Көзге бал бәйрәме
классный час по теме

Фазулзянова Найма Махмутовна

Көзге бал бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Көзге бал бәйрәме20.63 КБ

Предварительный просмотр:

“ Көзге бал” бәйрәме

1 алып баручы: Хәерле кич  дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

2 алып баручы:     

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.

1 алып баручы:      Хуш киләсең әйдә алтын көзем,
                                   Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша
                                   Безнең язмыш, килер язмышларга
                                   Шундый көзләр аша тоташа.

2 алып баручы: Бәйрәмебезне башлап җибәру өчен сүзне 11 сыйныф укучыларына бирәбез. Җырлый Рәхимҗанов Илшат.

1 алып баручы: Хәзер бирегә  10 нчы һәм 11 нче класстан иң озын буйлы 2 егетне чакырабыз...

     Уен тәртибе түбәндәгечә: менә сезгә машина. Кеглиларны аудармыйча гына, тиешле дистанцияне узарга кирәк. Җиңүчегә – бүләк.

     

2 алып баручы:      Көз көннәре бик күңелле,

                                   Бик күп җимешләр пешә.

                                   Помидор, карбыз өлгерә,

                                   Алмалар өзелеп төшә.

1 алып баручы:  

  Сезнең каршыгызда -  10 класс укучылары.  “Яшелчәләр биюе”.

 2 алып баручы:  Әйе, бүген көз бәйрәме

                                 Яфракларны күр әле:

                                 Алтын төскә кергәннәр,

                                 Бар дөньяны күмгәннәр!

                                 Җил чыкканда шаулашалар,

                                 Оча-оча уйнашалар,

                                 Һавада әйләнәләр

                                 Һәм җиргә сибеләләр...

1 алып баручы: Ә хәзер бирегә 10 нчы һәм 11 нче класслардан берәр укучы чакырабыз...

       “Көзге волейбол” уены уйныйбыз. Ике урындыкка бау бәйләнгән, сез ике ягына басасыз. Һәр икегезнең ягында 15-20 яфрак. 1 минут буена бер-берегезнең ягына яфрак ыргытасыз. Кайсы якта яфрак саны аз, шул җиңүче була.

2 алып баручы:  Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

                                Көз җиткәнен алар белдерә.

                                Алтын көзең синең туган ягым,

                                Күңелемә якын, бер генә.

1 алып баручы:   Күңелләргә якты нур өләшеп,

                                 Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

                                 Үз муллыгы белән көзләр килә,

                                 Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 алып баручы: Көз! Син – мәрхәмәтле, тылсымчы, үзеңнең матур төсле буяуларың белән барлык табигать хазинәләрең – төрле төсле яфракларың, чәчкәләрең белән бизәлгән, өстәлләрдә синең уңышларың: җиләк-җимеш, яшелчәләр. Кемнәр генә сокланмас бу уңышларга!

1 алып баручы: Хәзер сезнең игътибарыгызга 11 нче класс укучылары башкаруында “Яшелчәләр биюе”.

2 алып баручы:  

    Көз көне туган кешеләрне бирегә чакырабыз... Менә бу ящикка зур приз салынган, без сез биргән сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап  бирергә әзер. Ящик эчендә нәрсә булганлыгын белсәгез, приз сезгә булачак.

1 алып баручы:   Нинди матурлык!  Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу!  Күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.

   2 алып баручы:   Басуларың инде бушап калган
                                   Икмәкләре кергән амбарга.
                                   Алтын көзем, ямансулый алмыйм
                                   Юксына да алмыйм син барда.

1 алып баручы:   Сүзне 9 нчы класс укучыларына бирәбез.

2 алып баручы:       Һәркайда да муллык, сөенеч
                                    Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
                                    Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс
                                    Кочагында муллык, байлыклар.

1 алып баручы: Сезнең алдыгызда 10 класс укучысы Шәяхмәтов Булат башкаруында татар халык биюе. Каршы алыгыз.

2 алып баручы:   :   Хөрмәтле дуслар,  бәйрәмгә әзерләгән махсус программабыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез.

1 алып баручы:      Еллар имин, илнең күге аяз булсын
                                   Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын,
                                   Бәйрәм мөбарәк, табыннар түгәрәк булсын.
                                   Хәерле юллар, хәерле юллар.

2 алып баручы:    Ә хәзер бәйрәм дискотекасы. Рәхим итегез, дуслар!