"Бәхет кошы"
план-конспект урока по технологии по теме

Сайранова Резеда Тависовна

2 нче сыйныфта технология дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bkhet_koshy.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КАЙБЫЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ  ӘБРАР СӘГЫЙДИ ИСЕМЕНДӘГЕ КОШМАН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Бәхет кошы

        

                                   

                                                                                                   

                                                               Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                         башлангыч сыйныф укытучысы

                                              Сайранова Резеда Тавис кызының                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

                                                                                 2 класс өчен дәрес эшкәртмәсе

                                         

                                                       2014

                                     

Тема :  Бәхет кошы.

Максат. Табигать  материалларыннан уенчыклар ясарга өйрәнүне дәвам итү; кәгазь  белән эшләү мөмкинлекләрен үстерү; мөстәкыйльлек сыйфатлары камилләштерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; дусларның кадерен белергә өндәү.

Җиһазлау. Дәрескә план-карта, чи йомырка, ак кәгазь, җилем, кошлар тавышы белән видеоязма, җимлек, без, салфетка.

       Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Хәерле көн, балалар.

Хәерле булсын безнең дәресебез.

Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган көлгән кеше.

Бер-беребезгә карап, шат-күңел белән исәнләшик тә дәресебезне башлыйк.

2.Яңа дәрес материалына кереш.

-Хәзер елның кайсы фасылы?

Бәхет кошының тарихы турында тыңлап китик әле укучылар.

Тайгада, кечкенә өйдә яшәүче гаиләнең баласы бик каты авырып киткәч, аны бер генә табиб та дәвалый алмаган. Бу хәл кыш ахырында була. Бала җәнлек тиреләре эчендә ята, ә әтисе кәрзин үрә. Бу бала тынчу өйдә озак ятканнан соң әтисеннән сорап куя: “ Җәй кайчан булыр икән, әти?

        “Тиздән, тиздән улым” – ди әтисе һәм җәй якынлашуын хәбәр итүче кошларның рәсемен өй түбәсенә элеп куярга дигән уй килә.

        Мин сиңа җәйне хәзер үк китерәм балам – дип атасы нәкъ чын кебек кош рәсеме ясап мич янына түбәгә элеп куя. Мичтән килүче җылы һава агымыннан кинәт кош хәрәкәткә килә.

        Бу могҗизаны күреп, бала елмая, күңеле күтәрелә һәм терелә башлый. Күршеләре бу хәлгә шакката. Әтисеннән баланың ничек терелүен сорыйлар. Кош турындагы вакыйганы сөйләп күрсәткәннән соң, һәр кешенең дә өендә шундый ук кош рәсеме булдырасы килә. Шул вакытлардан бирле кошлар бәхет символына әйләнә. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы да “Бәхет кошы” дип атала.

-Ни өчен кошлар җылы якка китәләр? Кошлар өчен азык табуы кыенлаша. Иң беренче бөҗәкләр белән тукланучы, аннары җимеш һәм орлык белән тукланучы кошлар очып китәләр. Ахырдан гына үрдәкләр, казлар китә. Чөнки сулыкларда бозлар ката башлый.

 Укучыларга төрле кош рәсемнәре күрсәтү.

   (бирем-күчмә һәм кышлаучы кошларга бүлү)

3.Дәрес темасына күчү.

-Укучылар, игътибар итегез әле, бу җимлектәге кошка. Ул нишләптер моңсу, күңелсез.  ( җимлектә алдан ясап куелган кошчык)

-Сез ничек уйлыйсыз, бәлки ул иптәшләреннән аерылгандыр? Әйдәгез, укучылар, без аңа иптәшкә яңа дуслар ясыйбыз.

4. План – карта буенча эшләнәсе эшне аңлату.Куркынычсызлык кагыйдәсен искә төшерү.

  а) йомырканы әзерләү;

  б) кәгазьдән веерлар ясау;

 в) кошчыкның башын ясау;

г) Канат, койрыкны урнаштыру.

   ФИЗМИНУТКА.

Тәрәз каршына килгән бер кошчык,

Чакыра мине, әйдә чык, чык.

Беләм мин аны, гел шулай итә

Йөгереп чыксам оча да китә.

Укучылар белән күмәк бер чи  йомырканы без ярдәмендә ян-яклап тишәбез  һәм эчендәге сыеклыкны агызабыз..(калганнары алдан әзерләп куела)

5. Укучылар эше. (авырсынган укучыларга булышу).

6.Әзер кошчыклар җимлектәге кош янына куела.

Магнитофон тасмасыннан кошлар тавышы ишетелә.

-Күрәсезме, укучылар, кошлар ничек сайраша? Нилектән икән? Әйе, дуслар табылды. Дуслар ни өчен кирәк?

Сулыш алу күнегүләре(Физминутка) түбәгә эленгән  кошларга өрү.

Әйдәгез, балалар, табышмак әйтешеп алыйк.

        1.   Өе ак, баганасы кызыл,

         Суга керә, коры чыга.   (каз)

        2.  Ерактан килгән кунак булса да,

         Тәрәзә артында тора.  (карлыгач)

        3.   Күлмәге күгелҗем,

        Ә түше-җем-җем-бем.

        Яз җитсә:-Гү-гү-гү!

        Дустыбыз безнең бу.   (күгәрчен)

Йомгаклау. Дәрес җыр белән тәмамлана.  “Барган идек”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок "Обыкновенные дифференциальные уравнения.Задача Коши"

Конспект урока по теме " обыкновенные дифференциальные уравнения.Задача Коши". Предлагается методика введения нового материала, а также метод решения дифференциальных уравнений с разделяющимися переме...

Исследовательская работа "Голос из прошлого" (из глубины веков и тысячелетий:история деревни Большая Коша).

Данная работа представляет собой обзор по теме « Голос из прошлого». В центре повествования история деревни Большая Коша Селижаровского района со времен позднего неолита ( III тысячелетия...

Теорема Коши и его прикладное значение

Выступление на научно практической конференции.Рассмотрены разделы: Историческая справка. Доказательство для 2 3 чисел. Прикладные задачи...

Сценарий экономического турнира «Уроки кошелька Коши».

Данный турнир представляет собой обощающее занятие к теме "Семейный бюджет", которое является частью программы "Азбука финансовой грамотности". Разработка предназначена для воспита...

Презентация к экономическому турниру "Уроки кошелька Коши"

Данная презентация создана к экономическому турниру "Уроки кошелька Коши", который проводился в рамках реализации программы "Азбука финансовой грамотности". Экономический турнир пр...

Неравенство Коши

теоретический материал...