Ата-аналар Сезнең өчен
план-конспект урока по теме

Ахметова Айгуль Маратовна

Ата-аналар өчен файдалы мәгълүматлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балаларда матурлык идеалы тәрбияләү

(Әти-әниләр җыелышында

уку өчен доклад)

Төзеде: Ахметова Айгѳл Маратовна.

        

                 Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә.
         Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора. Мин эстетика белгече түгел, шулай да ана теле һәм әдәбияты укытучысы һәм әни кеше буларак, бу өлкәдә кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә.
         Эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим.
         Күптән түгел, газета мәкаләсен укыганда, бер укучының бәхәсле фикеренә юлыккан идем. “Әгәр балаларны гаиләдә - әти-әни, әби-бабай, бакчаларда тәрбиячеләр, һәм, ниһаять, мәктәпләрдә укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, тормышта вәхшилекләр килеп тә чыкмас иде”, - ди мәкалә авторы.
         Балаларның, бигрәк тә яшүсмерләрнең каты бәгырьле, миһербансыз булып үсүен эстетик тәрбиянең начар куелуына яки бөтенләй булмавына кайтарып калдыру һич дөрес түгел. Монда башка бик күп факторлар да зур роль уйный бит. Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Эстетик тәрбия - шуның бер өлеше. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз.
         Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә (әллә тәрбияләмәүдәме?) үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче “тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны, ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, “бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде, хөрмәтле әти-әниләр.
         Бар ул, бар балаларында матурлык идеалы тәрбиялүче, башкаларга да үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итә дип әйтеп булмый шул. Югарыда телгә алынган мәкаләдәге “тәрбиячеләр, укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә...” дигән өлеш белән килешеп булмый. Бәлки автор тәрбия программаларының камил булмавын, әстетик тәрбиянең заманга яраклаштылган системасы эшләнмәгәнлеген күз алдында тоткандыр. Ничек кенә булмасын, эстетик тәрбиянең асыл җепләре мәктәптә укытылучы һәр предметның, һәр тәрбия чарасының нигезенә шулкадәр тыгыз үрелгән ки, беренче карашка, аны хәтта күреп тә булмый. Ә тел, әдәбият, тарих, рәсем сәнгате, музыка, технология кебек дәресләрдә укытучы турыдан-туры сәнгать әсәрләре белән эш итә. Һәр укытучы эстетик сыйфатлар, зәвык, сәнгатьтә һәм тормышта гүзәллекне аңлый һәм тормышны матурлык кануннары нигезендә кора белүне җитлеккән кешедә булырга тиешле зарури үзенчәлек итеп карый.
         Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

      А.С. Макаренко үзенең балалар тәрбияләүгә карата ясаган бер лекциясендә: “Балаларга тәрбия бирү – тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Безнең балалар менә дигән гражданнар, яхшы аталар һәм аналар булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирмәү – ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез”, - дип язган. Бөек педагог һәм тәрбияче сүзләренең никадәр хаклы булуын барыбыз да аңлыйдыр, мөгаен.

     Әйе, кеше тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе ук тәрбиячеләрдән, укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә. Ләкин беребезгә дә сер түгел, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бергәләп эшләгәндә генә мәктәптә һәм гаиләдә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Укытучылар белән берлектә гаилә әгъзалары да балада укуга җаваплы караш тәрбияләүгә бурычлы. Һәрбер әти-әни даими рәвештә баласының өйгә бирелгән эшне ничек үтәвен тикшереп торырга, өйдә тиешле режим булдырырга һәм шулай ук аның ничек үтәлешен дә күзәтеп торырга тиеш. Дөрес режим булганда гына тырышлык, төгәллек, оешканлык кебек сыйфатлар җиңел тәрбияләнә. Әгәр бала һәр көнне бер үк вакытта дәрес хәзерләсә, хуҗалык эшләрен башкарса, йокларга ятса – ул акрынлап бу вазифаларга күнегә һәм аларны кушмыйча да үти башлый. Шуңа күрә бу эшне түбән сыйныфлардан ук башлау бик уңышлы санала.

      Бүгенге заманның яшьләре азрак тир түгеп, күбрәк байлык туплау турында гына хыяллана. Ләкин хезмәт куймый гына табылган табыш кешегә бәхет китерми. Шуның өчен һәр гаилә баланы яшьтән хезмәткә өйрәтүне максат итеп куярга бурычлы. Олугъ мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин дә бу турыда менә нинди сүзләр язып калдырган: “Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре – фәкать үз тырышлыклары белән булганлыгын, кешегә таянырга, бәхет вә хәер-догаларга гына ышанып торырга өйрәнмәсеннәр, әгәр кыз бала булса, - анасы, ир бала булса, атасы дөнья эшләрен бөртекләп өйрәтергә, мөмкин булса, нинди дә булса бер һөнәргә дә өйрәтеп, үсеп җиткәндә һәркайсы дөнья көтәрлек, йорт эшләре алып бара алырлык дәрәҗәдә булсыннар ,“- ди ул.

Әйе, бүгенге көндә заман үзгәрү белән беррәттән, ягъни бар нәрсә дә  техникага корылып килгән чорда эшләргә яратмаучы буын  үсеп чыкты. Эшсезлек, эшләргә яратмау нәтиҗәсендә җәмгыятькә алкоголизм чире йокты, наркотиклар куллану, тәмәке тарту аеруча яшьләр, мәктәп балалары  арасында киң таралды. Ил, тулысы белән алганда, әхлакый күчәреннән ычкынып, ӘХЛАКСЫЗЛЫК упкынына тәгәрәде. Бу уңайдан кайбер фактларны искә алмый булмый: профессор Р.Шәкүров раславынча, Россия халкының 80% алкоголизм белән авырый. 52 млн. кеше йөрәк, кан басымы күтәрелү авыруыннан җәфа чигә, шул сәбәпле ел саен 1 млн. 200 мең кеше дөньядан китә. Илдә үлүчеләр саны туучылардан күпкә арта. Балаларның 2,5%-ы гына сау-сәламәт булып туа. Үсмерләр арасында үз- үзенә кул салу буенча Россия Европада 1 урында тора. 10 мең егет армия сафларына барудан качып йөри, никахка керүчеләр белән аерылышучылар саны тигез дәрәҗәдә. Бу саннарны укып киткәч, ирексездән күңелдә бер сорау туа: адәм баласы бу җиргә нәрсә өчен туа соң?  Р.Фәхреддин  әйткәнчә: “Адәм баласының кыска гына гомере һәртөрле мәшәкатьләр белән чолгану сәбәбеннән берәр юаныч яки шөгыль табарга бурычлы. Ә бу юаныч исә фәкать диндер. Кешелек җәмгыятендәге гаделсезлек, кыерсыту, изү, золым, азгынлык, үтерүләр бетсен өчен бердәнбер чара - әдәп-әхлакны ныгыту. Ислам дине - балаларны яхшылыкка өйрәтү дине ул,”- дип раслый ул. Дингә шикләнеп караучыларга бөек галим болай дип язган: “ Дин - әдәп, әхлак, изгелек, кешелеклелек, намус, сафлык, пакьлек, гаделлек, яхшылык һ.б. бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомернең бәрәкәтле узуына сәбәп ул”. Әйе, болар бик хаклы әйтелгән фикерләр. Бүген безнең авылыбызда да бу уңайдан күп кенә алга китеш сизелә. Балаларыбыз да иманлы булырга теләп, дингә тартыла башлады. Ләкин бу балаларча гына иярү булмыйча, чын күңелдән үзеңнең күңелеңне сафландыруга корылса, бу бик яхшы күренеш булыр иде. Шул ук вакытта дингә бик нык бирелеп китеп, бала үзенең төп вазифасы уку булуын да онытмаска тиеш. Дингә ышану аны бу тормыштан аермыйча, киресенчә, ул анда өйрәнгәннәрен көндәлек көнкүрешендә куллана белергә бурычлы. Шулай итеп, без –педагоглар һәм әти-әниләр балаларыбыз милләтебезнең горурлыгы булып үсеп җитсеннәр өчен бөтен тырышлыгыбызны куярга тиешбез. Ә моның өчен мәктәп белән гаиләнең бердәм булып, балалар өчен җан атып яшәве генә аларны бүгенге кешелек афәтеннән коткарып калачак.

   



Предварительный просмотр:

Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын, дисәң... 

(ата-аналар җыелышы өчен чыгыш )

Класс җитәкчесе: Ахметова А.М.

2015

Балам тәрбияле булсын, яхшы укысын, дисәң... 

    Балага белем һәм тәрбия бирү -- иң кыен, иң четерекле эш. Бу  гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул  --  мәңгелек мәсьәлә.

     Бер генә ата-ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаять җаваплы эшнең ачысын - төчесен татырга мәҗбүр. Берәүләргә ул  җиңелрәк бирелә, аларның балалары яхшы тәрбия алып үсә. Андыйлар ата - ана өчен бәхет һәм шатлык чыганагына әверелә. Болары бик бәхетле гаиләләр.

      Икенчеләргә, киресенчә, бала кайгы — хәсрәт  китерә.

      Моның билгеле бер сәбәпләре бар. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә, укытуга, аны тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче-өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына да түгел, мәктәп, укытучы эше дип саныйлар. Элек безнең бабаларыбыз һәм аларның бабалары баланы хәлфәгә илтеп :                                                                                                                              

    --- Менә, хәлфә, малайны китердем. Ите сиңа, сөяге миңа, -- дип кайтып китә торган булганнар. Бу заманнар күптән узды инде. Иске мәктәп белән бергә аның тискәре традицияләре дә юкка чыкты. Хәзер без бөтенләй башка заманда яшибез.

    Безнең көннәрдә балага белем һәм тәрбия бирүдә гаиләнең әһәмияте бик нык артты. Шулай да әле балаларның начар укуын, тәртип бозуын мәктәпкә аударучы ата-аналарны шактый еш очратырга туры килә. Андыйларга бу хакта әйтсәң : "Нәрсә карый бу мәктәп? " яки "Укытучы кая булган?”— дип ризасызлык белдерәләр. Эшнең бөтен авырлыгын мәктәп белән укытучыга йөкләргә телиләр.

     Дөрес, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем  һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу — бәхәссез. Ә ата-ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә,  гаилә дә бала язмышы өчен бер үк дәрәҗәдә җаваплы. Баланың мәктәптә укытучы янында көненә 5-6 сәгать булуын, калган вакытын гаиләдә уздыруын искә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да арта төшүен берәү дә кире какмас.

      Иң элек, ата-ана баланы яхшы укырга әзерләргә, мәктәпкә йөри башлагач, яхшы уку өчен шартлар тудырырга, укытучы дәрестә башлаган эшне өйдә дәвам итәргә тиеш. Ата-ана — баланың икенче укытучысы ул.

      Яхшы уку өчен балага шартлар кирәк—аның китаплары, дәфтәрләре,  башка уку кирәк-яраклары җитеш,  дәрес  әзерләү  урыны,  даими  почмагы булу шарт.

      Һәр ата-ана баланы пөхтәлеккә, төгәллеккә өйрәтергә бурычлы. Ул дәрес әзерләгә көн дә бер вакытта утырамы, әйберләрен үз урынына куямы? Мәктәпкә алып барасы китап-дәфтәрләрен, уку-язу әсбапларын кичтән әзерлиме? Әйберләренә сакчыл карыймы? Менә болар һәр көн  игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бала дәрес әзерләгәндә, өйнең һавасын  җилләтү турында да онытырга ярамый. Һәр тәнәфес вакытында һаваны алыштыру бик файдалы.

     Укучы дәрес әзерләгәндә, өйдә тынлык булу хәерле. Кайбер гаиләләрдә кирәге булса да, булмаса да көне буе радио уйнап тора, телевизор эшли. Яки өйдә сөйләшеп утырсагыз, яки тавышлансагыз, бала башына дәрес материалы кермәс. Менә шулай баланың дәрестән дәрте сүрелеп,  укудан аерылуы, артта калуы бар. Аннары өйдәге шау-шу  баланың  нерв  системасына да начар тәэсир итә.  

      Ә телевизор? Хәзер ул булмаган гаиләләр юк та. Телевизор белән бергә безнең өебезгә фән-техника революциясе чорының бер үзенчәлеге булган мәгълүматлар ташкыны бәреп керде. Кеше, элекке кебек, үзенең  тар дөньясына бикләнеп кенә яши алмый, ул зур дөнья, аның мәшәкате, шатлыгы, кайгысы белән бергә яшәргә мәҗбүр. Җәмгятьнең һәрбер әгъзасы үзенең белемен арттыра, культура байлыкларын үзләштерә, дөньядагы күп вакыйгаларны үз күзе белән күреп, вакытында танышып бара. Бу, бер яктан, яхшы.

     Икенче яктан, телевизор бала тәрбияләүдә яңа мәшәкатьләр, яңа проблемалар китереп чыгарды. Еш кына "зәңгәр экран” балага көчлерәк  тәэсиритә. Юк, биредә   сүз тапшыруларның сыйфаты, аның эчтәлеге турында бармый. Телевизорны балалар бик озак карыйлар, нәтиҗәдә аларның өйгә бирелгән эшләрне үтәргә, саф һавада булырга, спорт белән шөгыльләнергә һ. б. файдалы эшләрне эшләргә вакыты аз кала. Бу -- баланың сәламәтлеге какшауга да китерә, аның баш мие арый, нервлары  туза, күзе начарлана, сын - гәүдә төзелешенә, бигрәк тә умыртка сөягенә  зарар килә.

     Үсмерләр әдәби китапларны, газета – журналларны  аз  укыйлар, шуңа күрә телевизор карауны мөмкин кадәр дөрес оештыра белергә кирәк. Дөрес, галимнәр телевизорның балага уңай һәм тискәре йогынтысы турында зур фәнни-тикшеренү эшләре алып баралар, ләкин ачыкланмаган мәсьәләләр әле шактый. Шуңа күрә  һәр ата-ана: "Бүгенге тапшыру балага берәр төрле тәрбия бирәчәкме?”, "Тапшыру күпмегә сузыла?”, "Баланың йокысы калмасмы, арымасмы?”  кебек сораулар турында уйларга тиеш.

     Шулай да укучы бала  телевизорны  күпме  карарга тиеш соң?     Моны кистереп кенә әйтүе кыен, әлбәттә. Һәрхәлдә, атнага 3-4 тапкыр   каравы бик җитә, 3-4 яшьлек балага телевизор янында көнгә 20-30 минут,  7-11 яшьлеккә -- 65-70 минут, 12-13 яшьлекләргә -- 1,5 сәгать, 14-16 яшьлекләргә 2 сәгать чамасы утырырга рөхсәт итәргә мөмкин.

     Тәҗрибәле ата-аналар, балаларның кайсы сыйныфта укуына карамастан, укытучылар белән тыгыз элемтәдә торалар. Бу — билгеле, баланың ныклы белем алуына һәм тәрбияле булуына ярдәм итә. Бала мәктәптә  бер генә ел укымый, шулай булгач, аңа ярдәм дә һәр көн булырга тиеш. Ә моңа, мәктәп һәм гаиләнең бердәмлегеннән башка ирешү мөмкин түгел.

     Бала тәрбияләүдә, аның чын кеше булуында, яхшы укуында тагын бер әһәмиятле мәсьәләне читләтеп үтү мөмкин түгел. Сүз -- класс җитәкчесе  һәм гаилә әгъзалары арасында бердәм таләп булдыруның әһәмияте турында. Бердәм таләп булмаудан бала ялагай, эгоист булып үсә, тора - бара класс җитәкчесен дә, әтисен дә, әнисен дә тыңламый башлый, аның  яхшы укуына, чын кеше булып җитлегүенә зарар килә.

     Димәк, мәктәп һәм гаилә бердәм,  дус булырга тиеш. 

    Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра. Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый. Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар, шулай кабул ит һәм ярат. Ул – синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау-сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк. Мәктәпкә карата булган хисне әти-әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, ул аларны шулай кабул итә. Баланы беркайчан да гел «5»ле билгесенә генә укырга өндәргә ярамый. Барлык фәннәрне «5»ле билгесенә генә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңышка килүен аңлату отышлырак була. Кече яшьтән үк баланы үзе кылган гамәле өчен җавап тотарга өйрәтү мөһим.

   Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылысы никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай нык була. Гаиләләрегездәге җылылык беркайчан да кимемәсен, сау-сәламәт булыгыз, үз балаларыгызны бәхетле, тәүфыйклы, миһербанлы, гыйлемле, нык ихтыярлы, көчле рухлы шәхес итеп үзегез тәрбияләп үстерергә язсын.

   Димәк, хәзер өегезгә кайткач, газиз балаларыгызны кочагыгызга алып, назлап үбегез дә аларга бәхетле һәм гүзәл гомерләр теләгез. Балагызның бәхете сезнең кулда, ә без, укытучылар, һәрвакыт сезгә ярдәмгә килербез!



Предварительный просмотр:

ПАМЯТКА о  мерах пожарной безопасности для частных жилых домов

В частных жилых домах ЗАПРЕЩАЕТСЯ:

  • Оставлять емкости с легковоспламеняющимися и горючими жидкостями, горючими газами.
  • Устраивать свалки горючих отходов
  • Курить в постели, бросать непотушенные окурки в мусоропроводы, а также вниз с балконов и лоджий.
  • Оставлять в квартирах малолетних детей одних, разрешать им играть со спичками, самостоятельно пользоваться нагревательными приборами и оставлять их наедине с работающим телевизором.
  • Пользоваться открытым огнем (свечами, факелами и т.д.).
  • Оставлять без присмотра включенные в сеть электронагревательные приборы, а также другие бытовые электроприборы, в том числе находящиеся в режиме ожидания.
  • Эксплуатировать электропровода и кабели с нарушениями изоляции.
  • Пользоваться розетками, рубильниками, другими электроустановочными изделиями с повреждениями.
  • Пользоваться электроутюгами, электроплитками, электрочайниками и другими нагревательными приборами не имеющими устройств тепловой защиты, а также при отсутствии или неисправности терморегуляторов, предусмотренных конструкцией.
  • Применять нестандартные (самодельные) электронагревательные приборы. 

При эксплуатации печного отопления запрещается:

       - эксплуатировать печи без противопожарных разделов (отступок) от горючих конструкций, предтопочных листов, изготовленных из негорючего материала размером не менее 0,5х0,7 метра (на деревянном или другом полу из горючих материалов), а также при наличии прогаров и повреждений в разделках (отступках) и предтопочных листах.

- оставлять без присмотра печи, которые топятся, а также поручать надзор за ними детям;

- располагать топливо, другие горючие вещества и материалы на предтопочном листе;

- применять для розжига печей бензин, керосин, дизельное топливо и другие легковоспламеняющиеся и горючие жидкости;

- топить углем, коксом и газом печи, не предназначенные для этих видов топлива;

- производить топку печей во время проведения в помещениях собраний и других массовых мероприятий;

- использовать вентиляционные и газовые каналы в качестве дымоходов;

- перекаливать печи.

Напоминаем, что в соответствии с действующим законодательством Российской Федерации, ответственность за пожарную безопасность жилых помещений возложена на собственника жилых помещений, квартиросъемщика.

ЧТО ДЕЛАТЬ ЕСЛИ СЛУЧИЛСЯ ПОЖАР!!!!!!!!

  • Сообщить о пожаре в пожарную охрану по телефону «01» и назвать точный адрес пожара и, что горит.
  • До прибытия пожарной охраны по возможности организовать спасение или эвакуацию людей и имущества из горящего помещения и приступить к тушению огня первичными средствами пожаротушения (вода, песок, плотная ткань…).
  • Если пожар принимает угрожающие размеры, и Вы не можете самостоятельно справиться с огнём, срочно покинуть помещение по наиболее безопасному пути.
  • Если не удалось покинуть помещение, дождитесь приезда пожарных (в городских условиях время прибытия составляет несколько минут), закройте дверь, намочите тряпки, полотенца и т.п. и плотно заткните щели между дверью, косяками и полом. Если существует угроза возгорания двери, поливайте её водой.



Предварительный просмотр:

ПАМЯТКА ЮНОГО ПЕШЕХОДА

1.  Не устраивай игр на проезжей части улиц и дорог, не цепляйся за проходящий транспорт.

2. Не перебегай улицу или дорогу перед близко идущим транспортом и не разрешай этого делать товарищам.

3. Не ходи по мостовой - она предназначена для транспорта. Ходить нужно по тротуару или по пешеходным дорожкам, придерживаясь правой стороны, - там ты никому не помешаешь. Если пешеходных дорожек нет, ходи только по левой обочине навстречу движению транспорта.

4. Прежде чем пересечь улицу или дорогу, убедись в полной безопасности перехода.

5.  Переходи улицу (дорогу) только прямо, а не наискось, там же, где имеются пешеходные дорожки, иди по ним.

6. Пользуясь общественным транспортом (автобусом, троллейбусом, трамваем и т.д.), соблюдай порядок посадки и выхода.

7.  Будь внимателен к окружающим: если человек упал, помоги подняться, старым и слабым помоги перейти улицу, ребенка переведи сам; если тебя попросят показать дорогу, спокойно и толково объясни; уступай старшим место в трамвае, автобусе, троллейбусе, поезде и т.д.

8.Катайся на велосипеде в специально отведенных для этого местах. Детям до 14 лет выезжать на проезжую часть на велосипеде  ЗАПРЕЩЕНО.

ПОМНИ! Нарушение Правил дорожного движения

и личной безопасности ведет к трагедии!  

ПАМЯТКА ЮНОГО ПЕШЕХОДА

1.  Не устраивай игр на проезжей части улиц и дорог, не цепляйся за проходящий транспорт.

2. Не перебегай улицу или дорогу перед близко идущим транспортом и не разрешай этого делать товарищам.

3. Не ходи по мостовой - она предназначена для транспорта. Ходить нужно по тротуару или по пешеходным дорожкам, придерживаясь правой стороны, - там ты никому не помешаешь. Если пешеходных дорожек нет, ходи только по левой обочине навстречу движению транспорта.

4. Прежде чем пересечь улицу или дорогу, убедись в полной безопасности перехода.

5.  Переходи улицу (дорогу) только прямо, а не наискось, там же, где имеются пешеходные дорожки, иди по ним.

6. Пользуясь общественным транспортом (автобусом, троллейбусом, трамваем и т.д.), соблюдай порядок посадки и выхода.

7.  Будь внимателен к окружающим: если человек упал, помоги подняться, старым и слабым помоги перейти улицу, ребенка переведи сам; если тебя попросят показать дорогу, спокойно и толково объясни; уступай старшим место в трамвае, автобусе, троллейбусе, поезде и т.д.

8.Катайся на велосипеде в специально отведенных для этого местах. Детям до 14 лет выезжать на проезжую часть на велосипеде  ЗАПРЕЩЕНО.

ПОМНИ! Нарушение Правил дорожного движения

и личной безопасности ведет к трагедии!                                                                                            

                                                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти-әниләр, сезнең өчен

Кайбер әти-әниләр мәктәп җыелышларына барырга теләмиләр. Ни өчен? Кайберәүләр укытучыларның әрләвен ишетергә теләми, башка ата-аналар алдында оялтырлар, дип курка. Бәлки алар үз балаларын үзгәртүдән ө...

Эссе "Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән"

Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән....

Җырлыйм сезнең хакта

Узган атнада  9нчы  урта мәктәптә  шәһәребезнең йөзек кашы булган шагыйрәбез Клара Булатовага багышланган кичә булып узды.Якташыбыз үз шигырьләрендә чагылдырган изге хисләренә һәрчак ту...

Онытмабыз сезне, Финәүзия апа!

Авылыбыздан чыккан беренче хатын-кыз укытучы...

"Ата-аналар, сезнең өчен," әңгәмә.

Балалар урам йөрү кагыйдәләрен  белергә тиеш....