«Әнием-кадерлем” Әниләр Көненә багышланган бәйге-конкурс.(Конкурсная программа, посвященная Дню матери)
план-конспект на тему

Патеева Альфия Фяритовна

Развлекательная конкурсная программа на татарском языке, посвященная Дню Матери

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Әнием-кадерлем”

Әниләр Көненә багышланган бәйге-конкурс.

Автор: Патеева А.Ф-заместитель директора школы по воспитательной работе МОУ СОШ с. Кикино, Каменского района, Пензенской области

Ринат –Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз!

Юлия -Исәнмесез!

Ринат Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз!.

Юлия Сезгә озын гомер, нык сәләмәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлык һәм гаилә бәхете телибез!

Ринат – Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни.. Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Юлия – Кадерле аналар!

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле

Сез булганга яшәү мәгънәле.


Ринат – Аналарга рәхмәт укыйк,

Түр башында гына тотыйк.

Авыр сүзләр әйткәндә дә

Каршы килми эчкә йотыйк.

Кадерлик аналарны.

Бергәләп: Бәйрәмегез белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез!

Музыкаль номер

Юлия Хөрмәтле дуслар! Бүгенге әниләр бәйрәмен бәйге-уен рәвешендә үткәрербез.

Ринат Хәзер була КВН –

Гаҗәп күңелле уен.

Менә безнең әниләр

Үзара көч сынаша,

Менә булыр тамаша.

Юлия КВНда жюри да булырга тиеш. Рөхсәт итегез сезне жюри белән таныштырырга. (таныштыра). 

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Ринат Жюригә безнең теләк шул - әниләрнең берсен дә кимсетмичә,  дөрес кенә бәя бирергә.

Юлия Әйдәгез, кул чабып, әниләребезне сәхнәгә чакырыйк. (фанфары)

Ринат Күрәсезме, дуслар, сәхнәдә әниләрнең иң уңганнары, иң булганнары, иң гүзәлләре генә.

Юлия Һәр очрашу танышудан башлана.

I бәйге. Ул “Таныш булыйк!” дип атала. Хәерле сәгатьтә! Башладык! Таныш булыйк!” (Әниләр үзләре белән таныштыра. Исем, фамилия, һөнәре, яраткан шөгыле, ризыгы, тормыштагы девизы, кешеләрдә хөрмәт ителгән сыйфатлары турында кыска, аңлаешлы итеп әйтеп бирергә тиешләр)

Музыкаль номер

Ринат  II бәйге. “Бигрәк тәмле бәрәңге”. Гомер буе ашлы-сулы яшәүнең сере изге йолаларыбызның үтәлүеннән түгелме соң? Әйдәгез әле, кем бәрәңгедән пешерелә торган ризыкларны күбрәк искә төшерә? (Язып әзерләнәләр)

Музыкаль номер

Юлия III бәйге. “Тәм-том рекламасы”. Бәйгедә катнашучы уңган әниләребез өйдә әзерләгән ризыгын “тәмле” сүзләр ярдәмендә тәкъдим итә.

Музыкаль номер

Ринат  IV бәйге. Бу бәйгебез “Тапкырлар бәйгесе” дип атала. Сорау-табышмаклар әйтү:

Музыкаль номер

Юлия V бәйге. “Кем күбрәк?” дип атала. Кем өч иҗекле кызлар  исемен күбрәк язар

Музыкаль номер

Ринат VI  Музыкаль- бәйге. Ә хәзер әниләребезнең сәләтләрен тикшереп карыйк. (Әниләр җыр, бию номерларын башкаралар, шигырь сөйләргә, гармунда уйнарга мөмкин) әниләр әзерләнгәнче … (Концерт номеры)

Юлия VII бәйге. Өй эшен тикшкрәбез. Әниләр бишек җыры әзерләргә тиеш иделәр. «Бишек җыры”

Жюрига сүз бирәбез.

Юлия Ана күңеле мәңге күләгәсез

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да

Гомерен дә хәттә кызганмый.

Ринат Хөрмәтле әниләребез! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләребез. Һәрвакыт яшь, озын гомерле булыгыз. Тазалыкта яшәгез, кайгы-хәсрәтләр сезне читләтеп үтсен.

Юлия Дөньяда сез булганда, без дә бәхетле булып яшибез. Бәйрәмебездә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!

Бергә Сау булыгыз!



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий конкурсно-развлекательной программы, посвященной Дню Матери

Разработка общешкольного  мероприятия,посвященного Дню Матери...

Конкурсноразвлекательная программа, посвященная Дню Матери в 5 классе.

Данное мероприятие проводится накануне Дня Матери  учащимися 5 класса с приглашением мам....

Праздничная программа, посвященная Дню матери

Праздничный концерт для мам, бабушек, сестер силами учащихся 1-11классов....

Праздничная программа, посвященная Дню матери

Цель: Сплочение семьи и детского коллективаЗадачи:1.Формировать доверительные, доброжелательные отношения между родителями и детьми.2. Интересно и содержательно провести праздник.3.Создать приятную до...

Сценарий концертной программы, посвященный Дню Матери

Концертная программа , посвященная Дню Матери ( с участием учащихся 4 класса)...

Конкурсная программа, посвященная Дню матери

Данное мероприятие разработано для проведения классного часа в 5-6 классах, посвященного Дню матери. Мероприятие проводится в форме соревнованиий между двумя командами. В каждой команде принимают учас...