Сценарий праздника "Науруз".
материал (6 класс) по теме

Вафин Фарит Вадутович

Для русскоязычных детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сценарий для праздника "Науруз"348.5 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз

Бәйрәмне үткәрүнең максаты:1)татар халкының борынгы  гореф-гадәтләрен  яңарту;

2) сөйләм телен үстерү, укучыларны милли рухта тәрбияләү, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү  кагыйдәләре белән танышу;

3)татар халык авыз иҗаты үрнәкләре аша татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту; татар халкына ихтирам тәрбияләү

 Алып баручы.

             Кадерле дуслар , хөрмәтле кунаклар !

Төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре , аларның гореф- гадәтләре безнең көннәргә әйләнеп кайта башлады. Көннең төнне куып җиткән вакытында,  ерак бабаларыбыз Язны- Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Кешеләр матур теләкләрен аңа әйтеп калырга тырышканнар. Өйдән- өйгә кереп, теләк теләп, ризык җыеп йөргәннәр. Без дә бүген сезнең белән Язны каршыларга җыелдык. Ә ул килеп җиткәнче,  мин сезне яз җитүе  белән котлыйм , сезгә саулык- сәламәтлек телим.

   (Җырлап килгән тавыш  ишетелә, җырлап килүчеләр  1 нче өйгә ишек шакыйлар, өйләр берничә урынга куела).

1 бала.     Әй,  хуҗалар өйдәме ?

                  Ач ишегең, керәбез.

                  Нәүрүз әйтә киләбез,

                  Күкәй җыеп йөрибез.

Хуҗа. ( олы кеше булып киенгән, өйдән чыга). Әйдәгез, әйдәгез, түрдән узыгыз! Керегез! Керегез , балакайларым! Без сезне күптән көтәбез. Нәүрүз котлы булсын!

2 бала.     Әйдә,  апай

                 Тизрәк бир күкәй.

                 Бирсәң безгә өч күкәй,

                 Тавыгың салыр йөз күкәй

 ( хуҗа күкәй бирә).

3 бала.    Табакка кабак кирәк,

                Май,күкәй, калач кирәк.

                Күмәчеңне кызганма.

               Озак яшә, сызланма.

( Шулай итеп, алар 2-3 өй аша үтәләр. Ризыкларны җыеп бетергәч, татар биюе башкарыла.)

  Бу вакытта сорнай тавышы ишетелә, егет белән кыз керә.

Егет. Тыңлагыз, тыңлагыз! Табигать патшасының фәрманы бар!

Кыз. Тыңлагыз, тыңлагыз! Табигать патшасының фәрманы бар!

 4 бала.    Борын үткән заманнан,

                 Болгар белән Казаннан,

                 Җаек белән Иделдән

                 Бу бәйрәм безгә килгән.

Бергә . Нәүрүз мөбарәк булсын!

5 бала.     Кыш китте, яз килде.

                Үрдәк белән каз килде.

                Былбылдан аваз килде,

                 Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бергә . Нәүрүз мөбарәк булсын

6 бала.   Абзый, эшең уң булсын,

               Теләгең юнь булсын,

               Күңелләрең хуш булсын,

               Нәүрүз мөбарәк булсын!.

Бергә .   Нәүрүз мөбарәк булсын!

7 бала.   Нәүрүз хакы- 5 алтын

               Бирсәң ярар ике алтын,

               Карама ялтын- йолтын-

               Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бергә . Нәүрүз мөбарәк булсын

8 бала.   Нәүрүз әйттек без сезгә-

                 Хакын бирегез безгә.

                 Яшегез җитсен йөзгә,

                 Малыгыз артсын көзгә

                 Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бергә . Нәүрүз мөбарәк булсын!

                               Бию.

 Алып баручы.

                  Нәүрүз килә, Нәүрүз!

                  Бу татлы сүз.

                 Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз.

                Тирәбездә бөтен тереклекне

                  Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз.

                  Мөбарәкбад Нәүрүз!

                  Кил, түргә уз!

 Дуслар, әйдәгез әле ,бергәләп Язны- Нәүрүзбикәне чакырыйк.

(  Егет сорнайда тавыш бирә,башына чәчәктән такыя,өстенә яшел күлмәк кигән Нәүрүзбикә керә).

Кыз.       Хуш киләсең,Нәүрүз, хуш киләсең,

                Кышлар буе көттек үзеңне.

               Оланнарга инде ач йөзеңне,

               Һәм ирештер татлы сүзеңне.

Нәүрүзбикә.

               Агымсулар кичтем мин,

               Сезгә килеп җиттем мин,

              Нәүрүз әйтеп үттем мин,

               Нәүрүз мөбарәк булсын!

Бергә: Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүзбикә..

                Килдем сезгә игелекләр теләп,

                Күгегездә якты нур булсын.

               Туфрагыгыз уңыш бирсен күпләп
             Юлдашыгыз яхшы җыр булсын!

Концерт номеры. Җыр:”Туган як.

                 ( Кыш бабай керә)

Кыш бабай. Бу нинди тавыш монда? Кем минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?

 Кыз. Кыш бабай, юкка ачуланасыз. Биләмәләреңне Язга- Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Күз сал тәрәзәгә, тышта шаулап- гөрләп яз килә.

 Кыш бабай. Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча , тартышмыйча гына язга урыным юк.

Нәүрүзбикә.  Әйдә, бабай, бөтен шартларыңа да күнәм.

 Кыш бабай.     Минем беренче шартым:

                           Менә кашык, менә күкәй,

                           Тот кулыңа , чибәркәй.

                           Син дә йөгер, мин дә калмам

                            Уенны башлыйк ,әйдә.!?

      ( Кыш бабай белән Нәүрүзбикә кашыкка күкәй салып ярышалар, Кыш бабай калыша)

    Кыш бабай. Булмады бу. Инде Нәүрүзбикә синең белән бию ярышы игълан итәм.

Нәүрүзбикә. Мин риза, бабакай.

                        ( Бииләр. Кыш бабай егыла).

 Кыш бабай. Уф, эрим, агам, ярдәм итегез ( торырга булышалар. җилләндерәләр).

                    И, Яз кызы, син бик булдыклы, уңган икәнсең. Инде мин тыныч күңел белән сиңа үземнең биләмәләремне калдырып китәм, имин яшәгез, сау булыгыз!. ( чыгып китә)

 Кыз.             Салкын кышны яз җиңде,

                      Моны барыгыз күрде.

                      Куллар кулга тотынып,

                     Без бәйрәм итик инде.

  Нәүрүзбикә.    Кызлар –егетләр, ә хәзер, әйдәгез, бергәләп күңел ачыйк.

                                Концерт программасы.

Уеннар:

 А) капчык киеп йөгерү

Б)чүлмәк вату

в) күкәйне кашыкка салып йөгерү.

 Малай           Елга тулып боз ага,

                     Сокланабыз без аңа.

                      Кояш көлә, көн аяз

                     Бозга басып килә яз!

 Кыз          Язгы ташкын башлануын

                      Хәбәр итеп дөньяга,

                     Зәңгәр бозлар агып китте

                      Зәңгәр сулы дәрьяга.

Малай            Шаулап акты гөрләвекләр,

                     Яуды ләйсән яңгыры,

                      Шәһәрдә дә, авылда  да

                    Яңгырады яз җыры.

                                   Җыр “ Яз җитә”.

  .

  Кулланылган әдәбият:

  1. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре( 1-2 том.)
  2. Балалар өчен җырлар. Луиза Батыр- Болгари.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...