Сценарий мероприятия, посвященный 135 -летию Габдуллы Тукая
материал (10 класс)

Жизнь и творчество Габдуллы Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_g.tukay_.docx16.96 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай – безнең күңелләрдә

 «Бәйрәм бүген» (Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый. Сәхнә пәрдәсе ачыла. Сәхнәдә Г.Тукай портреты, чәчәкләр, китап күргәзмәсе. Җыр бетүгә ике яктан ике алып баручы чыга.

1нче алып баручы:

 Йөрәкләрне дәртләндереп,

Тирә-якны ямьгә күмеп,

Шаулап, гөрләп,

Яз килә.                    

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә. Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына “Аллаһының сөеклесе, яраткан колы” дигән мәгънәгә ия Габдулла дигән исем куялар.

2нче алып баручы: 133 лет тому назад в Заказанье, в семье рядового деревенского муллы родился мальчик. Отец дал ему имя Габдуллаҗан.

1нче алып баручы: Әмма Габдуллага бәхетле тормыш кичерергә язмаган икән. Юкка гына: “Азмы какканы вә сукканы күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем,” — дип язмаган соңрак Тукаебыз. Габдуллага 5 ай вакытта әтисе кинәт кенә үлеп китә. Әнисе Мәмдүдәне Сосна авылына бер муллага кияүгә бирәләр. Ике яшь ярымлык Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка биреп калдыра әнисе. Ул анда кеше башына сыймаслык авыр тормыш кичерә. Бераздан, Шакир мулланың рөхсәтә белән, Әнисе Соснага алдыра.

2нче алып баручы: Бу гаиләдә бер еллап торгач, әнисе дә үлеп китә. Габдулланы әнисенең әтисе Зиннәтулла гаиләсенә җибәрәләр. Монда да кечкенә Апушка бәхет елмаймый. Монда Габдулла артык кашык. Озакламый аны бер олаучыга утыртып, Казанга җибәрәләр. Анда ярыйсы гына яшәп ятканда, Габдулланы алган ата-ана авырып китәләр. Аны тагын Өчилегә җибәрәләр. Үги әби озак тотмый, күрше Кырлай авылы крестьяны Cәгьди абзыйга биреп җибәрә.

1нче алып баручы: Монда Тукайның тамагы тук, ул авыл малайлары белән су коена, балык тота, урманда чикләвек җыя. Зурлар белән эштә урала. Эш беткәч, авыл халкы бәйрәм итә. Бичара сабый Кырлайның куе һәм серле урманнарына кереп онытылып, хискә бирелеп утырырга ярата торган була. Безнең күңелләрдә бүгенгәчә сакланып калган “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләренә дә, менә шул Кырлай урманнары чыганак булып торган.

2нче алып баручы: В возрасте четырех лет Тукай стал круглой сиротой. Дальнейшая судьба мальчика зависела от милости и доброты людей, усыновивших его, хотя и ненадолго, и проявивших к нему родительские чувства. Так в 1892-1895гг его жизнь проходит в семье крестьянина Сагди в деревне Кырлай. Здесь Габдулла начал приобщаться к трудовой крестьянской жизни, испытал ее радости и горечи, стал учиться и, как он сам потом признавался в своих воспоминаниях, Кырлай открыл глаза ему на жизнь. Благодаря волшебной природе появились наши любимые сказки “Шурале” и “Водяная”.

Скопин Никита (2б) “Забавный ученик”

Исхакова Айсылу (1в) “Кызыклы шәкерт”

1нче алып баручы: Әйе, сөекле шагыйребезнең иҗат юлы озын булмаса да, ул безгә гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Кечкенә чакта һәркайсыбыз аның “Гали белән Кәҗә”, “Кәҗә белән сарык” “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм башка бик күп шигырьләрен, әкиятләрен рухландыра.

Гыйльманов Илдар (7а) “” Кышкы бизәк

2нче алып баручы: Ценно то, что произведения Тукая пронизаны глубокой любовью к родному краю, его природе, его творческое наследие из поколения в поколение воспитывает в детях любовь и бережное отношение к родному дому, родной земле, учит ценить упорный труд, терпение, закладывает основы эстетического восприятия мира. Именно через стихи и сказки Г.Тукая ребенок познает окружающий мир. Через его произведения дети изучают традиции татарского народа, его устои: почтительность, уважение к старшим, доброту и отзывчивость.

Екимова Екатерина (5а) “Сабит учится читать”

1нче алып баручы: Татар халкының бөек улы, мәгърифәтче һәм фикер иясе нибары 27 ел яшәп калды. Шушы кыска гына гомерендә дә аңа әллә ничә тапкыр авыр тормыш шартларын җиңеп чыгарга туры килде. Тик шулай да Тукай, көчле рухлы талант иясе, кабатланмас шәхес икәнен раслап, халыкка мәхәббәтен беркайчан да җуймады.

Зәйнуллин Алмаз (5б) “Фил” (мәсәл)

2нче алып баручы: По единодушному признанию ученых-литературоведов и критиков Тукай – самый популярный представитель новой татарской литературы начала ХХ века. Если прежняя классическая литература в основном прославляла и идеализировала великих людей своего времени, то Тукай обратился к жизни и быту простого трудового народа. В его стихах звучала любовь к родному краю, материнскому языку.

Тимур (2б) “ Утро”

1нче алып баручы

Якты йолдыз булып атылдың син,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмадың.

Туры Тукай, моңлы Тукай булдың,

Бөек булдың, мескен булмадың!

 2нче алып баручы 

Яз һәм Тукай...

Гел янәшә атлый

Шау чәчәккә төреп җиһанны.

Язлар белән җирдә яшәү туа,

Тукай белән – шигъри моңнары.

1нче алып баручы:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәиең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым кайгым минем.

Гыйниятуллина Раилә (4б) “Милли моңнар” шигыре.

2нче алып баручы: Тукай стал проповедником национального самосознания, любви к родному языку. Это – национальное знамя татарского народа. Если образ гордой ханым Сююмбике хранится в народной памяти как символ верности своему народу, то образ Тукая стал символом возрождения, перехода от нищеты и бесправия к свободной и мирной жизни. Стихи Тукая оповестили об этом весь мир.

Соколова Дарья (5а) (Кошка-озорница)

Сәхнәләштерү

1нче алып баручы

Тукай исән, җыры күңелләрдә.

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Газраилләр юкка сөенгәннәр

Карап шагыйрь яткан табутка.

Аерылгысыз тоташ бер көч булып,

Җаны яши аның халыкта.

Халык яшәгәндә аның җырлары да яшәячәк. “Һәр үткән көн, һәр мәдәни аталган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә. Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк!

2нче алып баручы: Тукай жил, Тукай жив, Тукай будет жить!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка сценария мероприятия "Загадки лета" для летней тематической площадки.

Сценарий мероприятия "Загадки лета" разработан для летней тематической площадки "Детство" в МБОУ СОШ 5 г. Белореченска. Возраст детей: 6-14 лет....

Внеклассное мероприятие на английском языке «В честь Габдуллы Тукая»

Внеклассное мероприятие, открытый урок, который хорошо впишется в план мероприятий на неделе родного языка (для жителей Татарстана) или на неделе иностранного языка.  Повышение интереса к изучаем...

Сценарий мероприятия "70- летию Победы в Великой Отечественной войне посвящается"

Сценарий разработан для общешкольного мероприятия, посвященного 70- летию Победы в Великой Отечественной войне, предназначен для учащихся,  родителей и ветеранов Великой Отечественной войны. Меро...

сценарии праздника на день рождения Габдуллы Тукая

Сценарии праздника на день рождения Габдуллы Тукая для русскоязычных детей, в старшей группе....

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены.

Разработка внеклассного мероприятия по теме:Габдулла Тукай темасы буенча «Бәхетле очрак» уены....

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр

Разработка внеклассного мероприятия по теме: Габдулла Тукай турында истәлекләр...