8 март бәйрәме
материал на тему

8 март-халыкара хатын-кызлар бәйрәме барышы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_martka_bagyshlangan_muzykal_kich.doc67 КБ

Предварительный просмотр:

                8 Мартка багышланган музыкаль  кичә.

           Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны

                     Сез бирәсез, газиз әниләр!

   

          Гарипов Рәдис сөйли. 1 нче чыгыш.

Музыка яңгырый. Музыка астында 1 нче  алып баручы сөйли.

          Кем дөньяга кеше бүләк итә,

          Ә кешегә якты дөньяны?

          Тойгылары кояш кебек кайнар,

          Эретерлек гранит кыяны.

               Кем күңеле тулган айдай серле,

               Язлар сыман назлы, ягымлы?

               Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

               Кайгыларга түзем, сабырлы!

          Кем елмая җәйге таң аткандай,

          Балкып китә шундук тирә-як?

          Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

          Көләчлектә аңа тиңнәр юк!

               Кем куллары өйне, җирне ямьли,

               Изгелеге үлчәү тапкысыз.

               Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

               Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

                         Җыр. Илдарханова Әнҗе.

2 нче алып баручы.

           Әни!

          Җир йөзендә иң матур сүз - Әни. Ул – һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм  дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы яңгырый.

          Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге – иң турылыклы һәм сизгер йөрәк, аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый. 5 яшьме, 50 яшьме – күпме генә булмасын, кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.  Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

                           Җыр. Зиязетдинова Чулпан.

1 нче алып баручы.

        Хәерле кич, хөрмәтле авылдашлар, кайткан кунаклар! Без бүген иң матур бәйрәмгә - 8 март – халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

       Хөрмәтле әниләр һәм әбиләр, апалар һәм сеңелләр, ханымнар һәм туташлар! Сезне язның беренче бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек телибез. Тормышларыгыз матур, йөзегез көләч булсын! Быелгы яз сезгә муллык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм шатлыклар гына алып килсен! Хәзер яңгыраячак җырыбыз сезгә бәйрәм сәламе булып  ирешсен!

                   Җыр. Гарипова Илгизә “Озак яшә,әнкәй!”

2 нче алып баручы.

     Ана, ана!

     Син куш йөрәкледер.

     Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.

     Әгәр сөеп бер елмайдың исә,

     Бөтен дөнья ямьгә күмелә.

     Кадерле дуслар! Биредә изге теләкләр теләп балаларын үстерүче һәм аларны тормыш юлына аяк бастырган гүзәл әниләребез бар. Бүгенге бәйрәм көнендә барлык әниләргә иң изге теләкләребез: балаларыгызның игелеген күреп, шатлыкка, бәхеткә күмелеп,  озын-озак яшәгез. Алдагы тормыш юлыгыз сикәлтәсез булсын! Авырлыкларга бирешмәгез! Кадерләп үстергән балаларыгыз һәрвакытта да сезгә ныклы терәк, таяныч булсын, сезнең ышанычларыгызны акласыннар.  Барлык аналар хөрмәтенә чираттагы җырыбыз бәйрәм бүләге булып яңгырасын.

              Җыр. Солтанова Резеда  “Әнием”.

1 нче алып баручы.

         Мөмкин булса, җыеп учларыма

         Бирер идем кояш нурларын.

         Әни кеше генә кочагында

         Назлый белә кызын, улларын.

               Мөмкин булса,менеп зәңгәр күккә

              Йолдыз сузар идем кулына.

              Әни кеше генә җан сулышын

              Өрә синең гомер юлыңа.

                  Җыр Таҗиева Фирүзә “Сау булыгыз, ак каеннар!”

2 нче алып баручы.

        Ана булу – изгелекнең таҗы,

        Дөньяда иң олы дәрәҗә.  

        Әйе, ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Күпме әниләргә газиз баласын якты дөньяга китерүдә булышкан, авылыбызның күпме  баласына кендек әбисе булган, күпме аналарның нарасыйларын авырулардан йолып калган олы йөрәкле, изге күңелле әниләребез дә бар хатын-кызларыбыз арасында. Аларның берсе -  гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган, бүгенге көндә дә аларга акыллы киңәшләре белән ярдәм кулы сузучы , авылыбызның ак әбисе -  Кәүсәрия апа. Аның олы хезмәте алдында башыбызны иябез. Кәүсәрия апага киләчәктә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

        Олыгайгач та аңа табынып мин

        Чал чәченә башны иярмен.

         Олы бүләгемне сузган чакта

         Озын гомерле бул! – диярмен.

               Мирзаянов Илнар башкаруында “Башкорт халык” биюе.

1 нче алып баручы.

            Бүгенге көндә Кәүсәрия апаның эшен дәвам итүче, тәүлекнең кайсы гына вакытында булса да безгә ярдәмгә ашыгучы шәфкать туташыбыз Майя Михаил кызына да авыл халкы рәхмәтле.

             Майя Михайловна!   Сезгә алдагы көннәрегездә дә зур уңышлар, бәхетле тормыш телибез. Чираттагы җырыбыз сезгә багышлана.

               Җыр. Хәбетдинова Язилә “Безнең туган як кына”.

   Гарипов Рәдис чыгышы. 2 нче чыгыш.

2 нче алып баручы.

            Бүгенге көндә тормышта хатын-кызларыбызның роле зур. Иң беренче чиратта, алар – безнең әниләребез. Алар безне тәрбияләгәннәр, беренчеләрдән булып аң-белем биргәннәр. Тәрбияләү - өйрәтү сәләте хатын-кызның табигатенә үк салынган. Шуңа күрә күп кенә хатын-кызлар укытучы, тәрбияче һөнәрен сайлый, әлеге һөнәр аларга ерак тарих җепселләре аша сеңгән. Бүген залда гомерен балалар тәрбияләүгә багышлап, хәзерге көндә лаеклы ялда булган һәм әле бүген дә бу изге эшне дәвам итүче хөрмәтле , мәртәбәле укытучыларыбыз утыра.

           Бу сизгер күңелле һәм түземле хатын-кызларыбызга олы рәхмәт сүзләрен аерым җиткерәсе килә. Илебезнең киләчәге сезнең нәфис, әмма ышанычлы кулларыгызда һәм шуңа күрә ул матур һәм өметле.

          Алдагы концерт номерыбыз лаеклы ялдагы укытучыларыбыз Вәсилә,Гөлдәлифә, Нәсыйха, Асия, Гөлнур, Нурания апаларга багышлана.

        Җыр. Каримова Гөлфия, Биктимерова Гөлзада, Таҗиева Айзилә “Сандугачым, тургаем”.

1 нче алып баручы.

         Бүгенге көндә армый-талмый балаларга белем –тәрбия бирүче, өлкәннәребезнең эшен дәвам итүчеләр – Рания Сәгыйтовна, Әлфирә Рифкатовна , Ләйлә Рифкатовна , Римма Муллаяновна , Әсма Бастановна , Рәзилә Наиловна, Чулпан Фаязовна , Ралина Хәмзәнуровна , Гүзәлия Дамировна , Алисә  Григорьевна, Энҗе Мансафовна, Гөлназ Флүновна!

            Сезгә булган безнең хөрмәтебез

            Урын алсын йөрәк түрендә.

            Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

            Юлдаш булсын сезгә гомергә.

        Биктимерова Гөлзада башкаруындагы “ Ачуланма, әнкәй” җыры  Сезгә бәйрәм сәламе булып яңгырасын!

2 нче алып баручы.

        Безнең хатын-кызларыбызның җәмгыятьтәге абруе һәрвакыт югары булган. Тарих шуны дәлилли. Бу бүген дә шулай: гүзәл затларыбыз һәр өлкәдә беренче булырга омтыла, нинди генә хезмәткә алынса да, җиренә җиткереп башкара.  Таңнан торып эшкә баручы савымчы һәм терлек караучы  хатын-кызларыбыз, һәр яңалыкны, хәбәрне үз вакытында авылдашларыбызга җиткерүче элемтә хезмәткәрләре, балаларны тәмле ашлары  белән сыйлаучы пешекче апаларыбыз, мәктәптә һәм балалар бакчасында чисталык һәм пөхтәлекне саклаучы апалар, һәр көнне безгә сәүдә хезмәте күрсәтүче кибетчеләребез, социаль хезмәткәрләребез, авыл җирлеге советы башкарма комитетында  хезмәт куючылар, гомумән, төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтүче хатын-кызларыбыз! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз.  Ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар юлдаш булсын сезгә!

           Чиксез бәхет теләп, кызыл талда

           Елкылдаша көмеш бөреләр.

          Бәйрәм белән, эшчән апакайлар,

          Алтын куллы сылу сеңелләр!

   Шарапов Алмаз башкаруындагы җырны бәйрәм сәламе итеп кабул итегез! (“Моңлану”).

1 нче алып баручы.

        Төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куеп, бүген лаеклы ялда булган , ару-талуны белмәс әниләр һәм әбиләр! Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер,бәхет-шатлыклар юлдаш булсын!

          Тырыш сезнең кулларыгыз,

           Матур үткән юлларыгыз.

           Барча туган –якыннарга

           Һәрчак изге уйларыгыз.

           Теләкләрнең телик изгеләрен,

          Шатлыкларның иң-иң зурысын.

          Бәхетләрнең көтмәгәндә генә

          Килә торганнарын – нурлысын.

                     Җыр. Зиязетдинова Чулпан.

 2нче алып баручы.  

          Якын араларда  гомер бәйрәме -  юбилейларын билгеләп үткән һәм  яз, җәй айларында каршылаячак юбилярларыбыз – Мансурова Гүзәлия, Миргалавова Гүзәлия, Заманова Фәүзия, Шагалиева Зөлфия, Илдарханова Розалия, Галимҗанова Тәхия, Миргалимова Әскыя, Хәбибуллина Хәтирә. Сезне язның беренче һәм юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

                Тормыш юлыгыз балкып торсын,

                Нурлы булсын күңелегез.

                Сәламәтлек, бәхет –шатлык  белән

                Бер кайгысыз үтсен гомерегез!

           Мансуров Ислам башкаруында “Татар халык” биюе

          Биктимерова Гөлзада башкаруында “Башкорт халык” биюе.

1 нче алып баручы.

          Ир-егетләр белән беррәттән Бөек Ватан сугышының бар фаҗигасен үз җилкәләрендә татыган, дошман җимергән илне торгызган, сугыш сүндергән гаилә учакларын тергезгән, коточкыч авыр шартларда да  балалар табып, аларны тәрбияләп үстергән хатын-кызлар – сугыш буыны вәкилләре ихтирамның, игътибарның иң олысына лаек. Кешелек тарихында сезнең батырлыкка тиңнәр юк. Йөрәгебезнең түреннән чыккан чиксез рәхмәт хисләребезне кабул итегез, хөрмәтле апалар, тыл ветераннары! Илебез һәм халкыбыз өчен куйган хезмәтегез, хәзерге игелекле гамәлләрегез өчен сезнең алда баш иябез.

           Хөрмәтле тыл батырларыбыз :  Хамия апа, Гөлҗәннәт апа, Нәгыймә апа, Газизә апа, Рәхимә апа,Рәфкыя апа, Мофааза апа, Сәкинә апа, Әскыя апа, Хәтирә апа,  Рәйсә апа.

        Ходай сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт сезгә!

          Шарапов Алмаз башкаруында “Мең яшә, әнкәй” җыры сезнең өчен яңгырый.          

2 нче алып баручы.

           Илебезнең тыныч, күгебезнең аяз булуы һәркем өчен дә иң зур бәхет. Ә инде гаиләдә илебезнең тынычлыгын саклаучы ир-егетләр булса, бу -  әниләр өчен икеләтә горурлык.

           Шәрхемуллина Сөмбел башкаруындагы җырны  илебезне саклардай батыр ир-егетләр тәрбияләп үстергән һәммә әниләребезгә багышлыйбыз.

1 нче алып баручы.

           Өйгә кайтсам, өй балкыган,

          Өйгә нур иңгән.

          Ерак җирне якын итеп

          Дәү әни килгән!

         Үзен ничек сагынганны

         Белгән ул, белгән!

         “Күрим әле кызымны ”!-дип,

        Әбием килгән.

              Шарапова Айгизә башкаруындагы җыр оныкларын назлап сөюче, аларга акыллы киңәшләрен бирүче ак яулыклы, кадерле әбиләребезгә бәйрәм бүләге булсын!

Мәзәк сөйләү: Назипова Илмира, Биктимерова Гөлзада.  Бер хатын милиция хезмәткәрләренә шалтырата:

-Алло, минем әйберләремне урлаганнар!

    Милиция хезмәткәрләре шунда ук килеп җитә.

  • Нәрсәләрегез югалган? Кемнән шикләнәсез?
  • Кемнән? Киленнән!
  • Барысын да сөйләгез, беркетмә төзибез.
  • Ике мендәр тышы, бер юрган тышы, җәймә, төнге күлмәк.
  • Кайчан белдегез урланганны?
  • Кайчан булсын,  килен юып китергәч!

2  нче алып баручы.

           Авылыбызда  бер-берсен аңлап, бик күңелле, тату яшәүче кайнана һәм киленнәр бар.  “Килен кайнана туфрагыннан ярала” дигән мәкаль шундый гаиләләргә туры  киләдер, мөгаен. Безнең җирлектә дә мондый гаиләләр күп. Чираттагы концерт номерыбыз аларга багышлана.

                     Җыр . Гарипова Илгизә “Кайту”.

1нче алып баручы.

       Бүгенге бәйрәм кичәбездә ир-егетләребезгә дә матур теләкләребезне җиткерәсебез килә. Чөнки кызлар, хатын-кызлар, әниләр, әбиләр никадәр генә көчле, тырыш булмасын, аларга һәрвакыт терәк, таяныч, киңәшче – көчле затлар, ир-егетләр кирәк.  Кечкенә чагында кызларыбыз күрше малайлардан, үсмер булгач, үзләренә күз атып йөрүче  егетләрдән, гаиләдә балалар тәрбияләгәндә, тормыш проблемаларын чишкәндә тормыш иптәшеннән яклау тапса, өлкән яшьтә инде аның арка терәге, юанычы булып “бабае” тора. Бүген бәхетле гомер кичереп, картлыкларын да бергә каршылаучы матур парларыбыз бар. Алар:   50 ел бергә яшәгән Рәхимә апа – Әнвәр абый, Газизә апа – Рәфкать абый, Зөлфия апа – Фазлетдин абый, Индүсә апа – Әхнәф абый. Сезгә киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, тигезлек,  озын гомер телибез.

             Сезнең  тормыш юлыгызда

              Очрамасын киртәләр.

              Гел бәхетләр һәм шатлыклар

              Алып килсен иртәләр.

            Җыр. Шәрхемуллина Инзилә. “Синең өчен”.

2нче алып баручы.

          Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Бу кичәбездә  сезнең барлык борчу-мәшәкатьләрегезне оныттырып, яшьлек елларыгызга,  балачагыгызга  кайтара , сезнең  күңелегездә бәйрәм рухы тудыра алган булсак,  без бик шат булыр идек.

Күмәкләшеп, без дә , дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле,

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

            Җыр. Энҗе Илдарханова.

Чегән кызы килеп керә.

     Исәнмесез, әниләр, кунаклар!  Мин дә сезнең бәйрәмгә килдем әле. Мин сезне бәйрәм белән котлап, алдагы тормышыгызны әйтеп бирмәкче булам. Минем кулда лотереялар, шуның берсен тартып аласыз да, мин сезгә киләчәгегезне юрыйм.

Сәдәф – сезгә ирегез быел кыйбатлы тун алып бирәчәк.

Тәгәрмәч – әгәр дә сез быел лотерея билеты сатып аласыз икән, сез һичшиксез машина отачаксыз.

Акча – сез киләчәктә бик бай кеше булачаксыз.

Конфет – сезне киләчәктә баллы тормыш көтә.

Йөрәк – сезне җаваплы мәхәббәт җылытып торачак.

Чәчәк – сез тагын да матуррак һәм ягымлырак булырсыз.  

Курчак – гаиләгездә яки туганнар арасында гаилә членнары артуны көтегез.

Баскыч – эшегездә югары күтәрелү көтелә һәм  дәрәҗәгез арта.

1нче алып баручы.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

Җыр  Илдарханов Динар “Шофер булам”.

Чегән кызы:

-Әйдәгез,  тагын бер уен уйнап алабыз. Бу тартманы безгә “Могҗизалар кыры”  тапшыруыннан Леонид Якубович җибәрде. Анда бер әйбер бар, нәрсә икәнен белгән кеше шул призны ала.

- Аны әниләр төрле әйберләр пешергәндә кулланалар.

- Ул озын, чәчләре дә бар.

- Ул каты һәм түгәрәк.

- Ул кечкенә һәм сары төстә.

- Ул басуда үсә.

- Аны тозлы суда пешереп була.

- Мин аннан баллы хлопьялар яратам.

- Я, сүз нәрсә турында бара? (Кем белә, шуңа кукурузные палочки бирелә).

Чегән кызы:

-Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Сәламәт , бәхетле, булыгыз, шатлыкларга күмелеп яшәгез!

                     Җыр. Мансурова Лия “Туган көнең белән, әнием”.

2 нче алып баручы.

Якты  көннең һәрбер иртәләре

Килсен сезгә бәхет, нур булып!

Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып!

1 нче алып баручы.

          Кадерле әниләр, әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, һәр эшегездә уңышлар, чиксез бәхет-куанычлар  теләп калабыз.Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге матур булсын! Гаиләләрегез имин булсын! Берәүдән дә авыр сүзләр ишетмәгез! Якыннарыгызның мәрхәмәтлелеге,  шәфкатьлелеге  тормышыгызны бизәсен! Бәхетле булыгыз!

2нче алып баручы.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын!

1 нче алып баручы.

      Тагы гүзәлрәк таңнар

      Уянсын туган җиргә.

      Әниләр! Кояш гомере

      Телибез бүген сезгә!

                      Җыр.  Шарапов А. “Бәхеттә-шатлыкта”. Концовка.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника к 8 Марта по мотивам русской народной сказки "Теремок". Средняя группа д/с, март 2013 года.

Праздничный сценарий для средней группы детского сада содержит инсценировку сказки "Теремок"....

Сценарий праздника к 8 марта «С ДНЕМ ВОСЬМОГО МАРТА, С ПРАЗДНИКОМ ВЕСЕННИМ!» Вторая младшая группа

Сценарий проведения празднования 8 марта, во 2-ой младшей группе, с использованием театрализованной деятельности...

Сценарий праздника: "8 марта" Март 2020 года

Цель:    Создать праздничную атмосферу, прививать любовь и уважение к               маме, самому близкому и родному...

Итоги Недели иностранных языков 18 марта - 22 марта 2019 года

В материале освещены мероприятия Недели (конкурсы, викторины), музыкальный конкурс "Школьное Евровидение"....

План проведения Недели русского языка и литературы в МБОУ «Будницкая ОШ» в 2019-2020 учебном году (16 марта -20 марта).

План проведения Недели русского языка и литературы в МБОУ "Будницкая ОШ" в 2019-2020 учебном году....