Программа кружка дополнительного образования
рабочая программа по теме

 

 

Программа Вил Казыйхановның “Иман дәресләре” китабы буенча эшләнде. Дәрес эшкәртмәләре Җәлил Хәзрәт Фазлыев төзегән укыту программасы темалары буенча Русия мәгариф системасында бүгенге көндә зур кызыксыну уяткан һәм киң кулланыш тапкан психология фәннәре докторы Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе таләпләре нигезендә төзелгән. Укучыларның яше уникедән алып уналты яшькә кадәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon programma_kruzhka_dopolnitelnogo_obrazovaniya.doc61 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное образовательное учреждение дополнительного образования детей «Центр внешкольной работы» РТ.

Утверждена на методическом

совете ЦВР от            2006г.

«Утверждаю» директор

ЦВР Исмагилова Н.Б.

Программа:

«Надежда».

   

   Возраст детей: 12-16 лет

   Срок реализации: 1 год.

   

   Автор программы:

   педагог дополнительного

образования Каримов М.В.

2006-2007 уч. год.

Аңлатма язуы.

Җәмгыятнең һәм халыкның тәртипле яки тәртипсез, әхлаклы яки әхлаксыз булуын, гомумән, холкы нинди булып формалашуында сабый вакытта алган тәрбия гаять зур әһәмияткә ия булып тора. Мәктәпнең вазыйфасы да фәкать гыйлем алу белән генә чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә Аллаһыны сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү һәм тәрбияләп үстерү йөкләнә. Шуңа күрә мәктәпләребездә әхлак дәресләре укыту, укучыларга дин тәрбиясе бирү, халкыбызның традицияләрен саклап калу бик мөһим.

Программа Вил Казыйхановның “Иман дәресләре” китабы буенча эшләнде. Дәрес эшкәртмәләре Җәлил Хәзрәт Фазлыев төзегән укыту программасы темалары буенча Русия мәгариф системасында бүгенге көндә зур кызыксыну уяткан һәм киң кулланыш тапкан психология фәннәре докторы Әхмәт Зәки улы Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе таләпләре нигезендә төзелгән. Укучыларның яше уникедән алып уналты яшькә кадәр.

Әхлак дәресләрен укытуның максатлары:

1.Дин гыйлеме укыту. Чөнки диннән башка халыкта тәртип тә, мәдәният тә булмый һәм динсез кешедән яхшылык өмет итү дә урынсыз.

2.Тырышлык тәрбияләү. Укучыларга тырышлык өйрәтелсә, алар тормыш авырлыкларына түзеп нык торырга һәм ризык табу юлын белергә, шулай ук дөнья мәшәкатьләрен дә җиңәргә өйрәнәчәкләр.

3.Сакчыл булырга өйрәтү. Кеше үзе эшләп тапкан керемен һәм башка нәрсәләрен, шулай ук тормыш нигезләрен әрәм-шәрәм итүдән һәм урынсызга туздырудан сакланырга тиеш, шул очракта гына тормыш төзек һәм михнәтсез була.

4.Яхшы холыклы булырга өйрәтү. Укучыларга һәртөрле яхшы сыйфатларны өйрәтергә һәм яхшы холыклылыкның кешелеклек, галимлек, мөселманлык сыйфатларын юкка чыгудан һәм намусларны таптаучы явызлыклардан саклаучы бер чара икәнлеген аңлату.

5.Аралашу кагыйдәләрен өйрәтү.

6.Аңны тәрбияләү. Чөнки аңны тәрбияләү нәтиҗәсендә генә мәдәният тә, гыйлем дә үсә ала, кешеләрнең холык-табигатьләре дә гүзәлләнә.

Дәресләрнең тематик планы.

Тема

Тео-

рия

Прак-

тика

Бар-

лыгы

1.




2.


3.



4.




5.



6.




7.

Кереш сүз. (Беренче уку елында өйрәнеләчәк темалар белән танышу. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрү.)

Г. Тукайның “Аллаһы Тәгалә” шигыре. (Укучыларга Аллаһны танырга өйрәтү.)

Аллага ышанган кеше бәхетле була. (Аллаһга ышануның кеше тормышын бәхетле итәргә сәбәп булуын исбат итү.)

Мәрхәмәт – шаһи бер тойгы. (Мәрхәмәтлелекнең Аллаһдан бирелгән иң изге сыйфатларның берсе икәнлегенә төшендерү.)

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел. (Телнең кешеләрне дуслаштыру яки дошманлаштыру коралына әверелә алуын аңлату.)

Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне. (Эшнең кеше яшәешендә иң күркәм, иң мөһим сыйфатларның берсе икәнлеген төшендерү.)

Вәгъдә - иман. (Иманлы булган һәр мөселманның биргән вәгъдәсендә  торырга тиешлеген аңлату.)

1




1


2



1




1



2




2







2



1




1



2




2

1




1


4



2




2



4




4

8.




9.




10.





11.






12.




13.






14.





15.




   

Эчәсең килсә сыра, башта табибтан сора. (Алкогольле эчемлекләр куллану – “бөтен явызлыкларның анасы”  икәнлегенә төшендерү.)

Сезнең гаиләдә әйбер кадерен беләләрме? (Икътисад турында төшенчә бирү һәм аның көндәлек тормышта әһәмиятен күрсәтү.)

Изгелек җирдә ятмас.

(Изгелек иманлы кешенең иң яхшы сыйфаты икәнлегенә төшендерү.)

Игелекле эшнең иртә-киче юк.

(Игелекле, ярдәмчел, киң күңелле булу мөэмин кешенең иң күркәм сыйфатлары икәнлегенә төшендерү.)

Яхшылык явызлыкны җиңәрме?

(Яхшылыкның мөселманнар өчен иң яхшы сыйфат икәнлеген аңлату.)

Син бәхетлеме?

(Бәхет ул булганыңа шэкрана кылып, канәгать булып, Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү.)

Җыйнак һәм пакъ булу кыенмы?

(Иманлы кеше өчен җыйнак һәм пакъ булу иң күркәм сыйфатлар икәнлеген аңлату.)

Әңгәмә. Уен.(Үткән дәресләрне гомумиләштереп кабатлау.)

2




2



2



2




2



2




2



1

2




2



2



2




2



2




2



1

4




4



4



4




4



4




4



2

16.




17.





18.






19.




20.





21.




22.






23.



Кеше хакы. (Кешеләрнең тормышта Аллаһы ярдәмендә үз көчләре белән булдырылган хокуклары һәм өлешләре булуын аңлату)

Ялганның аягы кыска.

(Иманнан баш тартуның бер юлы ялган икәнлеген аңлату.)

Юмарт кешедә мал тормас.

(Кешеләр арасында сөю һәм мәхәбәтне арттырган иң мөһим сыйфатның берсе юмартлык булуын аңлату.)

Мөселман бәйрәмнәре.

(Укучыларны мөселман бәйрәмнәре белән таныштыру.)

Тәкәбберлек – шайтан сыйфаты.

(Тәкәбберлекнең кеше тормышында иң тискәре сыйфатларның берсе икәнен аңлату.)

Иминлек анасы – сабырлык.

(Сабырлык кеше яшәешендә иң күркәм сыйфатларның берсе булуга төшендерү.)

Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.

(Тыйнаклык – кеше өчен иң гүзәл сыйфатларның берсе икәлеген аңлату.)

Монафыйкъ – ислам дошманы.

(Монафыйкълыкның кеше тормышын бозучы тискәре сыйфатларның берсе икәнлеген аңлату.)

3



2



1




2



2



2



3




2

3



2



1




2



2



2



3




2

6



4



2




4



4



4



6




4


24.



25.



26.



27.



28.




29.




30.




31.



Мөселман календаре.

(Укучыларны мөселман календаре белән

таныштыру. Айларны өйрәнү.)

Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт.

(Кунакчыллык мөселман кешенең иң күркәм сыйф-ң берсе икәнлеген күрсәтү.)

Кулыңнан бер яхшылык килсә, бишне кыл.

(Бер – береңә ярдәмчел булу иң күркәм сыйфат икәнлегенә төшендерү.)

Әңгәмә.

(Үткән дәресләрне гомумиләштереп кабатлау. Биремнәр эшләү.)

Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә. (Урлашу, караклык гомуми кешелек тарафыннан һәрвакыт хөкемгә дучар ителгән сыйфатлар икәнлеген аңлату.)

Көнчелек гомерне кыскарта. (Көнчелек кешеләрне дошманлаштыра, кеше гомерен кыскарта, аны бәхетсез ясый торган сыйфат икәнлеген исбатлау.)

Уйнап сөйләшсәң дә, уйлап сөйләш. (Бер-берең белән аралашканда буш, кирәкмәгән, ахирәттә дә дөньяда да файдалы булмаган мәгънәсез сүзләр сөйләүдән кешеләргә зыян килүен исбатлау.)

Гомерең кыскартасың килсә тәмәке тарт. (Тәмәке тартуның зарары турында аңлату.)


2



2



2



1



2




2




2




2


2



2



2



1



2




2




2




2


4



4



4



2



4




4




4




4


32.



33.


34.



35.



36.



37.



38.



39.



40.


41.


Бурыч ашаганчы, борыч аша. (Бурычка акча алган кешенең аны вакытында кайтарырга кирәклеген аңлату.)

Спиртлы эчемлекләр эчүнең, наркотик матдәләрнең зарары турында фильм карау.

Ашыккан ашка пешкән. (Эшне ашыгып, кабаланып башкаруның кеше тормышы өчен зыянлы икәнен конкрет мисалларда исбат итү.)

Ят кешеләргә сер бирмә. (Сер саклау кеше хакының мөһим сыйфаты икәнлегенә төшендерү.)

Рөхсәт сорарга онытмадыңмы? (Сәлам бирүнең мөселманнар өчен сөннәт гамәле икәнлегенә төшендерү.)

Ачу – агу, йотсаң – дару. (Ачуның кешеләрне дошманлаштыруда бер сәбәп икәнлеген исбат итү.)

Әманәт. (Әманәтнең Аллаһы каршында без үтәргә тиешле изге бурычларыбызның берсе икәнлегенә төшендерү.)

Батыр куркак булудан курка. (Тормышта батыр, кыю булып яшәүнең әхлаклы кеше өчен иң күркәм сыйфатлар икәнлеген аңлату.)

Син кемгә ышанасың? (Ышануның иң күркәм әхлакый сыйфат икәнлеген аңлату.)

Мәдрәсәгә экскурсия.


2



2


1



2



2



2



1



2



1


2



2


1



2



2



2



1



2



1


2


4



4


2



4



4



4



2



4



2


2

144

Кулланылган литература.

1.Вил Казыйханов. “Иман дәресләре”. 2-нче китап. Түбән Кама, 2005 ел.

2.Ризаэддин Фәхреддин. “Нәсыйхәт”. “Мәгариф нәшрияты. Казан, 2002 ел.

3.Исхакый Госман. “Ислам әхлагы”. Казан, 2002 ел.

4.Нурислам Ибраһим. “Рухи тәрбия”. Казан, 2003 ел.

5. Ризаэддин Фәхреддин. “Балаларга үгет-нәсыйхәт”. Казан 2001 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа кружка дополнительного образования "Юный журналист" (на 1 год)

Программа кружка «Юный журналист» является программой интеллектуального творчества. На занятиях юные корреспонденты будут учиться пристально всматриваться в суть явлений и вещей, стремиться не только ...

Программа кружка дополнительного образования "Выстрел"

Программа кружка дополнительного образования "Выстрел"  военно-патриотической направленности и  направлена на обученние подростков правилам  выполнения стрельб и обращению с оружием....

программа кружка дополнительного образования "Ритмика"

Программа кружка  «Ритмика» опирается на новые технологии и методы обучения детей, строится на ос­нове корректировки программы «Танец – союз творчества и эстетики», с учётом психолого-педаг...

Рабочая программа кружка дополнительного образования

Курс программы «Что  я знаю о России» способствует прочному закреплению навыков географического мышления. Курс программы «Что  я знаю о России» способствует прочному закреплению навыков...

Программа кружка дополнительного образования "Радуга" (1-4 классы)

Программа кружка «Радуга» является программой художественно-творческой направленности, предполагает кружковой уровень освоения знаний и практических навыков, по функциональному предназначению – учебно...

Программа кружка дополнительного образования "Хоровое пение"

Программа дополнительного образования детей 7 – 17лет для общеобразовательной школы...

Программа кружка дополнительного образования "Сольное пение"

Особенность программы  в том, что она разработана для детей общеобразовательной школы, которые сами стремятся научиться красиво и грамотно петь. При этом дети не только разного возраста, но и име...