Нәүрүз бәйрәме
материал по теме

Бурганова Римма Нурмухаметовна

                        Нәүрүз бәйрәме

     Максат: халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nuruz_byrme.docx21.75 КБ

Предварительный просмотр:

                        Нәүрүз бәйрәме

     Максат: халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү.

   Бүген бездә “Нәүрүз” бәйрәме. Элгәре заманнарда безнең бабайларыбыз, әбиләребез Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар.Аны Нәүрүз дип атаганнар. Элек бу  көнне малайлар кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр , аларны бәйрәм белән котлаганнар.

1.Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!

  Бүген бездә бәйрәм көн.

 Уйнап, күңел ачам дип

 Мәктәпкә килде һәркем!

2.Көн әйтәдер – мин озын!

Төн әйтәдер мин озын!

Күктә кояш көлеп тора,

Икегезгә дә бер бүген

3.Авылдашлар, дускайлар

Җитте ич Нәүрүз айлар.

Эшегезне ташлагыз.

Бик күңелле җырлагыз!

4.Йон йомарлап ятмагыз

Орчык шыгырдатмагыз

Дуслар, дуслар тыңлагыз

Нәүрүз җитте уйнагыз.

5. Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Сезне барчагызны да бәйрәм белән котлыйбыз.

                   “Шома бас” көенә малайлар җырлый

    Уйнат, уйнат гармуныңны

    Авазлары чыңласын

    Нәүрүз бәйрәменең җырын

    Иптәшләрем тыңласын

               Эх шома басабыз

               Биеп күңел ачабыз.

 Әйдә, әйдә катырак бас

 Биегәнне күрсеннәр

 Баскан җирдә ут чыгара

 Башлангычлар  дисеннәр.

            Эх, шома басабыз

            Биеп күңел ачабыз.

Алып баручы. Нәүрүз Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата.Ул көн белән төн тигезләшә.Менә шуннан көн озыная башлый.Ә Нәүрүз бәйрәме нинди бәйрәм?

- Яз бәйрәме!

- Кышны озату бәйрәме!

- Дуслык бәйрәме!

      2 класс

1.Ач ишегең, керәбез

Нәүрүз әйтә керәбез

Хәер дога кылабыз,

Аш –сый көтеп торабыз.

Нәүрүз мөбарәкбад!

2.   Керегез кер дусларым, без сезне күптән көтәбез.Менә сезгә ярмалар, кабул итеп алыгыз.

3. Рәхмәт, сау-сәламәт булыгыз!

4.Өйдәме түтәй

Җитәрлек бир күкәй

Бирсәң безгә өч күкәй

Тавыгың салыр йөз күкәй

5. Иншалла, тавыкларыбыз өлгер, күкәйләребез әзер.(күкәй бирә)

6. Абзый эшең уң булсын

Теләгең юш булсын,

Күңелләрең хуш булсын,-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

7. Нәүрүз хакы биш алтын,

Бирсәң ярар ике алтын,

Карама ялтын-йолтын,-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

8. Казанга бармак кирәк,

Балыкка кармак кирәк

Ә безгә бәйрәм кирәк,

Нәүрүз мөбарәкбәд!

9. Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз мөбарәкбад!

      Барысы бергә   Нәүрүз мөбарәкбад!

           Алып баручы

Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын

Яз саен кабатланып торсын!

            Җыр “ Яз килә”

             3 кл

1.Кыш китте, яз килде

Үрдәк белән каз килде,

Былбылдан аваз килде-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

     Алып баручы.

Дусларым, карагыз әле, кара каргалар да килгән, алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.

Кара каргалар, кошлар керә

1 карга Исәнмесез, дусларым!

Алып баручы Кая таба очасыз?

2 каргаТуган үскән җирләргә!

2.Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә

Без кайтабыз сагындырган

Туган, үскән җирләргә.

3.Көннәрне юлда үткәреп

Куанышып сезгә очтык.

Канатларга күтәреп

Сезгә яз алып кайттык.

4. Яз, яз җитә

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып итә .

Эре-эре тамчылар.

5.Уйныйк әле, уйныйк әле

Барыбыз бергә чакта

Күкәй эзләү уенын

Күрсәтик сезнең алда.  (  уен)

          Кошлар   “ Нәүрүз кызын” алып киләләр.

-Исәнмесез, дусларым!

-Исәнме Нәүрүзбикә!

       4 класс

Нәүрүз кызы

Котлап сәләм бирдегез

Мине көтеп алдыгыз

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз

Инде мине тыңлагыз

Моңаеп утырмагыз

Уйнагыз да көлегез

Биегез дә җырлагыз

Нәүрүз мөбарәкбад!

 

        Кыш бабай керә

Туктагыз, туктагыз! Көч сынашмыйча Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!

Менә бер биеп сынашып карыйк әле.

6.Әй, дусларым, килегез

Күңел ачу көнебез.

Татарча матур итеп

Кыш бабайны, Нәүрүзне биетәбез күрегез!

    Татарча бию башкарыла.

 Кыш бабай

Уф арыдым, сусадым

Эредем бит эредем

Яз алдында хур булдым.

1.Салкын кышны яз җиңде.

   Моны барчабыз күрде.

  Кулны-кулга тотынып

 Без бәйрәм итик инде.

2.Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күңелсез сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә

3. Бәйрәмне кем китерә?

Чәчәкләр, гөлләр микән

Бураннар, җилләр микән?

Әллә соң дуслар микән?

4.Бәйрәм кирәк әнигә

Бәйрәм кирәк әтигә

Бабай белән әбигә

Кирәк һәммәбезгә дә.

        Укучылар ә яз аенада иң матур бәйрәм нинди бәйрәм соң?

-8 март бәйрәме.

             Җыр “Бәйрәм бүген”

Алып баручы

Дусларым, “ Нәүрүз” бәйрәменең бер үзенчәлекле ягы бар икән әле. Бу бәйрәмдә әби-бабайларга ярдәм оештыралар.Мәсәлән аларга су кертеп бирергә, ишек алдындагы карларны көрәргә мөмкин.Кызлар савыт-сава юыша.Менә безнең бүген яраткан әбиләребезгә дә бүләгебез бар әле.

                   Кинофильм җыр “ Әбием”

4.Көннәр аяз, күктән алсу

  Нур сибеп кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып  көткән яз килә.

5. Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам

Әмма яз күңеллерәк?

6.Хуҗа  Насретдин керә.

Бүген “Нәүрүз” бәйрәме

Күңел ачу көнебез

Тәмле прәнекләр алырга

Минем янга  килегез.

Товарымны сатмыйм әле

Сезне сыйлыйсы килә.

“ Нәүрүз” бәйрәмен котлап

Бүләк бирәсем килә

Сый –хөрмәтләр сезгә булсын,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

               Уеннар оештыра.

  1. Мәкальне  дәвам ит.

              Кем эшләми...

              Тырышкан табар.....

     2.Табышмаклар чиш (яз, яңгыр,кояш,болыт,......)

     3.Ромашкадагы сорауларга тиз генә җавап тап.

Рәхмәт сезгә дусларым.

Миңа китәргә вакыт.

7.Җырыбыз юлдаш булсын

Юлдаш булсын яңгырап торсын

Эшләребез уңнан  булсын

Илебезне бизәп торсын.

       Җыр “ Үз җырыбыз”