Китаплар патшалыгы- белем иленә сәяхәт.
материал по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе
Китапханә дәресе:
“ КИТАПЛАР ПАТШАЛЫГЫ-
БЕЛЕМ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ”
Китапханәче :
Марданова Гөлнар Хакимулловна
Дәреснең максаты:
Балалар тирә- юньгә карашын тирәнәйтү, китаптан куллану кагыйдәләрен ныгыту; китапларны дәваларга өйрәтү; сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү; китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау:
Кипаплар патшалыгы картасы, китаплар күргәзмәсе, әкият геройлары, китап белән куллану кагыйдәләре, мәкальләр.
Укучыларга:
Төсле кәгазь, альбом, клей, линейка, карандаш, кайчы, салфетка, шаблон, картон.
Дәрес барышы.
- Исәнмесез, укучылар, бүгенге дәресебез... ( Ишек шакыйлар. Хат ташучы керә.)
Хат ташучы:
- Исәнмесез, балалар. Менә сезне дә таптым. Сезгә хат алып килдем мин. Алыгыз. (Саубуллаша һәм чыгып китә.)
Китапханәче:
- Әйдәгез, укучылар, конвертны ачып хатны укыйк. (Хат укыла.)
ХАТ
Исәнмесез, минем дусларым! Беләм сез китаплар укырга яратасыз һәм аларны саклап тотасыз. Әле миңа сезнең бик күп белүегез, ягымлы һәм намуслы күзләрегезнең үткен булуы, оста куллы булуыгыз турында сөйләделәр. Сезне үземә кунакка чакырам. Миңа кунакка килгәндә адашмас өчен, сезгә минем илемнең картасын җибәрәм. Табышмакның җавабын табып, сезгә кем хат язганын белерсез. “Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган” Җавап: Китаплар иле. (Картаны карыйлар.)
- Укучылар, сез китаплар иленә барырга каршы түгелме?
- Юк.
1
- Әйбәтләп картаны карыйк. Нинди зур ул- Китаплар иле! Урманнары, болыннары! Утраулы күл дә бар монда. Тылсымлы шәһәрләр дә бар монда.
- Балалар, нинди транспортта сәяхәт итәрбез икән?
Укучылар:
- Күңелле вагон белән.
Китапханәче: Укучылар “Күңелле вагонга” утырыр өчен билетлар алыйк. Билетлар табышмаклар:
1.Өнсез, җансыз – иң якын дус. / китап/
2.Ак сандыгым эчендә
Чуар – ала күбәләк . /китап/
3. Кат- кат катлама,
Акылың булса, ташлама. / китап/
Укучылар вагоннарга утырдык. Күнелле вагон безне “Китаплар иленә итл” Укучылар күңеллерәк булсын өчен әйдәгез җырлыйбыз:
Юлга чыктык без бергә
Туган илдә йөрергә.
Туган илнең төрле җирен
Байлыкларын күрергә.
Укучылар килеп җиттек.
Беренче тукталыш “Кәгазьләр тукталышы”
Китапханәче:
Укучылар без бу тукталышта китапларның тарихы турында сөйләшербез.
Укучылар, беренче китап XI йөзенче елда Кытайда басылып чыга. 1445 нче елдан башлап бөтен илгә тарала.Элек китапларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган, шуңа китапларны элек-электән бик саклап тотканнар. Бер китапны бастырып чыгару өчен берничә ел үткән.
-Укучылар әйтегез әле, элек нәрсәгә язганнар?
Укучылар (җавап): стенага, ташка, тактага
2
Китапханәче: Дөрес. Менә бу рәсемдә ташка язылган язма. Укучылыр әйтегез эле кайсы әкияттән икән бу рәсем.
Укучылар ( җавап): Иван- царевич һәм соры бүре әкияте.
Китапханәче: - Ә нәрсә белән язганнар?
Укучылар ( җавап): Каз канаты, очлы таякчык беләнң
Китапханәче: Төрле илдә төрле материалларга язганнар. Борыңгы Егепедта папируска, үсемлектән ясалган. Греклар терлек тиресеннән ясалган пергамент дип аталган материалга язганнар. Пергамент дип Пергама шәһәре хөрмәтенә атаганнар. Ләкин бер китап язу өчен бер көтүне юкка чыгарырга кирәк булган. Ә Россиянең үз материалы булган.
- Нинди материал булган икән ул, укучылар?
Укучылар: Каен тузы.
Китапханәче: Әйе бик дөрес. Менә укучылар сез бу рәсемдә каен тузына язылган кулъязма күрәсез.
Укучылар Татар телендә басылган беренче китап гарәп хәрефләре белән 1612 нче елда Лейпциг шәһәрендә чыга. Басма 4 бүлектән торган.
Икенче бер кызыклы китап 1618 нче елда Львов шәһәрендә әрмән хәрефләре белән басылган.
Тагын шуны исегездә тотыгыз, быел беренче татар әлифбасы чыкканга 230 ел була. Беренче тапкыр Әлифба китабын Каюм ага Насырый төзегән. Ә менә сез 1 нче класста укыган Әлфба китабын беренче тапкыр 1964 нче елда укый башлаганнар.
Укучылар, бүгенге көндә китаплар бик тиз бастырыла.
- Әйдәгез бергәләп уйлыйк әле,китаплар безнең кулга кергәнче кемнәрнең хезмәтләре аша үтә икән?
Укучылар (җавап): язучы, редактор, рәссам, хәреф басучы, төпләүче.
Китапханәче: Бик дөрес укучылар. Әйдәгез алга табан сәяхәтебезне дәвам итик. Дөрес итеп утырдык.
( Музыка)
3
Алдагы тукталыш “Төсләр тукталышы”. Безне төсләр каршы ала.
Китапханәче: Укучылар, китапларга ни өчен төсләр кирәк?
Укучылар белән төсләр турында сөйләшү.(Яшел, кызыл, зәңгәр, чия һәм кара, сары)
Китапханәче: Укучылар, карагыз әле рәссамнар китапларга нинди матур рәсемнәр ясыйлар. (Балалар китаплар карыйлар). Сәяхәтебезне дәвам итәбез. ( Музыка).
Алдагы тукталыш “Китапларны күп укучылар тукталышы.”
- Укучылар безнең алдыбызда күл, ләкин аны чыгу өчен- китаплар кем күп укый шуны тикшерәләр.
- Сез әзерме?
Шуктуган, Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык, Сертотмас үрдәк, Дачада, Исемдә калганнар китапларыннан өзекләр укыла. (Укучылар китапларның исемнәрен һәм авторларын әйтәләр).
Укучылар әйдәгез бергәләп күл буендагы үзәнлектә ял итеп алыйк. Карагыз әле бу үзәнлектә ниндидер бер өй бар. Тыштан карасаң гади өй кебек. Ә ныклап уйласаң бу өйне “Күп белүчеләр өе” дип әйтсәк тә дөрес булыр иде. Бу өйдә яшәүчеләр юк. Аның эчендә тыгызлап тезелгән кызыклы китаплар. Бик күп әкиятләр тезелеп киткәннәр. Ничек дип атыйлар соң бу өйне?
Укучылар (җавап): Китапханә.
Китапханәче: Әйе, укучылар, сез үзегез дә китапханәгә йөрисез, китаплар укыйсыз.
-Әйдәгез, китап ни өчен кирәк, үзегез язган сочинениеләрегезне укып үтегез.
-Дөрес. Сочинениеләрегездән күренгәнчә сез китапларны бик яратасыз икән.
Ә хәзер алга таба сәятәт итик.(Музыка) “Әкиятләр тукталышына” килеп җиттек.
4
Укучылар менә сезнең алдыгызда төрле әкият геройларының баш киемнәре. Әйтегез әле кыйсы әкият геройлары икән бу киемнәр.
(Дуңгыз, Бүре, Елан. Әтәч, Кызыл калфак, Татар калфагы, Тиен, Татар кәләпүше, Эт, Король, Шляпа,)
Укучылар сез бик күп китаплар укыйсыз икән.Бу әкиятләрнең кайберләре безнең китапханәдә юк. Кайдан алып укыдыгыз сез аларны.
Укучылар (җавап): Авыл китапханәсеннән. Молодцы алга таба шулай китапларны күп укыгыз.
Китапханәче: Укучылар әйтегез әле сезгә китапны ничек укуы уңайлы.
-
-Ник алай дисең? Ятып укысаң җайлырак бит. Ятып та торасың, укыйсың да, арысаң йоклап та китәсең?
-
-Карагыз әле кайбер балалар яктырак булсын дип кояш астында да укыйлар бит. Сезнең моңа карашыгыз ничек?
-
-Мин беләм бер малайны ул гел китап укыганда ашый. Яхшы бит. Бер үк вакытта ашыйсың да, укыйсың да.
-
Укучылар мин сезгә бер мәзәк укыйм сез дәвам итегез:
Бер малай укытучыга:
- Миңа әти күп укымаска кушты, күзең авыртыр да, күрми башларсың, дип әйтте дигән.
(Укучылар дәвам итә) Укытучы :
- Юк, энем, китапны күп укыгач, күз киресенчә ачыла бара. Күп белә башлыйсың- дигән.
Китапханәче: Әйе, китап укып, без күп нәрсәләргә өйрәнәбез. Ул яхшыны яманнан аера. Кешегә ул күп нәрсә хакында сөйли. Яшәсен китап.
Укучылар инде соңгы тукталышка да килеп җиттек. Бу тукталыш “Китаплар хастаханәсе”. 5
Бу гади хастаханә түгел. Монда балаларны, хайваннарны түгел, ә китапларны дәвалыйлар. Әйе, укучылар китаплар да авырыйлар. Алар төчкермиләр, йөткермиләр. Ә сиздермичә генә агаралар, саргаялар һәм таркалалар.
Ә нәрсәдән килеп чыга соң ул? Барлык балалар да китаплар куллану кагыйдәләрен үтәп бетермиләр. Әйдәгез, кабатлап алыйк. (Кагыйдә кабатлау).
- Менә түземле дәваланучылар зарланмылар, ыңгырашмыйлар, дәшми генә сездән ярдәм көтәләрю Ә инде аларны китап докторлары дәвалыйлар. Ә бүген инде мин сезне китап докторлары булырга чакырам. Буласызмы?
( Бер рәт китап ябыштыра, икенче рәт кыстыргыч ясый). Дәресне йомгаклау.
- Рәхмәт сезгә, укучылар. Хәзер инде- сезнең булышлык белән бу китапларны башкка укучылар да укый алалар. Әйдәгез тагын бер кат картаны карыйк. Барлык тукталышларда да булдык, ниләр белдек, нәрсәләр өйрәндек. (Укучылар сөйлиләр).
Укучылар дәресне шагыйрь Мәхмүт Хөсәеновның Китап дигән шигыре белән төгәллисем килә.
Китап.
Өйрән миннән тел, дисең,
Миндә барлык сер, дисең,
Белмәгәнең бел, дисең
Яктырсың, дисең, аның,
Минем сөйгән китабым!
Искерсәң дә, уңсаң да,
Я таушалган булсаң да,
Аунатмыйм мин тузанда-
Син кадерле, син якын,
Минем сөйгән китабым!
Син- кояшым, таңым да,
Син- ләззәтле ялым да,
Син- киңәшчем янымда,
Син- булышчым, илһамым,-
Минем сөйгән китабым! 6
ХАТ
Исәнмесез, минем дусларым! Беләм сез китаплар укырга яратасыз һәм аларны саклап тотасыз. Әле миңа сезнең бик күп белүегез, ягымлы һәм намуслы күзләрегезнең үткен булуы, оста куллы булуыгыз турында сөйләделәр. Сезне үземә кунакка чакырам. Миңа кунакка килгәндә адашмас өчен, сезгә минем илемнең картасын җибәрәм. Табышмакның җавабын табып, сезгә кем хат язганын белерсез. “Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")
Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....
Китаплар илендә
Уен-викторина...
Китаплар илендә
Уен-викторина...
Тема по программе: Ассортимент белья. Тема урока: Идентификация ассортимента нательного белья.
Презентация...
Белем иленә сәяхәт
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне тикшерү һәм ныгыту, укучыларның сөйләм телен, иҗади һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, төркемдә эшләү күнекмәләрен формалаштыру, дуслык, бер...
ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районымуниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...
Презентация "Борынгы китаплар һәм истәлекләр"
Презентация фәнни-гамәли конференцияләр өчен кулланылды.Бу иҗади эш аша борынгы язмалар һәм аларның кыйммәте исбатланды....