

Чәчәк алып килә яз (2)

     Һавасы да,җире дә,

     Салават күпере дә

     Яңгыры да, кары да

     Безгә якын бары да. (2)

Сандугачлы урманы

Ашлык тулы кырлары

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

Мин үсәм.

Мин үсәм.үсәм, үсәм

Кояш нурын яратам

Кояш та мине сөя

Юлларыма гөл сибә.

          Мин барам,  барам, барам

          Мәктәптә белем алам

          Мәктәбем  мине сөя

          Кояштай якты бирә.

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм

Туган телемне зурлыйм

 Туган илемне зурлыйм,

Туган телемне зурлыйм

Җиләк җыям.

Җиләк җыям чиләккә

Дәү әнигә бүләккә

Ул бүләккә шатланыр

Мине тагын яратыр

           Куш. Бүләккә,бүләккә

                     Җиләк җыям чиләккә

Йөгерә-йөгерә мин җыям

Чиләккә салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр

Дәү әнием шат булыр

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “К” һәм къ авазы бездә кунакта".

Максат: (къ),(к)  авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә  һәм укырга өйрәнү, өйрәнгән материалны кулланану, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү....

Презентация по теме "Зоопаркта кунакта" для 2 класса

В настоящее время школа, так же как и все образование в целом, повернулась к личности ученика и пытается создать условия для становления его как субъекта собственной жизни. Повсеместно предпринимаются...

"Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация.

"Сүзләр патшалыгында кунакта"  уен-дәресенә презентация....

Әкияттә кунакта.

Урта сыйныфлар өчен Яңа ел кичәсе....

Внеклассное мероприятие "Әкияттә кунакта"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Әкияттә кунакта" дигән темага сыйныфтан тыш чара үткәрү өчен материал....