Сценарий Л.Лерон
материал (6 класс)

5102000594@edu.tatar.ru

Шагыйрь, язучы, әкиятче,драматург Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_l.leron_.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Без тарихта эзлебез

(Шагыйрь, язучы, әкиятче, драматург Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе) 

Сценарий авторы: Суфия Валеева М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кичәнең максаты. Ләбиб Леронның тормыш юлы белән танышу, аның иҗатына кызыксыну уяту, туган телгә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Язучының портреты, иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе, магнитофон язмасы, диск.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, Ләбиб Лерон чакырыла.

Кичәнең башы

Укучы:

Юлда барган чакта җиргә күз сал –

Бик яратып кара син аны...

Бер үләнне меңләп кояш кочкан...

Үлән генә үзе нибары.

 Үзеннән дә авыр йөк күтәргән

Кырмыскага күз сал син ары...

Хәтта баһадирлар көнләшерлек! –

Бер кырмыска гына нибары.

Укучы:

Җилнең үзен узып алга оча –

Кай җирләргә илтә юллары? – 

Болытларга кадәр күтәрелә –

Нәни генә яфрак нибары.

 Тау астыннан чишмә ургып ята...

Тау кадәрле тауны кубарып,

Атылыр күк өскә – кояшкача! –

...Чишмә генә үзе нибары.

Укучы:

Сабый йодрыгыдай кошчык оча –

Тирә–юньгә сибә җырларын;

Илаһи моң табигатькә сыймый –

Нәни генә бер кош нибары!

 Күк-галәмне иңли, диңгез айкый, 

Үткәннәргә чигерә елларны...

Киләчәктән кайтып кергәне юк – 

Кеше генә үзе нибары.

Укучы:

Бу тауларны бутау мөмкин түгел,

Бу тауларны бутау – хилафлык.

Булды, әйе, күпме таулар инде:

Үзәннәргә карап елаштык.

Үләннәргә карап елаштык та,

Елаштык без исән тауларга.

Һәм аңладык: таулар кирәк икән –

Терәк икән исән-сауларга.

Таулар ышык – кышкы бураннарда,

Өмет сүнгән чакта горурлык:

Үлемнәрнең күзләренә карап,

Аягүрә басып торырлык!

Таулар кебек биек һәрбер халык,

Халык кебек бөек таулар да..

Мин тауларга карап торам әле:

Яшәешне телим аңларга.

Укучы:

Туңган йөрәкләргә җылы җитми,

Күңелләрдә назның аз чагы...

Кәгазь көймәләрдә йөзеп килгән

Яз турында бүген яз,шагыйрь.

Толпар сыман томырыла алмый-

Хисләр бүген хәлсез...бәйдәдер...

Яшел шәлен иңнәренә салган

Җәй турында яз син, әй шагыйрь!

Боз-сөңгеләр кебек һәрбер кеше-

Бармак чиртсә, шартлап сынадыр...

Канатлы ат булсаң әгәр бүген,

Кыш турында кешнә син, шагыйрь!

1нче А.Б.: Хәерле көн! Исәнмесез!   Бүген бездә кунакта әлеге искиткеч матур шигырь юлларының авторы, татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты- Ләбиб Лерон!   (алкышлар, чәчәк тапшыру)

2нче А.Б.: Ләбиб Лерон 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. “Мин әтисез үскән кеше. Ләкин өйдә әни, аның энесе, җиңги һәм аның 3 баласы белән үстем. Барыбер үземне тулы канлы гаиләдә үскән кеше, дип саныйм, – ди Ләбиб абый.

 Укучы:

Әтисез үскән бала

Күкләрдән төшкән мәллә?

Алма күк пешкән мәллә? –

Ул моңаймый, кем моңайсын –

Әтисез үскән бала.

Әти,әти,әти,әти,

Әтием,әтикәем!...

Беләгенә башны куеп,

Бер шулай әйтергәе...

Әтиле балаларны

Ерактан күреп ала...

Ул көнләшми, кем көнләшсен –

Әтисез үскән бала.

Әти,әти,әти,әти,

Әтием,әтикәем!...

Беләгенә башны куеп,

Бер шулай әйтергәе...

Капланып мендәрләргә

Кайвакыт үксеп ала..

Ул җыламый, кем җыласын –

Әтисез үскән бала!..

Әти,әти,әти,әти,

Әтием,әтикәем!...

Кочакларыңа сыенып,

Бер шулай әйтергәе...

Бер генә  әйтергәе...

Бер генә... әйтергәе!...

Укучы:

Әнием, әникәем...

Елларыңны кичә-кичә,

Уйладым әллә ничә:

“Ялгызың ничек яшәдең

Үзеңне җәлләмичә?”

Парсыз яшәү авырлыгын

Син белгәнсеңдер ләса?! –

Сүндерепләр булмый ла бит

Әгәр йәрәк дөрләсә...

Җылагансыңдыр ялгызың

Син миңа сиздермичә...

Үстердең мине, әнием,

Җил-яңгыр тидермичә.

Парсыз яшәү авырлыгын

Син белгәнсеңдер ләса?! –

Сүндерепләр булмый ла бит

Әгәр йәрәк дөрләсә...

1нче А.Б.: 

Минем уемда бары тик 
Космонавт булу теләге. 
Космоска очу өчен дә бит

 Укырга кирәк әле...

2нче А.Б.: О, Сәйдәш, синең хыяллар зурдан икән! Космонавт булу!

1нче А.Б.: Юк, ла! Бу бит Ләбиб Леронның хыялы булган! Ләкин ул косманавт булып китмәвендә  «Яшь ленинчы» гәҗитен гаепли... Мине космонавт булу хыялыннан биздереп, язу-сызу дөньясына тартып-төртеп кертте. Үпкәм юк тагы үзенә,-дип яза!

2нче А.Б.: Ул хезмәт юлын «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә (хәзерге «Сабантуй» журналы) башлый. 1986 – 1988нче  елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә эшләп ала. 1989 елның ноябреннән – «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире вазифасын башкара.

1нче А.Б.: Хәзерге вакытта ул – «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире вазифасын башкара. Ләбиб Лерон 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Бию: “Чабата”

1нче А.Б.: Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза.   Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалим   Ләбиб Леронның балалар иҗатына багышлап язган шигырьләренә югары бәя биреп болай  ди: “...Ләбиб Лерон балаларны уйлата, нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла.”

2нче А.Б.:: Ә менә Зөлфәт : “Шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бернинди акыл сату юк, акыллы булып кылану юк. Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яисә үзенчә борчыла...”- дигән фикерне әйтә.

 1нче А.Б.: Ләйсән , әйдә, моның шулай икәненә үз күзләребез белән ышаныйк. Сәхнәгә нәни дусларыбызны чакырыйк! Рәхим итегез, 2нче ләр!

        Сәхнәгә 2нче сыйныф укучылары чыга:

Укучы:

Апрель

Апрель, апрель...

Ярсып-кайнап,

Бозлар аккан ай да ул.

Апрель, апрель...

Җылы яктан

Кошлар кайткан ай да ул.

Апрель, апрель...

Чәчәкләрне

Сагынып көткән ай да.

Апрель,апрель…

Халкыбызны

Тукайлы иткән ай да!

Апрель, апрель…

Ләйсән яңгыр

Яуган тәүге яз ае.

Апрель, апрель…

Җан-тәннәрне

Иркәләгән наз ае!

Укучы:

Онытмам

Дөнья күрәсе иде,

Илләр гизәсе иде-

Диңгезләрдә көймә белән,

Их, бер йөзәсе иде!

Хыялым шундый татлы,

Уйларым матур, якты:

Кайда гына булсам да мин,

Онытмам туган якны!

Укучы:

Соклангыч та соң бу дөнья!

Соклангыч та соң бу дөнья-

Кояшы бар, ае бар...

Чәчәк җыеп йөри сыман

Аланлыкта каеннар...

Үләннәрнең баш очында

Уйный күгелҗем рәшә...

Яшел күктә, йолдызлар күк,

Җиләкләр җемелдәшә...

Күбәләкләр , бөтерелеп,

Чәчәкләргә куналар...

Ак тузганак болытлары

Офыкларга юл ала...

Укучы:

Иң зур балык

Уф! Көне буе эш тә эш...

Ял итеп алыйк әле:

Уйнарга да өлгерербез,

Балыкка барыйк әле!

Тотыйк әле балыкның без

Шундый –шундый зурларын...

Тоткач, дус-ишләр янында

Йөрербез, горурланып!

Барыйк тизрәк су буена,

Атла, дускай, кызурак!

Без бүген тотасы балык

Бар балыктан зурырак!

1 нче А.Б.: Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән. 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Ләбиб Леронның да бер бәйләм шигырьләре урнаштырылган. Ә менә инде кайбер шигырьләренә  көй язылып, бик популяр җырларга әйләнеп киткәннәр. Рәхим итеп каршы алыгыз, сәхнәдә Ләйсән Хәмәдиева!

Җыр: Йолдыз тәлгәше (Лэбиб Лерон сузләре,Людмила Аланлы кое)

2нче А.Б.:Шагыйрь Гәрәй Рәхим: “ Ләбиб Леронның иксез-чиксез шигъри иҗат мәйданында үз тоткан юлы, үзе генә аралаган сукмагы, үз өлкәсе бар. Ул — юмор-сатира. Ләбибнең көлүе — әче, мыскыллы, шәхесне юкка чыгаручан түгел, ә сыгылмалы, ипле, әмма һич кенә дә килешүчән булмаган көлү.” –ди.  1990 елда аның «Күрше тавыгы» исемле китабы республика күләмендә уздырылган «Елның иң яхшы китабы» бәйгесендә икенче урынга лаек булды, ә «Ел китабы – 93» бәйгесендә «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде.

Бию:Су буенда

2нче А.б.:  Ләбиб Лерон иҗатына бәя биреп Рабит Батулла  “  Ләбиб Лерон инде җитди язучы һәм аның язмышы әдәбият белән, халык язмышы белән гомергә бәйләнгән.”-дигән фикерне әйтә.Әйе, Ләбиб Леронны татар халкының язмышы борчый. Ул аңа битараф түгел.

        Монтаж
Татарларым

1ук:

Тыйнак халкым минем, җыйнак халкым,

Изге җирем, газиз Ватаным!... –

Бүгенгенең – сине аңлар өчен

Үткәннәргә барып кайтамын...

2ук:

Татарларым минем, татарларым,

Үз өеңдә кунак-татарым...

Көчсезлегең күреп күңел әрни –

Кайда синең гаярь чакларың?...

3ук:

Мәгърур булган халкым, горур булган...

Данлы-шанлы булган Ватаным...

Кайчан, нинди җилләр сындырды соң

Горурлыгың синең, татарым?...

4ук.:Татарларым минем, татарларым,

Аттай эшләп арган татарым...

Атлауларың күреп җаннар сыкрый –

Кайда синең ярсу чаптарың?...

5ук.:

Матур халкым минем, батыр халкым,

Хәтәр чагы булган татарым!...

Утка кердең – утта янмадың син,

Суга кердең – суда батмадың...

6ук.:

Татарларым минем, татарларым,

Телен йота язган татарым...

Дәшәлмәвең күреп йөрәк сыктый –

Кайда синең азаматларың?...

 Эшчән халкым минем, хисчән халкым,

7ук.:

Изге җирем, газиз Ватаным...

Заман көзгесендә чагылышың –

Юаш...күндәм..пошмас..Татарым!?

8ук.:

Татарларым минем, Татарларым,

Илдә илсез калган татарым...

Үткәннәрдә нидер юглаттың син –

Ятлар тапса, бирмәс кайтарып...

Җыр: Халкым минем

        Алга таба язучы Ләбиб Леронга сүз бирелә. Ул татар әдәбиятның бүгенге торышы, язучылар алдында торган бурычлар турында сөйли, укучыларның күп төрле сорауларына җавап бирә.

        Мәктәп директоры Әюпова Ф.Ф. сүз бирелә

Аннан соң 1нче А.Б.:  Без – кешеләр – бу җиргә сөяр-сөелер өчен, гаилә корып, балалар үстерер өчен туабыз. Кешелек шулай дәвам итә. Әле бездән соң да, буыннан-буынга матур җырларыбыз, күркәм эшләребез күчеп барыр. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур җыры калырга тиеш бит!

Җиргә мәңгелеккә килмәгәнбез,

Кадерен беликче җир-суның!

Җир-су кадерен белеп яшәүдәдер,

Бар мәгънәсе кеше булуның.

2нче А.Б.:

Җиргә мәңгелеккә килмәгәнбез,

Кадерен беликче дуслыкның!

Дуслык – иң шәфкатьле йолдызы ул,

Кеше күңелендәге офыкның.

1нче А.Б.:

Бердәмлек, дуслык, татулык –

Безнең өчен кирәк һәммәсе.

Күкләр аяз булсын,

Илләр тыныч булсын,

Әнә шулар тормыш мәгънәсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Ләбиб Лерон иҗаты, тормыш юлы

ләбиб леронның тормыш юлы сурәтләнелә, балалар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист буларак иҗатына күзәтү ясала....

Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе

Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе...