Сезнең хезмәт тормыш мәктәбенә зур хәрефләр белән язылган.
материал по теме

Мероприятия для  5-11 класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sabira_apa.doc482 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Мүлмә гомуми белем бирү мәктәбе”

Җиңүнең 65 еллыгы һәм укытучылар елы уңаеннан

“ Сезнең хезмәт тормыш мәктәбенә зур хәрефләр белән язылган”

5-11 класслар өчен искә алу кичәсе.

Төзеде: педагог – оештыручы китапханәче Марданова Г.Х.

 Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Вәлиева Сабира Әхмәтвәли кызына эшләнгән күргәзмә стенд куелган.                                                Плакатлар:

Һай, бу гомер!

Язгы ташкынмени?

Сизелми дә калды агышы.

Ул сабый чак,

Малай, кыз вакыт-

Төштә генә кебек барысы.

Баштан үткәннәрне

Бераз искә төшереп,

Бергә сөйләшүдән кем туйган?

Һәр кешенең

Үткән гомерендә

Истә сакланырлык

Көн булган.

Экранда мәктәп  һәм төрле еллардагы чыгарылыш альбомнарыннан укытучылар карточкалары күрсәтелә.

   

Кеше заты үз гомерендә үзенә охшаган бүтән кешеләр белән очраша, аралаша, бик күп җирләрдә булып, бихисап урыннарны күрә. Хәтта аларны бүтән күрү насыйп булмаса да, ул боларның барысын да хәтерендә саклый. Шуның өстенә, бу кешеләрнең эш- гамәлләрен дә исеннән чыгармый. Бигрәк тә кече яшьтән алып гүр иясе булганга кадәр кеше үзенең әти- әнисен, туганнарын, укытучыларын һәм якыннарын һич онытмый, чөнки алар аңа бары тик яхшылык кына телиләр, олы тормыш юлынада егылып калмаска, барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәргә һәм яшәргә өйрәтәләр.

Экранда Сабира апаның карточкасы

   Бүген мәктәбебезнең зур хөрмәтенә лаек булган, искиткеч саф күңелле, батырт йөрәкле, бөтен эшне җиренә җиткереп һәм яратып эшләгән, кешеләрне, балаларны яраткан, югалтуларны кичергән, Татарстанның атказанган укытучысы, Хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре Вәлиева Сабира апа Әхмәтвәли кызы турында сөйлисе килә.

   Вәлиева Сабира Әхмәтвәли кызы 1916 елның май аенда Арча районы Казанбаш авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәптә укыган вакытта Сабира апа ачлык һәм ялангачлыкны күреп үсә. Ләкин тормышның төрле авырлыкларына бирешмәүче көчле ихтыярлы кыз югары белем алуга омтыла һәм теләгенә ирешә. Аңа Казан Дәүләт педагогия институтында уку насыйп була. Уку дәверендә Сабира апа 1911 елда Мүлмә авылында туган (экранда иренең карточкасы) Хәбибуллин Фатхрахман Хәбибулла улы белән таныша һәм матур гына гаилә корып җибәрә.

   Институтны уңышлы тәмамлаганнан соң яшь гаилә Ютазы районында хезмәтләрен башлап җибәрәләр. Сабира  апа Ютазыда 6 ел 10 ай укытучы хезмәтен башкара. Ләкин көтмәгәндә башланган Бөек Ватан сугышы бу яшь гаиләгә дә үзенең авырлыгын сала. Яшь гаилә кечкенә бала белән тормыш итпәшенең төп нигезе булган йортка кайтып төпләнә.  Бу йорт хәзерге Фатхуллин Габдулла абыйлар торган нигез.  (Габдулла абыйларның йортлары күрсәтелә) Фатхрахман абый да башкалар кебек кулына корал алып туган җиребезне фашист илбасарларыннан  азат итәргә китә. Бу 1941 ел була. Шул елдан башлап Сабира апа Вәлиева Мүлмә урта мәктәбендә үзенең эшен укытучы буларак дәвам итә.

    Давыллы сугыш елларында авыл хуҗалыгы зур кыенлык кичерә. Монда бөтен эшне хатын- кызлар, картлар һәм яшүсмерләр башкара. Әнә шундый кыен шартларда колхоз җитәкчеләренә эшне оештыруда авыл укытучылары нык ярдәм итәләр. Алар, агитация- пропаганда белән колхозчыларны фидакярь хезмәткә рухландыралар. Шушы сүзләрне дәлилләү өчен әйдәгез без сезнең белән Сабира апаның авылдашларына язган хатыннан өзек укып китик.

Хаттан өзек №1

   Тормышта Сабира апа күпне күрә. Яше дә тулмаган улын югалта. Фатхрахман абыйның сагынганда карарга дип калган бердәнбер фотосүрәтнең артына (Экранда Фатхрахман абыйның карточкасы) Сабира апа түбәндәге юлларны яза:

Мин сине көтәм, көтәм һаман көтәм

Мин картайдым инде, син ничексең.

Ансы, дустым, миңа караңгы.

Картайсам да сине өзелеп көтәм

Кайтырсың күк бер көн таң  алды.

Җыр: Син кайтмадың.

Бакчаларда гөлләр чәчәк атты

Тормышыбыз кебек ямьләнеп.

Урман күлләренә аккош кайтты

Сандугачлар килде әйләнеп.

Сандугачлар килде, аккош кайтты

Син кайтмадың киткән җиреннән

Урман- күлләреннән аккош китте

Син китмәссең минем күңлемнән.

Дошман явын җиңеп кайткан чакта

Йөрәгеңнән кайнар кан тамды

Үзең үлсәң матур исмең  калды

Киң Ватанга даның тарылды.

  Әйе, ул кайтмады. Күп тапкырлар эзләтсә дә Сабира апа хәрби комиссариаттан бер хәбәр дә алмый. (Экранда Фатхрахман абыйны эзләткән язулар) Бары тик 1994 нче елда хәбәрсез югалган дигән хәбәр ала ул. ( Экранда Хәтер китабы һәм ул язылган бит) Хәтер китабында 40 нчы укчылар гвардиясенең кече лейтинанты Хабибуллин Фатхрахман Хабибулла улы 15 июль 1941 нче елда Новгород өлкәсе Старая Русса районы Быковко авылында җирләнгән дип бирелгән. Шундый авырлыкларны күргән Сабира апа әнисе Хәерниса апа белән тормышларын дәвам итәләр.

Шигырь  « Картыма»

Яратсам да сине яратам дип

Әйтә алмадым исән чагында.

Өзгәләнә күңлем, тетелә йөрәк

Бер өзлексез сине сагына.

Ялгыз яшәү җиңел мени безгә.

Бу тыңгысыз,  кырыс заманда,

Исәндер ул әле,исәндер дип

Күңел эзли әле һаман да.

Сүнми икән, бары дөрли икән

Сагыну хисе, сагыну ялкыны.

Айлап түгел, көнләп сагына- сагына

Узып барам еллар аркылы.

Үзем уйлыйм, үзем өзелеп сагынам

Нигә болай эзгәлисең мине?

Исәнме син, әллә үлеме син?

Истән чыкмыйсың ник бер дә син?

Бу юллар Сабира апаның ирен өзелеп сагынганда язылган шигъри юллар. Әйдәгез яңадан Сабира апаның хатына күз салыйк әле.

Хаттан өзек № 2

   Укытуның төрле алымнарын кулланып укучылар, укытучылар коллективы, ата- аналар һәм җәмәгатьчелек эшендә актив катнашып Сабира Вәлиева күңелен юата.

   Укучылар бүген бездә күргәнегезчә кунаклар. Мин сезне алар белән аерым- аерым таныштырмыйм. Кичә барышында сез алар белән танышырсыз.

- Разия апа, сүзне әйдәгез сездән башлыйк әле. Сез мәктәптә иң авыр елларда эшләгәнсез. Сез эшләгән чорга аяусыз сугыш чоры туры килгән. Сез, Сабира апа белән бергә эшләгәнсез. Шул вакытлардагы авыр, ләкин мактаулы хезмәтегез турында сөйләп китегез әле.  ( Разия апа сөйли.)

   1958 нче елдан башлап Сабира апа белән иңне иңгә куеп эшләгән мәктәбебезнең кадерле кунагы Баширова Әрҗүдә апа Әхмәди кызын тыңлап үтик .

  - Әрҗүдә апа Сабира апа белән эшләгән елларны искә тәшереп үтегез әле. ( Экранда ул елларда эшләгән укытучыларның карточкасы, Әрҗүдә апа сөйли.)

  Укытучым!

Үтсә дә көн һәм төннәрегез

Тынгысыз һәм авыр хезмәттә.

Кешелек баш ия Сезгә димәк,

Хезмәтегез лаек хөрмәткә.

   Сабира Вәлиева үз укучыларына ныклы белем бирү белән бергә хезмәтне, балаларны, тормышны, мәктәпне яратырга өйрәткән. Чөнки аның дистәләгән укучылары үзләре дә мәктәптә балалар арасында эшләгән һәм эшлиләр.

 -Люция апа, сез Сабира апаның укучысы. Сезгә эле укучы гына түгел аның белән бергә эшләргә дә насыйп булган. Чөнки сугыштан соңгы чорда мәктәптә вожатый бөтен эшне башкарган. Шул елларда мәктәптәге балалар оешмасының эше белән безне дә таныштырып үтсәгез иде. ( Люция апа сөйли.)

- Гөлсинә апа Сабира апа шулай ук сезнең дә укытучыгыз булган. Сезнең күңелегездә Сабира апа нинди урын алган. Хәтирәләрне яңартып үтсәгез иде. ( Гөлсинә апа сөйли)

 Җыр: Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Килгән чакта башка авырлык

Җитми калса көч я сабырлык

Сиздермичә ярдәм иткәнсез  

Сез иң гадел кеше икәнсез.

Балаларның теле кыңгырау

Гел чыңылдый ява мең сорау.

Барсына да җавап биргәнсез

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып дөнья тануны

Һәм зур юллар белән баруны

Зур ышаныч белән көткәнсез

Сез иң сабыр кеше икәнсез

   Бүген бездә кунакта Сабира апаның якын туганнары Мәршидә апа  Равил абый, Гөлчирә апа һәм Нәҗип абый Бәдретдиновлар. Һәр атнаның шимбә көнендә безнең яратып карый торган “Җырлыйк әле” тапшыруы аша таныш алар безгә. Әйдәгез сүзне аларга бирик. Сабира апа турында якты истәлекләр турында уртаклашсыннар әле алар.

Сабира апаның хезмәте югары күрсәткечләргә ирешә. Аның тырыш, фидакарь хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ул берничә тапкыр күкрәк билгеләре ( экранда медальләр, мактау грамоталары(карточка), Атказанган исеме грамотасы күрсәтелә), мактау грамоталары һәм 1969 нчы елда Татарстан мәгариф министрлыгының “ Атказанган укытучысы” исеменә лаек була.

- Зәмзәмия апа, сез мәктәпкә 1963 елда килгәнсез. Сезгә яшь килеш мактаулы исемнәргә лаек булган укытучылар белән эшләргә туры килгән. Тәҗрибәле укытучылар белән эшләү сезнең өчен сынау булгандыр. Сезнең күңелгә Сабира апа ничек итеп кереп калган.

( Зәмзәмия апа сөйли.) 

   Сабира апа Вәлиева 1968 елда Татарстан укытучыларының IV съезды делегаты ( экранда делегат карточкалары) була. 1956, 1959, 1969, 1971 нче елларда ТАССР авыл советы сайлауларында депутат булып сайлана. (экранда депутат таныклыклары.)

   Гөлсирә апа үзегезнең хезмәтегезнең беренче көннәрен 1969 нчы елда шушуы мәктәптән башлап җибәргәнсез. Сез эшкә килгәндә Сабира апа инде өлкән яшьтәге укытучы булган. Сез яшь, ул инде тәҗрибәле укытучы. Шул вакытлар белән уртаклашсагыз иде. ( Гөлсирә апа сөйли)

   Бар тормышын яшь буынны тәрбияләүгә биргән Валиева Сабира Әхмәтвәли кызы 1971 нче елда лаеклы ялга чыга. Ялга чыкса да ул хезмәтен 1974 нче елга кадәр дәвам итә.

   Шул чордагы укучыларның бүгенге уңышларында әлбәтта Сабира апаның өлеше чиксез зур.

   Лаеклы ялга чыкканнан соң Сабира апа Казанда яши. Ләкин тынгысыз җан анда да үзенә шөгыль таба һәм ул “Ветераннар хор”ына йөри. ( экранда Сабира апаның хорда йөргән карточкасы,үзешчән сәнгать грамоталары) Үзешчән сәнгатьтә актив катнашып Сабира апа күп кенә грамоталарга лаек була.

   Сугыш тәмамланганга бүген 65 ел . Үзе бер кеше гомере. Бүген безнең арадан сугышның һәм тылның бөтен авырлыгын җилкәсендә күтәргән аксакал картлар һәм ак яулыклы ак әбиләр, апалар көннән көн сирәгәя. Без аларны һәрчак истә тотарга тиеш. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк.

Җыр: Бәхетле булыгыз

Әгәр сез ир- егет икән,                   Арагызды ,зинһар өчен,

Эш тотсын кулыгыз.                      Булмасын толыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр             Матур булсын, батыр булсын

Игелек кылыгыз.                            Кызыгыз, улыгыз.

Куш:: Һәммәгез дә минем

Теләктән уңыгыз:

Бәхетле булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Онытмасын әнкәйләрне                      Торган саен хикмәтлерәк

Кечегез, олыгыз.                                  Көнебез, елыбыз.

Озын гомер кичерегез,                        Шатлыкларга, мәхәббәткә,

Чәчегез, урыгыз.                                  Бәхеткә- юлыбыз.

                         Кушымта: шул ук.

   Бүгенге искә алу кичәсен Сабира апаның укучыларга һәм укытучыларга әйтеп калдырган теләкләре белән тәмамлыйм.

( Сабира апаның язып калдырган сүзләре, Сабира апаның карточкасы.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти-әниләр, сезнең өчен

Кайбер әти-әниләр мәктәп җыелышларына барырга теләмиләр. Ни өчен? Кайберәүләр укытучыларның әрләвен ишетергә теләми, башка ата-аналар алдында оялтырлар, дип курка. Бәлки алар үз балаларын үзгәртүдән ө...

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәр...

Ата-аналар Сезнең өчен

Ата-аналар өчен файдалы мәгълүматлар...

Ризаэддин Фәхреддин тормыш юлын һәм хезмәтләрен заманча итеп укучыларга җиткерү

Ризаэддин Фәхреддин тормыш юлын һәм хезмәтләрен заманча итеп укучыларга җиткерү...