Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе
материал

Вильданова Лилия Равиловна

Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lebib_leron.docx27.11 КБ

Предварительный просмотр:

Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе.

Әй, җегетләр!

Булмасын бу мактаныштан:

Бик күп шагыйрь чыккан Актаныштан!

Аның берсе... Гамил Афзал булыр инде.

Тагын берсе... Ошбу абзаң булыр, имди.

Сүземне юкка гына шаян шигырьдән башламадым. Чөнки  безнең бүгенге кунагыбыз - үзе дә шаян телле, гел мәзәкләр генә кушып сөйләргә һәм язарга  ярата торган Актаныш егете.

Алып баручы:

 Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар. Бүген бездә кунакта -  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон.   Хөрмәтле Ләбиб абый! Без Сезне үзебезнең Мусабай – Завод авылы җирлегендә күрүебезгә бик шатбыз.  Сезнең рөхсәт белән,  без үзебезнең авылыбыз, авылдашларыбыз  турында берничә сүз әйтеп китәр идек.

Халкым минем һәрчак ачык йөзле,

Сүзгә тапкыр, эшкә уңганнар.

Мусабайлар – җырга гашыйк җаннар

Туганда ук җырлап туганнар, -

дип язды җирле шагыйрәбез Рәйсә апа Фахразыева авылыбыз турында. Чыннан да, безнең авыл халкы җырга-моңга, сәнгатькә гашыйк кешеләр. Без үзебезнең авылыбыздан чыккан, шушы мәктәптә укыган егет һәм кызларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Шуларның берничәсе белән сезне дә таныштырып китик әле.

Инсаф абый Фәхретдинов  - Чаллы дәүләт татар драма театры артисты. Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлаган. Татарстан Республикасының халык,  Россия Федерациясенең атказанган артисты.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының талантлы яшҗ  артисты, безнең укучыбыз - Алмаз Гәрәев. ТНВ каналының “Яшьләр тукталышы” тапшыруын 5 алып барган, бүгенге көндә “Манзара” тапшыруы алып баручысы.

 Илмир Ямалов  - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмалап, 8 ел “Сорнай” ансамлендә эшләгән, бүгенге көндә  “Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле солисты, төрле уен коралларында уйнаучы, алып баручы.

Айрат Гилаев - “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган көрәш бәйгесенең 12 тапкыр җиңүчесе, грек – рим көрәше остасы, билбау көрәше буенча Дөньяның абсолют чемпионы.

(Без дә Актанышлардан калышмыйбыз диясе генә кала)

 Сезнең игътибарыгызга Рәйсә  Фахразиева сүзләренә Мисхәт Ямалиев көй язган авылыбыз гимнын тәкъдим итәбез. Рәхим итеп тыңлагыз.

          Ләбиб  Лерон 1961 нче елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында туа. Үсмер чагы Актаныш районының Олыимән авылында уза. Олыимән, Югары Яхшый, Киров мәктәпләрендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 нче елда тәмамлый. Университетта укыган чагында ук “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак балалар өчен чыга торган “Салават күпере” журналында эшли. 2013 елның декабреннән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире.

             Ләбиб Лерон – Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты.

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза.  Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне», «Транзистор үч ала», «Тәгәрмәчле чана», ә зурлар өчен “Күрше тавыгы”, “Сине генә сөям” дигән китаплар авторы. Аның берничә пьесасы Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә.  Аның әсәрләре – шигырь, хикәя, юмореска, фельетон, әкият, пародия. Язучы иҗатындагы бу төрлелек аның иҗади сәләтенең колачын күрсәтә.

   Әдип балалар әдәбиятында яратып, җиң сызганып, балаларны үз итеп эшли. Җиңелчә, уенчак тел белән бәләкәйләр дөньясының әллә нинди хикмәтләрен ача. Ул башкаларны кабатламый, шигырьләренең һәр юлыннан юмор хисе ташып тора.  

 “Мәче балалары” шигыре укыла.

Бу мәчеләр, әллә миннән күрмәкчеләр,-

Койма башына үрмәләп менмәкчеләр.

Соң... егылып төшсәләр...

Һәм башларын тишсәләр...

Аһ!..

Ни буласын әллә инде белмиләрме бу мәчеләр?-

Һаман койма башына үрмәләп менмәкчеләр.

Искә төшкәч әле генә,

Мин бит менә менми торам,-

Ни буласын белеп торам,

Шуңа күрә, эчтән генә

Мәчеләрдән көлеп торам:

Әтиләре генә күрсен-

Колакларын борачак бит,

Кызартканчы борачак-

Аңларлар әле шулчак!

Алып баручы:

Ләбиб Лерон шигырьләрендә, кечкенә хикәяләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана, яки үзенчә борчыла.

“Нәни димәгез миңа”шигыре укыла.

Нәни димәгез миңа!

Кечкенә генә булсам да,

Гөлләр турында уйлыйм мин,

Җилләр турында уйлыйм,

Илләр турында уйлыйм...

Нәни димәгез миңа!

Июньнең бер иртәсендә

Нигә ал таң атмаган?

“Көт, Кайтам!”- дип киткән бабам

Ник сугыштан кайтмаган?

Кечкенә генә булсам да,

Шулар турында уйлыйм.

Нәни димәгез миңа!

Мин беләмен, кайдадыр

Өзгәләнә нәниләр,

“Берүк, сугыш булмасын!”-дип

Хәвефләнә әниләр.

Нәни димәгез миңа!..

Үз уйларым бар минем.

Кечкенә генә булсам да,

Шул хакта уйлыйм бүген...

Алып баручы:

Ләбиб Лерон балаларны нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла. Аның язганнары беркемне дә битараф калдырмый.

“Малайчактан хат” шигыре.

Хат алдым малайчагымнан,

Көтмәгәндә, бүген мин:

”Ни үзең юк, ни хәбәрең,-

Сиңа оят түгелме?

Әгәр сагынсаң, эшеңнән

Сорап кайт бер өч көнгә.

...Болытлар тукталыш ясый

Безнең авыл өстендә...”

Хатка тәгәрәгән яшем

Пышылдады:”Сагына- ам!”-

Ничек аңлатырга шуны

Минем малайчагыма?

Торган саен сагынуым

Арта гына отыры...

Бер кайтып килермен, ахры,

Болытларга утырып.

Алып баручы:

Шагыйрь үзенең тирән фәлсәфи шигырьләрендә бүгенге көндә әдәбиятыбыздагы заманча темаларны кыю күтәрә,  бүгенге көнне тирәнтен белеп эш итә, лириканың публицистик ягына басым ясый.

“Кем син?” шигыре

Бу хуҗасыз җирлә-илдә

Син әллә бер этме соң?-

Ач ятасың буш ояңда:

Өрмисең вә китмисең...

Авызлыклап җигелгәнсең,

Син әллә бер атмы соң?-

Суыкларда катмыйсың син,

Сазлыкларда батмыйсың...

Кауыкланып беткән илдә

Син әллә бер бетме соң?-

Сытып- сытып та карыйлар,

Тик син һаман бетмисең.

Күккә омтылган буласың...

Син әллә бер кошмы соң?-

Кардәшләрең күптән оча,

Ә син нигә очмыйсың?..

Алып баручы:

Бу юлларда Л.Леронның төп иҗат юнәлеше чагыла сыман. Без аның  халкыбыз тарихына, агымдагы сәясәткә битараф булмавын күрәбез. Аның язмышы әдәбият белән, халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Аның шигырьләре милләтебез белән горурлану, халкыбызның әдәби җәүһәрләренә мәхәббәт тәрбияләү теләге белән сугарылган.

“Татар баласы” шигыре 

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы!-

Күз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы!-

Күз тимәсен үзенә.

Үзе тыйнак, үзе горур,

Хак сүз булыр әйткәне.

Яратыр газиз Ватанны,

Сөяр әткәй-әнкәйне.

Дәү булгач та шулай калыр-

Татар баласы булып.

Әйтерләр:

-татар кызы бу!

Дияләр:

Татар улы!

Алып баручы:

Ләбиб Лерон «Ватаным Татарстан» газетасы һәм «Идел» журналы уздырган иҗади бәйгеләрдә катнашып, берничә мәртәбә призлы урыннар яулый. 1990 елда аның «Күрше тавыгы» китабы республикакүләм уздырылган «Елның иң яхшы китабы» конкурсында икенче урынга лаек була, ә «Ел китабы-93» конкурсында беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы беренче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнә.

Алып баручы:

Ләбиб Леронның кайбер шигырьләренә көйләр дә язылган. Әйтик, Зөлфәт Зиннуров башкаруында “Халкым минем”, “Зифа” ансамбле башкаруында “Зөһрә кыз” һ.б. Ә хәзер Ләбиб Лерон сүзләренә Людмила Аланлы көй язган “Йолдыз тәлгәше” дигән җырны тыңлап китик (“Йолдыз тәлгәше” җыры тыңлана)

Алып баручы:

Ә хәзер сүзне язучының үзенә бирик (Сүз Ләбиб Леронга бирелә).

Алып баручы: Бүгенге кичәбезне Ләбиб абыйның бер шигыре белән төгәллисем килә.

  • Бу дөнья бу, усал! – дисәм,

Килешмә, йә килеш.

Нахак якаңнан алса да,

Син язарга тиеш!

Булыр, күзләреңә синең

Яшь тыгылыр бик еш.

Йөрәгеңә кан сауса да,

Син язарга тиеш!

Бу  -дөнья бу!

Яшәү мөмкин

Пропискасыз килеш.

Шукшинмы син, йә Шишкинмы?!-

Син язарга тиеш!

Бу – дөнья бу!

Аңлыйм – авыр.

Тирә-юньдә көлеш.

Мин еламыйм.

Мин язалмыйм...

Син язарга тиеш!

Сез язарга тиеш!

Хөрмәтле Ләбиб абый! Милләтебезгә, телебезгә карата нинди генә басым булмасын, татар дөньясына нинди генә куркыныч янамасын, Сез язарга тиеш! Безнең өчен, 7 миллионлы татар милләте өчен, татар балалары өчен сез язарга тиеш! Без барлык укучылар һәм укытучылар исеменнән Сезгә яңадан-яңа уңышлар, бәхет-шатлык, муллык телибез! Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын. Яңа очрашуларга кадәр сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Галәмдә очрашу

Бүгенге көндә кайбер балалар, кеше белән аралашканда, үзләренең шәхси чикләрен (личное пространство в общении)билгели дә, кора да белмиләр. Әлеге дәрес эшкәртмәсе нәкъ менә шушы сыйфатларны булдыруга...

Внеклассное мероприятие. "Студентлар белэн очрашу кичэсе"

Разработка внеклассного мероприятия "Встреча с выпускниками школы"...

Очрашу-2011

Күәм урта мәктәбендә буыннар очрашуы....

Ләбиб Лерон иҗаты, тормыш юлы

ләбиб леронның тормыш юлы сурәтләнелә, балалар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист буларак иҗатына күзәтү ясала....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Сценарий Л.Лерон

Шагыйрь, язучы, әкиятче,драматург Ләбиб Лерон белән очрашу кичәсе...