Хуш килэсен, Яна ел!
материал (8 класс) по теме

Латыйпова Гульсина Габделфартовна

Яна ел бэйрэменэ сценария

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon сценарие60.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел – 2013

1 клоун: Хәерле кѳн хѳрмәтле укытучылар, укучылар!

2 клоун: Яңа ел белән Сезне, якынлашып килүче Яңа ел белән

1 клоун: Син нәрсә сѳйлисең, якынлашып килүче дигән булып, килеп җиткән бит инде ул борын тѳбендә

2 клоун: Ә ничегрәк булыр икән бу Яңа ел, ул ниләр алып килер икән?

1 клоун: Яңа ел ул - кѳтеп алган бәйрәм әлбәттә. Мәктәп стеналарында Кыш бабай һәм Кар кызы тѳшкән  сыйныф гәҗитләре, чыршы һәм әфлисун исләре, тәмле кәнфит- прәннекләр, серпантин чылбыры һәм әлбәттә кышкы каникуллар.

1а.б: Туктагыз, туктагыз, нишләп безне кѳтмичә бәйрәмне башладыгыз

2 а.б: Әйе, әйе, нигә башладыгыз?

1 клоун: Сез кемнәр соң?

1 а.б:  Без шушы бәйрәмне алып баручылар

2 клоун: Алып баручылар, нинди кешеләр булалар соң инде алар алып баручылар, безне кая алып баралар?

1 клоун: Безне алып баручылар түгел, Яңа елны алып баручылар

2 клоун: Ә,ә аңладым

2 а.б: Ә сез беләсезме, без килгәндә бер хәлгә тап булдык. Анда кыш бабай белән кар кызы юлга чыкканнар.

1 а.б: Әйе, әйе, кайсы мәктәптә балалар тырышып белем алалар, матур җырлар, биюләр ѳйрәнәләр, шунда барабыз диләр.

Бергә: Димәк, безгә

2 а.б: Белмим инде безгә микән?

1 а.б: Соң уңышларыбыз күп бит. Бу уку елында мәктәбебез

бүләкләргә лаек булды.

Ә хәзер уңышларыбыз турында тагын да тулырак сѳйләү ѳчен сүзне директорыбыз Люция Харисовнага бирәбез. Рәхим итегез!!!

Укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Зөһрә Котдусовнаныӊ да безгә әйтер теләкләре бардыр.

1 клоун: Рәхмәт Сезгә, Киләсе уку елында тагын да зуррак унышларга ирешергә  язсын.

1 а.б: Әйдәгез, кыш бабай юлга чыккан дигәннәр иде, күренми микән карыйк әле. 

2 а.б: Эльвина,  күренмиләр бит әле, чакырыйк әле, аларны бергәләп.

Кыш бабай  һәм Кар кызын чакыру.

1 а.б: Кыш бабай б-н Кар кызы килгәнче бер күмәкләп жырлап алыйк әле дуслар

Жыр:  В лесу родилась елочка

Кыш бабай керә:

Кыш бабай: Кар кыыз ы ы!

Кар кызы: Хәзер, хәзер бабакай. Яңа ел кичәсен башлап җибәрим дә, синең янга киләм. Хәерле

кич. Кадерле дуслар! Уф, кѳчкә җитештем. Күпме эш, күпме эш бу иң мѳһим бәйрәм алдыннан. Аяктан егылам инде.

Кыш б: Кар кызы дим, син кайда?

Кар к: Мин монда бабакай! Кыш бабай да борчыла. Аның бу айда өйләнәсе бар. Хатыны да нинди генә бит – Кар әбисе. Шуңа күрә бик каты әзерләнә безнең Кыш бабабыз.

Кыш б-ң аягында шлепанцы: Кар кызы, минем итекләрем кая китте ул?

Кар к: Мич артындадыр алар бабакай

Кыш б: Алар анда юк, алар беркая да юк.

Кар к: Кайгырма бабакай итекләрең табылыр. Әйдә, бәйрәмне башлап җибәрик, алайса балалар сине кѳтәләр.

Кыш б: Син нәрсә сѳйлисең, Кар кызы?. Мин бәйрәмне бу аяк киемнәрендә алып бара алмыйм (аягына күрсәтә). Итекләрсез беркая да бармыйм мин (китә)

Кар к: Кыш бабай, ачуланма инде. Итекләрең табылыр. Хәзер мин аларны эзлим.

1 а.б: Кар кызы итеклэрне эзлэгэн арада бер уен  уйнап алыйк әле ??????????

2 а.б. Сүз 9 сыйныфларга бирелэ

Кар к: беләсезме, мин бик кайгырам. Итекләр бер җирдә дә юк. Кайда микән алар ә? Кыш бабай да киреләнә: итекләремне тапмасам, беркая да бармыйм ди. Кыш бабай булмаса, Яңа ел да килмәячәк бит. Полициягә шалтыратыйм әле, табып бирсеннәр. (телефоннан сѳйләшә) Алло, полицияме бу? Кыш бабайның итекләре югалды, сездән башка табып булмый. Кызуырак килеп җитегез. (те-н куя). Эт белән киләбез дип әйттеләр.Кѳтәбез инде.

Участковый: Сез чакырдыгызмы, полиция

Кар к: Без чакырдык, без. Кыш бабайның итекләре югалды. Бер җирдән дә табып булмый.

Участ: Кайгырмагыз, табылыр итекләрегез! Мухтар, ко-мне Мухтар, эзлә давай.

Мухтар: Мин бернәрсә дә эзләргә җыенмыйм. Күрмисезмени итекләр юк бит монда

Участ: Син минем белән ничек сѳйләшәсең, ә? Син минем кем икәнне беләсеңме соң. Мин – закон кешесе. Әйдә, тиз бул, эзлә!

Мухтар: Ярар, киләм

Участ: Эзлә, давай

Зал буенча йѳриләр һәм убырлы карчыкны ѳстерәп чыгаралар

Уб к: Сез кем? Мине кая алып барасыз? Жибәрегез. Мин сезне полициягә бирәм. Сезгә нәрсә кирәк?

Участ: Кыш бабайның итекләрен сез алдыгызмы?

Уб к: Нинди итекләр? Мин аларны туганнан бирле кигәнем юк. Мин хәзер модадан артта калып, ниндидер итекләр киеп йѳрмим. Нәрсә мина карап торасың, ә?

Участ: Тәк, әби. Монда бѳтен нәрсә дә аңлашылды. Хәзер протокол тѳзибез.

Уб к: Гаеп түгел лә мин, Кар кызы (Китәләр)

(Сугышып алалар, бәйләп куярга бау кирәк)

(Уб.к. участковыйны бэйләгән, уч-ң авызында чүпрәк.)

Уб.к: Ну – ка, кил әле монда кәкре аяк. Мин синең кирәгеңне бирәм хәзер.

Кар к: Нәрсә булды?

Уб.к: Менә син участковыеңнын аягына кара әле. Менә бит итекләр. Үзе урлаган да, миңа яла яккан була.

Кар к: Уб.к бу кыш бабайның итекләре түгел бугай.

Уб.к: Ничек инде, әйдә чакыр Кыш бабайны

Кар к: Бабакай кил әле, бу синең итекләреңме?

Кыш б: Юк, юк, минеке түгел шул. Чакырмагыз мине бүтән (китә)

Уб.к: Вай, хата чыккан икән (уч-ң авызыннан үпрәген ала)

Участ: Беләсезме, сез моның ѳчен җавап бирәчәксез. Мин Сезне судка бирәм.

Уб.к: Бар, бар, бирсәң бир (участ.китә)

Уб.к: Кар кызы, полициядән ѳмет юк, алар итекләрне тапмаячаклар. Әле киләсе елга кадәр протокол язып утырырлар.

Кар к: Нишлик соң, убырлы карчык, нищлик соң?

Уб к: Нишләргә, нишләргә, эзләргә кирәк. Ярар, бар кар кызы, бабаеңны тынычландыр. Ә мин үзем тикшеренү эшләрен алып барырмын (кар кызы китә)

Уб.к: Мухтар, син кая?

Мухтар: Сиңа нәрсә кирәк тагын?

Уб.К: Сиңа түгел, Сезгә. Әйдә итекләрне эзләргә киттек (бавыннан тарта)

Мухтар: Ие, тагын нәрсә, бармыйм, ардым мин

Уб к: Барасың, барасың. Итекләрне тапкач ял итәрсен. Әйдә әле, фас.

 (Чыгып китәләр)

1 а.б. Ә без ул арада күмәкләп жырлап алыйк. «Торле-торле утлар яна»

Ә хәзер  11 сыйныфларның бәйрәм программасын карап үтик.

(11 класслар чыгышы) ???????????????????

Уб.к: (кибетче апайны ѳстерәп чыгара). Кар кызы, кар кызы. Әйдә кил әле тизрәк, без итекләрне таптык.

Кибетче: Каравыл/2, коткарыгыз. Талыйлар, кѳпә-кѳндез бит. Этләре дә бигрәк әшәке. Сез мине кая алып барасыз?.

Кар к: Исәнмесез, сез нәрсәгә шулай кычкырасыз. Убырлы карчык, итекләр кая?

Кб.к: Менә ич, аягында

Кибетче: Син нәрсә, минем итекләр ич бу. Мин аларны сатып алу ѳчен күпме чиратта тордым, бѳтен аякларымны таптап бетерделәр, 100 сум акча түләдем.

Уб.к: Тикшерербез, кар кызы, кыш бабайны чакыр әле

Кар к: Бабакай, кил әле

Кыш б: Ой, кешеләр күпме монда, ә мин чәпләшкиләрдә басып торам. Оят инде, оят.

Кар к: Бабакай, бу синең итекләреңме?

Кыш б: Юк, тагын минекеләр түгел (кибетчегә). Ә сез гафу итегез инде аларны, минем ѳйләнәсем бар иде, шуңа бѳтен кеше дә чыр – чу килә. Бар, барыгыз, сезне тоткарламаслар

Кибетче: (үзен матурлый) Ә мин ашыкмыйм (уб.карчыкка тѳртә). Бабаегыз бик матур икән бит. ѳйләнергә дә тели. Әйдә мина ѳйлән, мин сиңа итекләремне дә бирәм.

Кыш б:  Юк, юк рәхмәт. Кар кызы, мин киттем (китәргә тели)

Кибетче: (кыш бабаайны тоткарлый) Кайда?  Миңа ѳйләнмисеңмени? ѳйләнмәсәң, берәр нәрсә сатып ал. (Зур сумкасын актара) Менә туйга костюм, менә кроссовки, менә чәпләшки. Ә,ә синдә бар икән чәпләшки (кыш бабайның аягына карый, ә кыш бабай йѳгереп кача). Әй китте бабакай. Ә син убырлы, сиңа матур күлмәк кирәкме? Этегезгә дә кием табабыз. Хәзер, хэзер

Уб.к:  (эткә): Мухтар, әйдә киттек моннан яхшы чакта.Алайса бу апан ботен акчаны да алып китэчэк.(убырлы белэн эт китэлэр алар артыннант сатучы да йогерэ) Эй-й туктагыз!

Кар кызы: Уф улэм болар белэн Яна ел берничэ сэгатьтэн килэ э кыш бабайнын итеклэрен хаман тапмадык. Бэлки бабакай шул чэплэшкилэре белэн чыгар.Кыш  ба-бай!

Кыш б. Эу кызым таптын мэллэ итеклэрне?

Кар к: Юк шул, юк шул. Эйдэ болай итик эле бабакай: син шул килеш итексез генэ котла балаларны. Барыбер синен аягында нэрсэ икэнен карап тормыйлар ич алар, конфет- прэннек булса.

Кыш бабай: Син нэрсэ сѳйлисен кар кызы?Мин кеше алдына бу килеш ник чыгыйм, менэ мич башына ятам да итеклэрне тапмасагыз чыкмыйм.

Кар кызы: Инде нишлэргэ ботен омет мухтар белэн убырлыда

Кар Кызы Мухтар, убырлы дип кычкырып чыгып китә.

Алар итекне эзлэгэнче мәктәбебезнеӊ иӊ оста биючесе Шакиржанова Айгөл башкаруында «Танец для души»

Убырлы: ах элэктегезме

Эт: ау-ау

2 малай: ай ай тимэгез тимэгез

Убырлы: ни очен кыш бабайнын итеклэрен урладыгыз

Эт: ни очен хау-хау

2 малай: уткэн ел кыш бабай безгэ конфет бирмэгэн иде.

Шуна бутэн балаларга да бирэ алмасын дип уйладык

Убырлы: Кыш бабай ботен тэртипле балаларга да бирэ иде  Берәр тэртипсезлек эшлэдегез мэллэ ?

2 малай: Юк эшлэмэдек?

Убырлы:Кар кызы Кыш бабай килегез эле

Кар кызы: Таптыгыз мэллэ, Елан һәм Яӊа елны алып керә.

Убырлы: Таптык, таптык!

Кыш бабай: Ой минем яраткан итеклэрем.

Бию Валенки

2 малай : Кыш бабай гафу ит инде без бутэн алай эшлэмэбез.

Кыш бабай: Ярый бэйрэм хакына кичерэм. Э хэзер бэйрэмне башлап жибэрсэн дэ була. Хѳрмэтле балалар, укытучылар, килгэн кунаклар! Барыгызны да яна ел белэн котлыйм, Сезгэ исэнлек саулык, жан тынычлыгы телим. Дѳньялар имин, тыныч булсын, бу ел шатлык куанычлар гына алып килсен.

Кар кызы:

Яӊа ел килә җиһанга, Яна ел килә!

Кил, Яна ел, төкле аяк, хәерен б-н

Кил, Яна ел бар җиһанга сафлыклар китер

Кар бөртекләре санынча шатлыклар китер!

Яна ел, синен дә безгә әйтер сүзен бардыр, рәхим ит

Яӊа ел сөйли

Кыш бабай: Безгә башка мәктәпләргә барыр  вакыт җитте. Елан кил әле монда. Туачак 2013 нче елга син хуҗа булып калачаксыӊ. Синеӊ дә изге теләкләреӊ бардыр. 

1 а.б: Кыш бабай китәргә ашыкма әле, җылынып бер татарча биеп алыйк әле

 (Татарча бию)

2 а.б: Шәмдәлләрдә утлар балкып тора,

Күңелләргә күчә яктылык.

Яңа еллар, бары яңа еллар

Килә алар шулай яктырып.

1 а.б:Тормыш бураннарын жиңеп,

Бирешмичә салкынга,

Саф яңа ел килә әнә.

Еланнарның сыртында.

.2 а.б: Бу яңа ел соңгы бәйрәм түгел

Әле алда дѳнья ямьнәре

Серле күзләреңдә балкып яна

Яңа елның якты шәмнәре.

 Җырлый Алсинә+Илүзә

1.а.б: Ѳмет тулы мѳлдерәмә күзләр

Тулган айдай балкый бу кичтә

Әмма «Хуш, иске ел!» дигән сүзләр

Җанга якын түгелдер  һич тә.

2 а.б: Җемелдәшеп утлар кабынганда,

Сихри ялкын били күңелне

Яңа ел мизгелен кѳткән чакта

Узганы назлырак түгелме?

1 а.б: Яңа ел белән тәбрикли безне

Тәрәзәләрдәге боз гѳле

Бәхет, шатлык, иминлек телидер

Яңа елның яңа мизгеле.

2 а.б: Язмышлардан узмыш булмаса да,

Тотып бәхет дигән ачкычны-

Яңа елның яңа капкаларын

Тѳпкә кадәр каерып ач дустым.

1 а.б: Ач син шыгырдатып бу капканы

Гомер әле җырлы кѳннәрдә

Уй - фикерләр эшкә ашсын быел

Хыял - тѳшләр күчсен ѳннәргә.

2 а.б: Календарьның соңгы битен ачтык

Декабрьнең соңгы тэнендә

Бу билгесе түгел картаюның

Ѳстәлсә дә бер ел гомергә

Җырлый Эльвина

1 а.б: Күкләр аяз, дѳнья имин булсын

Авырлыклар ишек какмасын

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.

2 а.б: Иңнәрендә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен газиз аналар

Ата – анна тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар!

Бергә: Яңа ел белән сезне, дуслар, Яңа ел белән!

Жыр Дима



 

Комментарии

Латыйпова Гульсина Габделфартовна

Яна ел бэйрэмен уткэру очен биу яхшы сценарии