Тәмлетамак маҗаралары
материал по теме

Хузина Гульназ Рафисовна

 

Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon teatr_zdorovya.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Әгерҗе муниципаль районы Исәнбай урта гомуми белем бирү мәктәбе

Башлангыч класслар өчен өештырылган

“Сәламәтлек театры”

Тема: «Тәмлетамак маҗаралары»

(юл йөрү кагыйдәләренә багышланган театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция)

                                                                      Кичәне әзерләделәр: Әгерҗе районы

Исәнбай гомуми урта белем бирү мәктәбе

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хуҗина Гөлназ Рәфис кызы,

башлангыч класс укытучысы

Латыпова Алсу Рафаил кызы.

2009 – 2010 уку елы

Авыл өе. Тәмлетамак,  диванга сузылып ятып,  магнитофон тыңлый. Җыр яңгырый- “Күңелле безнең шәһәр” (Л. Батыр – Болгари муз., Г. Зәйнәшева сүз.)   Җыр астында балалар җәй, көз, кыш, яз киемнәреннән киенеп, бию башкаралар.

Тәмлетамак: Туйдым, туйдым бу авылдан. Торалмыйм мин монда, торалмый. Әллә нишләселәрем килә. Рәхәт, күңелледер ул шәһәр дигән җирдә. Бер көнне телевизордан күрсәттеләр: рәхәтләнеп яшиләр мәчеләр, кулдан кулга гына йөртәләр үзләрен. Ничек итеп шәһәр дигән җиргә эләгергә икән? Китәм! Тукта, бик шәп уй булды әле бу. Тик менә анда ничек барырга икән? Уйла, Тәмлетамак, уйла. Тап бер хәйлә. Таптым! Таптым! Акбай, Акбай...

Акбай: Ни булды? Ник кычкырасың?

Тәмлетамак: Акбай, этле - мәчеле яшәү туйдырды мине. Әйдәле кара – каршы утырып сөйләшик әле. Яратам бит мин сине, Акбай.

Акбай: Ярый, ярый, әйт, нәрсә кирәк?

Тәмлетамак: Акбай, бик зур үтенечем бар сиңа. Алып бар мине шәһәргә. Бик тә, бик тә шәһәрне күрәсем килә.

Акбай: Юк, булмый, минем йортны саклыйсым бар.

Тәмлетамак: Акбай, матурым, я инде алып бар инде. Без кичкә кайтып та җитәрбез бит, карыйбыз да әйләнеп тә кайтабыз.

(Үрдәк кереп, боларның сөйләшкәнен тыңлап тора.)

Тыңла инде сүземне, Акбаем. Зинһар, барыйк инде.

Акбай: Я, ярый, киттек алайса. Кичкә кайтып җитәргә кирәк.

(Тәмлетамак белән Акбай җитәкләшеп чыгып китәләр.)

Тәмлетамак: Рәхмәт, Акбай.(читкә) Барып кына җитик, синең кирәгең шулкадәр генә.

Үрдәк: Кара син боларны ә? Шәһәргә барабыз диме? Ә мин, мин шундый матурлыгым була торып авылда калыйммы? Узыйм әле бер шәһәр урамнарыннан, күрсеннәр әле минем матурлыкны, гүзәллекне. Тизрәк, тизрәк, Акбай белән Тәмлетамакны куып җитәргә кирәк.

(Үрдәк тә шәһәргә юл тота)

Җырлы бию “Мактанчык үрдәк” (В. Агапов сүзләре һәм музыкасы)

( Шәһәр урамы күренеше. Кинәт машиналар, сигналлар тавышы ишетелә.)

Акбай: Кая гына булды соң бу Тәмлетамак? Инде кайтырга да вакыт бит! Чү! Тукта! Безнең Чибәркәй түгелме соң бу? Чибәркәй, Чибәркәй, дим, ни булды сиңа? Ах! Ярдәм, ярдәм кирәк! Телефон!

(Таксофон янына бара 03 га шалтырыта)

Акбай: Алло, Доктор Айболит, Доктор Айболит, зинһар, зинһар, ярдәм итегез. Тизрәк! Чибәркәйнең хәле шәптән түгел. Әйе, әйе, көтәм.

(Ашыгыч ярдәм машинасы тавышы ишетелә. Доктор Айболит керә. Беренче ярдәмне күрсәтә.

Доктор Айболит: Әйе, Чибәркәйнең хәле начар. Аны больницага салырга туры килер. Ә сезгә, балалар, тагын бер кат әйтәм:

Урамда шау – шу, бик җанлы урам.

Анда кешеләр, машина тулган.

Мотоцикллар выж да выж чаба,

Велосипедлар кош кебек оча.

Як – якка кара, нәрсә барын күр!

Машиналарга, атларга юл бир!

Ут чыккан кебек ашыгып чапма,

Бераз туктап тор урам чатында

Исеңнән чыгарма һичкайчан.

Юлда йөрү хакында.

(Доктор Айболит Чибәркәйне алып китә)

Акбай: Балалар, Доктор Айболит дөрес әйтә бит. Чибәркәй хәлләнсә генә ярар иде. Тукта, Тәмлетамак белән берәр күңелсезлек килеп чыкканчы, эзләп табыйм әле мин аны.

(Китә, Тәмлетамак керә. Светофор тора (3 укучы сфетофор булып киенеп баса).)

Тәмлетамак: И, бигрәк күңелле инде бу шәһәр! Нинди генә төсләр юк! Ялт – йолт килә бөтен җир. Тигендә нинди матур утлар яна, барыйм әле шунда.

(Светофорга таба китә, юл аркылы чыкканда, кызыл ут тотып ала.)

Кызыл ут: Бу ни хикмәт, тамаша:

                     Янып тора кызыл ут,

        Песи чыга юл аша.

        Тукта, бераз сабыр ит,

        Машина узганны көт.

Тәмлетамак: Син кем? Нигә тиясең миңа? Урамда ничек йөрү һәркемнең үз эше бит.

(Акбай керә)

Кызыл ут: Светофор алдында

        Чү, пескәй, тукта, тукта.

        Кузгалырга беркемгә

                     Ярамый кызыл утта.

Акбай:        Кузгалма! – ди кызыл күз.

Сары ут:    Янса кызылланып Уткүз

                    Көт, туктап тор дигән сүз.

                    Юлга әзерлән!- дип әйтеп,

                    Кисәтәдер Сары күз.

Акбай:       Сабыр ит! – ди сары күз.

Яшел ут:   Яшел ут дәшә сезне –

                    Кузгалыгыз, әйдә, тизрәк!

                    Әй яшел ут – яшел дус,

                    Син әйбәт икән бигрәк.

Акбай:        Ярый! – ди Яшел күз.

(Светофор җырлы бию башкара В. Әхмәтов муз., В. Казыйханов сүз. “Светофорлы юлларда”. Җыр тәмамлануга, туп уйнап, куян балалары чыга)

Беренче бала:   Без уйныйбыз, уйныйбыз,

        Уйнап һич тә туймыйбыз.

Икенче бала:     Ишегалдына инде

        Берничек тә сыймыйбыз.

Өченче бала:     Без иркенлек эзлибез.

                             Урамда туп уйныйбыз.

Беренче бала:    Әй, автобус, син тукта!

Икенче бала:     Безгә комачау итмә!

Өченче бала:     Юл аркылы төшмә!

Акбай:  Харап булалар бит болар, Тәмлетамак. Ярдәм итәргә кирәк!

(Тәмлетамак тупны тотып ала)

Акбай:   Урамда йөрү күңелле бигрәк!

Тәмлетамак: Урамда йөри белергә кирәк!

(Милиционер формасы кикән бер бала керә)

Милиционер:    Хоккей уйнарга чыкма син юлга,

        Туп тибәргә ярамый анда.

        Исән булсын дисәң сеңлең дә

        Һәм үзең дә, йөрмә юл уртасында,

        Бар син бары тротуардан гына.

(Ә. Хәйретдинов муз., Х. Халиков сүз. язылган “Милициянең яшь дуслары без” дигән җыр башкарыла. Доктор Айболит белән Чибәркәй керәләр, Чибәркәйнең башы – куллары бәйләнгән.)

Чибәркәй:         Юл кагыйдәсен белми

        Урам буйлап йөрдем мин.

         Беркем сүзен тыңламыйча

        Машина астына кердем мин.

        Авыртадыр башкаем,

        Кул – аякларым сынган.

        Минем кебек булмас өчен

        Юл кагыйдәсен өйрән!

Светофор:          Көн – төн машиналар чаба тыз – быз килеп,

                             Яна светофорлар төрле төскә кереп.

Яшел ут:           Сак йөрегез! Күзегез булсын гел юлда гына,

                             Чыгыгыз урам аша,

                             Чыгыгыз урам аша,

                             Тиеш урыннан гына.

Сары ут:            Трамвайлар килеп чыга төрле җирдән,

                             Барып җитмәк юлда авыз ачып йөргән.

                             Сак йөрегез! Күзегез булсын гел юлда гына

                             Чыгыгыз урам аша,

                             Чыгыгыз урам аша,

                             Тиеш урыннан гына.

Кызыл ут:         Юлда йөрсәң, бул өлгер,

        Юл кагыйдәсен нык бел!

                             Светофорның һәрбер төсен,

                             Юлның билгеләрен бел!

Доктор Айболит: Юл читендә ни аңлаткан

                                Рәсем басып торганын

                                Барысын белергә тырыш,

                                Дусларыңнан сораштыр.

                                Зур теләк белән өйрән син.

                                Өлкәннәрне карап тор.

Тәмлетамак:        Машина узганын көтми –

                                Йөгермә син тизрәк,

                                Мона белү һәр балага,

                                Кайда йөрсә дә кирәк.

(Җыр Р. Әхиярова муз., Р. Харис сүз.  “Юллар уңсын”

Бергә:  Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!

(Пәрдә ябылы)

Тәмлетамак: Акбай! Акбай! – дим. Син кайда?

Акбай:  Ни булды инде тагын? Нәрсә бар?

Тәмлетамак: Акбай, син мине ачуланмыйсыңмы? Бер сүз әйтимме?

Акбай: Я, әйт инде, әйт. Вакытым юк.

Тәмлетамак: Үзебезнең ишегалды бик күңелле, рәхәт әйеме, Акбай. Акбай, җаным, хәзер инде күп нәрсәне беләм, юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәндем. Тагын шәһәргә барырбыз әле. Чибәркәйне дә үзебез белән алырбыз. Яме, Акбай?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повесте.

Укучыларны Г.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” дигән повесте  белән таныштыру,фашистларга каршы көрәшнең фантастик маҗара стилендә   бирелешен аңлату, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, ...

Акбай һәм Тәмлетамак.

 Авыл эте Акбай һәм Тәмлетамак шәһәргә киләләр. Анда модалы киенгән шәһәр эте Чарли белән танышалар.Чарли Акбайны бик өнәп бетерми. Авыл этләре көтү белән йөри ди, алар турында примитив ди...

Тәләкә белән Сипкелбикә маҗаралары.

Яңа ел бәйрәмендә үткәрелгән кичә....

Сценарий. Камыр-батыр маҗаралары

Сценарий. Камыр-батырмаҗаралары...

“Рөстәм маҗаралары”повесте, план-конспект.

7 класс татар төркемнәре өчен "Рөстәм маҗаралары" әсәре....

Шәүкәт Галиев "Шәвәли маҗаралары"

Ачык дәрес план-конспекты...