1 сентябрь -Белем бәйрәме
материал (9 класс) на тему

Николаева Ирина Валерьевна

9 нчы сыйныфлар өчен 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1 сентябрь - Белем бәйрәме54 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бәйрәме

( Зал бәйрәмчә бизәлә, музыка яңгырый. “Бәйрәм бүген” җыры җырлана)

А: Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?

Б: Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

А: Туган җирнең һәрбер почмагында

     Каршылыйлар белем бәйрәмен

     Яңгырый сабыйларның шат авазы,

     Кулларында - чәчәк бәйләме.

Б: Әй сентябрь, бу беренче

    Көнең бигрәк матур!

    Зәңгәр күк гөмбәзен күрче:

    Гүя ефәк чатыр.

 И.: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм.

Сүзне мәктәбебез директоры Вәсим Хәмитовичка бирәм.


(директор чыгышы)






И. : Бүгенге тантанада иң күп дулкынланучылар, мөгаен, 9 нчы сыйныфка килүчеләрдер, чөнки алар өчен Носы мәктәбендә  бүген соңгы уку елы башланачак. Ә хәзер сүзне үзләренә бирик.

9 нчы сыйныфлар чыгышы:

1. Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,

    “Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, - диеп,

   Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан

   Яшь тәннәргә яңа куәт – көчләр җыеп.

2. Без атлаган юлларга

   Алтын яфрак сибелә.

   Чыңлый көмеш кыңгырау,

   Дәшеп белем иленә.

3. И кояшлы, якты, көләч иртә!

   Кыңгыраулы, җырлы сентябрь!

   Өметләре көннең синдәдер лә,

   Өметләрем минем синдәдер,

   Мәктәп бакчасында, рәшәткәдә -

   Балачакның хыял рәшәсе.

 

4. И мәктәбем!

   Шул хыяллар белән,

   Кыңгыраулар белән дәшәсең.

   Мең кат сагынып,

   Мең кат сагындырып,

   Каршы ала безне бу мәктәп –

   Укытучының елмаюы белән,

   Уку елы белән бүләкләп.

5. Сентябрь һәр елгы сабыйга

    Сөенеч-шатлыклар китерә

    Мәктәпнең ишеген ачканда

    Ләззәтле хыяллар кичерә.

6. Беренче сентябрь – минем

    Бәхет – шатлыклы көнем

    Сагынып белем учагын

    Соңгы кат сиңа килдем.

7. Кеше гомере мәктәп юлы аша,

   Моңлы бер җыр кебек сузыла.

   Белем сукмакларын яра-яра

   Киләчәккә юлы сызыла.

8. Олы юлга сукмак башы,

    Зур тормыш баскычы син.

    Серле белем дөньясының

    Бердәнбер ачкычы син.

9. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

   Белем ишекләрен ачтың син.

   Юлыбызны гүзәл итәр өчен

   Якты маяк булып балкыйсың.

Җыр: “Әй, мәктәбем”

10. Укытучым, безнең йөрәктә

      Син тормышка сөю уяттың;

     Күңелемдә тулы яктылык

     Әйтерсең лә яңа таң атты.

11. Укытучым минем, сүнмәс назым,

      Якты язым – балачакларым,

      Мин гомергә, әнкәм белән бергә,

     Күңелемдә Сезне саклармын.

12.Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

     Кабат Сезне күргән чагында,

     Күңелемне сабый бала иткән

     Хисләр кабатланды тагын да.

13. Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

     Ялкын алган Сезнең күңелдән.

     Бер-бер артлы якты йолдыз булып

     Кабына алар илем күгендә...

14. Укытучым!

      Табибтагы салкын акыл,

      Кайнар йөрәк –

      Ул синеке.

      Галимдәге тирән белем –

      Фәнгә нигез –

      Ул синеке.

15. Укытучым!

      Шагыйрь хисе –

      Сиңа һәйкәл.

      Изге сүзе хезмәтеңә

      Бик тә тәңгәл.

      Галәмдәге һәр йолдызда

     Синең өлеш.

     Тик нигәдер чәчләреңә

     Куна көмеш.

16. Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.

     Игелек бирәсез һәркемгә,

     Ашыгасыз бәхет өләшергә,

    Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

17. Күрәсезме, кояш нурлары

      Теләк тели бүген сезгә:

      Сүнмәс дәрт һәм исәнлек

      Йөз еллларга җитәрлек.

18. Хезмәтнең данлыларын,

      Таңнарның гел алларын,

      Мәрхәмәтле җаннарыбыз,

      Яраткан укытучыларыбыз!

Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

И: Ә менә бәйрәмебезнең иң нәниләре һәм иң кадерлеләре – 1 нче сыйныфка укырга килүче балалар. Ягез әле, үзләрен тыңлап карыйк.

           Чыгышлары

Чәчәк биргәч:

Сүзне балаларның тәрбияче апаларына бирик.

Җырдан соң:

Әти-әниләр бүген нәни дусларыбыздан ныграк дулкынланадыр, мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә озату - алар өчен иң зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар да баларына җиткерергә тели.

(Сүз 1 сыйныф укучыларының әти-әниләренә бирелә)

  Балалар! Белем иленең юлларыннан без бергә барырбыз.

Җир йөзендә төрле телдә

Никадәрле китап бар!

Безнең өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге  булып

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?

Беләмсез, ул нинди китап?

Балалар.  Ул- “Әлифба” китабы.

 

Беренче сыйныфларга Әлифба китабын тапшыру өчен мәктәбебез директоры – Вәсим Хәмитовичка сүз бирик.

Директор сүзе.

Алып баручы . Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм нәни дусларыбыз! Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бәйрәм белән бәйле. Безнең нәни дусларыбыз- 1 сыйныфлар бүген кешенең гомерендә бер генә була торган мизгелләрне кичерә. Алар бүгеннән укучылар булачак.

                        6. Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

шатлык очкыннары йөзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзеңдә.

                       7 . Ашкына да, талпына да бүген

леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың изгеләрдән изге

Сабыйлыкның изге көннәрен.

                       8 .  Җуелмаслык хатирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

Иң башыңа күрә йөгең дә бар-

Син җаваплы кеше бүгеннән.

“Хәтерлим  мин әле бүгенгедәй” җыры башкарыла

Укучы (1).Әйе, мәктәп бусагасын атлап керү белән, безне кулыбыздан тотып, белем иленә җитәкләп баручы изге җанлы, керсез күңелле укытучылар!

Укучы (2). Сез безгә йөрәк җылыгызны биреп, күңелегездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыбыз өчен борчылып, йокысыз төннәр үткәрәсез, һәрберебезне үз балагыздай күреп, олы тормыш юлына озатып каласыз.

                                                   11 .     Туган телнең моңын, бар тылсымын,

Җир йөзендә ниләр барлыгын,

Ни өчен кояш батуын,

Якты йолдызларның балкуын,

Диңгез-океаннарны, күлләрне,

Иксез-чиксез галәм серләрен,

Агач, үсемлекләр,гөлләрне,

Африканың кайнар чүлләрен,

җырчы чишмәләрне, җилләрне,

сандугачлы җылы җәйләрне,

Укытучым, сездән өйрәндек.

12 нче укучы (з).       Халкым күңелендә сезгә дигән

Меңәрләгән чәчәк бәйләме.

әгәр аны алдыгызга куйсак,

Булыр иде зур тау кадәрле.

13 нче укучы (з).       Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

Хисләремнең иң-иң изгесен.

Әниемдәй якын укытучым,

Тормышымның якты көзгесе.

14 нче укучы (з).       Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

(Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итә.)

17  нче укучы (з).       Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

Алып баручы. Кеше өчен иң изге сүзләр- әти-әни, туган як,мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти- әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.

19  нчы укучы (з).       Туган җирем- Татарстан!

Үз иркеңдә мәңге шат яшә.

Кошларыңда синең “гөлем” диеп,

Саф татарча миңа эндәшә.

21  нче укучы (з).       Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы

хәбәр итәр бүген һәркемгә

Яңа уку елы башлануын

Гүзәл Татарстан җирендә.

Җыр “Мин яратам сине Татарстан”

Алып баручы.          Әйдә, дуслар, бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

                                   Яңгырый бүген һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим  ит, әйдә,

Яңа уку елы.

(9  һәм 1 сыйныф укучылары бергә кыңгырау шалтырата)

Әйдәгез, көмеш кыңгырау чыңы астында нәниләребезне 1 нче дәрескә озатыйк.

Йә, дустым, чылтырат,

Бүгеннән – мәктәпкә,

Бүгеннән – зур юлга!

Хәерле сәгатьтә!

    Кадерле кунаклар, шуның белән “Белем бәйрәме” тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче сентябрь-Белем бәйрәме

Белем бәйрәмендә куллану өчен ачык чара үрнәге...

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

1 нче сентябрь - Белем көне

1 нче сентябрь - Белем көне Б. УФ, арыдым.Бер дә укыйсым килми минем.М. Май аенда Соңгы кыңгырау бәйрәмендә барлык укучылар каршында Әлифба китабын укыйм дип сүз биргән идең бит.Б. Бирүен б...

«Спорт в школе», № 8(523) 2012 год сентябрь, стр.28-30. Издательский дом «Первое сентября», Москва, 2012 год, Интернет сайт издательского дома «Первое сентября» г. Москва, spo.1september.ru

В программе физического воспитания учащихся общеобразовательных учреждений особое внимание уделяется играм. Это, в первую очередь, различные подвижные и спортивные игры.  Игра – это исторически с...

"1нче сентябрь - Белем бәйрәме"

Белем бәйрәме көнне сыйныф сәгатенә презентация....

Сценарий мероприятия Беренче сентябрь - Белем бәйрәме

Сценарий мероприятия Беренче сентябрь - Белем бәйрәме...