Сценарий мероприятия, посвященного ко Дню Победы
материал

Фаррахова Альбина Фанильевна

Сценарий мероприятия, посвященного ко Дню Победы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_zhinu_kone_obelisk_yanynda.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

“Җиңү көне” ( Обелиск янында)

  1. Гимн РФ. , РБ.

Беренче   алып   баручы.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

Икенче алып баручы 

Ал нурларга торенеп кояш байый, 
Уткэн юллар килэ кунелгэ, 
Жинулэрне яулап алган коннэр

Онытылмаслар гомер-гомергэ.

Беренче   алып   баручы.

- Хэерле кон,  хормэтле  Ачы сугышнын барлык авырлыкларын кичергэн эбилэр хэм бабайлар, Безгэ Җиңү таңы , якты тормыш бүләк иткән каһарманнар !

Икенче алып баручы.

- Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне 72нче тапкыр бүләк итә. Җиңү көне белэн Сезне Ветераннар! Жину коне белэн сезне апалар-абыйлар! Жину коне белэн кызлар- малайлар! Боек Жинунен 72-еллыгы белэн!!!

Жыр. Алсу, Аида.

Беренче   алып   баручы.

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Икенче алып баручы.

Хөрмәтле ачы сугыш елы балалары!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

 

Икенче алып баручы.

 - Э хэзер Боек Жинунен 72-еллыгы белэн котлар очен сузне авыл хакимияте башлыгы  __________бирэбез. Рэхим итегез.

  1. Шигырьлэр. 3 класс.

2. Жыр. Ансамбль.

Беренче алып   баручы.

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

Икенче алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле сугыш елы балалары,  хөрмәтле кунаклар!

Беренче   алып   баручы.

Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлык тынлык.

Авылыбыздан сугышка китеп эйлэнеп кайта алмаган солдатларыбыз хормэтенэ гирляндалар салу очен бирегэ укучыларны чакырабыз! Чэчэклэ салына.

Чэчэклэр, гирляндалар салу.

Беренче   алып   баручы.

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Картаймагыз әле, ветераннар!

Икенче алып баручы. Алыгыз, Сез, буген булэк итеп 
Чэчэклэрнен шушы  бэйлэмен
Каршылагыз тагын бик куп тапкыр 
Якты Жину бэйрэмен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий мероприятия, посвященного празднованию Дня Победы.

Сценарий предназначен для проведения мероприятия в рамках празднования Дня Победы. В сценарий включены стихотворные тексты, инсценировка, хореографическая композиция. Предполагается оформление ст...

Методическая разработка "Сценарий мероприятия, посвященного Дню Великой Победы"

Данное методическое пособие (сценарий) поможет при подготовке и  проведении классного часа, посвящённого Дню Победы.Рассчитана разработка на среднее звено общеобразовательной школы (5-9 классы).Ц...

сценарий мероприятия, посвященного 70-летию Победы

сценарий литературно-музыкального мероприятия, посвященного Дню Победы....

Сценарий мероприятия, посвященного 70-летию победы в Сталинградской битве

Мероприятие разработано для военно-патриотического клуба "Поиск", но может быть использовано для тематического классного часа....

Сценарий мероприятия, посвященного 75-летию Победы Сталинградской битвы.

Цель: показать учащимся великий подвиг Сталинграда в годы Великой Отечественной войны, воспитывать чувство национальной гордости, за свой народ, за свою страну. Есть в календаре такие даты, котор...

Сценарий мероприятия посвященный 75-летию Победы в ВОВ

Сценарий мероприятия  посвященный 75-летию Победы в ВОВ...

Сценарий мероприятия, посвященное открытию Парка Победы в хуторе Дурновском

Материал подготовила старший вожатый МКОУ Дурновской ОКШ Ульянкина Е.П.Название работы:Номинация: сценарий мероприятия, посвященное открытию парка Победы в хуторе Дурновском. Участники: ученики 1...