Татарча дискотека
материал на тему

Резеда Т.Ф.

Яңа ел дискотекасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_elda_balalar_diskotekasy.docx27.98 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Апас  муниципаль  районы

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

“Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбе”

Татарча дискотека

Төзеде:

Педагог-организатор

Төхвәтуллина Резедә Фарис кызы

Яңа ел бәйрәмендә балалар дискотекасы.

Сценарий

Максат: 1.Балаларда бер- берең белән аралашу, бер- береңә игътибарлы булу сыйфатлары тәрбияләү.

2.Төрле уеннар уйнаганда, биегәндә сәламәтлекне ныгыту.

3.Уеннар, җырлар аша укучыларда эстетик матурлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Музыка, шарлар, кар бөртекләре, һ.б.

Дискотекага керү-  балалар дискотекага алдан бирелгән билетлар белән керәләр.

Ди-джейлар:  Рифат, Сөмбел.

                         Дискотека барышы:

Рифат:  Хәерле көн!

 Без Сезне бу матур залда күрүебезгә шатбыз.!!!

Исәнме, яңа  ел!!!

Күтәр син күңелләрне-

Уйнап, биеп күңел ачыйк,

Әйдә, кичкә кадәрле!!!

Сөмбел: Барыгызга без телибез-

Озын гомер, ак бәхет,

Башлыйк әле дискәтүкне,

Әйдә алга, ди-джей, рәхим ит!

Рифат: Бүген ачу-үпкәләргә,

Бер дә, бер дә урын юк.

Көлдерергә һәм көлергә,

Һәр уенда катнашырга,

Гел кырыйда тормаска,

Әйдә алга! Алга! Алга!

Сөмбел: Һәм без дискотекада катнашучы классларны бирегә чакырабыз! 1ләр сез кая, 2ләр сез кая, 3ләр сез кая......... 4, 5, 6, 7, 8, 9 класслар?

-Барыгыз да мондамы?

-Барыгыз да әзерме?

-Ишетелми!

-Ә кызлар бармы монда?

-Ә малайлар!

-Кем көчлерәк? Кызлармы , малайлармы?

-Безнең  мәктәп -Бакырчы мәктәбе укучылары кая?

-Молодцы!

-Сез биергә әзерме?

-Ишетелми!

-Әйдәгез тикшереп карыйк әле – Сез ничек кул чабасыз?

-Ә ничек тыпырдыйсыз?

-Молодцы, уау!

-Ә сез ничек көләсез?

-Шулай гынамы? (Көлеп курсәтә) шулай кирәк!

-Отлично!

-Яңа ел белән Сезне!

1 уен-“Танец игра” (Веселая мызыка)

-Әйдәгез сулга барабыз- 1, 2, 3

-Ә хәзер уңга таба- 1, 2, 3

-Тиз генә уртага җыелабыз- 1, 2, 3

-Әкрен генә иеләбез- 1, 2, 3

-Әкрен генә торабыз- 1, 2, 3

-Аякларны биетәбез- 1, 2, 3

-Һәм кулларны чабабыз- 1, 2, 3

Современная музыка

Рифат: Ә хәзер сорау- җавап уены.

Ә сез  әйе, юк дип кычкырасыз.

Кар яудымы? (Әйе!)

Кич ай яктырта (Әйе!)

Кыш бабай саран бабай (юк!)

Кар кызында сакал бар (юк!)

Чыршы зәңгәр төстәме (юк!)

Мәктәптә күңеллеме (әйе!)

Современная музыка

Музыка барганда уйнату.

Сөмбел: Ә хәзер иске елны озатабыз.

Сау бул инде кәҗә елы! (Беренче кулын күтәрә)

Исәнме син маймыл елы! (Икенче кулын кутәрә)

Яңа ел белән Сезне! Современная музыка

Рифат: Ә Хәзер матур мызыка астында биибез! Иң зажигательный биючегә приз. (Иң оста биюче билгеләнә, приз бирелә)

  Иң яхшы биюче билгеләнгәч, 2 укучы  үзенә паровозик җыя.  Кайсы команда җиңә- шул победительләр кебек бии, ә кем җиңелә- шул казлар кебек бии.

Сөмбел:

2.” Танец с платком” уены. Уенга 10 кеше чакырыла. 5 әр – 5 әр булып бүленәләр. 4 се 4 читен биюченең өстеннән тотып бии, ә 1 се яулык астында бии. Музыка бетә дә, алып баручы яулыкны кая бәйләргә икәнен әйтә,4 укучы яулык астында биючегә бәйлиләр.

  1. Сул аяк.
  2. Уң колак.
  3. Әбиләрчә бәйләү.
  4. Бандама.
  5. Баба-яга кебек бәйләү. Иң тиз бәйләүче команда җиңүче.

Музыка папурри ЧА-Ча-ЧА, РОКН-РОЛЛ, СТЕП...

Рифат -Армадыгызмы?

-Ишетелми!

-Биибезме?

-Әйдәгез әле бүген бәйрәмгә килгәндә ничек киендегез?

 Хәзер  тиз киенү уены уйнап алыйк әле.

3.” Тиз киен!” уены -6 укучы чыга, 2 командага бүленә. Шапка, шарф, биялине кия дә “Яңа ел белән!” дип чыршы тирәли әйләнеп килә. Тиз башкаручы команда җиңүче.

Сөмбел:  ( Кышкы прогулкага чыгу.) 

-Хәрәкәтләрне минем кебек кабатлыйбыз!

-Хәзер урамга барабыз (атлыйлар)

-Кар бөртекләрен ерып атлыйбыз (аякларны өскә күтәреп атлыйлар)

-Кар йомарлап алабыз (иелеп кар йомарлыйлар)

-Һәм дусларга атабыз (уң кулны күтәреп аткан булалар)

-Кулларыбыз туңды бит (кулларны ышкыйлар)

-Яңак,  колак һәм борын(яңак, колак борыннарын уалар)

-Дустыбыз туңган ахры, аны да  без җылытыйк (уң яктагы иптәшенең колагын уа)

-Молодцы!  Җылындыкмы?

-Браво! Уау!

-Биибезме?

Современная музыка.

Рифат :      

 4.  Уен. “Помогатор”

Идәнгә кар бөртекләре сибелә, Иң күп кар бөртеге җыючы җиңүче.

Сөмбел:     ( Кричалка)

-Как Вам дискотека?

-Вот так да!!! (Баш бармагын курсәтә)

-Не вижу, не слышу!

                    Музыка куела.шул музыка барганда бу кричалка уйнала.

Рифат:

 Хәзер бер уен уйнап алабыз.

Әгәр әйе булса – кул чабабыз, юк булса тыпырдыйбыз.

Дельфиннар суда яши.ӘЙЕ!

Наратта гөмбә үсә.ЮК!

Аю бал ярата.ӘЙЕ!

Кырда пароход йөзә.ЮК!

Яңгыр яуды – күлләвек җыелды.ӘЙЕ!

Куян белән бүре дус.ЮК!

Төн үтә дә, көн туа .ӘЙЕ!

Әнигә булышырга ялкаулык баса.ӘЙЕ!

Бәйрәм күңелле бара.ӘЙЕ!

Өйгә кайтасы килми.ӘЙЕ!

Безнең биисе килә.ӘЙЕ!

Современная музыка.

Сөмбел:      

 5 уен:  “Газетада бию уены”.

10 кыз, 10 малай чыга. Газетада биергә. Музыка туктаган саен газетаны бөкләп барырга.

6 уен: “Конкурс с масками”. Укучылар  музыка барганда парлашалар да, музыка туктагач, малайлар тезләнә дә, ә кызлар аларның аякларына утыра.Иң соңгы башкаручы пар уеннан чыга да, 1 пар җиңүче калганчы дәвам  итә.

Современная музыка

Рифат: Үзегез биисез, үзегез минем арттан кычкырасыз.

 1,2,3 Оле, Оле,Оле

Бакырчы самый лучший!

Опа, опа, опа

Америка, Европа,

Татарстан, Китай

Бакырчы давай,давай,давай,давай,давай!!!

Сөмбел  

-1,2,3 Оле, Оле,Оле

-Школа рули!

-Кызлар Сез кая?

-Малайлар сез кая?

-Ишетелми!!!

-Куллар,куллар, куллар!!!

Рифат: 7 уен- “МУМИЕ”

4 малай, 4 кыз чыга. Кызлар малайларны туалетная бумага белән чорныйлар. Чорныйлар да, аннары шул мумие белән бию бииләр. (Медленный танец). После танца, у кого бумага больше он победитель.

Медленный танец

Сөмбел: 3 кыз, 3 малай парлаша. Аларга тутырылган шар бирелә.

Алып баручы: 1) ЛОБ дип әйтсә, шарны маңгайга куеп бииләр.

2) БЕР тотып бармак белән бииләр икесе дә.

3) АРКАГА куеп бииләр.  (Шарны төзәтергә дә, кул белән тотарга да ярамый.)

Современная музыка

Ди-джейлар (Рифат, Сөмбел)  форс-мажор биреп тора.

-Школа зажигай!

-Давай, Давай!

-Куллар-Куллар,куллар, куллар!!!

-Бакырчы мәктәбе алга!

Рифат : Ә инде безгә ничек кенә кыен булса да, дискотекабызны тәмамлыйбыз. Без сезнең белән хушлашмыйбыз,ә саубуллашабыз гына.

Бу дискотеканың беренчесе булса да, соңгысы булмас!

Сөмбел: Дуслар, уйнадык, биедек,  көлдек алдагы көннәр дә шулай булсын: хыялланыйк, яратыйк, дус яшик, ярдәмләшик! Уау!

Яңа еллар белән! Пока, пока.

Җыр: Белый, белый снег . Бергә җырлап биибез (сүзләре бирелә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."

Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....

Статья из опыта работы по учебно методическому комплексу "Татарча да яхшы бел"

Результат опыта работы по новому УМК "Татарча да яхшы бел"...

КВН-дәрес “Мин татарча сөйләшергә өйрәнәм!”

Хәерле кич кадерле кунаклар!Бүген безнең 21 нче февраль Халыкара туган тел көне.Безнең чарабыз туган телебезгә һәм тарих елы белән бәйле үтәчәк....

Акция: "Мин татарча сөйләшәм"

Программа-сценарий для акции "Мин татарча сөйләшәм"1. Посещение Альметьевского Государственного драматического театра2. Создание буклета для акции3. Подготовка плакатов для акции4. Подготовка к походу...

Укучылар өчен татарча ребуслар

Укучылар өчен татарча ребуслар...

Внеклассное мероприятие "Татарча да яхшы бел..."

Это мероприятие я показывала на районном семинаре учителей татарского языка и литературы....

Театрализованная дискотека "Витаминная дискотека"

Необычный театрализованный праздник «Витаминная дискотека». Девиз  вечера : «Мы против наркотиков, мы за здоровый образ жизни!»....