Яңа ел бәйрәме
план-конспект занятия (5, 6, 7 класс) на тему

Миннебаева Алия Ринатовна

Яңа елга багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_el_byrme.doc354.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                     

                                                Яңа ел (5-7 кл)

А.б. Хәерле көн, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар. Туган җиребезгә Яңа ел килә. Без дә бүген Яңа елны каршы алу бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

А.б. Тагын бер ел артта калды

        Борчуы, шатлыклары.

        Ак бәхетләр, уңыш теләп

        Ява Яңа ел кары.

А.б. Бераз гына моңсу да        

        Ник икәнен мин беләм.

        Хушлашабыз чөнки без

        Бүген иске ел белән.

А.б. Тик кайгырмыйк әле без,

       Шаярыйк, көлик кенә

       Чөнки безгә өр-яңа

       Башланмаган ел килә.

А.б. Күрегез бу чыршыны!

        Чыршының да чын-чыны!

        Нинди төз, матур, биек,

        Тора түшәмгә тиеп,

        Иң очында кып-кызыл

        Балкып тора йолдызы!

А.б. Яңа ел бәйрәмен ачып җибәрү өчен сүзне тәрбия эшләре буенча директор урынбасарына Хасанова Рузия Шаһинур кызына бирәбез.

А.б. Тик яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

А.б. Яңа ел вальсына әйләнергә чакырабыз.

А.б. Вальс көенә кушылып әйләнү сезне яңа елның соңгы көннәренә кадәр сихри моңга күмеп, күңелләрегезне вальс сафларына күчерсен.

А.б. Иң зур теләк-иген уңышы мул булсын!

        Юлларыбыз һәрвакытта уң булсын!

        Җыр белән башланып китсен иртәләр,

        Куелмасын җиңәалмаслык киртәләр.

7 класс башкаруында җыр

А.б.  Шатланабыз, сөенәбез,

         Зурлыйбыз Яңа елны.

        Яңа елда яңа утлар

        Яктыртсын яңа юлны.

Кызыклы күренеш.

5 класс, 6 кл., 7 кл.

Бию (“Татар биюе” 4,5 кл.)

А.б. Яңа бәхет, яңа шатлык

        Алып килсен Яңа ел

        Телибез тыныч тормышлар,

        Котлы булсын Яңа ел!

5 класс уен.

 А.б  Бүген бездә зур бәйрәм

         Бүген яңа ел килә!

         Бүген күңелләр җырга

         Һәм биергә җилкенә.

Бию  (“Яшьләр биюе” 3,4,5,6 кл.)

А.б. Балалар, бәйрәмдә кемнәр җитми соң? (К.б. белән К.к).   Әйдәгез бергәләшеп чакырыйк әле аларны.

Кыш бабай котлавы.

А.б. Кыш бабай, ә син беләсеңме, безнең мәктәптә яхшы укучылар да бар бит әле. Син аларга бүләкләр әзерләдеңме соң?

(яхшы укучыларга, газеталар өчен бүләкләр тапшыру)

А.б. Көтеп тора Кыш бабай

        Безнең биеп, җырлаганны

        Тирәсендә әйлән-бәйлән

        Уйнаганны.

А.б. Әйдәгез әле Кыш бабай белән бергә бер биеп алыйк әле, җилкенеп калыйк әле.

Татарча бию

 

А.б  Карлар ябалак-ябалак,

        Көннәр-төннәр яңа, ак!

       Бу яңа ел-иң яңа ел,

       Барсыннан да яңарак!

6 класс башкаруында җыр

7 класс уен

А.б. Безнең бәйрәмгә, Кыш бабай, җәнлекләр урманнан килгән. Син аптырагансың дыр инде урманда җәнлекләрне күрмәгәч. Менә алар монда, бәйрәмгә җыелдылар.

Маскалар яклау (5,6,7 кл.)

Кыш бабай белән саубуллашу

6 класс уен

Украин биюе (3,4,5,6 кл.)

 “Яңа ел котлавы”.

    7 кл.

    6 кл.

    5 кл.

       

“Иң яхшы биюче егет”.

  “Иң яхшы биюче кыз”.

5 класс башкаруында җыр        

А.б.  Рәхмәт әйтик чыршыбызга        

         Матур бәйрәме өчен.

         Рәхмәт әйтик кунакларга

         Килеп караган өчен.

         Яңа елда яңа юлдан

         Нык басып бердәм кирәк.

         Сәламәтлек, зур бәхет.

         Бездән сезгә шул теләк

А.б. Бик күңелле үтте бәйрәм,

        Безгә кирәк китәргә.

        Телим сезгә яңа елда

        Тагын да зур үсәргә

        Дус булыгыз хезмәт белән,

        Шатлык китерсен һәркөн.

        Яңа елда мәрхәмәтле,        

        Бәхетле булсын һәркем.

А.б.  Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне кабат якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз.

                                                            Бәйрәмне оештыручы: Миннебаева А.Р.