Хәтер көне
методическая разработка (9 класс) по теме

Гимадиева Гульчачак Исмагиловна

Максат:Укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Укытучы.Казан ханлыгына озак яшәү насыйп булмаган. Язмыш аңа 2 гасырга якын гына вакыт биргән (1370-1552 еллар). Бу вакытның да шактые илбасарларга каршы көрәшкә, эчке ызгыш-талашларга сарыф ителгән. 1552 елда урыс феодаллары илне канга батыралар. Исән халыкны берсен дә калдырмый Казан һәм аның тирәсеннән ерак җирләргә куалар. Ил талана. Алтын, көмеш, энҗедән эшләнгән бизәнү әйберләре, матур киемнәр, кораллар гына да 12 корабка шыгрым тутырып алып кителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hter_kone.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

                     ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

САТМЫШ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

 

  

 

Җитәкчесе:     Сатмыш     урта                            гомуми белем бирү мәктәбенең тарих   укытучысы   Гимадиева Гөлчәчәк    Исмәгыйль     кызы

Максат: Укучыларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Укытучы. Казан ханлыгына озак яшәү насыйп булмаган. Язмыш аңа 2 гасырга якын гына вакыт биргән (1370-1552 еллар). Бу вакытның да шактые илбасарларга каршы көрәшкә, эчке ызгыш-талашларга сарыф ителгән. 1552 елда урыс феодаллары илне канга батыралар. Исән халыкны берсен дә калдырмый Казан һәм аның тирәсеннән ерак җирләргә куалар. Ил талана. Алтын, көмеш, энҗедән эшләнгән бизәнү әйберләре, матур киемнәр, кораллар гына да 12 корабка шыгрым тутырып алып кителә.

Әмма дошман иң беренче чиратта изге мәчет, мәктәп, мәдрәсәләрне җир белән тигезли. Халыкның иң изге җирләрендә: Биләр, Болгар, Казан шәһәрләрендә мәчетләр урынына аларның кирпечләрен файдаланып чиркәүләр, монастырьлар үсеп чыга. Дошман изге каберташ язмаларын алып чиркәү, монастырь нигезләренә салудан да тарсынмый. Изге Коръән, китапханәләр яндырыла. Ни өчен иң беренче чиратта алар юк ителә соң? Дошман шуны бик яхшы аңлый. Аларны юк итеп, халыктан тарихны оныттырырга, хәтерен җуйдырырга тели. Тарихын, динен оныткан, маңкортка әйләнгән халыкны җиңел буйсындырып булсын өчен гасырларга сузылган көрәшкә күтәрелә.

1552 елның 15 октябре. Бу көн милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң  олы кайгылы көн булып кереп калган. Бүген борынгы дәүләтебез Казан ханлыгының Рәсәй илбасарлары тарафыннан яулап алынуына 446 ел тулган көн. Явыз Иванга әсирлеккә китәргә мәҗбүр  ителгән  аның ханбикәсе Сөембикәнең тоткынлыкта каңгырып вафат булуына да быел 441 ел тула.

Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен  башларын салган Сөембикә-ханбикә, Япанчы, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы канынача көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы булып мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн.

Бүген хәтер көнен ерак Австралия, Төркия, Кипр, Финляндия, АКШ та яшәүче милләттәшләребез дә билгеләп үтә.

Бу көн “Матәм көне – Хәтер көне” генә түгел, ә күңелләребезне сафландыру, пакьландыру, чистарту көне дә.

1990 елның 26 сентябрендә Сөембикә манарасына ай куелды, ә 15 октябрьдә исә манара янына меңләп кеше җыйналып, Коръән укыды, Хәтер көне зурлап уздырылды, һәм бу көн шул елдан башлап тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Ниһаять, өстендә ай торгызылган манара  төбендә берничә ел рәттән ураза һәм корбан гаете укылу нур өстенә нур өсти.

1 укучы. 1549 елның мартында Сафагәрәй, үзенең варисын атап әйтергә өлгерә алмыйча, 39 яшендә үлеп китә. Тәхеткә аның кечкенә улы Үтәмешгәрәйне куялар. Аңа әле бу вакытта 2 генә яшь була. Шуңа күрә әнисе Сөембикәне аның янына хан урынына эшләп торучы итеп билгелиләр.

Әмма дошманнар Үтәмешгәрәйнең буй-сыннары ныгыганны, үсеп җиткәнен көтеп тормыйлар.  Киресенчә, аның сабыйлыгынннан файдаланып, бертуктаусыз Казан иленә килә торалар. Дошманга каршы тору халыкның зур көчен ала. Урыс патшасы явыз Иван казанлылар Сөембикәне һәм сабый хан Үтәмешгәрәйне тотып бирсәләр,  илне тынычлыкта калдырачагын казан ханлыгына җиткерә. Мәкерле дошман Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне кулга төшерсә, ничә еллар буе хыялланган буйсынмас Казан илен бик җиңел басып аласын яхшы аңлый. Казан илендә бердәмлек бетә, тамак, җан асрар өчен илен, халкын да сатарга әзер булган кешеләр дә табыла. Сугышлардан йончыган халык дәүләтне саклап калу нияте белән Сөембикәне һәм аның яшь улын явыз Иван кулына бирә. Сөембикә Сафагәрәйнең кабере өстенә ята-ята елый. Аннан ярдәм сорый.

Бардым ханым каберенә, түктем күздән яшемне.

Дидем: “Күрче хәлемне, саттылар шул башымны”.

2 укучы. Исәннәр хәленә кермәгәнне , үлгәннәр ничек ярдәм итсеннәр инде. Бөтен кеше – карты-яше, бала-чагасы елый-елый Сөембикәне озата. Юк, ул Сөембикәне, Үтәмешгәрәйне геннә түгел, ә ул үзенең сөенечен, шатлыгын, бәхетен, иреген, мөстәкыйльлеген соңгы юлга озата.

“Иделгә чыкканда, карадым мин калага,

Калды елап Казаным, охшап үксез балага”- диелә “Сөембикә бәете”ндә.

3 укучы. Явыз Иван 5 яшьлек сабыйны үтәмешгәрәйне – Сөембикәнең соңгы ышанычы, йөрәк парәсен әнисе кочагыннан йолкып ала. әле бер нәрсә аңламаган сабыйны көчләп чукындыралар, исемен алмаштырып, Александр дип кушалар. Динен, исемен алыштырган сабыйны христиан законын өйрәтергә, илен, халкын, туган анасын тизрәк онытсын өчен бер монахка бирәләр. Үтәмешгәрәй озак гомер итә алмый. Ул 18 яшендә 1566 елда әллә үтерелә, әллә бу дөньяда бер ямь калмаганлыктан, үзе үлә. Ул урыс патшалары күмелә торган һәм аларның каберләре белән беррәттән Мәскәү кремленең Архангельск чиркәвенә күмелгән.

4 укучы. Әнисе Сөембикәне мәҗбүриләп Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Шаһгали кара йөзле, кыска аяклы, зур корсаклы, ямьсез битле бер сөйкемсез зат була. Ул берничә мәртәбә Казан тәхетенә менеп утыра. Казан халкы бу булдыксыз түбән җанны һәрчак куып җибәрә.

Казан илен туздыруга, юкка чыгарырга булышкан кешеләр ул чакта аз булмый. Әмма икейөзлелектә, түбәнлектә Шәһгали барысыннан да уздыра. Иленә, халкына хыянәт итә. Явыз Иванга Казанны алуда зур ярдәмп күрсәтә. Тарихта аның исеме кара хәрефләр белән сатлык җан язып калынган.

5 укучы. Сөембикә шушы түбән җан тырнагы астында еллар, айлар, атналар, көннәр сула, саргая барып, зур газаплар белән дөньядан китә. Халык бүген дә Сөембикәне хәтерли. Аңа багышлап чыгарылган җырлар, бәет риваятьләрне буыннан-буынга тапшыра. Әниләр, апалар да үзләренең яраткан журналларына “Сөембикә”исемен куштылар. Аның исемен яратып кыз балаларга да бирәләр.

6 укучы. 1552 елның августында рус яулары Казанга килеп җитәләр. Шәһәрне шунда ук камап алалар. Казан бик нык ныгытылган була. Явыз Иван аны ничек кулга төшерү турында уйлана башлый. Казан халкы бердәм булып туган каласын сакларга күтәрелә. Шәһәр сакчыларының кораллары, бигрәк тә туплары, аз була. Шулай да алар каушап калмыйлар. Көтмәгәндә әледән-әле шәһәр капкасыннан атлы сугышчылар чыгып, дошман өстенә ыргылалар һәм русларны туздырып, күз ачып йомганчы яңадан крепостька кереп югалалар. Мондый сугышлар 1 ай чамасы дәвам итә. Сентябрь урталарында отрядлар камалышка эләгә. Арча шәһәре яндырыла. Казан өчен көрәш тагын да кискенләшә. Шәһәр өстенә көне-төне ут ява. Чит илдән махсус чакырттырылган хәрби осталар Кремльнең бөек диварларын, манараларын ничек җимерергә план коралар. Аларның киңәше белән ныгытмалар астына тирән чокырлар казыйлар һәм шунда дары мичкәләре тутыралар. Көчле шартлаудан җирләр селкенә. Кремль диварларының бер өлеше һәм манарасы җимерелеп төшә. Ләкин казанлылар бирелергә теләми. Шәһәрне саклап калырга мөмкин түгеллеген аңласалар да, соңгы сулышларына кадәр көрәшәләр.

7 укучы. 1552 елның октябрендә руслар бөтен фронт белән штурмга күтәреләләр. Алар тагын берничә урыннан шәһәр диварларын шартлаталар һәм ташкапкадан үтеп керәләр. Урам сугышлары башланып китә. Казанлыларның бу кадәрле үз-үзләрен аямыйча сугышуы руслар өчен көтелмәгән хәл була. Урамнардан кан инешләре ага. Йөрт-каралтылар яндырыла, мәчетләр җимерелә. Бөтен җирдә канга баткан гәүдәләр аунап ята. Тарихыбызның мондый вәхшилекне беркайчан да күргәне булмый.

8 укучы. 15 октябрь – Хәтер көне. Бу көн халык күңеленә кан белән, йөрәк сыкравы аша язылган.

 Рус кенәзләре гасырлар буена Казан-Болгар иленә тынгы бирмиләр.  Моның сәбәбе: Урта Иделнең сәүдә итү өчен иң уңай төбәген казанлылар биләп тора. Рус дәүләте бу җирләрне кулга төшерү турында хыяллана. 1552 ел. Иван Грозный: “Йә үз каныбызны түгәрбез, йә казанлыларның каннарын эчәрбез!” – дип игълан итә. Казанлылар исә : “Сугышсыз бер карыш җир дә бирмиячәкбез – йә үлем, йә җиңү!” – диләр.

9 укучы. 30 сентябрьдә тоташ ут, кан, яшь түгү башлана, йортлар шартлый, шәһәр җимерелә, руслар урамга тула башлый. Иванның: “Бирелсәгез барыгызны да гафу итәм,” – дигән сүзләренә казанлылар: “Без Аллаһы тәгаләдән башка беркемнән дә гафу сорамыйбыз!” – дип җавап бирәләр.

10 укучы. Казан алына... Шәһәрдә исән калган халыкны тоташтан сую башлана. Шәһәрнең күренеше кот очарлык була. Бөтен җирдә янгын котырына, өйләр таланып бетә, урамнар мәетләр белән тула, кан гөрләвекләр булып ага.  Гаҗәеп бай шәһәрнең барлык малы таланып “җиңүчеләр” арасында бүленә.

Татар каны аккан һәркем бу хәлләрне исендә тотарга, хәтер көнендә катнашырга тиеш.

1 укучы. Киләчәгең булмаячак татар,

Үткәнеңне әгәр онытсаң.

2 укучы. Ходай безнең һәммәбезгә җан иңдергән,

Хәтер дигән зирәк акыл, зиһен биргән.

Мәңге уяу күзле галәм үзе әйтер:

Вакыт яшәр яшәгәндә Җирдә Хәтер!

3 укучы. Халкыбыхның үткәненә күз төшерсәк, анда аның данлы, чәчәк аткан чорларын да күрербез. Әмма тарих шундый катлаулы ки, шома гына килгән юл кинәт өзелә, упкыннар каршына китереп бастыра. Халкыбыз тарихында мондый көннәр дә күп булган.  Иң фаҗигалесе – 1552 елның октябре. Бу каһәрле айда тулы бер мәмләкәт – шәрыкъ дөньясында һәм Европага танылган Казан ханлыгы мәхрүм ителә. Явыз Иван зур вәхшилек кыла: ут һәм кылыч белән изге туфрагыбызны канга батыра.

4 укучы. 1552 елның ямьсез, җилле, салкын октябре... Халык үзенең сөекле Сөембикәсеннән мәңгелеккә аерыла;  Колшәриф кебек шигъри җанлы, иманлы асыл улларын югалта. Меңнәрчә каһарманнар үз илен, телен, динен  яклап шәһит китә.

5 укучы. Уян, хәтер! Ерак бабаларыңны искә ал. Алар рухы алдында башыңны иеп, дога кыл. Бүген – Татар илендә Хәтер көне! Хәтере исәннәрнең генә киләчәге бар.

6 укучы. Бер мең биш йөз илле ике –

Белеп тор явыз Иван:

Бу сан безнең хәтерләргә

Бик тә тирән уелган.

Шушы елны харап булды

Татарның башкаласы.

Шушы елны күп кыелды

Татарның баш кынасы.

Илне яклап шаһит киткән

Якташларны олылап,

Татар халкы “Хәтер көне”н

Үткәрә һәр ел зурлап.

7 укучы. Бу көн халык авыз  иҗатында да аерым урын алып тора. “Фаҗигале Казан” бәетендә ул менә ничек тасвирлана:

Моннан дүрт йөз еллар әүвәл нинди заманнар бар иде

Ятка хезмәт итми идек, үз ханыбыз бар иде.

Дошман дигән бәдбәхетнең җирләре бик тар иде,

Башкаларның кенәзенә безнең татар хан иде...

8 укучы. Әйе, бу дөньяда татар атлы халык бар, аның хәтере бар, чөнки ул ялганнан яралмаган, ә тарихтан яралган.

9 укучы. Татарның хәтере бар. Башыннан кичкәннәре күңеленә уеп язылган, һәм ул күңел язуларын беркем дә сызып, бетереп ташлый алмас! И, гыйбрәтле язмышка дучар булган халкым, зинһар киләчәгеңне сакла!

Укытучы. Бүтән беркайчан да мондый вәхшилекләр кылынмасын өчен һәм һәрвакыт күгебез аяз булсын өчен без үзебезнең чыгышны “Тынычлык” турындагы җыр белән тәмамлыйбыз.