Җырлыйм сезнең хакта
проект на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

Узган атнада  9нчы  урта мәктәптә  шәһәребезнең йөзек кашы булган шагыйрәбез Клара Булатовага багышланган кичә булып узды.

Якташыбыз үз шигырьләрендә чагылдырган изге хисләренә һәрчак тугры. Ел саен диярлек үзенең якташлары, шигырь күңелле укучылары белән очрашулар үткәреп тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhyrlyym_seznen_hakta.docx18.33 КБ

Предварительный просмотр:

20 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты  укытучы

Җәмилә Сабирҗанова

        ҖЫРЛЫЙМ ТУГАН ЯКТА, ҖЫРЛЫЙМ СЕЗНЕҢ ХАКТА

Әлмәт ягы җырга, моңга, югары һөнәри  дәрәҗәдәге шагыйрьләргә, җырчы- композиторларга бай.

Узган атнада  9нчы  урта мәктәптә  шәһәребезнең йөзек кашы булган шагыйрәбез Клара Булатовага багышланган кичә булып узды.

Якташыбыз үз шигырьләрендә чагылдырган изге хисләренә һәрчак тугры. Ел саен диярлек үзенең якташлары, шигырь күңелле укучылары белән очрашулар үткәреп тора.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Күңелле көй яңгырый.Сәхнәгә алып баручы егет һәм кыз чыга . ”Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән сүзләр белән кичә башланып китә...

Ә экранда язучының балачагы, мәктәп , студент  , яшьлек еллары, гаилә альбомыннан алынган  мизгелләр, мөгаллимәлек иткән еллар күрсәтелеп барыла.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәсхетдинова Лилия Мөсәвир кызы кичәдә иҗади эмоциональ  атмосфера тудырып, оста дирижер кебек,балаларга юнәлеш биреп тора.Якташыбызның шигырьләрен укучылар тирән хисләр  белән сәнгатьле итеп сөйли алдылар.Кичәнең музыкаль бизәлеше дә йөрәкнең иң нечкә кылларын да тибрәндерерлек иде.Мәктәпнең музыка укытучысы Ландыш Фаиз кызы укучылар белән берлектә “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, “Туган җирем” җырларын  оста итеп башкардылар.Шагыйрәнең иҗатына тирән кызыксыну белән караган мәктәп укучылары, аның иҗаты һәм шәхесе белән сокланучы укытучыларның йөзләрендә   ул көнне  ниндидер бер шатлык тулы елмаю иде.Чыгыш ясаган һәр укучы, һәрбер укытучы язучының шигырьләренә салган барлык хисләрен җиһаннарны яңгыратырлык көчле бер аһәң аша җиткерделәр.

   Мәктәпнең китапханә мөдире Галиева Әлфия Сагидулла кызы  язучының иҗатына багышлап “Укытучы һәм шагыйрә” дигән китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясады һәм  К.Булатованың шагыйрә генә түгел, гомер буена балаларга белем биргән бөек укытучы икәнен ассызыклап, нәшер ителгән китаплары һәм матбугатта басылып чыккан газета-журнал материаллары белән таныштырып үтте.

Бәйрәмне оештыручылар- 9нчы мәктәпнең милли  эшләр буенча директор урынбасары Гөлия Нәбиулла кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары,  әлеге чараны файдалы һәм күңелле, укучыларга иҗади этәргеч булырлык итеп оештырдылар.

        Әйе, менә 75 ел инде Клара Гариф кызы Булатова безне моңлы, җырлы итеп иманга чакырып яшәтә, һәм иң куанычлысы: 40 тан артык шигырь  җыентыкларының кайсына гына күз салсаң да туган җиргә, туган авылга, туган илебезгә мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә. Ә яңадан-яңа төсләре белән балкый.

Әдипләребезнең асыл талантларын билгели торган бер үлчәү бар. Ул- аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәр иҗат итә алулары.Клара Булатова шундый шагыйрәләрнең берсе булуы- безнең өчен зур горурлык. Якташлары, мәктәп укучылары, хәтта сабыйлар да аны  “безнең Клара апа “ дип йөртәләр, аңа  багышлап үзләре шигырь  иҗат итәләр.

 9а сыйныф укучысы Салихова Эльвинаның  үзе язган шигырен тәкъдим итәбез:

Сарман якларында тугансыз сез,

Бу яклар бит иркен кыр ягы,

Җәелеп киткән иген басулары

Яннарында сөзәк таулары.

Китапларың ята өстәлемдә

Алып укыйм моңсу булганда.

Күңелләрем сагыш белән тула

Авылымны  мактап язганда.

   Кичә азагында шушы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы,бүгенге көндә Казан Дәүләт консерваторисендә белем алучы Рафаэль Якупов башкаруында яңгыраган моңлы җыр  һәммә кешене дә балачагына алып кайтты.Клара апаның  инде артта калган саф яшьлеген чиксез сагынуын мөлдерәмә тулган яшьле күзләре  генә сөйләп бирә алды.Аксыл зәңгәр күлмәк киеп,шагыйрәнең” яшьлегеннән килгән кунак”залда утырган халыкны тетрәндерми калмады.Бу вакытта  шагыйрәнең йөрәге “Сиңа кайтам” шигырен сөйләүче 8а сыйныф укучысы Кузнецова Милананың йөрәге белән бергә типте.Бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган  мөгаллимәнең иреннәре кабат-кабат:

                        “  Ә мин...

                          Кайтып шул җәйләргә,

                          Шул чүәктән йөрер идем.

                          Чәчләремне тасма тагып,

                          Толымнарга үрер идем.-

дип пышылдады...

 Клара Гарифовна Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты. Ә безнең өчен ул-яраткан  якташ шагыйрәбез,горурлыгыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әти-әниләр, сезнең өчен

Кайбер әти-әниләр мәктәп җыелышларына барырга теләмиләр. Ни өчен? Кайберәүләр укытучыларның әрләвен ишетергә теләми, башка ата-аналар алдында оялтырлар, дип курка. Бәлки алар үз балаларын үзгәртүдән ө...

Ата-аналар Сезнең өчен

Ата-аналар өчен файдалы мәгълүматлар...

Эссе "Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән"

Тиңләп булмый Сезнең эшне башка белән....

Онытмабыз сезне, Финәүзия апа!

Авылыбыздан чыккан беренче хатын-кыз укытучы...