Гомер ишеге - бала бишеге
материал по теме

Сафина Глуза Фаузетдиновна

Внеклассное мероприятие в честь 8 марта на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart.docx19.29 КБ

Предварительный просмотр:

Әти –әниләргә үткәрелде

Бала бишеге –

гомер ишеге

8 март бәйрәменә багышланган кичә

Алабуга шәһәре

Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, дуслар! Без бүген иң яраткан бәйрәмебез -8 Март  халыкара хатын –кызлар көненә багышланган бәйрәмгә җыелдык. Бәйрәмебездә җырлар, матур сүзләр, биюләр һәм конкурслар да булыр. Эшләрегездә, тормышларыгызда, укуларыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләп бәйрәмебезне башлыйк!

Бүләгебез сезгә –җырыбыз.

“Әни кирәк”

(Р.Миңнуллин сүзләре, Мәсгудә Шәмсетдинова көе)

      1. Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

2. Җил –яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк.

3. Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк!

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк!

4.Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет –шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше Җирдә

Әни, димәк!

1 нче алып баручы: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья белеп торсын.

Әни бәйрәме икәнне

Әти дә белеп торсын, дип

без бүгенге бәйрәмебезгә әтиләрне дә чакырдык.

2 нче алып баручы: Хәзер, дуслар, сүз бирәбез,

Әтиләр алга чыксын.

Һәр сыйныфтан бер әтиебез

Осталыгын, тапкырлыгын,

Зирәклеген, булганлыгын күрсәтсен.

Ә жюри членнары дөрес хөкем итсен.

Әтиләргә беренче бирем: 8 нче Март бәйрәме белән залда утыручы хөрмәтле хатын –кызларыбызны  котларга.

1 нче алып баручы: Рәхмәт, котлауларыгызны кабул иттек.

Икенче бирем: Әти булу баланы биләүдән башлана. Шул вакытларыгызны искә төшереп, безгә дә бу яраткан һөнәрегезне күрсәтсәгез иде. Монда инде исәпкә алыначак: 1. Баланы төрә белү, ягъни биләү. Тизлек тә исәпкә алына. Кулга дөрес тоту, гигиена таләпләрен үтәү. Рәхим итегез.

Өченче бирем: “Бала юату конкурсы”. Бала елый, көйсезләнә. Аны юатыгыз. Шигырь, җыр беләнме, үгетләү юлы беләнме, һ. б.

2 нче алып баручы: Жюри хөкем чыгарганчы, бала юатуның иң оригиналь методын сезгә күрсәтәбез.

“Бала юату”

(Әби, бабай җырлый. Бала уйнап утыра)

Кыяк үләннең чыклары (бабай)

Инде күптән кипкәндер.

Безнең баскан эзебезне

Сулар юып киткәндер.

Түгәрәк күл буйларында (әби)

Биек камыш үсәдер:

Камыш буйлы җиткән кызлар

Күл чәчәген өзәдер.

Кызлар көлүе яңгырап, (бабай)

Күл буйлары чыңлыйдыр;

Яшел күлмәкле каен –кыз

Җырлыйдыр да җырлыйдыр.

Яшьлекнең ал хәтирәсе

Йөрәктән ул китәме?

Безне алыштырган кызлар-

Алар безгә җитәме?

(Бала кычкырып елый)

1.Яннарыңда уенчыклар, (әби)

Ник канәгать түгелсең...

Балдай татлы бала чагың,

Нигә, улым, елыйсың?

2.Борчылырга бер сәбәп юк, (бабай)

Хикәятләр тыңлыйсың...

Беркем сине кыерсытмый,

Улым, нигә елыйсын?

3.Татлы ризык алларыңда, (әни)

Сайлап аша ашасын

Балдай татлы бала чагың,

Нигә, улым, елыйсың?

4.Көйсезләнмә, үзсүзләнмә (әти)

Елама, чү, улым, син.

Әллә инде елап шулай

Җиңәргәме уйлыйсың?

Улым, нигә елыйсың? (бергә)

Торна керә, әйләнеп очып йөри. Яшь бала калдыра. Бала көлә, сөенә.

Дүртенче бирем: Сорауларга җавап бирү.

1.Әти, бәхет нәрсә ул?

2.Әти, туган нигез нәрсә ул?

3.Әти, тормыш нәрсә ул?

4.Әти, ата –ана фатихасы нәрсә ул?

Сез әзерләнгәнче ял итеп алыйк.

7 Т сыйныф кызларының сыныфташ малайларына әйтер сүзләре бар. Кызларыбызга сүз бирик.

“Их, сез, матур егетләр” (үзгәртелгән)

1.Дус кызларым уйный –көлә

Мин генә көлмим

Укуның да ямен тапмыйм,

Ни булды –белмим.

Кушымта:

Их, сез, батыр егетләр

Ник шаяртасыз,

Йөрәгемнең януларын

Аңламыйсыз.

2.Мин укуда гел почетта,

Һәрчак мактыйлар.

Тик сез генә күз салмыйсыз

Башта кайгылар.

Кушымта:

Их, сез, батыр егетләр

Ник шаяртасыз,

Йөрәгемнең януларын

Аңламыйсыз.

3.Дәрестә икеле алам

Ярдәм итмисез

Сыйныфымда берегезне

Сөям өметсез.        

Кушымта:

Их, сез, батыр егетләр

Ник шаяртасыз,

Йөрәгемнең януларын

Аңламыйсыз.

4.Чибәрлегем бар бугайда

Ләкин күрмисезэ

Уңганлыгым да ким түгел

Ник сез дәшмисез.

 Кушымта:

Их, сез, батыр егетләр

Ник шаяртасыз,

Йөрәгемнең януларын

Аңламыйсыз.

5.Яратмасагыз –кирәкми

Бүтән яратыр.

Ләкин өметемне өзмим

Ышаныч калыр.

Бишенче бирем: “Соңгы конкурс”. Өстәлдә шигырь юллары. Бию башкарган вакытта шигырьне ятлап әти һәм бала бергә сөйләргә тиеш.

1.Кояш көлә, мин елмаям,

8 нче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

2.Әниләр,

Мәрхәмәтле безнең әниләр,

Җиргә матурлыкны,

Илгә батырлыкны

Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

3.Кушыл син дә, җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тусын.

Җирдә әниләр кояштай

Озын гомерле булсын.

4.Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Жюри әтиләр конкурсына нәтиҗә ясый. Җиңүчеләрне котлау өчен сүз жюри рәисе ... бирәбез.

1 нче алып баручы: Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар. Бәйрәмебез әле моның белән генә тәмамланмый. Сезнең өчен укучыларыбыз үзләре әзерләгән спектакльләрдән өзекләр күрсәтерләр.

8 Т: Аяз Гыйлаҗевның “Кар астында кайнар чишмә”

7 Т: Җәвад Тәрҗемановның “Дәү әни”

6 Т: Галиәскәр Камалның “Беренче театр” әсәрен күрсәтәләр.

Ә хәзер сүзне 5 Т сыйныф малайларына бирик.

“Кызларга хат”

(Малайлар җырлап чыгалар)

-Атлар һаман кешни

Йөрәк әллә нишли.

8 нче Март килеп җиткәндә.

(сәхнәгә чыгалар, уйланып торалар)

Артур: -Мәктәптә укыган өчен акча да түләмиләр, ичмасам.

Вадим: -Акчаң булса нишләр идең?

Рамиль: -8нче Мартка кызларга бүләк алыр идек.

Динар: -Әйдәгез, без аларга 8 нче Март белән котлап хат языйк.

Артур: -Ә минем кызларга хат язганым юк әле.

Вадим: -Син Артур утыр, яз, без әйтеп торырбыз.

(Һәр бала бер строфа шигырь сөйли, ә Артур хатка яза).

1.Кызлар!

Без бит көннәр буе,

Сезнең хакта гына уйлыйбыз,

Матур карашыгыз нурларында

Иркәләнеп бер дә туймыйбыз.

2.Кичерегез,

Кайчан сезнең турда,

Нинди кыланчыклар дип тә уйлыйбыз.

Үзебезнең кәеф юк чагында,

Нервыгызда юри уйныйбыз.

3.Юк, сер түгел, сездән үзебезне

Батыр , чыдам диеп уйлыйбыз.

Ә никтер бик кыен вакытларда,

Сездән килеп киңәш сорыйбыз.

4.Инде беләм: сез алиһә икән,

Ә без сезнең –гади скчыгыз.

Безнең шуклыкларны кичерегез!

Кызлар, мәрхәмәтле булыгыз!

Сәлам белән 5 Т сыйныф малайлары.

(Хатны конвертка салып, адрес язып җибәрәләр).

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомер. "Илиада". Древнегреческие мифы как сюжетная основа гомеровского эпоса.

Методическая разработка помогает закрепить знания о мифологии Древней Греции, знакомит учащихся с поэмой Гомера "Илиада"....

Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.

Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...

Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".

Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул  4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....

Дәрес-сәйәхәт "Учалым - алтын бишегем"

Уҡыусылырға тыуған ергә һөйөү, тәбиғәткә һаҡсыл ҡараш тәрбиәләү....

"Алтын бишегем - Учалы" темаһы буйынса презентация.

quot;Алтын бишегем - Учалы" темаһы буйынса презентация....

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф

Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф...