Беренче сентябрь-Белем бәйрәме
методическая разработка по теме

Белем бәйрәмендә куллану өчен ачык чара үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon znanie-chara.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  Түбән Мәтәскә урта мәктәбе

Белем бәйрәме

Үткәрде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары-Муллагалиева Гүзәл Нургали кызы

2012 нче ел,

 1 сентябрь

А.Б.Хәерле иртә,кадерле укучылар,хөрмәтле укытучылар,әти-әниләр һәм кунаклар! Сезнең барыгызны да Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Бу уку елы барыгызга да зур уңышлар, биек үрләр, сәламәтлек,тынычлык  алып килсен.

(кыңгырау тавышы яңгырый).Ишетәсезме,көмеш кыңгырау чыңлый. Бу аның ямьле җәйнең үтүен,алтын көзгә аяк басуын хәбәр итү билгесе бит. Күр әле, шулкадәр сагындырган икән көмеш моң. Күңелләр дә сабырсызлана,класска,дуслар янына ашыга.Җәйге хатирәләр,күңелле мизгелләр белән тизрәк уртаклашасы иде.

(башлангыч класс укучылары сөйли)

1.Мәктәптә бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да  көтеп алган

Кояшлы Белем көне.

2.Гади бәйрәм түгел бүген:

Ул гомергә бер килә.

Бүген безнең мәктәпкә

Кабат беренчеләр килә.

3.Күч безнең күңелгә

Җир яме, җыр яме!

Рәхим ит, түрдән уз

Син,Белем бәйрәме!

(беренчеләр чыгышы)

1.Иртүк мәктәпкә йөгердем,

Ничек соңга калырга?!-

Бакчадан фатиха алдык

“Беренче”гә барырга.

2.Мәктәп юлы-хезмәт юлы-

Киләчәккә илтә,

Котлы булсын уку елын

Башлаган бу иртә.

3.Әтәчебез сизәр микән-

Бик иртә торасы бар.

Сез дә йоклап калмагыз-

Мәктәпкә барасы бар.

4.Туйганчы уйнадым инде,

Минем хәзер вакытым тар.

Иртәгә бишле алырга

Мәктәпкә барасым бар.

5.Киләчәктә туган илдә

Зур юллар саласы бар,

Укытучы апалардан

Күп белем аласы бар.

6.Дәфтәрләр ,китаплар барладык,

Җәй буе бик күп көч тупладык.

Мәктәпкә уйнарга бармыйбыз,

Укырга кирәген аңлыйбыз.

7.Дәресләр хәзерләшергә

Әнием дә булышыр,

Әтием кызу гына

Өй эшләрен карашыр.

8.Күктә йолдыз якты янар

Төннәр аяз булганда,

Безнең тормыш матур булыр

Тырышып белем алганда.

А.Б. Нәни дусларыбызның мәктәпкә ничек әзерләнүләре белән таныштык. Алардан да ныграк дулкынланып басып торучы  әти-әниләргә балаларын мәктәпкә озату  шулай ук зур сынау. Алар нинди хисләр кичерә  икән?

(Ата-аналардан бер кеше сөйли)

(11 нче класс укучылары чыгышы)

1.Көмеш кыңгыраулы сентябрем!

Алтын аем,яле, уз түрдән!

Бармы икән җирдә тагын шулай

Безнең кебек сине үз күргән.

2.Мәктәбем-иң биек баскыч.

Белемгә тылсымлы ачкыч.

Дөнь сезгә серен чишәр,

Китапларның битен ачкач.

3.Монда килгән нәниләрне

Көтә белем бишекләре.

Ачыла бүген күптән көткән

Мәктәбемнең ишекләре.

4.Нәни дусларыбыз, бүгеннән зур хезмәт иртәсе башлана. Сез бүгеннән “укучы”дигән зур исемне йөртәсез. Белем иленең серләрен аңлау өчен сезгә менә шушы ачкыч ярдәм итәр(ачкыч тапшыру).

5. Тырышып укыгыз,тәртипле булыгыз,мәктәбебезнең традицияләрен дәвам итәргә тырышыгыз . Бездән шушы бүләкләрне истәлек итеп алыгыз (бүләк тапшырыла).

6.Бу дөньяда ике кеше-

Укытучы белән әниең-

Бик тә якын,бик тә кадерле

Кешеләрең булырлар синең.

7.Борчуда да,шатлыкта да

Сезнең хәлгә керә белер,

Яшәргә дәрт, укуга көч

Белемгә юл ачып бирер.

А.Б.Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә,уңышлар башында укытучы торганлыгын һәркем таный. Әйе,нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә. Әнә шуңа күрә дә бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да , ачышлары белән танылган галимнәр дә ирешкән уңышлары турында  сүз чыкканда, иң бернче чиратта, үзләрен хәреф танырга өйрәткән , зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын олы хөрмәт хисе белән искә алалар.

8. Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Якты гомер, эшләрегез белән,

Барлык укучылар соклана.

Безгә биргән изге тәрбиягез

Керсез, чиста булып саклана.

(каршыга чыгып сөйли)

9. Чәчәк тотып чыктым бүген

Укытучым каршына.

Алдыгызда баш иябез

Рәхмәт әйтеп барсына.

(укытучыларга чәчәк тапшыру)

10.Мәрхәмәтле ,изге олы җанлы,

Йомшак,назлы күңел җылыгыз.

Гомер юлыгызга якты нурлар

Сипсен сезгә Рәхмәт җырыбыз!

(укытучылар хөрмәтенә җыр____________________)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Термодинамиканың беренче законы. Презентация

Термодинамиканың беренче законы. Презентация...

1 сентябрь -Белем бәйрәме

9 нчы сыйныфлар өчен...

1 нче сентябрь - Белем көне

1 нче сентябрь - Белем көне Б. УФ, арыдым.Бер дә укыйсым килми минем.М. Май аенда Соңгы кыңгырау бәйрәмендә барлык укучылар каршында Әлифба китабын укыйм дип сүз биргән идең бит.Б. Бирүен б...

"1нче сентябрь - Белем бәйрәме"

Белем бәйрәме көнне сыйныф сәгатенә презентация....

Сценарий мероприятия Беренче сентябрь - Белем бәйрәме

Сценарий мероприятия Беренче сентябрь - Белем бәйрәме...