"Соңгы кыңгырау" кичәсе сценарие
методическая разработка (11 класс)

Нурисламова Эндже Азгамовна

"Соңгы кыңгырау" кичәсен заманча итеп уздыру-`һәр укыфтучының матур теләге. Әлеге кичә телевизион тапшырулар кысасында уза. Бөтен укучылар да үз сәләтләрен күрсәтеп, әти-әниләрен, укытучыларны гаҗәпкә калдыра ала. Рәхим итегез!

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әдәби-музыкаль кичә

«Соңгы кыңгырау»  

( Сценарий авторы: Нурисламова Энҗе Әзһәмовна,  Валеева Суфия Васил кызы)

Максат: укучыларда эстетик зәвык,  укытучыларга карата хөрмәт хисләре, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү өчен шартлар тудыру

Гимназия тормышы турында слайд-шоу

 «Йолдызлар фабрикасы» көенә мәктәпкә багышланган җыр яңгырый: 

Безнең мәктәп шундый әйбәт, 

Бер гасыр белем бирә. 

Шушындый яхшы мәктәпләр 

 Шәһәргә күбрәк кирәк. 

Борчулар да бар, әлбәттә, 

Аларсыз яшәп булмый, 

Ләкин без утырткан гөлләр 

Һаман да әле сулмый. 

Кушымта: 

 Яңгырый соңгы кыңгырау, 

Яңгырый, ул тынмый, 

Мәктәпсез яшәп булмый.

Рус телен без өйрәнөбез- 

ЕГЭ мәҗбүри, чөнки. 

Тормыш итә башлагач та 

Кирәк булырга мөмкин. 

Әдәбиятка керәбез дө, 

Әсәр- шигырь укыйбыз. 

Татарча ничек сөйлик, дип, 

Уйлыйбыз да уйлыйбыз. 

Кушымта: 

Чит илгә чыгып китсәк тә 

Без югалып калмыйбыз. 

Инглиз телен өйрәнәбез, 

Бик тырышып укыйбыз. 

5кә 5не кушабыз 

Логарифм  табабыз,

Мисалларга җавапларны

Телефоннан алабыз.

Кушымта: 

Без интернет челтәрендә 

Балык кебек йөзәбез. 

Бөтен җиргә керәбез дө, 

Чыгалмый интегәбез. 

Тарих, җәмгыять белеме- 

Калдырма бу дәресне. 

Бар үткәнне белеп торсаң, 

Булырсың киләчәкле. 

Химияне укыганда 

Реакцияне аңлыйбыз. 

Практик эштә ни булса да 

Шартлатмыйча калмыйбыз. 

Ньютонның өч законын да, 

Архимед сүзләрендә 

Барысын да өйрәтәләр 

Физика дәресендә. 

Кушымта: 

Дөнья картасына карап 

 Без Чаллыны  табабыз. 

Географияне белгәч, 

Бер җирдә югалмабыз. 

Тәнәфестә спортзалга

Йөгерешеп  керәбез, 

Видеодан күренгәнгә

Эчкерсез сөенәбез.

Кушымта: 

Хезмәт дәресе үткәнен 

Беркайчан да сизмибез. 

ОБЖ фәнен укыгач, 

Юлда дөрес йөрибез. 

Кисәбез дө, кагабыз да, 

Ни дә булса төзибез. 

Урманда да югалмыйбыз- 

Солдат кебек үзебез. 

 Кушымта: 

Барысы да безнең өчен, 

Берни дә жәлләмиләр: 

Бирәләр белем һәм ашау, 

Акча гына бирмиләр. 

Нәрсәгә соң безгә акча, 

Шундый белем булганда, 

Уку йортларына керсәк, 

Артыр белем тагын да. 

Кушымта: 

Студент булмадык әлегә, 

Тик укучы да түгел. 

Мәктәбем, мин синнән киткәч 

 Сагыныр сине күңел. 

Олы юлдан без барырбыз- 

Күрсөттегез сез аны. 

Күк йөзендә балкытырбыз 

 Без яңа йолдызларны. 

Кушымта: 

(Сәхнә артыннан)

Хөрмәтле укытучылар,  ата-аналар, кунаклар! «Соңгы кыңгырау» кичәсен ачык дип белдерәбез.  Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы, истәлекле көннәрнең берсе: чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Соңгы кыңгырау укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары  белән хушлашу авазы да.

Әйдәгез, үзләрен сәхнәгә чакырыйк! (Көй яңгырый, укучылар сәхнәгә менәләр)

 РФ гимны, РТ гимны яңгырый.

«Яңалыклар» видеоролигы кушыла.

1 укучы: «Хәерле көн, кадерле тамашачылар. Эфирда «Яңалыклар» тапшыруы. Студиядә -… Бугенге көн  яңалыкларына кыскача күзәтү тыңлагыз.

1.Бүген шәһәребез мәктәпләрендә  соңгы кыңгырау яңгырый. Шул уңайдан «М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»нең 11 сыйныф укучылары «Энергетик» мәдәният сараенда җыелдылар.

2.20… нче елның … нче маеннан «М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»нең үз телевизион каналы эшли башлады. Тапшырулар программасы белән танышыгыз:

1.11.00-11.05.“Гимназия яңалыклары”

2.11.05-11.15.Нәни дусларыбызны “ Күчтәнәч” тапшыруына көтеп калабыз.

3.11.15-11.30. ”Аулак өй” гә чакырабыз.

4.11.30-11.40- Юмор яратучылар өчен “Комеди- клаб” тапшыруы

5.11.40-11.50-«Бөек  Җиңүгә-70 ел!» уңаеннан «Кайтаваз»  тапшыруы

6.11.50-12.00 «Пусть говорят!» тапшыруы

7.12.00-12.10-“КВН”

8.12.10-12.20- “Танцы”

9.12.20-12.30- “Тиззарядка”

10.12.30-12.40- “Татар халык ашлары”

11.12.40-12.50-“Иртәнге почта” тапшыруы

Тапшырулары программасын игътибар белән күзәтеп барырсыз, ә мин “Энергетик” сараенда уза торган бәйрәмгә ашыгам. Тапшыруларның  трансляциясен  турыдан-туры эфирда карый аласыз .”

Менә алар быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Бүген аларның бәйрәме. Иң беренче котлау өчен сүзне гимназия директоры Фирдүсә Фәнәвисовна Әюповага бирелә.

Директор приказлар белән таныштыра. Котлау әйтә.

Бүгенге шатлыклы көн белән уртаклашырга шәһәр администрациясеннән вәкил килде. Сүз ... бирелә.

 (Җыр”Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)

 “Гимназия яңалыклары” тапшыруы администрация видеосы.

Укучы:

Хөрмәтле директорыбыз!

Булган чакта сезнең кебекләр,

Һәрбер кеше табар үз юлын.

Һәрбер кеше табар үз җырын,

Күмелеп калмас  алтын бөртекләр,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Барган саен гыйлем юллары,

Күтәрелер һаман югары.

Яулый барыр яңа киңлек,

Булган чакта сезнең кебекләр.

Укучы:  

Хөрмәтле (тәрбия эшләре буенча завуч)!

Рәхмәт Сезгә, укытучыбыз!

Безнең яшь буынның

Йөрәгенә салдыгыз батырлык,

Күңеленә-нур, йөрәгенә-канат,

Акылына бирдегез матурлык!

Укучы:

Хөрмәтле (укыту эшләре буенча завуч)!

Кайгыртып гел кеше язмышларын,

Безнең янәшәдә эшлисез,

Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Рәхмәт Сезгә, чып-чын кеше сез!

Укучы:

 Хөрмәтле (башлангыч сыйныфлар буенча завуч)!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез,

Яшәү чаткылары салыгыз!

Укучы: 

Хөрмәтле (укыту эшләре буенча завуч)!

Кирәк чакта җитез дә   сез, тапкыр да сез,

Кирәк чакта сабыр да сез, батыр да сез!

Бик җаваплы, авыр сезнең хезмәтегез

Шуңа күрә бик югары хөрмәтебез.

Укучы:

 Хөрмәтле (хуҗалык эшләре буенча завуч)!

 Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Гимназияне үз өедәй якын күрә.

2.“Күчтәнәч” тапшыруы видеоролигы

Укучы чыга (башына әбиләрчә яулык бәйләп),  6  башлангыч сыйныф укучсын ияртеп чыга:

Укучы: Исәнмесез, нәни дусларым!”Сөңгы кыңгырау” бәйрәменә килеп җитештек, Аллага Шөкер! Ягез әле, балакайларым, бәйрәмгә өйрәнеп килгән шигырьләрегезне  тыңлап узыйк:

Укучы: Майның зәңгәр киңлегеннән

Алсу нурлар түгелгәндә,

Агачлар да, үләннәр дә

Яшеллеккә күмелгәндә,

Без бәйрәмгә җыелдык.

Укучы: Май кебек җылы,

Май кебек җырлы

(Бергә): Сәлам сезгә апалар,

Сәлам сезгә абыйлар!

Укучы: Сез апалар, без сеңеллләр,

Сез абыйлар, без энеләр,

Укуда без сеңел түгел,

Укуда без эне түгел!

Укучы: Безнең дуслар- “бишле”ләр

Нәкъ сез алган төслеләр,

“Бишле”ләр, “бишле”ләр,

Алар бездә ишлеләр.

Укучы: Гел бер юлдан атласак та,

Бездән 10 ел алда сез,

Белемнең 11 баскычын

Инде яулап алгансыз.

Укучы: Ә без аны алган чакта

Сез ерак ара үтеп,

Сөйләрсез мәктәп елларын

Бары истәлек итеп.

(Укучыларга бүләкләр тараталар):

Укучы Әби: Хезмәт сөю, яхшы уку

Шул сезгә наказлары,

Бер партаны икешәр ел

Саклаудан сакланыгыз!

Һич каушамый ачарсыз сез,

Яңа класс ишеген,

Күңелегездә калсын тирән

Шушы очрашуыгыз!

(“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” ремих.

 (башлангыч сыйныф слайдлары китә).

Хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучылары!

Кулыбыздан безне сез җитәкләп,

Керткәнсез ич Белем иленә,

Берни аңламаган сабыйларга,

Мәктәп диңгез булып күренгән.

Укучы: 

Мәктәп диңгез, сыйныф ап-ак кораб,

Ә сез капитаны булгансыз,

Зур диңгезләр кичеп, илләр гизеп,

Йөри-йөри кайчак арганбыз.

Укучы: 

Әниләрдәй сез бит гел ягымлы,

Йөзегездә балкый елмаю

Без сабыйлар үсеп җиттек, апа,

Сизелмәде еллар, зурайдык.

12 укучы: Хөрмәтле башлангыч сыйныф укытучылары!

Укучы:  

Ял иттереп өйрәткәнсез

Хәрефләрне танып укырга,

Туры сүзле, гадел, шаян,

Шәфкатьле һәм тыйнак булырга.

Укучы: 

Рәхмәт әйтеп, бүген баш иябез,

Сезнең алда, гүзәл апалар,

Безнең буын шәхсән эшегездә

Зур уңышлар теләп калалар.

Хор: “Хәтерлим мин әле бүгендәй”

3.”Аулак өй” тапшыруы видеоролигы

Ике укучы чыга.

Укучы: Хәерле көн  кадерле тамашачылар!

Укучы : Сезне “ Аулак өй” тапшыруын алып баручылар - Роксана һәм Рөстәм сәламли. Бүген бездә кунакта Яр Чаллы шәһәренең йөз еллык тарихка ия 2 нче санлы гимназия  укучылары. Көчле алкышлар белән үзләрен каршылыйк.

“Челтәр элдем читәнгә”җыры

Егетләр: Ак алъяпкыч челтәрле,

Мактап сүзем җитәрме,

Татар теле апасының

Тыңлап исе китәрме?

Кызлар: Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә,

Егетләр: Без килмәдек буш китәргә,

Килдек мактап китәргә.

Кызлар: Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Татар  телен камил белеп,

Мактый алырсыз микән?

Егетләр: Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз,

Туган телгә һәрвакытта

Тугры булып калырбыз.

Кызлар: Әй, дусларым, дусларым,

Дусларым –бәгырьләрем,

Туган телең-зур байлык ул,

Белегез кадерләрен.

Кызлар: Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә,

Егетләр: Без килмәдек буш китәргә,

Килдек мактап китәргә.

Кызлар:Алай да бергә-бергә,

Болай да бергә-бергә,

 Татар телен яхшы белсәң,

Күгәрчен кебек гөрлә.

Бергә: Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз,

Туган телгә һәрвакытта

Тугры булып калырбыз.

Укучы:

 Хөрмәтле татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбыз!

-Дәүлиева!- ди укытучы

Ә мин ялт-йолт торам да басам.

Андый-мондый дәрес түгел,

Татар теле, ләбаса.

Бүтән нәрсә генә әйтим,

Бу фәнгә карата соң?

Яратканга-беләсеңдер,

Белгәнгә- яратасың.

Сезгә телим : саулык, озын гомер,

Шәхси бәхет, тормыш рәхәтен,

Шәкертләрнең-тырыш, инсафлысын,

Яхшы гамәл, тормыш рәхмәтен.

4.“Комеди-клаб”  тапшыруы видеоролигы

(Рус теленнән имтихан күренеше сәхнәләштерелә).

Укучы:  

Уважаемые учителя русского языка!

Мы помним время золотое,

Мы помним сердцу милый край,

Когда учили мы Толстого,

Гоголя, Пушкина, Коткова.

Укучы:

 Как образно вы говорили,

О «Ревизоре», о  «Войне и мире».

Вы с восхищением говорили о глаголе,

А мы с тоской вздыхали  о нелегкой доле.

Какими несмышлеными, наивными мы были.

Укучы:

 Спасибо Вам за всё, чему учили,

Старались вы знания нам передать,

Чтоб  чувства свои могли мы выражать,

Спасибо Вам за ученье , улыбку,

Проникновенные стихи,

Пусть Вам сопутствует  счастье, удача и успех!

5.Тапшыру  «Бөек  Җиңүгә-70 ел!» уңаеннан «Кайтаваз» тапшыруы.

Слайд-шоу. Вальс

Укучы:

 Ренат Габдрахманович, Разия Минзакировна , Гүзәлия  Рафаковна!

Тарих, җәмгыятьтән укыттыгыз безне

Дәресләрдә илләр буйладык,

Ерак гасырларга барып килдек,

Гаҗәпләндек, көлдек, уйландык.

Укучы:

Күп нәрсәгә өйрәттегез безне,

Һәрчак яхшы киңәш бирдегез,

Якты назлы карашыгыз белән,

Күңелебезне аңлый белдегез.

Укучы:

 Шатлык белән яшәгез, хәсрәт күрми,

Тыныч булсын һәрчак күңлегез,

Бәрәкәтле матур тормыш сезгә,

Кояшка тиң гомер телибез.

6.«Пусть говорят!» тапшыруы видеоролигы

Видеосюжет:

Укучы: Бүгенге көндә җәмгыятьтә математика, физика, информатика фәннәренә игътибар артты. Бу фәннәрне өйрәнү өчен шәһәребезнең 2 нче гимназиясендә  нинди шартлар тудырылганын белү  максатыннан   яшерен журналист күзәтүе уздырырга булдык.

Математика кабинеты. Бу-кергәндә аяк очына басып, йөрәкне учка тотып керү һәм мәңге чишелеше табылмас мәсьәләне чишкәч, канатланып очып чыгу урыны. укытучының телепатик карашыннан бөтен телефоннар ватылуы  уйдырма түгел!

Бу-оптимист рухлы …нең фән мәгарәсе. Бары шушы кабинетка бикләнгәнгә күрә, ул үз өен онытып тора.

Бу-безнең иң тәҗрибәле укытучы …ның аппартаментлары. Бу кабинет  балачакны саклый, шуңа күрә 11а сыйныф укучылары анда еш керә.

Информатика кабинеты. Инде килеп, информатика кабинеты. Монда … яңа программалар төзи, тычканнар үрчетә, вируслар белән көрәшә. Нинди серле, көчле  кеше ул- информатика укытучысы !

Физика кабинеты.Бу кабинетта егетләр энергиясе, шуңа күрә аның хуҗабикәсе- … мәңге яшь һәм көләч! Бу кабинетта сукыр өметне торгызырлык көч чыганагы бар. Бу факт ,тәгаен, БДИ нәтиҗәсе белән дәлилләнгән.

2 нче гимназиянең гади генә уку йорты булмавы турындагы фикерләр расланды. Сезнең белән  … булды.

Укучы:

 Хөрмәтле  физика укытучысы!

Астрономия, физика-

Катлаулы фәннәр алар.

Андагы мең формуланы,

Белмим, соң кемнәр аңлар?

Укучы:

Хөрмәтле  лаборант!

Кешелекле, гади елмаюы

Юып ала борчу -шикләрне,

Тәҗрибәләр узган көнне таңнан килә,

Соңгы булып яба ишекне!

Укучы: 

Хөрмәтле математика укытучылары!

Косинус, синус, тангенуслар,

Саный китсәң –телең сынмалы.

Математикадан имтихан бирдереп,

Язмыш безне ничек сынады.

Укучы:  

Баллар, баллар- ЕГЭ дагы баллар,

Гөл-чәчәкнең балы түгел ул,

Кортка рәхәт  бал җыюы, әмма

ЕГЭ балы җыю җиңел түгел шул!

Укучы: 

Хөрмәтле информатика укытучылары!

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән,

Безнең хисләр белән янып йөргән иөчен,

Күңелләргә шатлык биргән өчен,

Рәхмәт сезгә барысы, барысы өчен!

Хор «Ак алъяпкычларда ак канат»

7. КВН видеоролигы. Сценка Анатомиядән имтихан ( ике укытучы, бер укучы)

1нче укытучы:- Әйдәгез, үтегез!

Укучы:-Исәнмесез!

1 укытучы: -Ә, Хабибуллин,  син икәнсең!

2 укытучы:- Ярар, әйдә имтиханны башлыйбыз. Беренче сорау: канның функцияләре?

Укучы:- Канның функцияләре? Кан кешегә айга 5-10мең акча эшләү өчен кирәк!

1 укытучы: -Җитте! Тактаны борыгыз!

(укучы тактаны бора)

2 укытучы: кеше анатомиясе

(Укучы куркып китә, авыр сулый) .Сукыр эчәгесе кайда урнаша?

Укучы: -Минем сукыр эчәгесен кистеләр, мин аның кайдалыгын белмим.

1 укытучы:-Аңлашылды. Ашказанын ал, дөрес итеп куй!

(Укучы баш миен ала). Анысын куй, эшләтеп кенә җибәр! Уф Аллам, урынына куй! Ризык кайдан кабул ителә? Аннан кая бара?

(Башта авыз күрсәтә, аннан аскарак күрсәтә)

2 укытучы: -Урталыкка куй! Йөрәкне ал! Кешенең йөрәге кайда була?

Укучы:-Ә бу хатын-кызмы, ир-атмы?

2 укытучы: - Я Хода, аның аермасы бармыни?

Укучы:-Просто минем хатын-кызның йөрәге юк дип ишеткәнем бар.

1 укытучы: -Бар, чыгып китегез!(кычкырып әйтә, укучы йөрәген тота һәм йөрәк рәсемен урнаштыра). Ярар, килешәм. Телне күрсәтегез.(Укучы телен күрсәтә) Йә Хода, үзеңнекен түгел, рәсемдә (укучы плакатның уртасына басып телен чыгарып тора) И Ходаем, күрәселәр бар икән! Бавырны ал! Суык, суык, җылырак! Бөтенләй бозлавык! Бөерләрне куй! Хәтерләмисең! Син кешенең бөерләре кайда икәнен белмисеңме? Әйдә искә төшерик! Алар кайда булырга мөмкин соң!? (Укучы бөерләргә типкән кыяфәт ясый, билен тота, дөрес итеп өскәрәк куя). Синең бөерләрең шулай урнашкан мыни?(укучы аскарак төшерә). Үпкәләрне ал. 2нчесен дә ал.(Укучы 2бармак күрсәтә, 2мени ул диеп).Хет шпаргалка ясар идең.Бар күземнән югал.

Укучы: -Минем шпаргалкам бар иде(эчен күрсәтә) .

Укучы:

 Хөрмәтле биология укытучысы! Бу күренеш, әлбәттә,безнең хакта түгел!.Сезнең дәрестәбез энә очы кадәр бөҗәкнең дә яшәргә хаклы икәнен  дәлилләдек. Сез гадел һәм таләпчән булганга, без әйләнә-тирә мохитны күңел күзе белән күрергә өйрәндек. 

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен,

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен !

Укучы:

 Хөрмәтле география укытучысы!

Җир шарын ничәнче мәртәбә

Әйләнеп чыктык бергә

Таулар, диңгезләр кичәбез

Без Сезнең дәресегездә!

Әлфирә Биҗановна!

Өлкәннәр дә Сезгә

Мөгаллим дип зурлап эндәшә

Яшләр Сездән матур үрнәк алып

Күркәмлектә Сезгә тиңләшә!

Укучы:

Хөрмәтле химия укытучысы!

Очар кошлар күкне сагынгандай

Ашкындыгыз һәркөн мәктәпкә

Аңлаттыгыз авыр химия фәнен,

Сингапурча дәрес биреп тә.

Сез бәхетле безнең күңелләргә

Бәрәкәтле орлык сиптегез

Шул күзләрнең кайгы-шатлыкларын

Хыялларын шундук күрдегез!

Рәхмәт сезгә барсы өчен дә!

 “Танцы” видеоролигы (заманча бию)_

Укучы:

 Дорогие учитнля английского языка!

Все сказали, что могли,

Что еще сказать

Да, английский мы прошли

Сможем понимать.

Укучы:

В разных странах дополна

Разных языков

Врядь ли нам грозит она

Слава болтунов! (дополняет стихотворением на англ.языке)

Укучы:

По английски скажем Вам

Нежные слова

Их подхватит тут и там

Слава учителям!

 Тиззарядка” видеоролигы (Егетләр заманча бию бшкаралар)

Укучы  :

Физкультурага осталык

Безгә абыйдан күчте

Спортсменнар була яздык

Баштан күп нәрсә кичте.

Укучы:

Хөрмәтле физкультура укытучысы!

Нормативлар, контроль тестлар

Президент тестлары

Тагын эле без гимназиянең

Атаклы футболистлары

Укучы:

Хөрмәтле  ТИН укытучысы!

Хәрби хезмәт нигезләрен

Өйрәндек дикъкать белән

Тиздән мин солдат буламФаик абый аңлатты

Патриотлык турында

Шигырьләр дә ятлатты

Укучы:

Хөрмәтле бию укытучысы!

Өйрәндек матур биюләр

Калсын алар, калсын гомергә

Лауреатлар, дипломантлар булдык

Кирәк сезгә рәхмәт әйтергә!

“ Татар халык ашлары.” Тапшыруы видеоролигы

Укучы. Бүген безнең “Татар халык ашлары” тапшыруына гимназиябезне тәмамлаган җырчы кызыбыз ...    килде. Әйдә,..., аш-суны китаптан укып та пешерерләр, син безгә җырлап күрсәт.

Җыр

Укучы :

Хөрмәтле хезмәт укытучысы!

Хезмәт дәресләре-тормыш дәресләре

Өйрәттеләр безне тормышка

Безнең апа, безнең абый кебек

Булырбызмы икән без оста

70 төрле һөнәр үзләштердек

Хыялларга алдык юнәлеш

Планнар зур, максатыбыз ныклы

100 процент булыр үтәлеш. Рәхмәт сезгә!

Укучы:

Хөрмәтле музыка укытучысы!

Беләсеңме, укучы халкы бит ул

Лаек булганны мактый

Күңеленә бик хуш килсәң әгәр

Җан җылысын сиңа дип саклый.

Хор. “Хуш, мәктәбем)

Хор: «Кыңгыраулы мәктәп еллары”

 Укучы:  

Хөрмәтле китапханәче!

Китап сараенда эшли ул,

Альмира апа-фея ул,

Китапларны яратыгыз,

Саклагыз сез,  дия  ул.

Укучы:

-Эзлән, дустым, эзең калсын җирдә,

Кечкенәме, зурмы- барыбер,

Тар булса да яңа сукмак яса,

Аны зурайтучы табылыр.

 Укучы:

Хөрмәтле сәркатип!

Сәркатипнең эшләрен

Тавык чүпләп бетермәслек,

Документлар тутырыга,

Кирәк  һәрчак төгәллек.

Тәҗрибәле, төгәл, оста

Безнең Зөлфия апа,

Сәламәтлек, озын гомер,

Уңышлар телик аңа!

Укучы:

Хөрмәтле мәктәп фельдшеры!

Ак халатын киеп алса,

Бөтен  мәктәп яктыра,

Безнең апа бер елмайса,

Бар чирең дә онтыла.

Вак-вак атлап коридордан килә,

Класс ишеген ача тын гына

Безнең сәламәтлек өчен көрәшә ул,

Кайчагында, күрми ялны да.

 Укучы:

Хөрмәтле психолог!

Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк,

Игелелк күрсәтәсез һәркемгә,

Ашыгасыз бәхет өләшергә,

Һәр иртәдә безгә һәр көндә.

Укучы:

Ашарга вакыт җиткәнне

Зарыгып көтеп алабыз,

Кыңгырау шалтырауга

Ашханәгә чабабыз.

Тәмле-тәмле ашамлыклар

Көтә безне өстәлдә,

Бер дә кире какмас идек,

Әгәр булса өстәмә.

Укучы:

Безнең техничкаларыбыз

Бигрәк уңган һәр эштә,

Гимназия ялт иткән,

Килсәң безгә кич-иртә.

Идән юу, тузан сөртү,

Тиктормыйлар , бик өлгер,

Резеда апа кушып тора,

Эшләп кенә син бетер.

 Укучы:

“Төзер өчен яшә,

Яшәр өчен төзе,

Эзлән шуның икесе өчен дә,

Иҗат итү төзү көчендә,- дип кабатлый алтын куллы эш остасы.

11. “Иртәнге почта” тапшыруы видеоролигы

Укучы: “Иртән почта” апшыруын башлыйбыз. Безнең редакциягә 11 нче сыйныф укучыларыннан матур-матур эчтәлекле йөзләрчә  хат килде. Аеруча  җылы эчтәлекләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Балачакка хат

Чәчәкләргә карап уйга калдым,

Нигә алар болай моңсулар?

Шаян чишмәдән дә сорап куйдым:

Кая ага икән бу сулар?

Бала чагым, йомшак җилдәй,

Битләремне назлап сөясең,

Шаян гына хушлашасың үзең,

Дәү булдың ич, китәм, диясең.

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга,

Ашыкмачы, зинһар, балачагым,

Калчы әле тагын беразга.

Әти-әниләргә хат

 Кешенең үз гомерендәге иң зур, иң истәлекле көннәрен иң якын кешеләре белән уртаклашасы килә. Безнең дө бүген яннарыбызда сөекле әниләребез, әтиләребез. Дөньяда тагын кем бар микән безнең кайгы — Шатлыкларыбызны үзенекеннән дө артык күреп, без диеп янып яшәүче кешеләр!  Кадерле, сөекле әти-әниләребез! Сезне рәнҗеткәннәребез өчен сездән гафу үтенәбез. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик- бик яратабыз! Рәхмәт сезгә безнең беренче көнебездән башлап безнең сулар һавабыз булуыгыз өчен, без дип йокысыз үткәргән тәннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен. Алдагы көннөрегездө безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә. Без сезнең алдыгызда башыбызны иябез…

Әти-әниләр комитетына сүз бирелә.

Хөрмәтле сыйныф җитәкчебез!

Бердәм гаиләнең үзәге Сез

Дистәләгән язмыш анасы,

Классыңда берсе авырса да,

Күзләреңнән яшьләр тамасы.

Йөз шатлыкка  йөз кат куанадыр,

Хәсрәт килсә, читкә ыргыта,

Аннан башка класс яу кырында

Комиссарсыз калган полктай.

Аның хисе чиста, сүзе туры,

Үз эшенә чын күңелдән тугры,

Кешелеклелек дигән изге сыйфат

Бирелгән бит аңа күпләп-күпләп.

Кадерле апабыз, без Сезгә чиксез рәхмәтле,  һәрчак якын күрербез, яратырбыз, онытмабыз. Авыр хезмәтегездә Сезгә сабырлык һәм зурдан-зур уңышлар телибез.

 Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз!  Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган күпме баланы үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә,  укытучыбыз! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз! 

Укучы:

Кеше китә-җыры кала, диләр

Бер җыр калсын әле бездән дә,

Ул җыр җанга шатлык булып керсен,

Кояш булып иңсен йөзләргә.

Җыр калдырыйк без дә,

Нур калдырыйк,

Күңелләрегез моңга тулсыннар,

Безнең чыгарылыш кебек,

Җырлы-моңлы

Укучылар сезнең булсыннар.

Хор һәм вальс “Икенче гимназиям”

Укучы:

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау

Соңгы тапкыр дәшә дәрестән,

Укытучым , бүген синең алда

Сынау тоттым соңгы дәрестә.

(Кыңгырау чыңлый, укучылар сәхнә артына керә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...