Сәламәтлек театрына сценарий
методическая разработка

Касимова Алсу Мусиновна

сценарий к празднику театра

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tetrga_stsenariy.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек театрына сценарий

Малай йөгереп керә: Сез нәрсә монда җыелдыгыз? (ответы). Минем арттан бер куркыныч хатын куа. Мин сезнең арагызда утырып торыйм әле, яме? Сез мине аңа күрсәтмәгез.

Су анасы керә: Исәнмесез, балалар! Мин сезне күрергә бик шат. Ә сез мине таныдыгызмы? Кем мин? (ответы). Дөрес. Сезнең  минем турында ишеткәнегез бар икән. Мин сезгә бер йомыш-эш белән килгән идем. Минем бер кыйммәтле әйберем бар иде. Тик бер явыз малай шул әйберне урлап качты. Мин аны куа-куа, сезгә килеп җиттем. Сез шул малайны күрмәдегезме? Бик кирәк иде ул миңа. Ә нәрсәне урлаганны сез беләсезме? Дөрес, тарагымны урлап качты. Ә бит тараксыз безнең әкиятебез булмас. Сез миңа ярдәм итегез инде. Ә менә кая качкансың икән. Кил әле монда. Син нишләп минем тарагымны урладың?

Малай: Ул миңа бигрәк ошады, әниемә бүләккә дип алган идем. Аның хуҗасы юк кебек иде. Гафу итегез мине. Мин бүтән шулай эшләмәм.

Су анасы: Балалар, Марат дөрес эшләдеме? (ответы). Ә ул нишләргә тиеш иде? Гафу итәбезме Маратны? Ә сез нишләргә монда җыелып утырасыз? Нишләргә килдегез?(ответы)

Малай: Су анасы, ә безгә дә калырга ярыймы? Минем театр караганым юк.

Су анасы: Балалар, без дә сезнең белән калсак ярыймы? Мин сезнең алып баручыгыз булырмын, яме.  Рәхмәт сезгә. Безнең сезгә бүләгебез бар. Әйдәгез, бергәләп уйныйбыз.

(Игра)

Безгә бүген кунаклар да килгән икән. Алар белән танышып үтик:

Касимов Рамиль Нурислямович

Касимова Эльвира Чикисовна

Касимова Гузель Тагировна

Ә хәзер балалар бакчасы чыгыш ясый.

1 сыйныф чыгыш ясый

2 сыйныф чыгыш ясый

3 сыйныф чыгыш ясый

4 сыйныф чыгыш ясый

Рәхмәт, балалар. Бик ямьле булды бу тамаша. Ә хәзер сүзне кунакларга бирәбез.

 


Театрга сценарий

1нче алып баручы: Исәнмесез, кадерле дуслар, кунаклар!

2нче алып баручы: Без сезне театр бәйрәмендә күрергә шатбыз!

1нче алып баручы: Бүгенге бәйрәмебез күренекле татар драматургы Туфан ага Миңнуллинга багышланган.

2нче алып баручы:  Туфан Миңнуллин – татар халкының сөекле язучысы, танылган шәхесе. Күренекле драмалары да, кыска хикәяләре белән таныла ул. Иркен холыклы, изге җанлы авыл кешеләрен яратып, олылап, чеметеп тә тасвирлый әдип. Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Минемчә, аның әсәрләренең сере, тылсымлы көче кешеләрне, табигатьне, тормышны ярата һәм гаделлекне, изгелекне, яхшылыкны яклый белүендә.

1нче алып баручы: Без сезгә Туфан ага әсәрләрен карарга тәкъдим итәбез.

2нче алып баручы: Кичәне башлаганчы жюри әгъзалары белән танышып үтик.

  • Касимов Рамиль Нурислямович
  • Касимова Гузель Тагировна

1нче алып баручы: Беренче булып 5 сыйныф укучыларын чакырыбыз. Алар Т. Миңнуллинның “Үзем белән үзем” әсәрен күрсәтәләр.

6 класс – “Кәрлә - мәктәп баласы”

7 класс – “Авыл эте Акбай”

9 класс – “Бәхетле кияү”

8, 10 класс – “Чакыру билеты”

2нче алып баручы: Рәхмәт, ә хәзер сүз жюрига бирелә.

1нче алып баручы: Шуның белән кичәбез тәмам. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек

"Сәламәтлек - зур байлык" тексты буенча үткәрелгән дәрес презентациясе...

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

Габдулла Кариев - татар театрының атасы

Габдулла Кариев - татар театрының атасы (презентация)...

Татар театрының 105 еллыгына багышланган әдәбият дәресе эшкәртмәсе.

8 сыйныфта рус группаларында үткәрелгән дәрес-театр. Темасы: Г.Камал.Беренче театр....

Марий кугыжаныш йылме, 6 класс, Марий драме театрын пайремже

Тема: Марий кугыжаныш драме театрын лумгечыже. Anniversary of Mari State Dramatic TheatreТип урока: урок изучения нового материалаТехнология урока: педагогическая мастерская (урок ценностной ориентаци...

Татар театрының атасы-Г.Кариев

В презентации излагается жизнь и творчества Габдуллы Кариева  - актёра, режиссёра, основоложника татарского профессионального театра. (Материал рассчитан на татарско-русскую аудиторию)...

Татар театрының атасы-Г.Кариев

В презентации излагается жизнь и творчества Габдуллы Кариева  - актёра, режиссёра, основоложника татарского профессионального театра. (Материал рассчитан на татарско-русскую аудиторию)...