внеклассное мероприятие "Заседание Математического суда"
методическая разработка по теме

Мулланурова Земфира Раисовна

Материал содержит разработку внеклассного мероприятия на татарском языке "Математик суд утырышы"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әгерҗе районы Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе

Математика буенча класстан тыш чара.

 

Максат: 1. Балаларга  математика фәненең тормышта кирәклеген төшендерү, формулаларны, исәпләүләрне гамәли куллану очракларын күрсәтү аша укучыларда бу фәнне өйрәнүгә ихтыяҗ уяту.

2. Балаларда хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Укучыларны кайбер профессияләр, аларның эшендә математиканың кулланылышы  белән кыскача таныштыру.

Җиһазлау: Компьютер, күчмә магнит такта, өстәлләр, урындыклар. Өстәлләргә “прокурор”, “адвокат”, “судья” дигән язулар куелган. Һәр укучының исәпләүләре плакатларда басылган.

Секретарь. Басыгыз, суд керә!

Судья . Математик суд утырышын ачык дип белдерәм!

Математик суд утырышында математика фәнен гаепләү эше тыңлана.

Хөрмәтле прокурор гаепләүне укып китүгезне сорыйм.

Прокурор. Математика фәне җәмгыять өчен куркыныч, социаль яктан зарарлы, эчпошыргыч, ялыктыргыч фән безнең тормыш рәвешенә ят, кешенең рухын һәм баш миен корыта.

Гаепләүне укый.

Гаепләү: Математика фәне  түбәндәгеләрдә гаепләнә:

1) кайнар хезмәт энтузиазмын коры исәпләүләргә алыштыруда;

2) халыкны иҗтимагый тормыштан аерып абстракт дөньяга алып китүдә;

3) халыкны гади хезмәттән аерып псевдоаналитик фикерләр таратуда;

4) коры, вак исәпләүләр мәгънәсез һәм безнең кешелек сыйфатларыбызны кимсетә;

5) шәхес иреген, кеше хокукларын чикләү, кешеләрне укырга мәҗбүр итүдә (укырга теләмәүчеләр күздә тотыла);

6) математика милләтнең физик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, чөнки акыл эшчәнлеге кешеләрне талчыктыра, нервларын какшата. Нәтиҗәдә милләт авыруларга тиз бирешүчәнгә әйләнә, аның генетик фонды җимерелә. Яшьләрнең әхлаклылыгына тискәре йогынты ясый.

7) Эчпошыргыч, җанны киптерә торган бу фән белән шөгыльләнү яшь шигъри җаннарны җимерә, сәнгатькә зыян китерә.

Хөрмәтле судья, хәзер сүзне зыян күрүчеләргә бирүегезне сорыйм.

Судья. Рәхим итегез.

Прокурор. Зыян күрүче Ялкау Наданович, рәхим итегез.

(Зыян күрүче Ялкау Наданович керә.)

Судья. Сез Ялкау Надановичмы?

Ялкау Наданович. Әйе, хәрмәтле судья.

Судья. Хөрмәтле  Ялкау Наданович, монда биргән мәгълүматларыгыз ялган булган очракта сез җаваплылыкка тартыласыз. Хәзер сезгә сүз бирелә.

Ялкау Наданович. Иптәшләр, мин миллионлаган җәфаланучы, интегүчеләр исеменнән сөйлим. Без үзебезнең нәфис җилкәләребездә математиканың авыр йөген гомер буе йөртәбез, гәрчә бу фәннең безгә һич кирәк булмавын, файдасыз, ялыктыргыч булуын белсәк тә. Без моны эшләргә мәҗбүрбез чөнки каршы килсәк, буйсынмасак безгә ялкаулар һәм наданнар кушаматы бирәчәкләр. Ләкин мин – кеше. Һәм мин белемсез шәхесләр иреген яклап мәҗбүри укытуга каршы чыгам. Ул математика җәфалап бетерде, исәпләүләр башны авырттыра. Кыскасы, туй-дым бу математикадан.

(Ялкау Надановичның әнисе керә):

Ялкау Надановичның әнисе. Туктагыз әле, тукта, тукта. Миңа  да сүз бирүегезне сорыйм. Мин дәшмичә булдыра алмыйм.

Судья. (чүкече белән суга) тәртип булуын таләп итәм!

Прокурор. Хөрмәтле судья, рөхсәт итегез бу ханымга шаһит буларак чыгыш ясарга. Ул - Ялкау Надановичның әнисе.

Судья. Шаһитка сүз бирәм, тик тагын бер кат искәртеп үтәсем килә: ялган мәгълүматләр бирелгән очракта сез  җаваплылыкка тартыласыз. Сез нәрсә әйтә алырсыз икән?

Ялкауның әнисе. Нәрсә әйтерменме? Сез әле сорап торасызмы? Бу – башбаштаклык. Сез бер генә карагыз әле: баланы бөтенләй интектерделәр бит! Ул программалар! Ул программалар. Ә минем баламның сәламәтлеге какшаган, шулай бит улым?

Ялкау Наданович. Ярар инде әни!

Әнисе: Без көннәр буе аның мәсьәләләрен чишеп утырабыз, ул арифметикадан улымның бөтенләй аппетиты югалды, шулай бит улым?

Ялкау Наданович. Ярар инде әни!

Ялкау Надановичның әнисе. Ә мәктәптә ниләр генә яздырмыйлар, әле кичә генә улымның дәфтәрен караган идем, ниләр генә юк анда, ниләр генә юк, саташырга мөмкин! Сызыклар, таяклар, кайсысы канатлы шунда.

Ялкау наданович. Квадрат тамыр ул,әни.

Әнисе. Әй, минем акыллым! Әнә бит ул нинди катлаулы әйберләрне белә. Аның тырышканын күрсәгез икән сез: укый да укый, укый да укый!

Ялкау Наданович. Укыйм да укыйм, укыйм да укыйм – биш минут, һәм тиз генә ярты сәгать ял итеп алам һәм шулай көне буе!

Әнисе. Менә күрдегезме, баланың нервлары киеренке. Баланы шундый артык акыллы нәрсәләр белән тыгызларга ярый мени инде!. Ул  сезнең математикагызда шайтан үзе аягын сындырыр. Балаларны газаплау бит бу. Иптәш судья, бу башбаштаклыкка чик куюыгызны үтенәм.

Прокурор. Хөрмәтле судья, тагын бер шаһит Ультрапатриотка сүз бирик.

Ультрапатриот. Нәрсә соң ул математика? Ул – исәпләргә өйрәтүче фән. Ә нәрсәне исәпләргә соң? Акча ? Капитал? Болар шәхси милек! Кеше эксплуатацияләү бу! Безгә моның кирәге юк. Әнә, компьютер артына утырасың да интернетка кереп нинди мәгълүмат кирәк, шуны табарга була. Клавиатурадан хәрефләр һәм саннарны белсәң, шул җиткән.

Прокурор. Күргәнегезчә, комментарийлар артык. Бу драматик вакыйгаларга без берничек тә битараф кала алмыйбыз. Шуның белән мин  үземнең гаепләү сүземне төгәллим.

Судья. Яклау өчен сүзне адвокатка бирәм.

Адвокат. Хөрмәтле судья! Математиканы каралту максатыннан әйтелгән сүзләр -   демагогия. Мин моны сезгә хәзер дәлилләп күрсәтермен. Башта сүзне математика фәненең үзенә бирик әле.

Математика. Хөрмәтле судья! Үз асылымны күрсәтү өчен мин артык күп сүзләр сөйләргә җыенмыйм. Бары тик сезгә бөек кешеләрнең фикерләрен генә китереп үтәм:

1. Математика – фәннәр патшасы.    (К. Гаусс)

2. Табигать математика телендә сөйләшә.   (Г.Галилей)

3. Математика – барлык төгәл фәннәр сөйләшә торган фән ул. (М.Лобачевский)

4. Сынлы сәнгать һәм шигриятьнеке кебек үк математиканың да үз матурлыгы бар (К. Жуковский)

5. Математик күңеле белән  шагыйрь дә булырга тиеш ( С.Ковалевская)

6. Геометриядә иҗади дәрт шигриятьтәгедән ким кирәкми (А.Пушкин)

7. Математика иң борынгы фән булса да һәрвакыт яшь кала (М.Герцен)

Ялкаулар һәм наданнарның  пычрак атуларына минем җавабым шул. Һәм иң соңгысы: математику уже затем учить следует, что она ум в порядок приводит.

Ялкау Наданович. Кем шундый сүзне әйтсен инде!

Математика. Михаил Васильевич Ломоносов!

Адвокат. Хөрмәтле судья, яклау  өчен мин сүзне шаһитларга бирүегезне сорый.

Судья. Яклаучы шаһитлар, рәхим итегез.

Адвокат. шаһит буларак судка Рәмзилә Дулкарнаева чакырыла.

Табиб булып киенгән  бер укучы керә: ак халат, калфак кигән,сумка тоткан.

Судья. Сез Рәмзилә Дулкарнаевамы?

Табиб. Әйе, хөрмәтле судья.

Судья. Сез фельдшер-акушерлык пунктында табиб булып эшлисезме?

Табиб. Әйе, хырмәтле судья.

Судья. рәхим итегез, Сезгә сүз бирелә.

Табиб. Хөрмәтле судья. Математика фәне социаль яктан зарарлы дигән гаепләү белән мин берничек тә килешә алмыйм. Җәмгыятьтә соңгы елларда кискен үзгәрешләр бара. Илебез халкы, бигрәк тә яшьләр, яман гадәтләрне үз итәләр – наркомания, таксикомания белән шөгыльләнү, тәртипсез җенси тормыш алып бару. Боларның нәтиҗәләре аяныч. Менә берничә ел безнең район бу тискәре күренешләр буенча республикада алдынгы урыннарда тора.

Бу башбаштаклыкның нәтиҗәләре дә бар инде – районыбызда СПИД дип аталган гаять куркыныч диогназлы авырулар саны 2 дистәдән артык. Шуларның берсе узган ел үлде, чөнки СПИДтан терелтү чарасы әле уйлап табылмаган.

Шундый яман гадәтләр исемлегендә тәмәке тарту шулай ук киң таралган булып тора. Ә сез беләсезме соң, бер сигарет төтенендә 5 гр никотин дигән агу бар. Әгәр тәмәке тартучы тәүлеккә 20 сигарет тартса, һәм тәмәке төтенендәге никотинның 1/5 –е аның организммына керсә,  бу тартучы күпме агу кабул итә икән, әйдәгез, бергәләп исәплик.

исәпләүләрне прокурор  тактада  күрсәтә

Хөрмәтле прокурор,  үзегез дә сизмәстән математик исәпләүләрне башкардыгыз Димәк, сезгә математикадан белемнәр кирәкми, шулаймы? (прокурор аптырап кала, җилкәләрен җыерып, дәшмичә генә урынына утыра)

Тагын бер мисал китереп үтәсем килә: авыруларга иньекция ясау – минем көндәлек эшем. Кайвакытта берничә препаратны кушарга туры килә. Аларның кайсысын күпме күләмдә салырга икәнен мин алдан исәпләмичә булдыра алмыйм. Димәк, һәр көнне математиканы кулланам.

Судья. рәхмәт, беренче рәттә урын алуыгыз сорала.

Табиб утыра.

Адвокат. шаһит буларак судка Альбина Гайфиева  чакырыла.

Биология укытучысы  булып киенгән бер укучы керә: күзлек кигән, кулында плакатлар һәм гербарийлар.

Судья. Сез Альбина Гайфиевамы?  

Биология укытучысы. Әйе, хөрмәтле судья.

Судья. Кадыбаш урта мәктәбендә биология укытасыз, шулаймы?

Биология укытучысы. Нәкъ шулай, хырмәтле судья.

Судья: рәхим итегез, Сезгә сүз бирелә.

Биология укытучысы. Табигать ул – бик гаҗәеп дөнья, могҗиза. Андагы бөтен процесслар да бер–берсе белән тигез бәйләнештә һәм аерым законнар буенча үзгәреп тора. Бу законнарның нигезендә математик, физик кагыйдәләр ятканы бәхәссез. Монда мисаллар бихисап күп китереп булыр иде. Мин барыгызга да аңлашылсын өчен табигатьтән симметриягә мисаллар китреп үтәсем килә.

Плакаттагы һәм компьютер экранындагы фотосурәтләрне күрсәтеп сөйли.

Әгәр кайсы да булса бөҗәккә я булмаса яфракка карасак моннан без аларның уң һәм сул ягының бертигез икәнен һәм шулай ук төсенең һәм үлчәмнәренең дә бер төрле булуын күрәбез. Сезнең беркайчан да чикерткәләрнең я булмаса башка бөҗәкләрнең сул як аякларының уң якка караганда башларына якын булуларын, ә уң ягының канатлары сул як канатыннан зуррак булуын күргәнегез юк. Мондый күренешләр табигатьтә күзәтелми. Ни өчен дип уйлыйсызмы?  Әгәр дә моны  күз алдына китереп карасак, күбәләкләр я башка бөҗәкләр төрле канатлар белән очып китә алырлар идеме соң? Юк, әлбәттә.

Терек табигатьтәге симметрияне кеше кирәк-яраклары, казанышлары өчен дә куллана: самолет эшләп чыгара, архитектур биналар төзи һ..б. Кеше  үзе дә симметрик фигура булып тора.

Без яши торган Галлактиканың (компьютер экранында Галлактиканың, андагы планеталарның урнашу схемасы күрсәтелә) логарифмик спираль рәвешендә төзелгән булуы үзе генә дә табигатьнең математик төшенчәләр белән тыгыз бәйләнешен күрсәтә бит!

Судья.  Рәхмәт, беренче рәттә урын алуыгыз сорала.

Биология укытучысы   утыра.

Адвокат. Шаһит буларак судка Алиса Хузяхметова  чакырыла.

Тегүче булып киенгән бер укучы (халат, җиңсәләр кигән, муенына метр аскан, “Өлгеләр” дип язылган папка тоткан) һәм милли татар киеменнән киенгән укучы  керә.

Судья. Сез Алиса Хузяхметова, әйеме?

Тегүче. Әйе, хөрмәтле судья.

Судья. Сез ателье тегүчесе, мин ялгышмыйммы?

Тегүче. Юк,  хөрмәтле судья, ялгышмыйсыз.

Судья. Рәхим итегез, Сезгә сүз бирелә.

Тегүче. Бу тормышта тегүче профессиясе кирәкле, мөһим һөнәрләрнең берсе. Безгә кемнәр генә мөрәҗәгать итми: зарур һөнәр булу белән беррәттән җаваплы да дип өстәр идем әле мин. Чөнки 7 кат үлчә, бер кат кис дигән гыйбарәне инде борынгылар ук әйтеп калдырган. Тегүчеләр төгәл, вакчыл, иң мөһиме – математиканы яхшы белергә тиеш.

Һәркемгә билгеле булганча, татар халкы элек-электән купшы киенергә яраткан. Бала итәкле күлмәкләр, бизәкле кәләпүшләр, чигүле калфаклар...

Милли киемдәге укучының итәгенә күрсәтеп сөйли:

Менә бу “кояш” итәген тегү өчен мин башта аның өлгесен ясадым. Итәк  сызымын төзегәндә бил әйләнәсенең озынлыгын  үлчәдем. Бу озынлык L=r формуласы белән исәпләнә, (формула плакатка язылган) моннан радиусны r =      формуласы белән  таптым. Үзәге О радиусы r булган ярымәйләнә сыздым. Итәк сызымын төзеп бетерү өчен тагын бер үзәге О, радиусы r1 , булган ярымәйләнә сыздым. r=r+36см, 36 см – итәк озынлыгы. Мин көндәлек эшемдә һәрвакыт математик исәпләүләрдән файдаланам һәм үз эшемне математикадан башка күз алдыма да китерә алмыйм.

Судья. Рәхмәт, беренче рәттән урын алыгыз.

Адвокат. Шаһит буларак судка Ләйлә Дулкарнаева чакырыла.

Музыка укытучысы булып киенгән  бер укучы керә: кулында ноталар папкасы, курай.

Судья. Сез мәктәптә музыка дәресләре укытасыз, шулаймы?

Музыка укытучысы. Әйе,  хөрмәтле судья, шулай.

Судья. Рәхим итегез, Сезгә сүз бирелә.

Музыка укытучысы. Музыкаль системаның тулы аваз тезмәсе 88 тавыштан тора.Бу тавышлар һәрберсендә җидешәр аваз булган (до, ре, ми, фа, соль, ля, си) төркемнәргә - сктаваларга бүленәләр. Музыкаль системадагы һәр октава 12 ярты тонга тигез бүленгән. Ә инде ике ярты тон бөтен тонны барлыкка китерә.

Ишетелү озынлыгы ягыннан да  ноталар математика белән бәйләнгән. Аларның озынлыгы бөтен, ярты, чирек, сигезле, хәтта уналтылы була ала. Шулай ук музыкаль паузалар да бөтен, ярты, чирек, сигезле, уналтылы дип йөртеләләр.

Көй үлчәмнәре исә турыдан туры скрипка ачкычыннан соң ук вакланмалы саннар белән күрсәтелә:

Югарылык ягыннан ике аваз арасы – интервал – шулай ук саннар белән атала, тик аларның исемнәре генә итальянча яңгырый: прима (бер), секунда (ике), терция (өч), кварта (дүрт), квинта (биш), секста (алты), сентима (җиде), октава (сигез).

Шактый гына җырларның хор башкаруында ике яки өч тавышта яңгыравын да искә алсак, күрербез, саннардан, димәк, математикадан башка  музыка яши алмый. Шуңа да математикага хөрмәт йөзеннән булса кирәк, бөек композиторлар үзләренең күләмле әсәрләрен дә саннар белән  билгелиләр. Мәсәлән, Дмитрий Шостаковичның блокададагы Ленинградка багышланган зур әсәре  җиденче симфония дип атала.

Димәк, музыка һәм математиканың гармониясе аркасында гына гүзәл музыкаль әсәрләр һәм без яратып башкара торган җырлар туа икән. Хәзер сезнең игътибарга шул җырларның берсен тәкъдим итәбез.

Милли киемнәрдән киенгән ике кыз бер малай  башкаруында җыр: Л.Батыр-Болгари “Кәләпүшем.

Адвокат. Шаһит буларак судка авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре чакырыла.

Агроном һәм зоотехник булып  киенгән ике укучы керә.

Судья. Сез “Таң” күмәк хуҗалыгы хезмәткәрләре агроном һәм зоотехник, шулаймы?

Агроном, зоотехник. Шулай, хөрмәтле судья.

Судья. Рәхим итегез, сезгә сүз бирелә.

Аграном. Җиһанда –яз.Табигать тулаем уянды. Табигать белән без, игенчеләр дә уяндык. Ә без – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен бу ай аеруча җаваплы. Инде алны – ялны белми эшләргә кирәк. Юкка гына язның бер көне ел туйдыра димиләр бит.

Уңышны күбрәк алуның нигезе – ул яхшы сыйфатлы, авыруларга һәм табигать бәла–казаларына бирешмәүчән орлыклар. Шуны истә тотып чәчүлек орлыкларны алдан эшкәртү зарур. Моның өчен кул астында булган чималларны да кулланырга туры килә.

Мәсәлән 10 л суда 200 гр. сабын эретеп бу эремә белән орлыкларны эшкәртү – корткычларга каршы көрәшнең бер чарасы. Әгәр 1 га җиргә 400 гр эремә тотылса безнең “Таң” колхозы басуларына җитәрлек орлык әзерләү өчен күпме сабын кирәк булыр, шуны исәпләргә мөмкин.

Плакатта исәпләнгән мисалларны күрсәтеп сөйли

Зоотехник. Хөрмәтле сүдья. Әле кичә генә булган бер вакыйга белән сезне дә таныштырып үтесен килә. Фермадагы терлекләрне үлчәргә кирәк булды. Гөнаһ шомлыгына каршы үлчәвебез ватылган булып чыкты. Рәхмәт математикага. Безгә ярдәмгә формула килде. Терлекләрнең авырлыгын (живой вес) түбәндәге формула буенча исәпләдек:

m =

P- Күкрәк әйләнәсе (Обхват туловища)

L – (Ял), җилкә калкымыннан койрык төбенә кадәр ераклыкның озынлыгы.

Плакаттагы формуланы күрсәтә.

Судья. Рәхмәт, рәхим итеп утырыгыз.

Адвокат. Шаһит булпрак судка Айнур Ахмадиев чакырыла.

Эшмәкәр булып бер укучы керә.

Судья. Сез эшмәкәр Айнур Ахмадиевмы?

Эшмәкәр. Әйе, хөрмәтле судья.

Судья. Рәхим итегез, Сезгә сүз бирелә.

Эшмәкәр.  Хөрмәтле судья, мин эшмәкәр буларак яңа эш башларга җыенып торам әле – Кадыбаш авылында чәй йорт ачарга телим, юлчылар да туктап бераз ял итеп алсыннар. Моның өчен алдан миңа бик күп исәпләүләр башкарырга туры килде. Рөхсәт итсәгез, сезне дә шулар белән таныштырып китәр идем:

Эшне башлап җибәрү өчен банктан кредитка 3 мең сум акча алырга телим. Банк миңа бу сумманы 6 ай срок белән 10 %ка бирә. 6 айдан соң мин банкка 4мең 800 сум кайтарырга тиеш булам, чөнки:

Плакаттан исәпләүләрне күрсәтеп сөйли: 3*(1+0,1*6)=3*1,6=4,8

Миңа бу эш табыш китерерме, күпме табыш алырга мөмкин булуын белү өчен инфляцияне исәпкә алмый мөмкин түгел. Узган ел дәвамында инфляция ай саен 20% ка үсте. Шуңа бәйле рәвешә бәяләр дә арта бит. Быел да инфляция шулайрак барса ел ахырына бәяләр ничә тапкыр артыр икән?

Исәпләп күрсәтә бер айда – 1,2 тапкыр,  6 айда    - 1,26 тапкыр арта

Үземнең исәпләүләремдә  математик формулаларны мин бик күп кулландым, рәхмәт математика фәненә.

Судья. Рәхмәт, беренче рәттә урын алуыгыз сорала.

Адвокат. Шушы дәлилләрдән соң кем генә математика фәнен иҗтимагый-куркыныч дип әйтергә батарчылык итәр икән?

Секретарь. Суд киңәшкә чыга.

Судья кергәнче бер укучы шигырь укып китә:

Математика борынгы

Заманнардан башлана.

Декарт беләнт Пифагорлар

Нигез салганнар аңа.

Шунда ук ул кирәк булган

Тормыштагы һәр эштә:

Исәпләүдә, җир үлчәүдә,

Һәм гади төзелештә.

Математика – физиканың

Һәм химиянең иптәше,

Барлык фәнгә ярдәм итә,

Алар белән дус яши.

Ярат математиканы,

Ул акылга өйрәтә,

Һәм аны фәннәр патшасы дип

Гаусс дөрес әйтә

Хәзер – гыйлем һәм аң эше,

Компьютер, космос заманы.

Атла син тормыш юлыннан,

Сөй математиканы.

Секретарь.  Басыгыз , суд керә!

Судья. Игътибар, хөкем карары игълан ителә!, Математика фәне тормышта һәм фәндә бик зарури, мөһим фән. Аның кирәклеге, әһәмияте күпгасырлык тарихта инде расланган. Бүгенге математик суд утырышында без моңа тагын бер кат инандык. Шул сәбәпле, математика фәнен гаепсез дип исәпләргә һәм акларга!

Барлык укучылар бергә “Икегә ике – дүрт”  җырын башкарып кулга-кул тотынышып кереп китәләр.

 

10 л суда 200 гр. сабын

1 га җиргә 400 гр эремә

“Таң”:  1500   га

10 кг сабын.

Девятерня:  500 га

3,3 кг сабын.

Математика – фәннәр патшасы.                   (К. Гаусс)

Табигать математика телендә сөйләшә.    Г.Галилей)

Математика – барлык төгәл фәннәр сөйләшә торган фән ул.                    (М.Лобачевский)

Сынлы сәнгать һәм шигри-ятьнеке кебек үк математи-каның да үз матурлыгы бар 

                             (Жуковский)

Математик күңеле белән  шагыйрь дә булырга тиеш

                         ( С.Ковалевская)

Геометриядә иҗади дәрт шиг-риятьтәгедән ким кирәкми.

                                 (А.Пушкин)

Математика иң борынгы фән булса да һәрвакыт яшь кала

                                   (М.Герцен)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие Математический «Брейн-ринг» в 8 классе

Цели:  Развивать и укреплять интерес  к математике, истории ее развития, мотивировать познавательную  деятельность, развивать сообразительность, любознательность,  логическое...

Внеклассное мероприятие Математический «Брейн-ринг» в 8 классе

Цели:  Развивать и укреплять интерес  к математике, истории ее развития, мотивировать познавательную  деятельность, развивать сообразительность, любознательность,  логическое...

Внеклассное мероприятие "Математическая эстафета".

Внеклассное мероприятие по математике для 6-7 классов "Математическая эстафета"....

Внеклассное мероприятие "Математическая игра"

Внеклассное мероприятие по математике для 5-7 классов...

Конспект внеклассного занятия "Математический турнир".

Конспект внеклассного занятия  может быть использован как для среднего, так и для старшего звена. В нем содержатся вопросы - шутки и задания на логическое мышление.  К занятию прилагается пр...

Внеклассное мероприятие "Математический ринг"

Внеклассное мероприятие для учащихся 6 классов проведено в рамках недели математике. Содержит задания на логическое мышление, задачи занимательного характера....

Внеклассное мероприятие. Математическая игра "Поле Чудес" для учащихся 7 классов

Данное внеклассное мероприятие было разработано для учащихся 7 классов (13-14 лет) в рамках предметной математической недели.Как известно, важную роль в формировании первоначальных представлений ...