Көз бәйрәме
план-конспект на тему

Миннебаева Алия Ринатовна

Көзгә багышланган бәйрәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koz_byrme_.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Оештыручы: Миннебаева А.Р.


 “Сөмбелә бәйрәме” (5-7 кл)

Егет. Хәерле көн,  хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучылар һәм          

         укучылар. Һәр ел фасылының үз матурлыгы булган кебек

         көзнең дә үз матурлыгы бар. Көз бәйрәмнәргә бай вакыт.    

         Бүген бездә зур бәйрәм - “Сөмбелә” бәйрәме.

Кыз.   Күңелләргә якты нур өләшеп,

           Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

           Үз муллыгы белән көзләр килә

           Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Егет.    Җиргә төшә сары, ал яфраклар

            Көз җиткәнен алар белдерә.

            Алтын көзең синең, туган ягым,

            Күңелемә якын, бер генә.

Кыз.   Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!

           Уңган булган олы-кечегез.

           Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне

           Сәлам итеп кабул итегез.

Егет.   Һәркайда да муллык, кызыл туйлар.

           Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

          “Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,

           Кочагыңда муллык, байлыклар.

Кыз.   Хәерле көн якын дуслар,

           Котлы булсын уңыш бәйрәме!

           Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,

           Бизәп торсын көлтә бәйләме!

Егет. Безнең бүгенге бәйрәм КВН формасында узачак.  

         Командалар көч сынышалар. Беренче конкурсыбыз  

         “Сәламләү”. Командалар, рәхим итегез.

“Сәламләү” конкурсы.

Җыр. ( 5 класс)

“Капитаннар конкурсы”

1.“Алма җыям” уены. Бу уенда капитаннар алманы бер җирдән икенче җиргә күчерергә тиеш булалар. Ләкин алмаларны кул белән тотмыйбыз.

2. Фонограмма белән җыр җырлана, җыр туктатыла һәм сез аны дәвам итәргә тиеш.

3. Сезгә газет бирелә, бер кулыгызны алга сузасыз һәм шул кул белән генә газетаны ертасыз. Кем ваграк ерта ала. 

Егет. Сезнең өчен бию.

“Яшелчәләр иле” конкурсы.

7 класс күренеш

5 класс күренеш

Җыр 7 класс

6 класс күренеш

Кыз. Жюри баллар санап, йомгак ясаганчы, 6 класс башкаруында җыр тыңлап китик.

Уен

Өч кеше залдан чыгып тора. Аларга берәр хайван исеме әйтелә (төлке, аю, кенгуру). Залдагы кешеләргә нинди хайван әйтелгәне билгеле, ләкин алар белмәмешкә сабышалар һәм исемен әйтмәскә тиешләр.

Егет.   Жюрига сүз бирәбез. Рәхим итегез.

Егет .   Эх, гармуннар уйный белсәм,

     Уйнап сыздырыр идем.

     Биючеләрнең табанын

     Уттай кыздырыр идем.

Бию

Кыз.    Баш очыннан киек казлар оча

     Их, аңлыйсы иде кош телен!

     Кош теленнән җиргә моң түгелә,

     Киек казлар моңы! “Хуш илем”.

     Кошлар китә. Бераз гына моңсу,

     Ләкин көзләрнең дә бар яме.

     Кешенең олы куанычы –

     Гөрли бездә “Уңыш бәйрәме”.

Егет.   Сый-нигъмәттән тулы ил табыны,

    Бәйрәм күрке яңа икмәк ул.

    Кемгә ничек,

    Ләкин безгә,

    Һәр көз – бәйрәм,

    Һәр көз – хикмәт ул.

Кыз. Шуның белән безнең бүгенге бәйрәмебез тәмам.